Уку – күңел нуры

№ 124

(Китапнамә (буктрейлер) ясау алымын куллану турында мастер-класс)

Лилия ҖАМАЛИЕВА,

Яшел Үзән шәһәрендәге 10 нчы гимназиянең I категория квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татар теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныф укытучылары белән үткәрү өчен

Мастер-классның максаты: китап укуга кызыксыну уяту, китап укуның файдасын һәм кирәклеген төшендерү.

Бурычлары:

— балаларның игътибарын китап-журналлар, матур әдәбият белән кызыксынуга юнәлтү;

— китап укуның файдалы якларын ачу;

-танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү, эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту.

 Мастер-классның әһәмияте, актуальлелеге: балаларда  китап укуга кызыксыну уятуда заманча алымнар куллану.

                            Мастер-класс барышы.

Исәнмесез, хөрмәтле коллегалар! Үземнең чыгышымны яраткан шагыйрем Г.Тукай шигыреннән өзек белән башлап җибәрәсем килә:

Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,

Үз — үземне күралмыйча рухым төшсә…

Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам.

– Нигә нәкъ менә бу шигырь? Сүз нәрсә турында булыр? (Китап) Әйе, бүген сүзебез китап уку, ничек итеп балаларда китап укуга кызыксыну уяту, китапка мәхәббәт тәрбияләү турында.

Без шундый катлаулы, авыр заманда яшибез, халкыбызның буыннан-буынга тапшырыла торган иң кадерле, иң изге мирасы – телебезгә булган караш үзгәрде. Бу күңелебезне бик борчый, иң авырткан бер сызлавык булып, йөрәкне әрнетә. Ә туган телгә, халкыбыз тарихына, гореф-гадәтләргә ихтирам китаплар, әдәби әсәрләр аша  тәрбияләнә. Роберт Миңнуллин сүзләре белән әйтсәк: “Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, халкыбызның бай тарихын да, рух ныклыгын да безгә китап биргән. Шуңа күрә дә без Китапка чиксез рәхмәтле. Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш. Китапсыз күңел – буш күңел, китапсыз йорт – нурсыз йорт, китапсыз милләт – киләчәксез милләт. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! Әлегә…”

Балаларыбыз китап укудан бизеп бара. Алар компьютер, интернет дөньясына кереп чумган. Кулына китап тотып укучылар саны көннән-көн кими. Китап укымаган баланың фикерләү сәләте түбән, күңеле, эчке дөньясы, шулай ук сүзлек хәзинәсе дә бик ярлы була.

Ничек итеп балаларда китап укуга кызыксыну уятырга? Бу сорау безне – укытучыларны бик борчый. Бүген үзем теләп куллана торган бер алымга тукталасым килә. Буктрейлер (китапнамә) ясау турында сөйләп китәргә телим.

Нәрсә соң ул буктрейлер?(англ.booktrailer). Кыскача һәм гади итеп әйткәндә, китапка реклама ясый торган видеоролик. Әйе, китапка да реклама кирәк хәзер. Тарату өчен менә дигән канал – Интернет, ә популяр форма булып видеоформат санала.

Әйдәгез, 2 төркемгә бүленик. Буктрейлер ясау тәртибе белән танышыйк һәм кәгазьдә булса да ясап карыйк.

Эшне нәрсәдән башларга? План төзибез.

1. Китап сайлау.

2. Буктрейлер өчен сценарий төзү. Сюжетны уйларга һәм текст язарга кирәк. Сюжетны шундый итеп төзергә кирәк, укучыда кызыксыну барлыкка килсен, әсәрдәге вакыйгаларның дәвамын белү теләге тусын. Ә моны китапны укып кына белеп була.

3. Алдагы этап – сюжетка туры килерлек материал туплау.

– фото, видеоматериал;

–         әсәрдән цитаталар;

–         музыка;

– китап тышлыгы, язучының портреты.

4.Текстны яздыру. Алдан уйларга: текстны аудио беләнме, яки слайдларда субтитрлар белән бирергәме?

Буктрейлер ясау өчен нинди техник чаралардан файдаланабыз?

1. Микрофон, камера.

2. Эшләү өчен Windows Movie Maker программасы.

Буктрейлерлар төзү әле модага гына кереп килә, шулай да аны ясауның гомуми принциплары  инде барлыкка килде .

1. Ролик озын булмаска, 3 минуттан артмаска тиеш.

2. Бер төрле генә рәсемнәр куллану яхшырак: ясалган, фото яки анимацион.

3. Роликта интрига булырга тиеш. Моның өчен яхшы цитаталар, өзекләр сайлау мөһим.

4. Шрифт аңлаешлы һәм укырлык булсын.

5.Укучыларның яшь үзенчәлекләрен , нинди аудитория өчен эшләнгәнен истә тоту мөһим.

Мин үзем буктрейлерлар ясыйм һәм балаларга тәкъдим итәм. Аларның үзләрен дә әкренләп бу эшкә тартам. Башта кәгазь вариантта, аннары презентация рәвешендә, зуррак классларда видеоролик рәвешендә ясарга өйрәнәбез. Китапнамә ясау өчен, китапның эчтәлеген белергә кирәк. Шулай итеп, балалар китапны укып чыгарга тиеш булалар.

– Хәзер үзем ясаган буктрейлерны күрсәтеп китәргә телим.

Төркемнәрдә эшлибез.1 нче төркем башлангыч сыйныфлар өчен, ә 2 нче төркем 5-11 сыйныфлар өчен китапнамә ясый. (Китапны, өзекләрне сайлыйсыз, урнаштырасыз, портретны, китап тышлыгын куясыз, бизисез)

Китап укуга тартуның башка юллары да бар. В контакте челтәрендә Белем.ру порталы җитәкчесе  Раил Гатауллин  “Әдәби марафон” проекты оештырды. 21 көн буена үзеңә ошаган әсәрне укып, өзекләр сайлап куеп барасың. Бу да реклама булып чыга инде. Мин үзем дә “Әдәби марафон”да катнаштым, бик ошады. Китап укуга кызыксыну туа. Вакыт та табыла икән, теләк кенә булсын. ТР Милли китапханәсендә “Әдәби алан” клубы эшли башлады. Анда әдәбият һәм китап турында сөйләшүләр, язучылар белән очрашулар үткәрелә.

– Төркемнәрнең эшләре белән дә танышып китик (төркемнәр үзләре ясаган китапнамәләрне күрсәтәләр, чыгыш ясыйлар)

Сүземне якташыбыз Каюм Насыйри сүзләре белән тәмамлыйсым килә. Ул болай дигән: “Китап – бакча ул. Андагы язулар – шул бакчаның гөлләре.”

Шушы китап дигән бакчадагы матур гөлләрне үзебезнең күңел бакчабызга алып, күңелләребезне нурландырсак иде.