Укучыларны имтиханнарга хәзерләүдә сыйныф җитәкчесенең роле

№67

Фәрдия ТӨХФӘТУЛЛИНА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбе укытучысы, IX сыйныф җитәкчесе

Сыйныф җитәкчесенең оештыру-тәрбия эшләре күпкырлы һәм бик тә җаваплы. Хәзерге заман шартларында сыйныф җитәкчесе үз эшенең нәтиҗәлелеген арттырыр өчен үзендә ышаныч, мәхәббәт, өмет булдырырга, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, аралаша белергә тиеш. Шулай ук укучыларның ата-аналары, хезмәттәшләре белән аралашу осталыгына ия булу да уңышка ирешүнең бер мотивы булып тора. Беркемгә дә яңалык түгел, сыйныф җитәкчесенең яңа педагогик технологияләрне үзләштерергә, яңалыкка омтылырга тиешлеге дә мәгълүм. Минем фикеремчә, киенү, аралашу рәвеше дә һөнәргә туры килсен: зәвыклы итеп киенү, матур, аңлаешлы итеп сөйләшү дә эшнең нәтиҗәлелеген арттыруда  зур урын алып тора.

Югары сыйныфларда сыйныф җитәкчесе булу зур тәҗрибә, ныклы белем, сабырлык һәм укучыларның якын сердәшчесе булуны таләп итә, чөнки сыйныф җитәкчесе – сыйныфның төрле юнәлеш буенча эшчәнлеген оештыручы, шәхеснең үсешенә ярдәм итүче, тормышта килеп туган проблемаларының чишү алымнарын аның күңеленә салучы ул. Бала көндәлек аралашу процессында сыйныф җитәкчесендә иң яхшы сыйфатларны: кайгыртучанлык, эчкерсезлек, күңел сафлыгын, күңел җылылыгын күрергә тиеш. Һәр укучы – шәхес, ул чынбарлыкны үзенчә күрә, дөньяны танып белергә омтыла. Сыйныф җитәкчесе һәм укучының үзара дуслыгы нәтиҗәсендә генә уңышка ирешеп була дип уйлыйм.

Мин бу сыйныф белән алар VI сыйныфта вакытта эшли башладым. Дүрт ел эшләү дәверендә һәр укучының нинди сыйфатларга ия булуын, аның белән ничек уртак тел табарга икәнлеген тәгаенли алам. Укучылар белән мәктәптә генә түгел, дәресләрдән соң, каникул вакытларында да бергә булырга тырышам.

Быел алар чыгарылыш имтиханнары алдында тора. Бу – IX сыйныф укучылары өчен сынауларның да сынавы .Уку буенча сыйфат 50% кына. Ике укучының имтиханнарда яхшы билге алуы шик тудыра. Шуңа күрә имтиханнар турында сөйләшүне уку елының беренче көненнән үк башладык.

Имтиханнарга хәзерлек вакытында сыйныф җитәкчесенең балалар, ата-аналар, предмет укытучылары белән мөнәсәбәтләре дә, эшчәнлеге дә зур әһәмияткә ия дип саныйм.

Иң беренче фән укытучыларыннан һәр укучы турында информация алдым. Сайлап аласы фәннәр буенча кайсы укучы кайсы фәнне ничек үзләштерә? Имтихан бирү мөмкинлеге ни дәрәҗәдә?

Имтиханнарга хәзерләнгәндә фән укытучыларының эш нәтиҗәләре уңай булсын өчен сыйныф җитәкчесе белән берлектә әти-әниләр эшчәнлеге аеруча кирәк. Бу юнәлеш буенча караганда сыйныф җитәкчесенең төп максаты – әти-әниләрнең җыелышларга теләп йөрүен тәэмин итү. Түбән сыйныфларга караганда югары сыйныфларда әти-әниләр җыелышларга йөрергә кыенсыналар, чөнки югары сыйныф укучылары арасында төрлечә тәртипсезлек эшләүчеләр очрап тора, әти-әниләр башкалар янында балаларын яманлаудан уңайсызлана. Шуңа күрә һәр ата-ана белән шәхси әңгәмәләр үткәрүне кулай күрәм. Бервакытта да ялгышлары яки укуда артта калулары өчен әти-әниләрне ачуланмыйм. «Йомшак» укучының билгеләрен җыелышта әйтү дә кире тәэсир тудыра. Укытучы һәм ата-ана арасында андый киеренкелек тумасын өчен айга – бер һәм һәр чирек ахырында  укучының билгеләрен электрон журналдан чыгарып, аерым тапшырам. Әмма алар үз балаларының кимчелекләрен белергә тиеш, аларны бетерү юлларын бергәләп хәл итәргә тырышабыз. Кайбер ата-аналар белән еш очрашабыз һәм проблемаларны чишү юлларын ачыклыйбыз. Эшләнгән эшләр, әңгәмәләр турында аерым папка булдырылды. Укучыны да, ата-ананы да папкадагы беркетмәләрнең эчтәлеге белән таныштырып куллар куйдыргач, һәр ике як та ниндерер җаваплылык тоя, хаталарны кабатламаска тырыша, эшләнеп җитмәгән эшләрне вакытында башкаруны таләп итәргә дә мөмкинлек ачыла.

Без, сыйныф җитәкчеләре, укучыларның өйләренә дә даими рәвештә йөрергә мәҗбүрбез. Аларның гаилә хәлләрен һәм гаилә шартларын даими күзәтү – безнең төп бурыч. Укучының өенә, ата-анасы янына барганда, алар белән гаилә шартларында әңгәмә корганда аеручы тактлы булу, сүзне бала өстеннән шикаять ясауга яки ата-ананы гаепләүгә бормаска кирәк. Иң яхшысы – баланың укуда артта калуына ниләр сәбәп булганын яки аның берәр җитешсезлеге сәбәпләрен бергәләп ачыкларга тырышу, педагогик киңәшләр бирү, ярдәм итәргә тырышу, эчкерсезлегеңне күрсәтү. Шулай булганда гына ата-аналар сыйныф җитәкчесе белән очрашырга, киңәшергә һәм аралашырга теләп торачак. Бу – үз чиратында укучының имтиханнарны уңышлы тапшыруына бер этәргеч булачак дип уйлыйм.

Быел IX сыйныфларда – имтиханнар елы. Сыйныф җитәкчесенең дә имтихан тоту елы ул. Укучыларга имтиханнарга карата дөрес мөнәсәбәт урнаштыру, имтиханны сынау буларак кына түгел, ә үзеңне тану, күрсәтү мөмкинлеге буларак та, ел дәвамында билгеләренңе яхшырта алу, имтихан тәҗрибәсе туплый алу, игътибарлык һәм оешканлык сыйфатлары тәрбияләү мөмкинлеге бирүен дә аңларга һәм аңлатырга кирәк булачак. Ә аны тормышка ашыру өчен түбәндәгеләр таләп ителә: белем бирү процессында катнашучыларның үзара аңлы эшчәнлек алып баруы, боларга без – администрация, укытучылар, укучылар һәм ата-аналарны кертәбез. Нәкъ менә шушы процесста сыйныф җитәкчесенә арадашчы, «күпер» ролен үтәү бурычы йөкләнә. Ата-аналар һәм укытучылар арасында, ата-аналар һәм администрация арасында,укучылар һәм предмет укытучылары арасында уңай мөнәсәбәт урнаштыру да күп очракта сыйныф җитәкчесенә бәйле булып кала бирә. Мин моңа үз хезмәтемдә дә инандым. Психолог белән очрашуларны да ешрак оештырырга кирәк.

Сыйныф җитәкчесенең имтиханга хәзерлек вакытындагы эшчәнлеген бәяләү дә авыр. Нәкъ менә аңа балаларны яклау, ата-аналарның зарын тыңлау, предмет укытучыларының таләпләрен исәпкә алу бурычы ята. Бу эшне билгеле бер системага салмасаң, эшнең нәтиҗәсе куанычлы да булмаска мөмкин.

Балаларны якларга!

Балалар белән эшчәнлек һәр көн, һәр сәгать саен алып барыла: иртәнге сыйныф сәгатендә әңгәмәләр, дәресләр арасындагы мөмкинлекләрне файдалану, дәресләрдән тыш  гомуми, индивидуаль консультацияләргә һәм кайбер укучыларның репититорларга йөрүен контрольдә тоту.

Ата-аналарның зарын тыңларга!

Имтиханга хәзерлек барышында әти-әниләр белән эшнең дә тиешле дәрәҗәдә оештырылуы мөһим. Әйтик, ел дәвамында үткәрелгән ата-аналар җыелышларында имтиханнар турында ата-аналарда реаль караш булдыру, җаваплылыкның нәрсәдән гыйбарәт икәнлеген төшендерү кирәк. Бер ата-аналар җыелышын «Имтиханга әзерләнергә балаларга без бергә булышабыз» дип атап була. Ата-аналар җыелыштан, бер яктан, имтиханнар турында информация алса, икенче яктан, шушы катлаулы процесста җаваплылыкта үз өлешен тоемларлык булсын. Бу урында беренче яртыеллыкны тәмамлагач, администрация, укытучылар, укучылар һәм ата-аналар катнашында уздырылган сыйныф җыелышы турында әйтеп үтәргә кирәк. Минем фикеремчә, җыелышта катнашучыларга бик күп информация бирелде, имтиханнарга хәзерлек этабында нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында укучыларда да, ата-аналарда да тулы күзаллау булдырылды. (Бу җыелыш формасын үрнәк итеп алырга һәр сыйныф җитәкчесенә дә тәкъдим иттем.)

Предмет укытучыларының таләпләрен исәпкә алырга!

Укучының имтиханнарны уңышлы биреп чыгуы өчен, фән укытучылары белән тыгыз элемтәдә булу шарт. Билгеле, һәр фән укытучысы үз фәне буенча укучы белән күбрәк шөгыльләнергә тырыша, үз таләпләрен куя. Эшне уңышлы алып бару өчен, иң беренче чиратта, сыйныф җитәкчесе үткәрелергә тиешле чараларны күзаллый белергә, шәхеснең үсеш юнәлешләрен, мәктәп алдында торган гомуми бурычларны һәм максатларны аңлап, белеп торырга тиеш.

Эшнең әһәмиятен, ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлаган хәлдә, теорияне яхшы белеп, гамәли яктан җитди әзерлекле булу сыйныф җитәкчесенең һөнәри дәрәҗәсен билгели торган сыйфатлар да булып тора. Ә инде укучының үзенең уңышка омтылуы имтихандагы уңышның иң төп һәм алыштыргысыз шарты булып тора. Моның өчен аны кызыксындыру бик мөһим. Эшне укучының, мөмкинлекләреннән чыгып, белем һәм күнекмәлерен диагностикалаудан башлау кирәк. Бу эшне предмет укытучылары башкара, билгеле. Аңа ярдәмгә сыйныф җитәкчесе килсә, гаилә белән аңлы элемтә булдырылса, нәтиҗә уңай булыр дип ышанырга кала. Укучыда укуга, уңышка мотив, теләк булырга тиеш. Бу исә, эшне аңлап, планлы башкарырга ярдәм итә.

Балага ничек булышырга?

Бу сорауга җавапны ата-аналар белән эзләү кирәк. Шул максаттан сыйныф җыелышында «Имтихан алдыннан. Имтихан нәтиҗәсенең тискәре булу ихтималы турында»гы киңәшләр белән ата-аналар таныштырылды, һәм ул язмача таратылды.