Укучыларга этномәдәни компонентлар аша хезмәт тәрбиясе бирү

Әлфия ЗАКИРОВА,

Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбенең югары квалификаця категорияле технология укытучысы

Бер хәким балаларга шундый хикәят сөйләгән: «Әй җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез – һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер. Йорт-җире булган кеше өчен аның тагын бер хәтәр ягы бар: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр бер агым судыр, ышанычлы дәүләттер. Һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй. угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал».

Чыннан да, һөнәрле кеше – бай кеше.

ХХI гасыр мәктәп тормышына да зур үзгәрешләр алып килде. Бүгенге көндә тормыш рәхәт, чөнки хөкүмәтебез үз эшләрен ачучыларга төрле юллар белән ярдәм итә. Шуңа да карамастан, гади һөнәр ияләре, авыл хуҗалыгында эшләргә теләүче яшьләр саны кимегәннән-кими бара. Мин бу хакта, хезмәт укытучысы буларак, күптән уйланам. Җир йөзенә кеше хезмәт итәргә килә. Хезмәт белән бәйле тормыштан ул үзенә ямь табып яши.

Кешене кеше итүче дә, яшәвенә мәгънә бирүче дә – хезмәт. Һәркем үзенең күңеленә ошаган һөнәрне сайларга хокуклы. Ул үзенең сайлаган һөнәре белән халыкка хезмәт итә, яшәвен мәңгеләштерә.

Язмам да һөнәрләр темасына багышланган: «Укучыларга этномәдәни компонент аша хезмәт тәрбиясе бирү». Бүгенге көндә бу тема бик актуаль, чөнки һәр укучының алдында зур эш – һөнәр сайлау тора. Мәктәп программалары төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарын бирүгә кайтып кала. Имтиханнарга әзерләнергә дип мәктәп программасында хезмәт дәресләре киметелде. Югары сыйныфларда хезмәт дәресләре бөтенләй юк.

Безгә, совет чоры балаларына, атнасына дүртәр сәгать хезмәт дәресе укытылды, аңа карап белемсез калмадык. Безнең буын балалары нинди эшкә тотынса да, эшен башкарып чыга торган булып үсте. Хәзер эшсезлек кайдан килә дип аптырыйбыз, яшьләр ник ялкау дип баш ватабыз. Чөнки Татарстан ел саен чит ил гражданнарын эшкә чакыра, аларга эш патенты бирә. Чит ил гражданнары башкарган эшләрне безнен балаларыбыз эшләргә теләми, чөнки алар мәктәп яшеннән эшне оныта.

Бу – барыбызны да уйландырырлык мәсьәлә.

Язмамның максаты: яшь буынга этномәдәни компонент аша хезмәт тәрбиясе бирү, аларны туган төбәгебездә таралган һөнәрләр белән таныштыру, һөнәргә карата кызыксыну уяту, хезмәт сөючән шәхес тәрбияләү.

Максатка бәйле рәвештә түбәндәге бурычлар билгеләнде:

– туган ягыбызда таралган һөнәрләр турында тирәнрәк мәгълүмат туплау;

– җыелган мәгълүматларны анализлау, гомумиләштеру, нәтиҗә ясау;

– укучыларны төрле һөнәр ияләре белән очраштыру;

– шул шәхесләр үрнәгендә һөнәр сайлауда ярдәм итү.

Эшчәнлекнең формалары: әңгәмәләр, һөнәр ияләре белән якыннан танышу кичәләре үткәрү, күргәзмәләр оештыру.

Нәрсә соң ул «һөнәр»?

Һөнәр сүзенең синонимнары –  белгечлек, эш, профессия, хезмәт, кәсеп һ.б. (Татар теленең аңлатмалы татарча-урысча сүзлеге [Ф. С. Хәкимҗан] Казан: Gumanitarya, 2004).

Данлы Әтнә районы татар дөньясында күренекле шәхесләре белән билгеле. Райоыбыз элек-электән һөнәрчеләре, игенчеләре, сәүдәгәрләре һәм укымышлы кешеләре белән аерылып торган. Безнең бабайларның төп шөгыле авыл хуҗалыгы, һөнәрчелек һәм сәүдә була. Алар иген үстергән, мал-туар асраган. Һөнәрчеләр арасында кемнәр генә булмаган: тимерчеләр, зәркәнчеләр, күнчеләр, чүлмәкчеләр, металл эшкәртүчеләр…

Татар халкының борынгыдан ук килә торган традицион һөнәрләреннән берсе – читек, чүәк тегү. Бу милли аяк киемнәре кию өчен бик уңайлы. Чигүче хезмәтен «энә белән кое казу»га тиңлиләр. Моннан тыш, халыкның «Читегедер өч тәңкә, чигешедер биш тәңкә» тәкъбире әлеге хезмәтне бик урынлы һәм гадел бәһали.

Һәр авылның хөрмәтле кешеләре – һөнәрчеләре булган. «Алтын куллы» кешеләр диләр аларны, һәм алар яныннан йомыш белән халык өзелми. Һөнәрчеләр буыннан-буынга нәсел белән күчә. Узган гасырның 70 – 80 нче елларында авылларда иң хөрмәтле һөнәр иясе – радио, телевизорлар төзәтүче булган. Бу һөнәрчеләргә соңгы елларда ихтыяҗ кимеде, чөнки электрониканың яңа төрләре барлыкка килде. Аларны гомумән төзәтеп торасы түгел, төзәтергә уйласаң да, яңасыннан кыйммәткәрәк төшә.

Элек авылларда балта осталары киң таралган иде. Аларның төп эш кораллары – балта, пычкы һәм ышкы. Балта осталары ясаган урыс капканың зурлыгына, бизәлешенә карап, хуҗаның байлыгын да чамалап булган. Хәлле кеше генә мондый капка эшләтә алган. Ярлы, булдыксыз кешенең капкасы тәбәнәк, түбәсез булган һәм халык аны, яңгырдан, җилдән ышыкланып булмагангадыр, «җил капка» дип атап йөрткән. Йортларның төзеклеге, тәрәзә йөзлекләренең, коймаларның, капкаларның бизәлеше белән татар авылы рус авылыннан аерылып торган.

Без, укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү максатыннан, мәктәбебез базасында очрашулар, күргәзмәләр оештырабыз, ачык тәрбия сәгатьләре үткәрәбез, төрле һөнәр ияләрен чакырабыз. Мәктәп күләмендә «Әбием сандыгы серләре», «Халкыбызның күңел бизәкләре» исеме астында күргәзмәләр оештырылды. Күргәзмәләрне оештырудан бер генә укытучы да, укучы да читтә калмады.

Яңа федераль белем бирү стандартларына күчү шартларында, хезмәт дәресләре аз булу сәбәпле,  укучылар өчен һөнәр турындагы чаралар дәрестән тыш вакытта үткәрелә. Мин, сыйныф җитәкчесе буларак, 5 нче сыйныфлар белән ачык тәрбия сәгате әзерләдем. Үзем җитәкләгән сыйныф белән туган як һөнәрчеләре җитештергән әйберләрдән күргәзмә оештырдык, һөнәрчелек турында китаплар күргәзмәсе булдырдык.

Татар халкы элек-электән хезмәтне тәрбия чыганагы буларак файдаланган. Балаларны кечкенәдән үк хезмәткә өйрәткәннәр. Бу очракта балалар яшьтән үк мөстәкыйль булып үскәннәр, чөнки алар барлык эшне дә үз көчләре белән башкарган, башка кеше ярдәменә мохтаҗ булмаганнар. 5 нче сыйныф укучылары кечкенә генә «Бер сыйныфта биш Алсу» хикәясен бик тә кызыксынып тыңлыйлар. Хикәяне укыганнан соң, мин балаларга сораулар бирәм:

– Алсулар кайсы яклары белән бер-берсенә охшаган?

– Кызлар бер-берсеннән кай яклалары белән аерылалар?

Укучыларның җавапларын тыңлыйм һәм алар алдына “Профессия һәм нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?” дигән проблемалы сорау куям. Һөнәр белән профессия арасында аерма бармы? Балалар җавап бирергә авырыксына. Мин ярдәмгә киләм:

– Профессия алу өчен махсус уку мәҗбүри, ә һөнәрнең кайберләрен укымыйча да үзләштереп була. Профессия – кешеләрнең төп эш шөгыле, хезмәт эшчәнлеге. Мәсәлән, укытучы, табиб… Ә һөнәр – «кул эше» ул. Димәк, һөнәрнең төп мәгънәсе – «ремесло».

Татар халкы борынгыдан һөнәр осталарына бай булган. Элек-электән һәр төбәк аерым бер кәсеп белән дан тоткан. Безнең Әтнә ягы халкы да борын-борыннан хезмәт сөючән булган, эшне җиренә җиткереп башкарган. Безнең як халкы «Көн үтсенгә эшләмә, булсынга эшлә», – дип, хезмәттә эленке-салынкылыкны, масаю һәм урынсыз мактануны кабул итмәгән, хезмәтнең чынбарлыктагы нәтиҗәсен генә таныган. Киез итек басу, шәл бәйләү, мич чыгару, сандык ясау Әтнә төбәгендә төп кәсепләр булган. Шәлне күбрәк Әтнә, Күәм, Җилгелде, Бәрәскәдә бәйләгәннәр. Бүгенге көндә дә бәйләгән шәлләргә сорау зур. Әтнә ягы балта осталарын кайларга гына чакырмыйлар!? Алар бүгенге көндә дә республикабызның иң җаваплы объектларында эшли. Кече Әтнә үзенең йомшак һәм калын итеп сугылган киез итекләре белән дан тоткан. Бу авылда чүлмәкче һәм чабата сугучыларның даны да еракларга билгеле булган. Безнең төбәктә шулай ук чүлмәкче, тимерче, калайчы, мич чыгаручы, тире иләүче, бүрек тегүче һәм башка һөнәр ияләре дә булган!

«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», – ди бездә халык. Тик яшьләрдә бу һөнәрләргә кызыксыну аз.

Балаларга этномәдәни тәрбия бирү максатыннан ачык тәрбия сәгатенә төрле һөнәр ияләрен чакырдым. Очрашуга күренекле гаиләләр килде: киез итек басу остасы Кече Әтнәдә яшәүче Газыймов Рәдиф абый һәм аның хатыны Венера апа. Алар баскан киез итекләрне районнан читтә дә яхшы беләләр. Венера апа –Рәдиф абыйның уң кулы, шулай ук җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләү остасы да. Алар ике ул һәм бер кыз үстерделәр.

Икенче гаилә – Гарипов Илдус абый һәм Нурия апа. Алар берсеннән-берсе уңган, булган биш егет үстерделәр. Хәзерге вакытта аларның уллары илебезнең төрле почмакларында тырышып эшли, гаилә һәм ата-ана исеменә тап төшермиләр.

Әйе, гаиләдә хезмәтне яратсалар, эшсез вакытны ничек уздырырга белми эленке-салынкы йөрүчеләр булмаса, гаилә шулкадәр нык була. Нык гаилә – нык дәүләт!

Кичәгә чакырылган кунаклар үзләре яратып башкарган һөнәрләре турында сөйләделәр. Нурия апа укучыларны үзенең яраткан чигү һөнәре белән таныштырды, чиккән ашъяулык, кулъяулык, тәрәзә челтәрләре, сөлгеләр күрсәтте, балаларга чигеп карарга мөмкинлек бирде. Ә аның тормыш иптәше Илдус абый гомере буе балта остасы булган, матур-матур йортлар салган. Ул укучыларны шушы һөнәр белән таныштырды.

Кече Әтнәдә яшәүче Газыймовлар гаиләсе гомер буе киез итек баскан. Алар безгә шушы һөнәрне башкарганда кулланыла торган бөтен кирәк-яракны алып килде, бәйнә-бәйнә эш тәртибе белән таныштырдылар.

Бүгенге көндә халыкның борынгы һөнәрләрен белүчеләр елдан-ел кими. Мәсәлән, мич чыгару – авыр һәм мәшәкатьле эш. Шуңа да авылларда мич чыгаручы остага чират бик зур. «Киләчәктә мич чыгаручы һөнәре Кызыл китапка кертелмәсме?« – дип уйлыйм мин. Гомумән, балта остасы, калайчыга кытлык нык сизелә. Алар да Кызыл китапка кертелмәсме?

Әйдәгез, барыбыз да бу турыда уйлыйк әле. Аз гына буш вакытыбыз бар икән – берәр кул эше тотыйк. Ә ир-егетләр кулга балта, пычкы алсын. Халыкта «Балык вакытында тозланмаса, кеше эшләмәсә бозыла», – дигән тирән мәгънәле сүзләр бар. Эшсезлек яман гадәтләргә илтә.

Балаларның һөнәрләр турында белемнәрен арттыру, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау өчен, безгә туган ягыбызның тарихи үткәнен, бүгенгесен белү кирәк. Балалар да: «Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк», дигән нәтиҗәгә киләләр.

Һөнәр сайлау – ул һәркемнең тормышында үзе тарафыннан ясала торган иң беренче зур һәм бик җаваплы карары. Борынгыдан ук баланы эш-шөгыльле, һөнәрле итү турында кайгырту ата-ана, укытучылар алдында торган бик җаваплы бурычларның берсе.

Элек һөнәр серләрен буыннан-буынга тапшыра бару хәстәрен дә күргәннәр: өлкән буын кешеләре яшьләрне үзләре янында эшкә өйрәткән. Шуның нәтиҗәсе буларак, бүген дә әле Әтнә ягы коечылары, шәлчеләре, киез итек басучылары, балта осталары һаман да эштә. Аларның үзләрен дә, эшләрен дә халыкта мактап телгә алалар.

Язмамны йомгаклап шуны әйтәсем килә: укучыларга этномәдәни компонентлар аша хезмәт тәрбиясе бирү – безнең изге бурыч.

Тәкъдимнәрем:

– мәктәп программасында хезмәт дәресләренә бирелгән сәгатьләрне арттырырга;

– халкымның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау максатыннан сыйныфтан тыш чараларны күбрәк үткәрергә;

– тәрбия эшендэ этномәдәни компонентларны мөмкин кадәр ешрак кулланырга.