Укучыларны татар теленә өйрәтү һәм белем бирү сыйфатын арттыру өчен цифрлы белем бирү ресурсларын куллану  

Гөлфия САФИУЛЛИНА, Гөлшат МӨБАРӘКШИНА,

Казандагы 174 нче гомуми гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Гражданлык үзенчәлеген формалаштыруның төп элементларының берсе – Россия халыкларының туган телләрен өйрәнү, илебезнең мәдәни-тел төрлелеген саклау. Бу проблеманы хәл итү өчен туган телләрне өйрәнүгә мотивация механизмнарын формалаштыру кирәк. Ул мәгариф оешмалары дәрәҗәсендә генә түгел, ә бөтен җәмгыять дәрәҗәсендә дә хәл ителергә тиеш.

Туган телләрне саклау һәм өйрәнү белән кызыксынуның үсүенә һәм барлыкка килүенә йогынты ясый торган факторлар арасында татар телендә электрон белем бирү ресурсларын (белешмә-мәгълүмати, мәдәни-агарту, фәнни, фәнни-популяр, укыту-методик характердагы) кертүне билгеләп үтәргә кирәк.

Шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучысының эш нәтиҗәлелеген арттыру, квалификация тәҗрибәсен, белем бирү сыйфатын арттыру өчен татар мәгариф порталы булдырылды: http://belem.ru/. Бу порталда укытучы эш өчен материаллар гына түгел, ә дөнья яңалыклары белән дә таныша ала.

Татар әдәбияты дәресләре өчен бай материал түбәндәге адрес буенча урнашкан татар электрон китапханәсендә тәкъдим ителгән: kitap.net.ru. Бу халык авыз иҗатыннан алып бүгенге көнгә кадәр булган проза һәм шигъри әсәрләренең иң зур электрон җыентыкларының берсе. Биредә тарих, дин, психология, фантастика, тюркология һ.б. материаллар бирелгән. Материал татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителгән.

Татар теле укытучысына Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең электрон версиясе дә ярдәмгә килә (http://kitaphane.tatarstan.ru/). Бу – Татарстан Республикасы китапханәләре ресурсларына бердәм керү ноктасы, ул кулланучылар соравы буенча китапханәләр фондларыннан барлык кирәкле мәгълүматны бирә. Әлеге сайтта татар әдәбияты классиклары турында мәгълүмат, туган якны өйрәнү буенча материал, әдәбият яңалыклары табарга мөмкин.

Күп материаллар Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының рәсми сайтында да урнаштырылган (http://mon.tatarstan.ru/). Әлеге сайтның «Милли мәгариф» бүлегендә татар теле һәм татар әдәбияты буенча үрнәк авторлык программаларын, шулай ук бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәм балалар татар язучысы Абдулла Алиш әсәрләре буенча куелган мультфильмнарны табарга мөмкин.

Интернетта балалар өчен кызыклы сайт бар. Анда онлайн рәвештә мультфильмнар, уку өчен әкиятләр, уеннар, сүзлекләр, буяулар, ребуслар, шарадлар күп. Материал, башлангыч мәктәп яшендәге балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, төсле формада бирелә. (https://watan.su/balalar).

Балаларның эшчәнлеген активлаштыру максатында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацияле технологияләрне куллануның өстенлеге бәхәссез. Татар  телендә эшли торган сайтларны күзәтеп, аларның телләрен, уңайлыкларын, үзенчәлекләрен аңларга  кирәк. Бу – чынбарлык һәм замана таләбе. Иң мөһиме шул: заманча технологияләрне кулланып алынган мәгълүматның 80%ка якынын, ә традицион технологияләр – 40% белемне хәтердә озак сакларга ярдәм итә. Татар теле дәресендә инновацияле технологияләрне куллану югары нәтиҗәләргә китерә, укучыларда телне өйрәнүгә этәргеч була, мөстәкыйль эшчәнлек күнекмәләрен булдырырга һәм һәр баланың шәхси мөмкинлекләрен ачарга, өлкән сыйныфларда укыячак профильне сайларга ярдәм итә.

Укытучыларның сайтлары бихисап. Татар интернетында урын алган сайтларның күпчелеген укытучылар һәм мәктәп укучылары ясый. Бу сайтларда укытучы үзенең тәҗрибәсе белән уртаклаша, җыелган методик байлыгын сандыгыннан чыгарып, Интернет җәмәгатьчелегенә тәкъдим итә. Мондый ресурсларны барыбызда беләбез, иң популяр булганнарын дәресләребездә дә, дәрескә әзерләнгәндә дә кулланабыз.   Моннан тыш, үз сайтыбызны ясау, аның эчтәлеген баетып, иҗатыбызны күркәм рәвештә тәкъдим итү буенча киңәшләрне дә Белем.руда табып була. Татар телен өйрәнүчеләргә бу сайтлар татар телен рус төркемнәрендә өйрәнүче балалар белән эшне оештыруда ярдәмче була ала.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә татар теле укытучыларына ярдәмгә бала.рф сайты булдырылды. Мәгариф сыйфатын үстерү максатын алга куеп эшләнгән «БАЛА» дип аталучы мультимедиалы интерактив китапханә туган телне һәм татар әдәбиятын өйрәнүгә юнәлтелгән. Туган тел һәм әдәбияты укытучылары өчен әлеге китапханә татар телен үзләштерү, татар әкиятләрен өйрәнү өчен ярдәмлек, татар телендә эшләнгән мультфильмнар иленә юл күрсәтүче. Мин дәрестә мультфильмнардан бик еш файдаланам. Мәсәлән, дәрес башында балаларга теге яки бу тема турында мәгълүмат бирелә. Бердән, рус телле балалар  мультфильм геройларының татарча сөйләшкәннәрен ишетеп, телне аңларга һәм өйрәнергә омтылыш ала; икенчедән, әлеге мульфильмнарның һәркайсы тәрбияви әһәмияткә дә ия.

http://www.rusedu.ru/, http://metodisty.ru/, http://nsportal.ru/ төрле презентацияләрне шул сайтлардан алырга була. http://www.openclass.ru/node/224468 сайтында кроссвордлар. http://ras2203.narod.ru/, татарча мультфильмнар, спектакльләр. http://ras2203.narod.ru/shubino-karaoke.htm — сыйныфтан тыш чаралар үткәргәндә куллану өчен татарча караоке урнаштырылган. Компьютер презентацияләре кыска гына вакыт эчендә мәгълүматны аудиториягә җиткерергә булыша һәм аларны дәреснең барлык төрләрендә дә кулланырга мөмкин. Информацион технологияләр укыту-тәрбия эшен оештырганда текстлы, тавышлы, график, видео мәгълүматны яңача кулланырга мөмкинлек бирә. Ә бу үзе укучыларда иҗади эшкә кызыксыну уята һәм активлыгын үстерүгә этәргеч булып тора. Өлкән сыйныфларда презентацияләрне укучылар үзләре дә бик теләп ясый.

Әзер электрон ресурс булган “Татар телле заман” сериясеннән  булган программаларда өстәмә бай уку материалы белән бергә, яшь үзенчәлеклекләренә туры килерлек итеп уеннар да бирелгән. Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә уен формасындагы күнегүләр телнең лексикасын, грамматикасын һәм структурасын җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә. “Кем миллионер булырга тели?”, “Пирамида”, “Поезд”, “Чәчәкләр” уеннары , бер яктан, укучыларның сүзлек байлыгын арттырса, икенче яктан, дөрес язылыш кагыйдәләрен үзләштерергә булыша. Ә бу үз чиратында, татарча- русча сүзлекләр белән мөстәкыйль эшли белү, эзләнү күнекмәләрен үстерә. Килеш, иҗек, сүз төркемнәре темаларын үткәндә дә шушы “Татар телле заман” га мөрәҗәгать итәбез. Шулай ук программада татар сүзләрен диктор укуында тыңлау, әйтеп карау һәм чагыштыру мөмкинлеге бирелгән.

Бу уңайдан «Татармультфильм» берләшмәсенең «Бала.рф» мультимедиалы интерактив китапханәсен куллану дә уңышка китерә.  Әлеге сайтта урнаштырылган татарча мультфильмнарны  дәресләрдә дә, сыйныфтан тыш чараларда да  нәтиҗәле файдаланабыз. Балалар аларны бик яратып карыйлар. Хәтта дәресләре беткәч тә, карау теләкләрен белдерәләр. Андагы  аңлаешлы булган гади генә вакыйгалар рус балалаларының да фикерләү дәрәҗәсен, иҗади сәләтен үстерә, дөньяны танып белергә өйрәтә. Ә иң мөһиме – татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята, дип фикер йөртергә ныклы җирлек бар. Дәрестә, сыйныфтан тыш чараларда мультфильмнарның эчтәлеге буенча диалоглар, кечкенә хикәяләр төзибез, ситуатив-рольле уеннар оештырабыз. Мәсәлән, “Дәрес-шоу” уздыру өчен сыйныф ике төркемгә бүленә. Һәр төркем үзенең лидерын сайлый. Алар бирелгән темалар буенса әңгәмә оештыра һәм аны сыйныфка тәкъдим итәләр. Теманың эчтәлеге берничә укучының аралашуы, спектакль яки әкият формасында ачылырга мөмкин. Тәкъдим ителгән мәсьәләне чишкәндә (танып белү гамәлләре), әңгәмәдә катнашучылар үзара йөкләмәләрне тигез бүлешеп (регулятив), үз фикерләрен дәлилләргә (шәхескә кагылышлы), бүтән төркемнең фикеренә кушылырга һәм уртак фикергә (коммуникатив) өйрәнәләр. Бу алым укучыларның иҗади проектлары да булып санала.

Шулай итеп, «Бала.рф» китапханәсе рус телле укучыларны күренекле татар язучыларының танылган әсәрләре белән таныштыра. Бала бөек татар язучыларының, аерым алганда, Г.Тукай, А.Алиш әсәрләре, татар халык әкиятләре, балалар әдәбиятының иң гүзәл үрнәкләре булган шигырьләр, кыска хикәяләр һәм авторлар язган әкиятләр аша үзләренә таныш булган (бәлки әлегә бик үк таныш булмаган) вакыйгаларны, геройларны бөтенләй башка яктан күрә: алар берсеннән-берсе матур, ачык төсләр белән бизәлгән милли киемнәрдә, нәкъ менә татар халкына хас милли мохиттә ачылалар. Шулай итеп, рус баласы өчен чит телнең әдәбиятына гына түгел, ә милли сәнгатенә, тарихына һәм шулар аша милли мәдәнияткә юл ачыла. Бала, үзе дә сизмәстән, төрле вакыйгалар эчендә кайнап, күп мәгълүмат ала, хыяллана, фикер йөртергә һәм үзлектән нәтиҗә ясарга өйрәнә. Ә иҗади фикер йөртүче, төрле күренешләргә әхлакый-этик караштан чыгып бәя бирә белүче шәхесләр тәрбияләү- безнең төп бурычларыбызның  берсе.

Tatar.com.ru (http://tatar.com.ru/ index.php). Монда тел өйрәнүгә дә, гомумән, татар дөньясына да кагылган материаллар белән танышырга була. Сайт рустелендә эшләнгән, монда сүзлекләр, тәрҗемә программалары, төрледән-төрле башка ресурслар урын алган.

Tugan-tel.com. Шулай ук рус телендә ясалган бу сайтта без татар теле дәресләрен табачакбыз. Монда да сүзлекләр, өстәмә ярдәмлекләр бар.

Текстларны кайдан табып була?

Татар телен укыту процессында укытучы, әлбәттә, иллюстратив мәгънәгә ия булган текстларга мөрәҗәгать итә. Укучыны актуаль һәм кызыклы текстлар белән таныштырырга теләсәгез, түбәндәге ресурслар ярдәмгә килә ала.

Татар матбугаты сайтлары. Саллы һәм данлы әдәби басма – «Казан утлары» (http://kazanutlary.ru/), халкыбызның бай тарихи үткәнен, тирән тамырлы әдәбиятын чагылдырган –«Безнең мирас» (http://beznenmiras.ru/), яшьләр өчен чыга торган– «Идел» балалар һәм яшүсмерләр яратып укый торган «Сабантуй» (http://sabantuytatar.ru/), «Ялкын»  (http://yalkyn.com/) журналларының; «Мәдәни җомга» (http:// www.madanizhomga.ru/), «Көмеш кыңгырау» (http://www.chelny-rt.ru/)газеталарының үз сайтлары эшли, алар даими рәвештә яңартыла. Бәлки кайчакта, өй эшләрен башкару өчен, укучыны шул сайтларга юнәлтү дә дөрес булыр?

Китапханәләр. Tatknigafund.ru сайтында татар китапларының зур тупланмасы формалашкан иде инде. Татарстан китап нәшрияты китап сөючеләр өчен зур бүләк ясады: tatkniga.ru адресы буенча урнашкан сайтта Татар әдәбияты үзәге ачылды. Монда нәшриятта дөнья күргән китапларны онлайн укырга мөмкин, кайберләрен сатып алырга була. Әдәбият дәресләрендә укырга кирәк булган, әмма мәктәп китапханәсендә булмаган китапларны эзләп табу проблемасы әкренләп бөтенләй юкка чыгарга тора, димәк.

«Учим татарский язык!» сәхифәсе (https://vk.com/tatarbelem). Монда тел өйрәнүгә багышланган бик күп кызыклы язмалар чыга. Әмма бу мөстәкыйль сайт түгел, ул «ВКонтакте» челтәрендәге паблик кына. Шулай да ул, һичшиксез, файдалы булачак.

«Гыйлем» (http://giylem.tatar) – татар телендә фән, белеем һәм мәгърифәт тарата торган проект. Ул төрле өлкәләргә караган белемне татар телендә яктырта, белем бирү сыйфатын күтәрү өчен, тиешле шартлар тудыра. Монда табигый, техник һәм гуманитар фәннәр буенча мәкаләләр, видеодәресләр, мультфильмнар, аудиоязмалар, плакатлар таба аласыз.

«МAKSAT» (http://maksat.tatar). Төрле техник чаралар һәм ысуллар тәкъдим итү аша, шәхеснең үз-үзен камилләштерүенә юнәлтелгән һәм максатчан, эшлекле татар яшьләрен берләштереп, аларның үсешенә уңай йогынты ясый торган проект.

Без укучыларыбызга мобиль җайланмалар өчен чыгарылган кушымталарны (приложения) тәкъдим итәбез. Аларны урнаштыруның тәртибе  бертөрле: «iPhone» булса–«AppStore»  дигән кушымтага, «Android» платформасында  эшли торган смартфон икән, GooglePlay сәхифәсенә кереп, эзләгечкә кушымта исемен язасы һәм урнаштырасы гынабула.

Смартфон өчен татарча клавиатуралар да бар, аларны «Татарча яз», «Татар клавиатурасы» кебек кушымталар аша урнаштырып була.

Интернет безгә күптөрле мөмкинлекләр тудыра. Күңелендә хәерле максатлары булган кешеләр, әлбәттә, дөнья пәрәвезенең файдасын күрер, белем алыр, мәгърифәт атар.

Шулай ук татар теле һәм уку дәресләрендә Интернет ресурсларны куллану уку, язу күнекмәләрен булдыру һәм үстерү, кирәкле материал табу, укучыларның сүзлек запасын баету, татар телен өйрәнүгә мотив формалаштыру кебек дидактик бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә.

Шулай итеп, заманча цифрлы технологияләр татар теле укытучысына нәтиҗәле белем бирү процессы, мотивацияне арттыру, татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү белән кызыксыну өчен зур мөмкинлек бирде. Алар  ярдәмендә туган телне өйрәнү укучыны тагын да активлаштыра, мөстәкыйльлек тәрбияли, фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уята.

Фәнни-методик әдәбият

  1. Әсәдуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре. – Казан: Мәгариф. – 2012. – 151 б.
  2. Желдаков М. И. – Внедрения информационных технологий в учебный процесс. – Мн.: Новое знание. – 2003. – 152 с.
  3. Ибрагимов И.М. Информационные технологии и средства дистационного обучения. – М.: Академия. – 2017. – 336 с.
  4. Новые педагогичексие и информационные технологии в системе образования: Учеб.пособие для студ.пед.кадров/ Е.С. Полат, М.Ю.Бухаркина, М.В.Моисеева, А.Е.Петров; Под ред. Е.С.Полат. – М.: Академия. – 2012. – 272 с.
  5. Нурова Л.А., Харисов Ф.Ф. Особенности использования информационных и коммуникационных технологий на уроках татарского языка в начальной школе // Филологические науки. Вопросы теории и практики. Тула, 2014. № 8- 2 (38). С. 110-112.
  6. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар телен чит тел буларак өйрəтү: заманча технологиялəр. Казан: КДПУ, 201 36 б.
  7. Шәйхин А. Татар теле укытучысына Интернет ничек булыша ала? // “Мәгариф.Татар теле” журналы / 2016, №4. – 40-43б