Тылсымлы төшләр

№ 152

(Г.Тукай әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән шөгыль)

Резидә ИСМӘГЫЙЛЕВА, Алсу ӘБДРӘШИТОВА,

Казандагы 83 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячелләре

Максат. Балаларны Габдулла Тукайның иҗаты белән киңрәк таныштыру.

Бурычлар. Г.Тукай әкиятләре аша балаларның сәнгатьле уку культурасын, иҗади сәләтләрен үстерү; ана телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт, үзара дуслык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. Г.Тукай портреты, урман аланы, тирә-юне чәчәкләргә уратып алынган елга буе, чыршы, каен агачлары, проектор, слайдлар, әкиятләр китабы, бишек, курай уен коралы.

Шөгыль  барышы

(Музыка уйный. Әби, залга кереп, урындыкка утыра һәм бәйли башлый. Музыка уйный. Әкрен генә малай кереп баса.)

Әби. Улым, кил әле монда. Син миңа хәерле төн теләргә кердеңме?

Малай. Әйе, әбием.

Әби. Улым, ә синең кулыңда нинди китап?

Малай. Габдулла Тукайның әкиятләр китабы. Әбием миңа берәр әкият укы әле.

Әби. Юк, улым, сиңа йокларга вакыт, иртәгә укырмын.

(Әби малайны караватка яткыра һәм бишек җырын җырлый.)

Бишек җыры

(Г.Тукай сүзләре)

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу,

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып китәр бу.

Йокла, улым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым;

Кичтән йокың кача да,

Еглап үтә көндезең.

(Малай йоклый һәм төш күрә. Курайда «Туган тел» җырының көен уйнап, бер бала килеп керә.)

Малай. Син кем?

Кәрим. Мин – Кәрим.

Малай. Кәрим, син нинди матур, моңлы көй уйнадың?

Кәрим. Бу моңлы көй «Әкиятләр иле»нә ишек ача.

(Малай, торып, курайда уйнаган Кәрим артыннан бара, урманга килеп чыга. Кәрим чыгып китә.)

Малай.

Нинди матур серле урман,

Саф һава, кошлар сайрый.

Ау-ау!!! Бу урманда кем яши?

(Музыка уйный. Залга Шүрәле керә.)

Шүрәле.

Кем анда мине юксына,

Минем тынычлыгымны боза?

Малай. Ай-ай, син кем?

Шүрәле. Мин – Шүрәле, урман сакчысы.

Малай.

Әкияттән чыктыңмы син,

Урманнан киләсеңме?

Әгәр булсаң чын Шүрәле,

Кытыклап кара мине.

Шүрәле.

Әй, батыр егет, кил,

Икәү уйнап алыйк әле.

Малай. Юк, кирәкми, мин бераз торам һәм юлымны дәвам иттерәм.

Шүрәле.

Әкрен генә, урман тынычлыгын бозма,

Җәнлекләрне рәнҗетмә.

Малай. Ярар, рәхмәт, Шүрәле.

(Музыка уйный, Шүрәле чыгып китә. Залга күбәләк керә.)

Малай. Син кем?

Күбәләк. Мин – күбәләк.

Малай.

Нинди матур күбәләк!

Сөйләшик бергәләп.

Күбәләк. Әй батыр егет, син урманда нишлисең?

Малай. Мин урманның матурлыгына сокланып йөрим.

Күбәләк. Ә урман янында матур елга бар. Анда чәчәкләр үсә. Әйдә, батыр егет, елга янына. (Күбәләк, малайны кулыннан тотып, елга янына алып бара.  Ясалма елга, тирәсендә чәчәкләр булып киенгән балалар утыра, аларның уртасында Су анасы.)

Малай. Нинди матур чәчәкләр! Рәхмәт сиңа, Күбәләк.

(Музыка астында Чәчәкләр бии. Су анасы торып баса.)

Малай. Син кем?

Су анасы. Мин – Су анасы. Көзгегә караган кебек суга карыйм, җил тараткан чәчләремне тарыйм.

Әй, батыр егет, төш елгага,

Алтын тарак бирәм сиңа.

Малай.

Юк, кирәкми алтын тарак,

Аннан килә бәхетсезлек миңа.

Су анасы. Әйе, батыр егет, кагылма син кеше әйберенә.

Малай. Рәхмәт сиңа, Су анасы, сау бул!

(Музыка уйный, малай караватына барып ята. Малай уяна.)

Малай. Мин шундый озак йокладым. Әбием, мин төшемдә Тукай әкиятләрен күрдем, Шүрәлене, Күбәләкне, Су анасын очраттым.

Әби.  Әйе, улым, Тукай исән, җыры – күңелләрдә

Яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай килә, моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

(Музыка уйный. Катнашучыларның барысы да, алга чыгып басып, җыр җырлыйлар.)

Тукайга

(М.Разов сүзләре, Б.Булатов көе)

«Туган тел»не яттан сөйләп,

Үсеп җиткәнбез шулай.

Барлык татар балалары

Ярата сине, Тукай.

Кушымта:

Тылсымлы шигырьләреңне

Укыйбыз кабат-кабат.

Балачак хыялларына

Бирәләр алар канат.

Шүрәлеләр яшәгәнгә

Ышанмый кемнәр генә?!

Су анасы әкият сөйли

Серле җәй төннәрендә.