Уеннарның була төрлесе

 № 180

Альбина МИНҺАҖЕВА,

Казандагы 230 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

Башкалабыз – Казан читендәге Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 230 нчы балалар бакчасының үзенә генә хас булган матур традицияләре, эш алымнары бар.

Төп максаты: балаларны татар һәм рус телләрендә дөрес итеп сөйләшергә өйрәтү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кызыксындыра алырлык аралашу булдыру, сюжетлы уеннар оештыру, гомуми эйткәндә, балаларның татар һәм рус телләрендә актив сөйләмен үстерү. Балалар бакчаларында заманча методик алымнар һәм чаралар куллану, татарча мультфильмнарны, электрон ярдәмлекләрне, аудио- һәм видеоматериалларны кулланып, белем һәм тәрбия бирү күздә тотыла.

Рус балаларына татар теле өйрәткәндә тәрбияченең төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, сүзләрне дөрес әйтә белергә өйрәтү, сүз байлыгын арттыру. Шуңа күрә яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, шөгыльдә төрле алымнар кулланып, балаларны актив сөйләмгә тартырга омтылабыз.

Тел – аралашу чарасы. Тел кешеләргә бер-берсен аңларга, теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә. Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – сабыйларга максатчан рәвештә татар телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары, милли әдәбияты белән таныштыру. Болар белән янәшәдә күренекле танылган шәхесләребез, галимнәребез хакында да мәгълүмат бирәбез.

Балаларны татар телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү – мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрнең тагын бер мөһим бурычлары. Берничә тел белү баланың киләчәк тормышы өчен дә зур роль уйный. Татар теленә өйрәтү эше балалар бакчаларында да актив алып барыла.

Рус балаларында татар теленә карата кызыксыну уятуда да уенның роле зур. Ул чит телне өйрәнгән вакытта кызыксыну уятучы, дәртләндерүче фактор булып тора.

Методик яктан дөрес уйланылган уен, бер яктан караганда, укучыда өйрәнелә торган телгә карата мәхәббәт тәрбияли, сөйләм күнекмәләрен үстерергә булыша, сөйләм эшчәнлеген табигый нормаларга якынайта, икенче яктан – тел материалы өстендә нәтиҗәле эшкә ярдәм итә һәм белем бирүнең коммуникатив юнәлеше таләпләренә җавап бирә.

Уен баланың шул фән белән кызыксынуын көчәйтә, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, зирәклеген, тапкырлыгын үстерә, аны милли бердәмлек рухында тәрбияли, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә. Балага белем һәм тәрбия уен аркылы аеруча кече яшьтән әйбәт бирелә. Уйнаган вакытта бала күп нәрсә таный, күнекмәләр ала. Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә, куллана башлый.

Уеннар күптөрле: дидактик, сюжетлы-рольле, бармак уеннары һ.б. Балалар бакчасында тәрбия эшендә дидактик уеннарны кулланган вакытта аның кагыйдәләре һәм хәрәкәтләре аша балаларда әдәплелек, игелеклелек, түземлелек сыйфатлары формалаштырырга омтылырга кирәк.

Шулай ук уен өчен шартлар тудыру да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Кирәк-яраклар, кулланмалар алдан ук әзерләп куелсын, уенчыклар, җиһазлар балаларның игътибарын җәлеп итә торган ачык төстә, матур булсын. Аларны әзерләү, аннары тәртипләү урнаштыру эшләренә балаларны да катнаштырырга кирәк. Алар бу вакытта пөхтәлеккә, чисталыкка өйрәнә, әйберләрне саклап тотарга күнегә. Уеннар балага туган телне яхшы камилләштерүнең төп чарасы булып тора. Уен – нәни шәхесне әдәплелек кагыйдәләренә өйрәтүдә безнең иң тугрылыклы, ышанычлы ярдәмчебез. Чөнки уеннар – бала тормышының аерылгысыз өлеше. Алар, тәрбия чыганагы буларак, баланың төрле яктан үсүенә йогынты ясый. Уеннарда катнашу сабыйның аңын, физик көчен, җыр-биюгә осталыгын, сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә.

Сюжетлы-рольле уеннар да әһәмиятле. Бу – балаларга бер-берсенә хөрмәт, әдәплелек хисен үстерергә ярдәм итә. Шулай ук дидактик уеннарга да зур урын бирелә. “Нәрсә артык?”, “Парын тап”, “Кем баласы”, “Калфак бизәү, комзол бизәү” һ.б. уеннар баланың дөрес фикерләү, уйлап табу сәләтен үстерә. Шөгыльләрне уздырганда физкультминуткалар өчен кызыклы, хәрәкәтле күнекмәләр алабыз.

Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнәләр һәм бик теләп уйныйлар.

Безнең күбрәк уйнаган уеннарыбыз “Мәче һәм тычкан”, “Ябалак”, “Йоклаган песи”, Очты, очты…”, “Аю-бүре”, “Күрсәт әле үскәнем”. Уеннардан балалар уңай тәэсир алалар, шулай ук тел байлыгын арттыралар.

Төркемдә уйнау өчен “Серле капчык”, “Әбием сандыгы”, “Танып бел”, “Мәликә” кебек уеннар алына.

Балаларда әдәплелек, әхлаки яктан камил булып үссеннәр өчен бик еш төрле әңгәмәләр үткәрәбез, мәсәлән, “Без кунакта”, “Безнең гаилә”, “Матур сүз әйт” һ.б.

Ел да балалар белән милли бәйрәмнәр үткәрәбез: Сабантуй, “Карга боткасы”, “Сөмбелә”, “Нәүрүз” бәйрәмнәре балалар өчен күңелле вакыйга һәм ул гомерлеккәхтер сандыгында саклана.

Уеннар аша балаларга милли йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне ирештерсәк, безнең гореф-гадәтләр, йолалар, бәйрәмнәр онытылмас. Шуның белән бергә, уеннар балада иң кирәкле әхлакый сыйфатлар: гаделлек, күмәклек, логик фикерләү, мөстәкыйльлек, җитезлек тәрбияли.