«Уенчыклар иле»ндә кунакта

№ 201

(Кечкенәләр төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыль)

Диана ШӘРИПОВА,

Казандагы 183 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: уенчыклар турында сөйләм телләрен баету: курчак, аю, әтәч, песи, машина, самолет һәм башка сүзләр белән бәйләргә өйрәтү: зур, кечкенә, күп…

Бурычлар:

– хайваннар һәм җәнлекләр итеп ясалган уенчыкларны белергә, аларга хас билгеләрне әйтә белүне ныгыту;

– бәйләнешле сөйләмне үстерү һәм матур әдәбияткә, халык уеннарына мәхәббәт үстерү;

– уенчыкларга сак караш тәрбияләү.

Җиһазлар: интрактив тактада уенчыклар (аю, песи, машиналар, курчаклар, самолет, әтәч).

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Хәерле көн, балалар, хәлләрегез ничек?

Балалар. Хәерле көн! Әйбәт, яхшы.

Тәрбияче. Балалар  бу рәсемдә кайсы ел фасылы сурәтләнгән?

Балалар. Кыш.

Тәрбияче. Әйе, дөрес, безнең хәзер кыш ае. Ә урамда хәзер салкыны, әллә җылымы?

Балалар. Салкын.

Тәрбияче. Әйе, дөрес, балалар, көннәр салкын. Ә без сезнең белән урамда салкын булгач, нинди киемнәр киябез соң?

Балалар. Бияләй, куртка, чалбар, итекләр һ. б.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Ә кайсыгыз белә: кыш көнне табигать нинди төскә керә?

Балалар. Ак төскә.

Тәрбияче. Әйе, дөрес, буран дулый, бар дөнья агара, кар ява.

Тәрбияче. Ә хәзер, әйдәгез, тыңлагыз әле, нәрсә ишетәсез?

Балалар. Буран, җил тавышын.

Тәрбияче. Әйдәгез әле, бергәләп буран, җил тавышын чыгарыйк.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар, афәрин! Ә хәзер  экранга карыйк әле. Кем  икән бу? Йомгак, кар, ак түгәрәк тәлинкә һ.б. (Сингапур методикасы элементының зумин структурасын кулланып, экранда рәсем ачылганнан ачыла, өстәмәләр керә.)

Тәрбияче. Балалар, бу кем икән?

Балалар. Куян.

Тәрбияче. Әйдәгез, куян белән бергәләп матур итеп исәнләшик.

Балалар. Исәнме, куян. (Алдан яздырылган тасмадан экрандагы куян балалар белән исәнләшә.)

Тәрбияче. Куянкай, син кая юл тоттың?

Куян. Ә мин сезне уенчыклар иленә чакырырга килдем. Анда бик матур уенчыклар, алар сезне зарыгып көтә.

Тәрбияче. Рәхмәт, куянкай, безне чакыруыңа. Балалар, барабызмы? Ә нәрсә белән барабыз икән соң?

Куян. Мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын тапсагыз, сез шуның белән барырсыз. (Табышмак әйтелә, балалар җавабын әйтә һәм поезд тавышы астында юлга кузгалалар.)

Тәрбияче. Менә килеп тә җиттек. Абау, күпме матур уенчык! Балалар, уенчыклар нихәтле?

Балалар. Күп.

Тәрбияче. Әйе, алар шундый күп икән биредә. Әйдәгез, шушы уенчыклар янында бераз ял итеп алыйк. Кемгә ничек уңайлы, шулай утырышыйк. Мин сезгә хәзер табышмак әйтәм, ә сез миңа кайсы уенчык турында икәнен әйтерсез.

Әйтегез әле, балалар, бу нинди  уенчык?

Балалар. Әтәч.

Тәрбияче. Әйе, бик дөрес. Әтәч ничек кычкыра? Ничек кычкыра икән безнең әтәч?

Балалар. Ки-кри-күк.

Тәрбияче. Ул безнең нинди төстә? (Төсләрен әйтәләр.) Әтәчнең  нәрсәләре бар?

Балалар. Башы, томшыгы, күзе, кикриге, койрыгы, канаты, тәпиләре.

Тәрбияче. Балалар, ә бу нәрсә икән? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Әйе, монда аю да бар икән. Ул нинди?

Балалар. Зур, йомшак…

Тәрбияче. Аның нәрсәләре бар?

Балалар. Колагы, борыны, күзләре, тәпиләре, башы, койрыгы.

Тәрбияче. Ә безнең аю кайда яши икән соң? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Балалар, аюның безнең белән уйныйсы килә, ахры. Әйдәгез, бергәләп уйнап алабыз.

(«Җиләк җыям, как коям» уены уйнала.)

Тәрбияче. Балалар, бу нәрсә икән?

Балалар. Песи.

Тәрбияче. Песи  безнең нинди?

Балалар. Матур, йомшак….

Тәрбияче. Ул зурмы, әллә кечкенәме?  (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Песи нәрсә ярата?

Балалар. Сөт.

Тәрбияче. Ул ничек кычкыра?

Балалар. Мияу-мияу.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, песи белән дә уйнап аласызмы?

Балалар. Әйе. (Песи, песи, песекәй» уены уйнала.)

Тәрбияче. Ай-һай, «Уенчыклар иле»ндә машиналар да күп икән. Кечкенә машина безнең кайсысы һәм нинди? (Балалар төсләрен аерып әйтәләр.)

Тәрбияче. Ә зур машина кайсысы? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Әйе, бу – зур КамАЗ машинасы. Балалар, КамАЗның нәрсәләре бар?

Балалар. Кузовы яки арбасы, кабинасы, тәгәрмәчләре.

Тәрбияче. Ә бу уенчык ничек атала?

Балалар. Самолёт.

Тәрбияче. Ә, безнең самолёт кайда оча икән соң?

Балалар. Һавада.

Тәрбияче. Әйдәгез әле, без дә самолет кебек очып күрсәтәбез. («Самолетлар» уены уйнала.)

Тәрбияче. Ай-һай, монда курчаклар да күп икән. Балалар, мин сезгә курчакның нәрсәләре бар икәнен әйтәм, ә сез күрсәтегез. (Балалар күрсәтәләр, кабатлыйлар.)

Тәрбияче. Ә безнең курчаклар уйнап арыган. Әйдәгез, аларны җырлап йоклатыйк. (Курчакны йоклату. «Йокла, курчак» җырын (Г.Таһирова сүзләре, М.Мозаффаров көе) җырлыйлар.)

Тәрбияче. Курчакларыбыз йокыга китте, тавышланырга ярамый. Әйдәгез, без аларны тыныч кына бишеккә салабыз.

Тәрбияче. Уенчыклар янында шундый күңелле, тик безгә инде китәргә вакыт. Куянкай, син безгә юлны  күрсәт әле, зинһар. (Куян экраннан юлны әйтеп тора, балалар, тезелешеп, паровоз ясап чыгып китәләр.

Тәрбияче. Менә, балалар, без инде бакчада. Әйдәгез, әңгәмә корыйк әле. Без кайда булдык? Ниләр күрдек? (Йомгаклау өлеше.)