Уйнарга да без оста

№41

Гөлшат МАРАПОВА,

Казандагы 81 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Уен – бала тормышының аерылгысыз бер өлеше. Уен аша балалар бер-берсе белән дуслаша, аларда иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар формалаша. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, сәләтле, нык ихтыярлы, көчле булып үсә. Уен балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык кебек сыйфатлар тәрбияләү белән беррәттән, балаларның хәтерен ныгытуга, игътибарын аррттыруга да ярдәм итә. Мин үзем беренче кечкенәләр төркемендәге нәниләр белән эшлим. Балалар белән без сөйләм телләрен үстерү максатыннан сүзле, түгәрәк уеннар, балаларның физик үсешен, сәламәтлеген ныгыту максатыннан хәрәкәтле уеннар һәм башка төрле уеннар уйныйбыз. Алар төрле китаплардан алынган яисә тәкъдим ителгән уеннар. Ләкин мин, болар белән генә чикләнеп калмыйча, кайбер уеннарны үзем дә уйлап чыгарам. Иң мөһиме: уен балага шатлык китерсен, аның акыл, хәтер, физик үсешенә ярдәм итсен.

“Серле капчык” уены

Максат: балаларны көн дә кирәкле шәхси гигиена предметлары, шәхси гигиена кагыйдәләре белән таныштыру, балаларның фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү, чисталык, пөхтәлек күнекмәләрен тәрбияләү.

Җиһаз: серле капчык, сабын, теш щеткасы, теш пастасы, тарак, сөлге, көзге, чәч тасмасы, балаларның шәхси гигиена күнекмәләрен үтәве сурәтләнгән рәсемнәр.

Уен барышы

Балалар тезелеп утыралар. Тәрбияче алдындагы өстәлдә балаларның юынуы, теш чистартуы, чәч таравы, сөртенүе сурәтләнгән рәсемнәр. Тәрбияче кулында матур итеп бизәлгән серле капчык. Аның эчендә сабын, теш щеткасы, тарак, сөлге, көзге, чәч тасмасы. Тәрбияче бер баланы үз янына чакыра һәм капчыктан бер предметны алырга куша. Бала, предметны алгач, предметның исемен, бу әйбер белән ни эшләп була икәнлеген әйтергә тиеш. (Мәсәлән: “Бу тарак, аның белән чәч тарыйлар”, яисә “Бу сөлге, аңа сөртенәләр”.) Шуннан соң тәрбияче өстәлдә яткан рәсемнәрнең кайсысына бу предмет туры килгәнен сорый. Рәсемдә тасвирланганнар буенча бала җөмлә төзи (“Кыз чәчен тарый” яисә “Малай сөлгегә сөртенә”). Авырсынган балага тәрбияче сораулар биреп булышып җибәрә. Бу уенны рус телле балаларны татарча сөйләмгә өйрәтүдә дә файдаланырга була.

Искәрмә: чын тарак, сөлге, көзге һәм башка предметлар урынына шул предметлар төшерелгән рәсемнәр дә алырга була. Алар матур тартмага салына, һәм балалар берәр рәсем алалар. Уен үз тәртибендә дәвам итә. Бу очракта уенны “Серле тартма” диеп атарга була.

“Кем икәнлеген таны” уены

Максат: балаларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен, зиһенен үстерү, күзаллауларын баету, уен кагыйдәләрен үтәп, дус-тату уйнарга өйрәтү, балаларда кешелеклелек, тапкырлык, күмәклек кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһаз: күз бәйләргә яулык.

Уен барышы

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясап басалар. Уртада күзе яулык белән бәйләнгән бер бала тора. Балалар, такмакны әйтеп, уртадагы бала тирәли җырлап әйләнеп йөриләр:

Син торасың кыл уртада –

Без йөрибез әйләнеп.

Кемне тоттың, кайсыбызны?

Әйтеп бирче, әйдәле.

Такмак әйтелеп беткәч, балалар әйләнеп йөрүдән туктыйлар. Уртадагы бала бер иптәшен тотып ала. Иптәшенең киемен, чәчен, кулларын тотып карап та әйтә алмаса, балага тәрбияче ярдәм итә (өс киеменең, колготкасының, чәч каптырмасының төсе һ.б.). Бер дә әйтә алмаса, бу балага җәза бирелә (җыр җырлый, шигырь сөйли, бии).

“Тилгән һәм чыпчыклар” уены

Максат: балаларның җитезлекләрен, физик активлыкларын, сөйләм телен үстерү, өлгерлек, кыюлык сыйфатларын тәрбияләү, игътибарлылыкларын арттыру, күзаллауларын баету, сәламәтлекләрен ныгыту, аларның хәрәкәт координациясен яхшырту.

Җиһаз: 2-3 балага – бер, тилгәнгә – бер исәбеннән зур кыршаулар.

Уен барышы

Уйнаучылардан бер бала – “тилгән”, калган балалар “чыпчыклар” итеп билгеләнә. Идәндә – “чыпчыкларга”, ә “тилгәнгә” читтәрәк “оялар” (кыршаулар) куела. Тәрбияче шигырьне сөйләгәндә, нәни чыпчыклар сикерешеп уйныйлар, очу хәрәкәтләре ясыйлар. Шигырь әйтелеп бетүгә, барысы да ояларына йөгерәләр, ә тилгән аларны тотып калырга тырыша.

Нәни чыпчыклар уйныйлар,

Рәхәтләнеп очалар.

Әгәр тилгән килеп чыкса –

Тизрәк өйгә качалар.

“Тилгән” тота алса, “чыпчыкны” үз оясына алып кайтып куя. 2-3 бала тотылганнан соң яңа “тилгән” сайлана. Уен шулай дәвам итә.