Укучыларны сыйныфтан тыш чаралар ярдәмендә, гаиләдә һәм мәктәптә тәрбияләү

№ 100

Рузия МӨГЫЙНОВА,

Балык Бистәсе муниципаль районы, мәгариф бүлеге тәрбия эшләре буенча методисты

Сыйныфтан тыш эшләр ул – дәрес кысалары белән чикләнмәгән, шул ук вакытта балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерә торган, аларның шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт мөмкинлекләренә уңай тәэсир иткән ял һәм уеннарны үз эченә ала торган тәрбия чарасы.

Сыйныфтан тыш эшләрнең үз нигезләре, үз принциплары барлыгын истә тотарга кирәк. Беренчедән, ул ирекле булырга тиеш. Һәрбер эшне оештырганда, аны үткәргәндә укучылар үзләре теләп катнашырга, үзләре башлап йөрергә тиешләр. Мәктәптән тыш тәрбия эшенең тагын бер әһәмиятле принцибы – үткәрелгән һәрбер эшнең файдалы булуы. Укучы үзе башкарган эшнең нәтиҗәсен күргәндә генә, үткәрелгән чараларга чын-чынлап күңелен сала. Чараларны үткәргәндә, һәр яшь үзенчәлеген искә алу мәҗбүри. Төрле түгәрәкләр, уеннар уздырганда, шушы принципка игътибар итәргә кирәк. Бу принципның дөрес саклануы балаларның сәламәтлеге турында кайгырту, тәрбия эшен дөрес алып бару дигән сүз. Безнең эшебездәге тагын бер принцип – дәвамчанлык, укучыларның характерын, чараларны икенчеләре белән үз вакытында чиратлаштыра белү. Сыйныфтан тыш эшләрнең һәммәсе үсешкә йөз тотарга, балаларны алга таба юнәлтергә тиеш.

Сыйныфтан тыш чараларның берсе – табигатькә чыгу. Бергәләп төрле ел фасылында бер үк урынны күзәтү, гербарийлар җыю, чишмә яннарын чистарту, дару үләннәре белән танышу, кыш көне җимлекләр элү.

Гореф-гадәтләр, йолалар, төрле кичәләр, бәйрәмнәр – халкыбызның рухи хәзинәсе. Халык бәйрәмнәре, шул халыкны бердәм милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Милли бәйрәмнәрдә үзара аралашу, очрашу, күрешүләр, милли уеннар балаларны тәрбияләү эшенә уңай йогынты ясый. Әйтик, Сабан туе һәм андагы халык биюләре, ярышларда катнашулар өчен җитезлек, зирәклек, түземлелек таләп итүче төрле уеннар, капчык киеп йөгерүләр ял сәгатьләренең нигезен тәшкил итә. Халык бәйрәмнәре, гореф-гадәтләр, йолалар шәхесне иҗтимагый тормышка хәзерләү өчен хезмәт итәләр.

Җитди ихтыяр көче һәм күп хезмәт кертүне таләп иткән сыйныфтан тыш чаралар да күптөрле. Алар шимбә өмәләре, тимурчылар хәрәкәте, һәйкәлләрне чистартып тору, кабинетлар өчен күрсәтмә әсбаплар әзерләү, көзге кыр эшләре вакытында өлкәннәргә булышу.

Укучылар белән әдәби конференцияләр оештыру да бик отышлы. Чөнки мондый чаралар балаларда үзләре укыган әсәрләр, үзләре таныш булган геройлар турында фикер алышу теләге уятырга сәләтле. Моның белән бергә укучының белем дәрәҗәсе дә киңәя. Балалар белән укыган әкиятләрне, пьесаларны сәхнәләштереп уйнап карарга да мөмкин. Болар укучының әдәби зәвыгын формалаштыра.

Эстетик тәрбия эшендә баланың үзешчән сәнгатен оештыру да уңай нәтиҗәләр бирә. Аларны конкурсларда, әти-әниләр җыелышларында тормышка ашырырга мөмкин. Мондый эшләр укучыларны активлаштыра, эстетик фикерләвен киңәйтә.

Шулай ук «Юбиляр язучылар», «Юбиляр җырчылар»га багышланган кичәләр, очрашулар оештыру традициягә әйләнеп бара. Укучылар «юбиляр»ларның шигырьләрен, җырларын өйрәнәләр, язмаларын тыңлыйлар.

Тәрбия эше уңышлы һәм нәтиҗәле булсын өчен, гаилә, мәктәп һәм җәмәгатьчелек алып барган тәрбияви чаралар бер-берсенә ярашырга тиеш. Гаилә белән мәктәпнең үзара элемтәсе, тәрбия эшендәге теләктәшлеге, аларның бер үк максатка омтылуы ул. Мәктәпнең һәм гаиләнең бердәм эш итүе, педагогик җирлек буларак, балага һәркайда, һәрбер урында бер төрле, бер-берсенә каршы килмәгән теләкләр кую зарурлыгын күрсәтә. Бала үзенең көндәлек тормышында гаиләдәге, мәктәптәге, үзе яшәгән мохиттәге традицияләрдән чыгып эш итә һәм әнә шул традицияләрнең, үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуы аның киләчәк тормышына, көндәшлеккә сәләтле шәхес буларак формалашуына хәлиткеч йогынты ясый.

Соңгы елларда ата-аналарның үз балалары белән тиешенчә аралашу мөмкинлеге бик нык кимеде. Ата-ана белән бала, гадәттә эш көненнән соң, кыска вакытка гына очрашып аралаша. Бүгенге сабыйның нинди кеше булып җитешүендә хәлиткеч рольне аның балачагы, ниләр үзләштерүе уйный. Чын шәхес тәрбияләү өчен, укытучы, укучы, ата-ана бер-берсен аңлап эш итәргә тиеш, шуай булганда гына бала тәрбияләүдә уңышка ирешеп була! Шуңа күрә сыйныфтан тыш тәрбия эшләре алып бару-балаларга төпле белем бирүнең, аларны шәхес итеп үстерүнең аерылгысыз бер өлеше булып тора.