Тукай һәм табигать

№ 123

(Балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендәге рус балаларына Г.Тукай бәйрәменә сценарий)

Резидә ИСЛАМОВА,

Алексеевск бистәсендәге «Бал корты» исемле 6 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

Максат. Балаларны Г.Тукай иҗаты белән якыннанрак таныштыру; бөек шагыйребез әсәрләре аша табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, аның гүзәллеге белән соклану хисләре уяту.

Җиhазлау. Г.Тукай портреты, китапларыннан күргәзмә, компьютер презентациясе, проектор, Г.Тукайның төрле әсәрләреннән рәсемнәр, фотосурәтләр, «Туган авыл» мультфильмы.

(«Тукай маршы» яңгырый, балалар залга үтә.)

Ведущий. Добрый день, дорогие ребята, уважаемые гости! Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар!

(«Туган тел» җырының көе яңгырый.)

Алып баручы. И туган тел, и матур тел… Ребята, как вы думаете из какого стихотворения эти строки? (Ответы детей.) Верно, «Туган тел», его написал великий татарский поэт Габдулла Тукай.

Без бүген татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Туган тел көне – татар булган һәрбер кеше өчен бу көн – зур бәйрәм.

Телсез идек – Тукай безне телле итте,

Җырсыз – Тукай безне җырлы итте.

Ведущий. Когда наступает весна и оживает природа: возвращаются из теплых краев птицы, появляются на деревьях молодые почки – мы отмечаем день рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Габдулла Тукай – народный татарский поэт, национальная гордость татарской литературы.

1 нче бала.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

2нче бала.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт? –

Йә, әйтеп кара? (Яз көне)

(Презентациядә – Г.Тукай тормышына кагылышлы фотосурәтләр.)

Ведущий. Габдулла Тукай родился 26 апреля 1886 года в деревне Кушлавыч. Сложной была судьба Тукая. Когда ему было пять месяцев, умер отец. Позднее мать, оставив трехлетнего мальчика бедной старушке на воспитание, вышла замуж и переехала в другую деревню. Через некоторое время мать взяла малыша к себе, но вскоре умерла, и четырехлетний Габдулла остался круглым сиротой. Так началась горькая жизнь «в людях». Но Тукай рос смышленым старательным ребенком, рано научился писать, читать. За свою короткую жизнь успел написать много стихов, интересных сказок, где воспевал красоту родного края, любовь к народу.

3 нче бала. 

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм песи,

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнең лә бергә йоклый ул.

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

Ведущий. Особое место в творчестве Тукая занимают сказки. В сказках Тукая много чудес и забавных историй. Водяные ведьмы населяют озера, в дремучем бору легко и привольно живет Шурале. Но его герои не омрачают жизнь людей, скорее эти наивные и доверчивые лесные существа, в столкновении с которыми человек всегда выходит победителем.

Мы сегодня с вами побудем в мире стихов и сказок Габдуллы Тукая. Сегодня наши ребята покажут инсценировку  по произведению  Габдуллы Тукая.

«Бала белән Күбәләк» шигырен сәхнәләштерү.

(Ишегалды. Өй, бакча. Өй каршында эскәмия, эскәмиядә песи Мияубикә ята. Ул йоклый. Әтәч тавышы ишетелә. Акбай өреп оясыннан чыга.)

          Акбай. Мияу, хәерле иртә!

Мияубикә. Хәерле иртә, Акбай! Безнең йортта бүген тыныч. Син, әйдә, тор, юын, хуҗаларны карап чык. Ә мин хуҗалыкны барлыйм.

(Малай өйдән чыга.)

Малай. Кайсы мине шулай иртүк уятты? Минем бит йоклыйсым килә.

(Акбай килеп чыга.)

Акбай. Уян, Апуш, кояш чыкты инде. Хәерле иртә!

Малай. Хәерле иртә, Акбай, хәерле иртә, Мияу!

(«Хәерле иртә» җырын башкаралар. Акбай, песи кереп китә.)

Малай. Ә мин болынны әйләнеп кайтам.

(Болында чәчәкләр үсә һәм күбәләкләр оча.)

Күбәләкләр биюе.

(Малай болынга чыга. Ул кулына ятьмә тоткан күбәләкне тотарга тели. Алар куышалар. Бер күбәләк кала.) 

Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

Күбәләк.

Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә, —

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

Малай. Юк, юк мин сиңа тимәм, рәнҗетмәм. Әйдә бергә уйныйбыз.

(Малай һүм күбәләк татар халык биюен башкара.)

Күбәләк. Син бик әйбәт малай, минем дустым бул.

Малай. Мин бик шат. Киттек бергә.

(Ишегалдына кайталар. Акбай, Мияубикә, Бала һәм Күбәләк «Дустым бар» дигән җыр (Л.Хисмәтуллина сүзләре һәм көе) башкаралар.)

1. Уң ягымда дустым бар, дустым бар.

Сул ягымда дустым бар, дустым бар.

Түгәрәк, түгәрәк,

Нинди матур түгәрәк.

2. Уң ягымда дустым бар, дустым бар.

Сул ягымда дустым бар, дустым бар.

Без шатлык таратабыз,

Җырларга яратабыз.

Алып баручы. Рәхмәт сезгә, нәни дусларым.

Ведущий. А теперь я предлагаю с вами поиграть «Кто быстрее отгадает загадку?».

Я маленькая, белая,

Пугливая, несмелая,

Шерсть даю своей хозяйке

На шарфы и на фуфайки. (Показ слайда: овечка «Сказки о козе и баране».)

Бородатый и рогатый

Заберется в огород,

Съест капусту и томаты,

И горошек и укроп. (Показ слайда: коза «Гали и коза».)

Я хозяину служу –

Дом хозяйский сторожу:

Я рычу и громко лаю,

И чужих я прогоняю. (Показ слайда: собачка  – «Забавный ученик».)

Хоть и бархатные лапки

Но зовут меня «Царапкой»,

Мышек ловко я ловлю,

Молоко из блюдца пью. (Показ слайда: кошка – «Киска- озорница».)

Есть у нас такой обычай –

Ходим стаей за добычей,

Прячемся у темной елки,

Кто мы – лисы или волки? (Показ слайда: волки – «Сказки о козе и баране».)

Маленький шарик под лавкой шарит. (Мышь – «Мышь, попавшее в молоко».)

Ведущий. Хотя в детстве маленький Габдулла познал тяготы сиротства, он вырос очень добрым, трудолюбивым и хорошим мальчиком. Габдулла очень любил учиться, стремился много узнать. Он написал много стихов, сказок для детей. Сейчас воспитанники нашего детского сада прочитают стихи великого татарского поэта Г.Тукая.

3 нче бала.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

4 нче бала.

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә.

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

Ведущий. Спасибо, ребята! Г.Тукай в своих стихах воспевает родной край, природу, родной язык. Он призывает детей трудиться, учиться, бережно относиться к животным, птицам, насекомым.

Ребята, сейчас мы с вами посмотрим мультфильм по сказке Г. Тукая «Туган авыл». (Просмотр мультфильма.)

Ведущий. Вот и подошел к концу наш праздник, посвященный дню рождения Г.Тукая. Дорогие дети! Любите и берегите свой родной язык и родную природу!