Уеннар аша кызыксынучан, проблемаларны чишәргә сәләтле балалар тәрбиялибез

 № 152

Уеннар аша кызыксынучан, проблемаларны чишәргә сәләтле балалар тәрбиялибез

Венера ГАРИПОВА,

Балык Бистәсе районы Котлы-Бүкәш авылындагы “Дуслык” балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

“Балаларның әйдәп баручы эшчәнлеге – ул уендыр”. Бу канатлы сүзләр һәрбер тәрбиячегә дә мәгълүм. Балага биреләсе яңалык уен аша ныграк, тизрәк үзләштерелә, озаграк исләрендә саклана. Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә уеннан башка белем бирүне күз алдына да китереп булмас иде. Уеннар – эшебездә “ипи белән тозыбыз”.

Балалар өчен уенда бар дөнья ачыла, иҗадилык уяна. Уенсыз акыл эшчәнлеген үстереп булмас иде. Уен – балаларда кызыксынуны уятучы чаткы. Шул чаткы аша белем дөньясына алып кереп китү, аннары мөстәкыйль йөзүгә җибәрү – ата-аналар, педагоглар бурычы.

“Балаларның уены – җәмгыятебезнең көзгесе”, – дигән чех язучысы Юлиус Фучик. Җәмгыять тормышының күпкырлы үзенчәлекләре балалар уенының сюжетында, кагыйдәләрендә, уенда, катнашучыларның аралашу характерында, сөйләмнәрендә чагыла.

Мәктәпкәчә яшьтәге баланың танып-белү мөмкинлекләре чикләнгән, шуңа күрә аның төрле предметларга, күренешләргә карата мөнәсәбәте һәм фикер йөртү рәвеше өлкәннәрнең таләбе, шәхси үрнәге нигезендә төзелә. Әйләнә-тирәлек, бала яши һәм үсә торган шартлар баланың аңына, уй-хисләренә, үз-үзен тотышына йогынты ясый. Бу очракта, юнәлешле, дөрес төзелгән укыту-тәрбия барышының роле турында басым ясап әйтеп китәргә кирәк.

Бакчада балаларның эшчәнлеген төрлеләндерү һәм кызыклы итеп оештыру тәрбиячедән тора. Димәк, тәрбияче уенны өйрәтүче генә түгел, ә аны оештыручы да, алып баручы да, уен барышында кагыйдәләрне белүче һәм үти алырлык партнер да икән. Шөгыльләрдә балаларның уйлау сәләтләрен үстерүче уеннар кулланганда  мин балаларның материалны тизрәк үзләштерүләренә, кызыксыну сәләтләренең артуына инандым.

Укыту-тәрбия барышында кулланыла торган үстерелешле өйрәтү технологияләре, беренче чиратта, тәрбияченең иҗади шәхес булуын таләп итсә, икенче шарт булып, бала белән тәрбияченең уртак эшчәнлеге сыйфаты тора. Бу эшчәнлек исә һәр баланың эмоциональ иминлеген тәэмин итүне, балаларның сәләт һәм һәвәслелеген үстерү өчен барлык шартлар тудыруны, эшчәнлек төрләрен сайлау мөмкинлеген, белем бирүне индивидуальләштерүне дә күздә тота.

Бала күңеле язылмаган ап-ак кәгазь бите кебек. Аны һәр яңа билгесез нәрсә кызыксындыра. Ул һәр көнне үзе өчен ачыш ясый: кулындагы боз кисәге суга әйләнде; кәгазь ертылды, ул кыштырдый да, бөгәрләнә дә икән; суга таш ыргытсаң, ул бата, ә агач су өстендә йөзеп йөри һ. б. Нигә? Ни өчен? Ничек?

Чиксез сораулар һәм күп беләсе килү теләге балаларны күп вакыт уңайсыз хәлгә калдыра. Сорауга җавап эзләп, тастымалны кисеп карый (кулга кайчы алды, моны кулланып карарга кирәк), уенчыкларны сүтә (эчендә ни бар?).

Шуңа күрә олылар тирә-юньне танып белүдә балага булышырга, танып белү өчен шартлар тудырырга тиеш.

Логик фикерләүгә ирешү – бик озак һәм катлаулы процесс. Ул баладан зур акыл эшчәнлеге, предметлар һәм күренешләрнең гомуми һәм аермалы билгеләрен белүне таләп итә.

Баланың логик фикерләвен үстерү – ул баланы чагыштыру, гомумиләштерү, конкретлаштыру кебек логик операцияләрне башкарырга өйрәтү дигән сүз.

Боларга өйрәнгән бала тиешле әйбергә карата игътибарын туплый ала, төгәл, ачык фикер йөртергә өйрәнә, проблеманың төбенә төшенә белә, үзенең хаклыгына башкаларны ышандыра белә. Математик күзаллауда практик эшчәнлекне үзләштерү нәтиҗәсендә балалар объектларның үзлекләрен, үзара бәйләнешен, санны, арифметик эшләү юлларын, зурлыкларны һәм аларның характерлы үзенчәлекләрен, вакыт эчендәге пространствалы бәйләнешләрне, геометрик фигураларның күптөрлелеген танып беләләр. Боларны танып белүне мавыктыргыч, кызыклы һәм җиңел итү максатыннан мин уеннарга бик уңай карашта.

Уен – мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эшчәнлеге. Менә шуңа да нәкъ менә аның аша балаларның фикерләү сәләтен үстерү мөһим диеп таныйм. Фикерләү үстерүнең күп юллары бар. Минем фикеремчә, иң тәэсирлесе – логик-математик уеннар һәм күнегүләр, табышмаклар, башваткычлар. Аларның барысы да баланың интеллектуаль яктан көчле, белемле шәхес булып үсүенә бик нык ярдәм итә. Математика шөгылендә минем балалар менә түбәндәге уеннарны яратып уйный:

“Буталчык” уены

Цифрлар бер-бер артлы тезелә. Балалар күзләрен йомганда бер яки ике цифрның урыннары алмаштырыла. Балалар күзләрен ачкач, тәрбияче үзгәрткән цифрны табып, кире урынына куялар.

“Нинди цифр юк?” уены

Цифрлар тезелә. Бер яки ике цифр алып куела. Уйнаучылар нинди цифр юклыгын гына әйтеп калмыйлар, ә аның кайда торганын, нинди цифр арасында булганын аңлаталар. Мәсәлән 5 саны хәзер 7 һәм 8 арасында тора. Аның урыны 4 һәм 6 арасында булырга тиеш, чөнки биш дүрттән зуррак, ә алтыдан кечерәк.

“Тылсымлы капчык” уены

Капчыкка геометрик фигуралар салына. Балалар, куллары белән капшап, фигураның исемен әйтергә тиеш була.

“Кем күбрәк истә калдыра” уены

Балаларга тактада геометрик фигуралар бирелә. Балалар аларны истә калдыралар, һәм тәрбияче аларны каплый. Балалар истә калган фигураларны әйтәләр яки үзләре алдында тезәләр.

“Геометрик мозайка”, “Артык фигураны тап”, «Пифагор”, «Танграм” уеннарын да эшемдә бик теләп кулланам.

Башваткычлар. Санау таякчыклары турында язмый үтә алмыйм. Аларны куллану математик күзаллауны дөрес һәм тиз формалаштыруда бик зур роль уйный. Алар ярдәмендә геометрик формаларны ныгыту бик җиңел. Бары балаларга төрле формаларны төзеп уйнарга мөмкинлек тудыру кирәк. Шарт буенча балалар гади фигураны катлаулыга яки киресенчә төзи ала. Башваткычлар тибында уйнату мөмкин: 5 санау таякчыгыннан 2 тигез өчпочмак төзү. Яки 7 санау таякчыгыннан ике тигез шакмак. 2 өчпочмак һәм 2 шакмакны 9 таякчыктан төзү. Катлауландыру аша логик фикерләү үстерелә: 9 квадраттан торучы фигурадан 4 таякны алып куеп 5 квадрат калдыру, һ.б.

Табышмаклар, шаян мисаллар, кызыктыргычлы сораулар.

Математик эчтәлектәге табышмклар гади математик мөнәсәбәтләрне күрсәтә (микъдар саны, тирә-юньдә, вакытта ориентлашу).

Шаян мисаллар – шулай ук математик мәгънәдә мисаллар. Тик балаларга аларны ачыктан-ачык математик мисаллар кебек чишәргә түгел, ә тапкырлык, юморны аңлау, зирәклек кебек сыйфатлар кирәк була.

Логик мәсьәләләр һәм күнекмәләр

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга логик күнекмәләрнең мисаллары:

– ике бер төрле рәсемнәрдә аерымлыклар табу;

– ике бер төрле предметлар табу;

– Бирелгән рәсемнәрдә артык предметны табу;

– лабиринт уеннары;

–бирелгән рәтне дәвам иттерү;

– бирелгән сорау буенча буш шакмакны тутыру.

Табышмаклар, мәкаль, әйтемнәр дә баланы уйланырга мәҗбүр итә, аның күзәтүчәнлеген, әйләнә-тирәне танып-белү сәләтен үстерергә ярдәм итә. Төркем бүлмәсендә “Күңелле уеннар” дигән почмакта балалар кызыксынып алып уйный торган уеннар бар. Анда өстәл өсте уеннары, кубиклар, лабиринтлы уеннар, ”Непоседа” журналлары (кроссвордлар, ребуслар) геометрик бизәкләр (буярга), шашка, домино, шахматлар куелган. Бер үк вакытта әти-әниләр белән дә эш алып барабыз. Алар белән балаларның интеллектуаль яктан үстерү темасына әңгәмәләр, дискуссияләр алып барабыз. Бергәләп ”Акыллылар, зирәкләр, җитезләр“ дигән ярышлар үткәрәбез.

Балалар тормышында фикерләү сәләтен үстерә торган уеннарның роле бик зур. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белемне уен аша тизрәк үзләштерәләр, озаграк исләрендә тоталар.

Балалар уенына зур бәя биреп, А.С.Макаренко: “Уен – балалар тормышында бик әһәмиятле чара. Өлкәннәр өчен үзләренең хезмәтләре никадәр мөһим булса, балалар өчен дә аларның уеннары шулкадәр әһәмияткә ия. Бала уенда ничек булса, хезмәте дә шундый була”, – дип әйткән.

Без барыбыз да балачак иленнән. Балачак чорда салынган иҗат һәм белем бөртекләре киләчәк тормышта уңышлы чыгыш алып, яхшы үсентеләр, ә алга таба мул җимеш бирәчәгенә ышанып, баланы дөрес тәрбияләргә тиешбез.