Укучыларда  функциональ грамоталылык формалаштыру буенча комплекслы биремнәр

Укучыларда  функциональ грамоталылык формалаштыру буенча комплекслы биремнәр

(Проект эше)

 

Гөлүсә ШӘЙХИЕВА,

Казандагы 5 нче гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

 

 

                                    Эчтәлек

          I. Кереш

1. Нәрсә ул функциональ грамоталылык?

2. Проектның максаты һәм бурычлары.

II. Төп өлеш

Китап – иң яхшы дус” циклыннан текст үрнәкләре.

          III. Йомгак

        Әдәбият исемлеге.

 

                                          Кереш

Бүгенге көндә гомуми белем бирү системасында функциональ грамоталылыкны формалаштыру өстенлекле максатларның берсе булып тора. Шул исәптән функциональ грамоталылыкны формалаштыруның төп ысулы буларак, белем бирүдә инновацион карашларны үзләштерүгә игътибар бирелә. Функциональ грамоталылык терминына килгәндә, совет һәм Россия лингвисты, психолог А.А. Леонтьев түбәндәге билгеләмәне бирә: «Функциональ грамоталылык – тормыш бурычларын хәл итү өчен, кешенең гомер дәвамында алган белемнәрен эшчәнлекнең төрле даирәләрендә, аралашуда һәм социаль мөнәсәбәтләрдә куллана белү сәләте ул».

Нинди була соң ул функциональ грамоталы шәхес? Функциональ грамоталы шәхес – гомере буе алган белем, күнекмәне тормышта төрле өлкәләрдә килеп чыккан проблемаларны, мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеген киң кулланып, социаль мөнәсәбәтләр урнаштыра һәм аралаша алучы.

Функциональ грамоталылык – күпкырлы төшенчә. Ул уку грамоталылыгын, математик грамоталылыкны, табигый-фәнни грамоталылыкны, финанс грамоталылыгын, глобаль компетенцияләр, креатив фикерләүне үз эченә ала. Белем бирүнең нинди генә предмет өлкәсен алсак та, беренче чиратта, аңлап уку, укылган тексттан кирәкле мәгълүматны аера белү сәләте кирәк. Боларны исәпкә алып, без – татар теле укытучылары алдында да яңа бурычлар килеп туа. Иң беренче чиратта, укучыларның уку грамоталылыгын формалаштыру әһәмиятле.

Уку грамоталылыгы – язма текстларны аңлау һәм аларның эчтәлеген үз максатларына ирешү, белем һәм мөмкинлекләр үстерү, җәмгыять тормышында актив катнашу сәләте. Уку грамоталылыгы – функциональ грамоталылыкның төп компоненты.

 

Максат һәм бурычлар:

  • укучыларда аңлап укуга кызыксыну уяту;
  • төрле төрдәге текстлар белән эшләү күнекмәләрен формалаштыру һәм камилләштерү;
  • укучыларның язма һәм сөйләм телен үстерү, әхлак тәрбиясе бирү;
  • ана телен гамәли куллану күнекмәләрен камилләштерү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

татар теле дәресләрендә үзләштергән белемнәрне телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре булдыру;

  • укучыларның үз фикерләрен иркен, эзлекле һәм дөрес итеп әйтә белүләренә ирешү ;
  • укучыларда мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү;
  • туган тел аша балаларның мәдәниятебез, сәнгатебез, тарихыбыз турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

                                          Төп өлеш

  1. Бүгенге цифрлаштыру гасырында укучыларда уку грамоталылыгын

үстерү  аеруча әһәмияткә ия дип уйлыйбыз. Белем бирүнең нинди генә

предмет өлкәсен алсак та, беренче чиратта, аңлап уку, укылган тексттан

кирәкле мәгълүматны аера белү сәләте кирәк. Боларны исәпкә алып, без – татар теле укытучылары алдында да яңа бурычлар килеп туа. Иң беренче чиратта, укучыларның уку грамоталылыгын формалаштыру әһәмиятле.

Шәхеснең рухи-әхлакый сыйфатларын формалаштыруда текст белән

эшләүнең роле зур. Дәрестә текст белән эшләүне укучыларга кызыклы да,

аңлаешлы да булырлык итеп оештырырга кирәк.

Тел-әдәбият дәресләрендә ничек итеп укучыларны әдәби әсәрне аңлап

укырга өйрәтеп була соң? Укучы текстны аңлап укыган очракта гына,

көтелгән нәтиҗәгә ирешеп була. Шушы сорауга җавап итеп, нәтиҗәле

(продуктив) уку технологиясен кулланырга мөмкин дип әйтергә була.

Төп уку осталыгы (компетенцияләр) 4 төрле: 1) информацияне табу һәм

аерып чыгару; 2) укыган текстның эчтәлеген аңлап сөйли белү; 3) укыган

текстны аңлау һәм бәяләү; 4) тексттагы информацияне куллана белү.

Язма текстлар белән эшләгәндә, дәресләрдә  түбәндәге эш алымнары

кулланыла:

– текстның исеменә игътибар итү, «Ни өчен текст шулай дип аталган?»

соравына җавап эзләү, темасын билгеләү;

– төп сүзләрне аерып алу һәм язып кую;

– тексттан ачыктан-ачык бирелгән мәгълүматны яки фактларны таба белү;

аларны тормыштан алынган мисаллар белән ныгыту;

– текстны кисәкләргә бүлү, планын төзү;

– тексттан төп вакыйгаларны аерып ала белү;

– тәкъдим ителгән рәсем һәм иллюстрацияләрнең текстның кайсы өлешен ачу өчен кулланылуын әйтү;

– текст нигезендә зур булмаган монологик яки диалогик сөйләм төзү;

– укылган текст эчтәлеге буенча дискуссияләр, дебатлар оештыру һ.б.

Критик фикерләү технологиясе элементларын куллану укучыларда уку

грамоталылыгын формалаштыруның өстенлекле бер алымы булып тора.

Фикерләү күнекмәсе укучыларга уку дәверендә генә түгел, алдагы

тормышларында  кирәк булачак.

Критик фикерләү технологиясе кысаларында түбәндәге алымнарны

кулланырга була.

 «Тукталышлар белән уку» алымы.

Дәрес башында укучыларга текст исеменнән чыгып, сорау куела, укучыларның фикерләре тыңланыла. Төп өлешендә текст фрагментларга бүленеп укыла, һәр өзектән соң укучылардан алга таба ни булачагы турында җаваплар тыңланыла;

 

 «Сораулык белән эш» алымы. Әлеге алымны дәреслек белән эш вакытында кулланырга була. Укытучы укучыларга сораулар тәкъдим итә. Сораулар туры җавап бирерлек итеп тә, уйлану-фикерләүне таләп итәрлек итеп тә куела;

 

 «Почмаклар» алымы. Әсәр геройларына характеристика биргәндә

кулланырга була. Сыйныф ике төркемгә бүленә. Беренче төркемдәге

укучылар, текст эчтәлегеннән һәм тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, геройның уңай сыйфатларына дәлилләр әзерлиләр. Икенче төркем исә, цитаталарга таянып, геройның тискәре сыйфатларын ачыклый.

Гомумән алганда, укучыларның уку грамоталылыгын формалаштыру

максатында кулланыла торган алымнар бихисап.  Шулай итеп, текст яки

мәгълүмат белән эшләү уку процессы структурасында мөһим урын алып

тора. Дәрестә генә түгел, дәрестән тыш чараларда да текст белән эшләүнең мөмкинлекләре күп. Алардан уңышлы файдалану – һәр заман укытучысының изге бурычы.

 

  1. «Китап – иң яхшы дус» циклыннан текст үрнәкләре

1  нче  текст.

…Абый әллә кайчан ук әзер иде инде. Ул катыргы тышлы бер-ике калын китапны янына куйган да кыяр-кыймас кына әтигә карап алгалый. Әти нәрсә укырга куша бит. Бәлки, ул аңа мәдрәсәдә укыган сабагын тыңлатыр, йә, бәлкем, мулла абзыйлар шикелле, кычкырып Коръән укырга кушар. Каян беләсең…

Бу юлы әти аңа китапның зәңгәр тышлысын укырга кушты…

Нәрсә укуларын аңламасам да, мондый кичәләр миңа бик күңелле тоела иде. Тышта суык, өй бүрәнәләре шарт та шорт килә. Без менә шулай, бәйрәм алды кичәсе итеп, җылы өйдә, якты лампа тирәсендә рәхәтләнеп китап укып утырабыз.

Утыра торгач, абыйның көйләп-көйләп китап укуы яңадан колак­ка килеп керә. Ул аз гына атына биреп укый да укый. Өй эченә моңарчы ишетелмәгән әллә нинди сәп-сәер ят сүзләр сибелә башлый. Дәгел дип куя, булгай, ди, сүз арасында һөдһөд, дөлдөл, аргамак, фиргавен дип җибәрә, тагын әллә ниләр тезеп китә.

Кайбер кызык хәлләр, төштәге шикелле, өзек-төтек кенә минем колакка да чалына башлады. Бик тә матур бер егет булган, тагын каяндыр шунда бик чибәр бер патша хатыны килеп керә. Әтисе теге матур малаен бик яраткан. Тик абыйлары, нишләптер, аны коега ташлап киткәннәр.

Кайвакытларны әнинең озынча ак бите, кояш төшкәндәй, яктырып китә, тагын да матурлана, күзләре, елмаеп, бик күңелле карый башлыйлар. Әмма гел алай гына булмый. Картның матур улы үлү кайгысыннан сукыр калган урынына җиткәч, әни уһылдап куя:

– И мескен. Ник тилмертәләр инде? Шундый кансыз, миһербан­сыз бәндәләр дә булыр икән дөньяда.

Әтинең бите һаман шул коеп куйган төсле, әмма ара-тирә йә бармаклары селкенгәләп куя, йә йодрыгы йомарланып килә.

Бу миңа бик тә гаҗәп тоела. Әниләр тыңлый торган шул сүзләр кәгазьдә ничек чыгалар икән?

Г. Бәширов. «Туган ягым – яшел бишек»

 

  1. Кичен гаилә нәрсә белән шөгыльләнә?
  2. Китап уку вакыйгасы малайга ничек тәэсир итә? Өзектән шул  вакыйганы тасвирлаган җөмләләрне тап.
  3. Китапта сурәтләнгән вакыйгалар малайның  әнисенә, әтисенә ничек тәэсир итә?
  4. Ничек уйлыйсыз, бу кичне гаиләдә нинди әсәр укыла? Сез бу әсәр белән танышмы?
  5. Сез кичләрен гаиләгез белән китаплар укыйсызмы? Гаилә белән китап укуның өстенлекле яклары нәрсәдә? Җавабыгызны 3 аргумент белән дәлилләгез.

2 нче текст.

Кита́п (гарәп. كتاب‎) – нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә бергә җыйналып төпләнгән басма (элек – шулай ук кулъязма, хәзерге заманда шулай ук электрон) әсәр.

Беренче китаплар кулъязма хәлендә булган. Папирус яки кәгазьне уйлап тапканчы, кәгазь хезмәтен бик авыр балчык такталар үтәгән. Аларга чокып яза торган булганнар. Андый «кәгазь»дән эшләнгән китапларның авырлыгы йөзләрчә килограммга җиткән. Соңыннан папирус, ефәк һәм кәгазьгә яза башлаганнар. Аннары китап итеп теккәннәр.

Беренче кәгазь Кытайда табыла. Ул ефәктән эшләнә. Кәгазь эшләүне зур сер итеп саклаганнар. Ләкин 751 елда әсирлеккә төшкән кытайлылар ярдәмендә бу сер мөселман илләрендә дә ачыла. Татар милләтендә дә китап басу барлыкка килгәнче, кулъязма китаплар гамәлдә булган. Аларны матур язу осталары – каллиграф-хәттатлар күчереп язган. Безнең көннәргә кадәр сакланып калган әдәби әсәрләрнең иң борынгыларыннан берсе – Кол Галинең XIII гасырда иске әдәби татар телендә язылган Кыйссаи Йосыф поэмасы. Казан яулап алыну һәм ислам динен эзәрлекләү аркасында татар ханлыклары чорына караган күпчелек тарихи кулъязмалар юкка чыккан.

Гарәп шрифты белән татар телендә басылган беренче китап Лейпциг шәһәрендә 1612 елда табыла. 1778 елда  Мәскәү университеты  типографиясендә беренче татар Әлифбасы  дөнья күрә. Аның авторы – күренекле мәгърифәтче, галим Сәгыйть Хәлфин.  1722 елда  Петр  I нең татар телендә балсылган «Манифесты» беренче татар китабы дип исәпләнә.

Чыганак :https://tt.wikipedia.org/wiki/Китап

  1. Китап сүзе нәрсәне аңлата?
  2. Беренче китаплар нинди хәлдә булган?
  3. Папирус яки кәгазьне уйлап тапканчы, кәгазь хезмәтен нәрсә үтәгән?
  4. Беренче кәгазь кайда табыла?
  5. «Хәттат» төшенчәсен ничек аңлыйсыз?
  6. Гарәп шрифты белән басылган беренче китап кайда табыла?
  7. Беренче татар Әлифбасы кайчан басыла?
  8. Рәсемнәр һәм сүз, сүзтезмәләр  арасында тәңгәллек урнаштыр.
1.

 

2. 3. 4.

 

Сүзләр һәм сүзтезмәләр: ефәктәге язу, басма китап, папирус, балчык такта.

1 2 3 4

 

  1. Тексттагы мәгълүматка таянып, китап язу ысуллары этапларын тиешле эзлеклелектә урнаштыр.

 

 

 

 

3 нче текст.

Китап – хикмәт

И китап, кайсы гасырның
Серләре эчләреңдә?
Өлешең зурдан тарихның
Бар изге эшләрендә.

Китсә дә татар баласы
Сөрелеп илдән-йорттан,
Иң элек газиз китабын
Коткарып калган уттан.

Иң авыр еллар кичкәндә,
Ул безгә юлдаш иде.
Без боек чакта юатты,
Акыллы киңәш бирде.

Киләчәк көннәр катында
Татар да булсын, дисәк,
Китаптан алыйк сабакны,
Китапка тотыйк исәп.

Әхмәт Рәшит

 

  1. Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
  2. Шагыйрь фикеренчә,  татар тарихында китап нинди роль уйный? Сез бу фикерләр белән килешәсезме?
  3. Шигырь нинди хисләр белән сугарылган?
  4. Лирик герой нинди теләк белдерә? Бу теләкнең туу сәбәпләре нәрсәдә дип уйлыйсыз?

4 нче текст.

«Китап – иң яхшы дус» дигән мәкальне барыбыз да белә, тик әлеге дус белән аралар ерагая барганын һәм мөнәсәбәтләрнең суына башлавын аңлап җиткермибез бугай. Соңгы арада китап уку кимеде, дип әйтергә яратабыз. Хәзер барысын да тәртип буенча карап узарбыз!

Сораштыру нәтиҗәләренә ышансак, Россиядә бүген 92 % кеше китап укый икән. Шулар арасында иң аз укучылар саны 25–34 яшьлек кешеләргә туры килә (13 %).

Ни кызык, электрон форматларның киң таралуына карамастан, басма китаплар популярлыгын югалтмый. Мисал өчен, Россия Китап палатасы мәгълүматларына караганда, 2022 елның беренче кварталында гомуми тираж 90 044,23 мең данә булган, 3078 төрле китап һәм брошюра чыгарылган, бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8 % ка күбрәк. Кәгазь китапларның популярлыгын сораштыру нәтиҗәләре дә раслый – 58 % кеше нәкъ менә шушы вариантны сайлый. Алдагы баскычны телефон алып тора. Смартфон ярдәмендә һәр өченче кеше (35 %) укыган. Тагын 20 % кеше мәгълүматны компьютер ярдәмендә алган. Электрон китаплар исә 16 % халык арасында популяр. Барлыгы экраннардан (смартфон, компьютер, электрон китап) 71 % кеше китап укыган.

Тулырак: http://yalkyn.ru/news/bu-tema/kitap-beln-dusmy-bez-yaki-kitap-ukuchylar-turynda-statistika

  1. Россиядә бүген күпме кеше китап укый?
  2. Иң аз укучылар саны ничә яшьлек кешеләргә туры килә?
  3. Китап укучылар  нинди китапка өстенлек бирә?
  4. Соңгы арада китап укучылар кимеде дигән фикерләр еш ишетелә. Бу чынлап та шулаймы?  Текстка нигезләнеп, җавап бирегез.

                                              Йомгаклау

Бөек педагог В.А.Сухомлинский  «Йөрәгемне балаларга бирәм» китабында болай дип яза: «Илһам биреп торучы уңышлары булса гына, балада белем алуга кызыксыну уяна.» Креатив фикер йөртергә, уйларга өйрәнгән бала күбрәк иҗатка тартыла, андый баланың башына күбрәк матур фикер килә башлый. Әгәр балага бер генә китапның, бер генә әсәрнең матурлыгын, фикер тирәнлеген күрсәтә алсаң, аны мәңгегә китап укуны яратырлык, китап дөньясында йөзәрлек итеп тәрбияләргә мөмкин. Китап укыган баланың язу һәм сөйләм теле дә камил, эзлекле, тирән була. Асылда  без, укытучылар,  барыбыз  да  иҗат  итәбез. Баланың  ак кәгазьдәй  саф  күңеленә  ак  нур  белән  эзләр  салабыз. Шул  эзләрнең якты, мәгънәле булуы өчен гомеребез буена тырышырга, эзләнергә тиешбез. Китап укыган баланың язуы да, сөйләм теле дә камил, эзлекле, тирән була. Фикеребезне йомгаклап, шуны әйтәсе килә:  кәгазь китап  уку күңелле. Әмма китаплар да хәзер бик кыйммәт. Кибеттә китап киштәләре кырыеннан узганда алырга теләгән китабыңны табасың, тик аның тешли торган бәясен күргәч, китапка сузылган кулыңны кире алырга мәҗбүр буласың. Шул рәвешле, хәзерге заманда электрон китап уку кулайрак була башлады.

                                            Әдәбият исемлеге

  1. Г. Бәширов .«Туган ягым – яшел бишек».
  2. Ә. Рәшит. «Китап – хикмәт».
  3. Р.З. Хәйдәрова ФДББСна күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын  коммуникатив технология нигезендә укыту. – Чаллы, 2015.
  1. Чуракова Р.Г. Технология и аспектный анализ современного урока в начальной школе. –2-е изд. – М.: Академ книга/Учебник, 2009. –112 с.

Чыганаклар:

https://tt.wikipedia.org/wiki/Китап

http://yalkyn.ru/news/bu-tema/kitap-beln-dusmy-bez-yaki-kitap-ukuchylar-turynda-statistika