Укучыларның аңлап уку күнекмәләрен тикшерү

№ 206

(3 нче сыйныфта Фәнис Яруллинның «Кояштагы тап» әкияте мисалында)

Гүзәл МИНСАДЫЙКОВА,

Питрәч районы Көек авылының «Алгоритм» технологик лицееның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрес барышы

  1. Текст эчтәлеген аңлап уку
  2. Укылган текст эчтәлегенә туры килә торган җөмләне тап һәм v тамгасы белән билгелә.

А) Малай чишмә суы эзләп урманга киткән.

Ә) Малай суны якындагы чишмәдән алган.

Б) Малай суны көймә тавы артындагы чишмәдән алган.

  1. Әнисе малайга суны Көймә тавы артындагы чишмәдән алып кайтырга куша. Ә аның суы нинди?
  2. Текстның мәгънәви кисәкләре эзлеклелеген аңлый белү

Җөмләләрнең текстта нинди тәртиптә килүен күрсәт. 1 цифры инде тора. 2, 3, 4 цифрларын куй.

Әнисе, аның чәчләрен сыйпап: «Рәхмәт, улым, бик зур рәхмәт», –дигән.

  1. Малайның әнисе кояш белән бергә торган, кояш белән бергә яткан.

Кояштагы кара тап кына бөтенләй бетеп җитмәгән.

Малай, сөенә-сөенә, урамга чыгып йөгергән.

III. Тел чараларын күрсәтә белү

  1. «Җитмәсә, кояшы өтеп алырдай итеп кыздыра икән» җөмләсендә калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне нинди сүз белән алыштырырга мөмкин?
  2. Ни өчен малай, сөенә-сөенә, урамга чыгып йөгергән? Җавабыңны тексттагы җөмлә белән дәлиллә.
  3. «Малай, бик авырлык белән генә, суга барырга риза булган. «Әни, –дигән ул,– нишләптер, кояшның йөзе каралды», «Малай мөлдерәмә яшьле күзләре белән әнисенә караган» җөмләләрендәге билгеләнгән сүзләр урынына мәгънәләре ягыннан охшаш сүзләр куеп языгыз.
  4. «Юллар арасыннан» укый, укыганны аңлата һәм бәяли белү
  5. Малай, тирләп-пешеп, судан кайтып кергәч нишли?
  6. Малай ни өчен, курка-курка, өенә чапкан? Җавапны тап һәм v тамгасы белән билгелә.

– чишмә суы эчәсе килгәнгә;

– әнисе чакырганга;

– кояш карала башлаганга;

– уйнап арганга.

  1. Хикәянең темасын билгели белү

Автор нәрсә турында сөйләргә теләгән? Җавапны тап һәм v тамгасы белән билгелә:

– малайның яхшылыгы турында;

– табигатьнең матурлыгы турында;

– ялган сөйләүнең, алдашуның начар гадәт булуы турында;

– малайның чишмәдән су ташуы турында.

VI.Автор уен аңлый белү

Кайсы җөмлә текстның төп мәгънәсен яхшырак аңларга ярдәм итә? Җавапны тап һәм v тамгасы белән билгелә.

Хәйлә корcаң, артын уйла.

Алдашу, ялганлау начар гадәт. Син начарлык эшлисең икән, үз хатаңны таный белергә тиеш, гафу үтенергә тиеш.

Эшне ахрына җиткереп эшләп бетерергә кирәк.

VII.Эчтәлек нигезендә иҗади характерда үз текстыңны төзи белү

«Ялган сөйләсәң – тотылырсың, дөресен сөйләсәң – котылырсың». Син бу мәкальне ничек аңлыйсың?Шул турыда яз.

VIII.Әсәрнең жанрын билгели белү

Әлеге әсәрне нинди җыентыкка кертергә мөмкин?

– Хайваннар турында әсәрләр;

– фәнни-популяр әсәрләр;

– әкиятләр;

– маҗаралы әсәрләр.