ТУКАЙ — БЕЗНЕҢ ЙӨРӘКЛӘРДӘ

(Әдәби-музыкаль кичә)

Әлфирә ӘҮҺӘДИЕВА,

Балтач районы Смәел урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат: бөек шагыйребез Г.Тукайга, аның иҗатына карата балаларда горурлык, хөрмәт хисе булдыру, шагыйрьнең шигырьләре ярдәмендә укучыларда игелеклелек, тырышлык, гаделлек кебек сыйфатлар, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

 

Алып баручы: Хәерле көн кадерле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! Без бүген сөекле шагыйребезнең  132 еллыгын билгеләп үтүгә багышланган бәйрәм кичәсенә җыйналдык.

Бер укучы “Бәйрәм бүген” җырын башкара. Калган балалар тыныч кына сәхнәгә чыгып тезеләләр.

1 Тарих бик күп исемнәрне белә,

Бөек исемнәргә дөнья бай.

Сәнгать дөньясында маяк булып,

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

2Чал Иделдә бозлар ташкан чакта,

Килгән чакта җиргә җылы май,

Шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез

Яшәтәбез сине, яшь Тукай.

3Тукай исеме яңгырый һәр тарафта,

Бөек эше безнең күңелдә,

Һәрбер эше, һәрбер әйткән сүзе

Һәрвакытта йөрәк түрендә.

4 Тукай, синең моңлы исем белән

Бөтен үткәнебез бәйләнгән.

Синең сагыш тулы шигырьләрең

Халык җырларына әйләнгән.

Алып баручы: Беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керүгә безне Тукай шигырьләре, җырлары каршы ала. Ул  өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйре.

5 Синең шигырьләрең укыганда

Күз алдыма килә үткәнең.

Кышкы бураннарда тышка чыгып

Керәлмыйча туңып беткәнең.

6Аямаган язмыш бер дә инде,

Йөрткән сине төрле җирләрдә.

Кулдан-кулга күчкән үксез бала

Артык булган һәрбер өйдә дә.

Алып баручы: Әйе, шагырьнең балачагы бик авыр булган. Ул үзенең “Исемдә калганнар” дигән китабында: “Минем атам Мөхәммәтгариф авылыбыз Кушлавычта мулла булмыштыр. Минем туганыма биш ай заман үткәч, атам аз гына вакыт авырып үлгән. Мине Шәрифә исемле бер фәкыйрь карчыкка вакытлыча асрарга биреп, анам Сасна исемле авылның мулласына кияүгә чыккан. Мин бу карчыкта торган вакытта, анам мине үзе янына Саснага алдырырга атлар җибәрткән. Мине бу атлар Саснага алып килгәннәр. Ләкин бу рәхәт озакка бармаган. Минем анам бу муллада күпмедер торгач вафат булган. Әни дә үлгәч, ул мулла мине Өчиле авылындагы бабама кайтарып биргән. Үги әбинең алты күгәрчене арасында мин бер чәүкә булганга, мине еласам юатучы,иркәләним дисәм сөюче, ашыйсы-эчәсем килсә кызганучы булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр” дип искә ала.

7 Елагансың кайчак, ялгыз калгач,

Искә алып газиз әнкәңне.

Теләгәнсең кичен әниеңнең

“Тыныч йокла!” диеп әйткәнен.

8 Табигатьтә үскәнсең син, күреп

Матурлыкның җанга якынын.

Иркен су буйлары, ак каеннар

Кабызгандыр шигъри ялкынын.

9 Киләчәкне күреп бара шагыйрь

Пар атлары күптән җигелгән.

Күчә Тукай яңа мәйданнарга

Халык йөрәгенең түреннән.

“Пар ат” җыры башкарыла.

Алып баручы: Тукай балалар өчен шигырьләр, җырлар, әкиятләр, табышмаклар яза. Ул үзенең әсәрләрендә яшь буынны тырышып эшләргә, акыллы, белемле булырга өнди.

10 Тынма, эшлә, и сабый!

Иртән торгач та язарга,

Дәресең укырга тотын,

Күр, ничек эшли кояш:

Иртә тора, таң аттыра.

Көнозын күктә йөзә һәм

Көн буенча яктыра.

“Эшкә өндәү” шигыре сөйләнә. “Бәхет”мәсәле укыла, нәтиҗә ясала.

Алып баручы: Белем алу – хезмәт ул. Белем алу зур тырышлык, күп көч сорый. Шуңа күрә шагыйрь “Эш беткәч уйнарга ярый”,-ди.

“Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре сәхнәләштерелә.

Алып баручы: Габдулла Тукай хезмәтне бәхет чишмәсе, яшәү шатлыгы ди. Армый-талмый эшләргә, кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнә башларга чакыра.

“Кызыклы шәкерт” шигыренә инсценировка

Алып баручы: Сөекле шагыйребез табигатьне ярата.Туган якның басу-урманнары, елгалары, авыл һәм шәһәрләре аңа якын һәм кадерле.

“Туган авыл” җыры.

Алып баручы: Тукайның күп кенә шигырьләре, җырлары хайваннарны, кошларны яратырга өнди.

“Бала белән күбәләк” җыры башкарыла.

11 Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;
Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.

Җырлагыз сез күңлегезгә Тәңре нәрсә салганын;
Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым.

Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә тимим;
Әллә иркендә торуның кадрене белмимме мин?!

Курыкмагыз — яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам;
Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.

“Карлыгач” җыры.

Алып баручы: Шагыйрь табигать серләрен аңларга ярдәм итә торган шигырьләр дә яза.

“Җир йокысы” шигыре сөйләтелә.

Алып баручы: Габдулла Тукай балаларга багышлап бик кызыклы, мавыктыргыч мәсәлләр дә язган.

“Җил илә кояш”,“Бер гөл” мәсәлләре укыла.

Алып баручы: Сез кояштан үзегезгә үрнәк алыгыз. Кояш үзенең яктысы кайда гына җитсә дә, андагы яхшыларга, яманнарга бертигез яктылык бирәдер, һәм ул шул сәбәптән үзенә рәхәт, бәхет, сәгадәт табадыр, шуның өчен дә аның сурәте һәр җан иясенең күңелендә пыяла стаканга төшкән шәүлә шикелле ялтырыйдыр, һәм һәркем аңар рәхмәт укыйдыр.

12 Тукай агабызның шигырьләре

Балачактан таныш ич безгә.

Шүрәлесе, су анасы белән

Әсир итте безне гомергә.

“Шүрәле” әкиятеуйнала.( “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да” китабыннан)

Былтыр чыгып киткәч гөмбә җыючы кызлар керә. Шүрәлене күреп куркалар.

Шүрәле алардан ярдәм сорый. Кызлар булыша.

Шүрәле: Күрәм, сез бик батыр балалар икән. Рәхмәт сезгә! Минем дә җыйган гөмбәләрем бар иде, бүләк итим әле үзегезгә. Ә сорауларыма җавап бирүчеләргә гөмбәләр күбрәк тияр.

—         ГабдуллаТукайныңтуганавылы ничек атала?

—         «Шүрәле» әсәрендә кайсы авыл табигате тасвирлана?

—         Тукай ничәнчеелдавафатбула?

—         Тукай яшәгән урыннарны беләсезме?

—         Кәҗә белән сарыкның капчыгында ничә бүре башы булган?

—         ГабдуллаТукайныңиңяраткануеныниндибулган?

—         Кечкенә Тукайның кушаматы ничек?

—         Шигырь бәйрәме ни өчен 26нчы апрельдә үткәрелә?

—         Кайсы шигырен яттан беләсез?

Алып баручы: Тукайның әсәрләре гарәп, француз, венгр, инглиз, немец һәм тагын 26 телгә тәрҗемә ителгән. Шагыйрьнең әсәрләре буенча композиторлар «Шүрәле», «Алтын тарак», «Кисекбаш» балетлары иҗат иттеләр. Тукай исеме мәңгеләштерелде. Казанда Тукайга һәйкәл куелган, музее төзелгән.Татар дәүләт филармониясе, Казанда язучылар клубы Тукай исемен йөртә. Республикабызда шагыйрь исемендәге район, урамнар, колхозлар бар. Язучыларга, композиторларга, артистларга, рәссамнарга зур уңышлары өчен Г.Тукай исемендәге премияләр бирелә.

13 “Иң матур, моңлы җырларын

Халыкка бирде Тукай.

Җырлары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай”-ди Әхмәт Ерикәй.

14 “Тукай яшәр, яшәр халкы белән

Безгә хезмәт итеп, җырлашып.

Россиянең бөек семьясында

Көч, гадәт һәм бәхет алмашып”-ди Мөхәммәт Садри.

Укытучы: Әйе, балалар, без Тукаебызны онытмыйбыз. Ул һаман безнең йөрәктә.  Бүген кичәбезгә авылыбызның һәвәскәр шагыйре Фаварис абыегыз Галиев та Тукайга булган хисләрен сезнең белән уртаклашырга дип килде. Рәхим итегез, Фаварис абый! (Чыгышы тыңлана)

Укытучы: Тукайны халык онытмый. Республикабызда Тукай музейлары, аның исемен йөрткән урамнар, колхозлар, совхозлар бар. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге дә бар.

15  Халык моңы-синең моңың булды,

Халык күңеле-синең күңелең.

Ил гомере-халык гомере кебек

Озын булыр шагыйрь, гомерең.

Укытучы: Кичәбез ахырында аның “Туган тел” җырын башкарыйк. Бу җыр бөек шагыйребезгә ихтирамыбыз булып яңгырасын!