Укучыларның функциональ грамоталыгын үстерү – заман таләбе
Лариса ИСМӘГЫЙЛЕВА,
Казандагы 39 нчы урта мәктәпнең I квалификация категориял татар теле һәм әдбияты укытучысы
Яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларында әйтелгәнчә, бүгенге шартларда укучыларның функциональ грамоталыгын үстерү иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора, һәм ул, беренче чиратта, укытучының функциональ грамоталыгы дәрәҗәсе белән тыгыз бәйләнгән [1]. Әлеге мөһим мәсьәләне хәл итү максатыннан, мәктәбебезнең педагогик коллективы эзлекле һәм системалы эш алып бара. Агымдагы уку елында педагогик эшчәнлеге “Белем һәм тәрбия бирүнең югары сыйфатына ирешү факторы буларак укучыларның функциональ грамоталыгын үстерү” дигән фәнни-методик теманы гамәлгә ашыруга юнәлтелгән [2]. Мәктәбебезнең төп максаты – иҗади, социаль һәм профессиональ яктан компетентлы шәхес тәрбияләү өчен, барлык мөмкинлекләр булдыру һәм шартлар тудыру. Куелган максатка ирешү өчен, мәктәптә эшләүче һәр укытучы үз фәне буенча белем бирүнең сыйфатын тагын да яхшыргырга омтыла, заманча педагогик технологияләрдән файдалана, үзенең методик осталыгын өзлексез арттыруның кирәклеген аңлап эш итә. Бүгенге көндә төп игътибар укучыларның функциональ грамоталыгын үстерүгә юнәлтелә, чөнки әлеге мәсьәлә иң мөһимнәрдән санала.
Галимнәр һәм педагоглар фикеренчә, функциональ грамоталык формалаштыру өчен, уку-укыту процессына кайбер үзгәрешләр кертү сорала. Алар арасында иң әһәмиятлеләре: дәресләрдә укучыларның гамәли эшчәнлеген тәэмин итә торган ситуацияләр куллану; коллективта, төркемдә яки парлап аралашу аша яңа белемнәрне үзләштерүгә ирешү; эзләнүгә корылган төрле биремнәр эшләтү һәм проектлар яклатуга өстенлек бирү; укучыларны мөстәкыйль рәвештә үзбәя бирергә күнектерү [3, с.25].
Алдыбызда торган актуаль бурычларны исәпкә алып, мәктәптә махсус педагогик совет утырышы үткәрелде. Аның темасы: «Педагогның функциональ грамоталыгыннан укучыларның функциональ грамоталыгына ирешү» дип билгеләнгән иде. Анда мәктәп укытучылары алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Мәсәлән, башлангыч мәктәп укытучылары балаларның уку грамоталыгын үстерүгә юнәлтелгән дәрес эшкәртмәләре белән таныштырдылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары укучыларның функциональ грамоталыгын формалаштыру максатыннан үткәрелгән сыйныфтан тыш чараларның эшкәртмәләрен тәкъдим иттеләр. Мисал буларак укучыларның төрле темаларга эшләнгән иҗади эшләре күрсәтелде (“Укыйбыз һәм укыганның эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтебезне белдерәбез: моңсуланабыз, шатланабыз, гаҗәпләнәбез”; “Кемне чын китап укучы дип атап була?” һ.б.). Әйтелгәннәрдән күренгәнчә, мәктәп укытучылары әлеге юнәлештә максатчан эш алып бара. Кайсы гына дәресне алсак та, укытучы балаларны, беренче чиратта, мәгълүматны кабул итәргә, аңларга һәм аның нигезендә үз текстын булдырырга өйрәтә.
Функциональ грамоталык турында сүз алып барганда, беренчедән, алган белемнәрне тормышта куллану күнекмәләре булдыруны күз алдында тотабыз: яңа мәгълүматны табу, аның дөреслеген раслау, шуның нигезендә мөстәкыйль эшчәнлек оештыра алу. Проблемалы биремнәрне эшләгәндә, укучыларның максатчанлыгы, фикерләү сәләте, аралашу культурасы үсеш ала. Аңлашыла ки, укучыларда шундый күнекмәләр булдыру өчен, укытучы үзе дә әлеге осталыкларга ия булырга тиеш. Педагогик тәҗрибә күрсәткәнчә, укучыларның функциональ грамоталыгы үсеш алсын өчен, берничә таләпне үтәргә кирәк: аларның тәнкыйди фикер йөртү һәм коммуникатив күнекмәләрен үстерү; фикер алышуларда катнашып, үз мөнәсәбәтен телдән яки язмача белдерергә күнектерү; дөньяны танып белү процессын оештырырга өйрәтү (максат кую, план төзү, кирәкле карарны кабул итү, анализлау, нәтиҗә ясау һ.б.).
Без, мәктәбебезнең барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары да, рус төркемнәрендә “ Сәлам” УМКсына нигезләнеп белем бирәбез. “ Сәлам“ УМКсында түбәндәге функциональ грамоталылыклар исәпкә алынган:
- Компьютер грамоталылыгы үсеше өчен җирлек тудыру.
Эш төрләре:
– өй эше итеп интернет чыганакларыннан мәгълүмат табып килү;
– проект эшләрен башкару;
– диаграммала төзеп килү һ.б
- Коммуникатив грамоталылык үсеше өчен җирлек тудыру.
Эш төрләре:
– төркемнәрдә эш;
– текстка сораулар уйлау;
– диалоглар төззү;
– репликалар өстәү.
- Чит телне үзләштерү грамоталылыгы (рус телле укучылар татар телен чит тел буларак өйрәнә).
Эш төрләре:
– яңа сүзләр өйрәнү;
– сүзлекләр белән эш.
- Көнкүреш проблемаларын хәл итү грамоталылыгы.
Мәсәлән, “Ашамлыклар” темасында кибеттә сатып алырга, сайлап алырга өйрәнәләр.
“Өем зур” темасын өйрәнгәндә җиһазлар, бүлмәләр, өйдәге техника, савыт-саба белән танышу һ.б.
- Финанс грамоталылыгы үсеше өчен җирлек тудыру.
Мәсәлән, Мегаполис, шәһәрләр, кечкенә шәһәрләр турында сөйләшкәндә кайда яшәү яхшырак? Ни өчен?
– Эш хакы турында сөйләшү һ.б.
- Уку грамоталылыгы – функциональ грамоталылыкның иң мөһим өлеше. Ул укучыда текстларны аңлау, куллану, бәяләү, алар турында уйлау сәләтен үстерә.
Эш төрләре
– Текстларны укыйлар, тәрҗемә итәләр, сүзлек өстендә эшлиләр, сорауларга җавап бирәләр.
– Текст буенча өстәмә биремнәр – дөрес/ялгыш, тоташтыр, җөмлә төзе, абзацларга исем бир, план төзе, төшеп калган сүзләр белән текст яз (аудиоязма тыңлыйлар).
– Җыр текстлары укыйлар, җырлыйлар.
– Тексттагы рәсемнәрне сүзләр белән алмаштыру.
“Сәлам” УМКсы белән танышуны йомгаклап, шуны әйтеп була: дәреслектә функциональ грамоталылыкка карата барлык юнәлешләр дә кулланылган: булган мәгълүматны укып, язу белән ныгыту, аңлаганны, истә калганны башкаларга җиткерү һ.б.
Функциональ грамоталылык кешенең тышкы мохит белән мөнәсәбәтләргә керү, анда җайлашу һәм эзләнү сәләтен күзаллый. Ә “ Сәлам” УМКсында уеннар аша кешенең чын тормышын күрсәтү һәм ачып бирү чагыла.
Татар телен чит тел буларрак укытканда уку грамоталылыгының төп компонентлары:
– сүз байлыгын киңәйтү;
– контексттан таныш булмаган сүзләрне аңлау;
– грамматик категорияләрне ныгыту;
– сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.
Эш вакытында укучыларда универсаль уку гамәлләре: танып белү, коммуникатив, регулятив, шәхси гамәлләр формалаша:
Түбәндә 3 нче сыйныф дәреслеге буенча “Сәлам” УМКсы тәкъдим иткән текст өстендә эш формалары белән танышып үтик.
Текст өстендә эшләүнең 3 этабы бар:
– укуга кадәр;
– уку вакыты;
– укудан соң.
Укуга кадәрге этап
Бу этапта укучыда мотивация тудырабыз, тел һәм сөйләм авырлыкларын киметү өстендә эшлибез.
- Текст белән танышуны мәкальдән башлап җибәреп була.
“Хәрәкәттә – бәрәкәт”. Бу мәкаль нинди максат белән язылган?
- Текстның исеме белән бәйле ассоциацияләрне әйтү (сәламәтлек, саф һава һ.б.).
- Рәсемнәр ярдәмендә текстның тематикасын уйлау.
Уку вакыты этабы
Бу этапта укучыларның тел күнекмәләрен үстерү, сөйләм осталыкларын киңәйтү өстендә эшлибез.
Күнегүләр
- Текстта сорауларга җавап тап.
2.Дөресме/ялгышмы
- Җөмләләрне тәртип буенча урнаштыр һ.б.
Укудан соң этап (15 нче сл.)
Бу этапта укучыларда тел һәм язу кунекмәләрен,танып белү активлыгын устерәбез. ( 16 нчы сл.)
Укучылар текстның төп фикерен әйтәләр,текстны өлешләргә бүләләр,план төзиләр һәм планга таянып текстны сөйлиләр.
Йомгак ясап, шуны әйтергә кирәк: укучыларның функциональ грамоталыгын үстерү яшь буынны үзгәреп тора торган тормыш шартларында үзара хезмәттәшлеккә әзерләүне үз эченә ала. Әлеге юнәлештә уңышка ирешү өчен, мәктәпнең педагогик коллективыннан бердәм эшчәнлек алып баруы зарур.
Әдәбият
- ФГОС ООО https://www.garant.ru/products/ipo/prime/doc/401333920/
- Сайт МАОУ «СОШ №39» https://edu.tatar.ru/vahit/kzn/sch39
- Фролова П.И. К вопросу об историческом развитии понятия «Функциональная грамотность» в педагогической теории и практике // Наука о человеке: гуманитарные исследования. 2016. №1 (23). URL: https://cyberleninka.ru/article/n/k-voprosu-ob-istoricheskom-razvitii-ponyatiya-funktsionalnaya-gramotnost-v-pedagogicheskoy-teorii-i-praktike
- Мониторинг формирования функциональной грамотности http://skiv.instrao.ru/support/demonstratsionnye-materialya/