Тукай яши безнең күңелләрдә

№ 119

(Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен Габдулла Тукайның туган көненә багышланган тематик кичә)

Ләйсән ДАУТОВА,

Казандагы 64 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле өлкән тәрбиячесе

Альмира ХӘЙРУЛЛОВА,

Казандагы 64 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе

Кичә барышы

(Зал бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә – Тукай портреты, чәчәкләр. Урман аланы һәм күл күренеше.)

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Хәерле көн, кадерле балалар!

Апрель ае – бөек шагыйребезнең туган ае, шигърият ае. Бүген без татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык.

1 нче бала.

Йөрәкләрне  дәртләндереп,

Тирә-якны ямьгә күмеп,

Шаулап-гөрләп,

Яз килә.

2 нче бала.

Килә язлар, китә язлар,

Һәр ел саен үзгәрелә.

Һәр ел саен Тукай гына

Япь-яшь хәлдә килә безгә.

3 нче бала.

Салкын кышлар үтеп, яз килгәндә,

Җылы якка кошлар кайтканда

Туган көнен синең, бөек Тукай,

Олысы да, кечесе дә итә тантана.

(«Яз җитә» җыры (Фатих Кәрим сүзләре, Җәүдәт Фәйзи көе) башкарыла.)

Кояш көлеп карый безгә,

Күзләр чагыла.

Елгалардан бозлар ага,

Диңгез ягына.

Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар,

Тып, тып, тып, тып итә

Эре, эре тамчылар.

Агачка кунып чыпчыклар

Чыелдашалар.

Яшькелт-кара сыерчыклар,

Җырлашалар.

Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар,

Тып, тып, тып, тып итә

Эре, эре тамчылар.

(«Туган тел» җырының көе яңгырый.)

Алып баручы. Балалар, тыңлагыз әле, нинди матур көй яңгырый. Нинди көй икән бу?

Балалар. Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җыры.

Алып баручы. Дөрес, балалар, бу җырның сүзләрен сөекле шагыйребез ГабдуллаТукай язган.

4 нче бала.

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле,

Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы.

5 нче бала.

Иң  элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе  әбкәм хикәят сөйләгән.

6 нчы бала.

И туган тел! Һәрвакытта, ярдәмең берлән синең,

Кечкенәдән аңлашылган, шатлыгым, кайгым минем.

(Балалар урындыкларга утыра.)

Алып баручы. Габдулла Тукай 26 нчы апрельдә хәзерге Арча районының Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф абый белән Мәмдүдә апа гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе мулла була. Аңа 4 ай булганда – әтисе, 5 яшь тулганда әнисе үлеп китә. Әти-әнисе вафат булгач, кечкенә Тукай бер гаиләдән икенче гаиләгә күчеп тәрбияләнә.

Башта ул бабасы Зиннәтулла гаиләсенә килә. Күп балалы гаиләдә кечкенә Габдулла артык кашык була. Шул сәбәпле, кечкенә Тукайны Казанга озаталар. Анда аны Мөхәммәтвәли абый белән Газизә апа гаиләсенә асрамага алалар. Әмма анда аңа озак яшәргә туры килми, алар авырта башлыйлар.

Ә хәзер «Асрамага бала бирәм, я кем ала?» шигырен тыңлап китик.

7 нче бала.

Кышкы буран. Яфрак-яфрак кар ява,

Зур чанада – ямщик  һәм ятим бала.

Тунга чумган, туңып беткән

Ябык малай – нәни Тукай.

«Асрамага бала бирәм, я кем ала?».

Базар кайный.

Берсе сата, берсе ала.

Бар да товар, бар да сатлык бу дөньяда:

«Асрамага бала бирәм, я кем ала?».

Алып баручы. Тукайны Кырлайга Сәгъди абзый гаиләсенә кайтаралар, ләкин анда аңа озак яшәргә туры килми. Кечкенә Тукайны туганнары Уральск шәһәренә алып китә. Анда ул мәдрәсәгә укырга керә. Тырышып укый, шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр яза башлый. Үзенең шигырьләрендә туган авылын яратуын, сагынуын чагылдыра. Уральскида Тукай рус язучылары Пушкин, Лермонтов иҗаты белән таныша.

(«Туган авылым» (Г.Тукай сүзләре, халык көе) җыры башкарыла.)

Алып баручы. Балалар, сез Г.Тукайның нинди әкиятләрен, шигырьләрен беләсез? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

Алып баручы. Габдулла Тукай үзенең әсәрләре аша балаларны табигатьне, хайваннарны яратырга өнди. Шулай итеп, ул балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә тырыша.

(Балалар Г.Тукайның «Кызыклы шәкерт», «Бала белән күбәләк» шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәтә. Кызлар башкаруында «Чәчәкләр белән» биюе башкарыла.)

Алып баручы. Тукай абыегыз әкиятләр дә язган. Әйдәгез, бергәләп «Су анасы» әкиятеннән бер күренеш карап китик.

(«Су анасы» инсценировкасы тәкъдим ителә.)

(Балалар ярымтүгәрәк ясап  чыгып баса.)

8 нче бала.

Әле укый белмәсәк тә,

«Туган тел»не җырлыйбыз.

«Бу – Тукай абый бүләге,

Иң кирәкле җыр», дибез.

9 нчы бала.

Иң  матур, моңлы  җырларны

Халыкка бирде Тукай.

Моңнары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

Алып баручы.

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне.

Киләчәккә барган  улларыңнан

Ишетәсең «Туган тел»еңне.

(Бәйрәм кичәсе бергәләп «Туган тел» җырын җырлап тәмамлана.)

(Г.Тукайның биографиясе белән таныштырганда, әсәрләрен сөйләгәндә информацион коммуникатив технологияләр, күрсәтмә материаллар кулланылды)