Туган як тургае

№ 141

(Балалар шагыйре Х.Халиковның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган кичә үрнәге)

Гөлнара КОРБАНОВА,

Әтнә районы Яңа Шашы төп мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кичә барышы

1 нче алып баручы. Танылган балалар шагыйре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиков 1933 елның 16 гыйнварында Әтнә районы Мамыш авылында туган.

Чембулат җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Арча педагогия училищесында укый. Аннары читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Озак еллар районыбызның Иске Өҗем мәктәбендә укытучы булып эшли.

2 нче алып баручы. Хәкимҗан абый Халиков 1963 елдан Казанда яши: «Ялкын» журналында мәктәпләр бүлеге мөдире, «Яшь ленинчы» газетасында (хәзерге «Сабантуй» журналында) әдәби хезмәткәр, Татарстан язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросы җитәкчесе, «Идел» альманахы мөхәррире, «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналы редакциясе хезмәткәре вазифаларын башкара. 1973 елдан – Язучылар берлеге әгъзасы.

1 нче алып баручы. Шигырьләре башта күмәк җыентыкларда («Яшьлек таңы», «Кайнар хисләр» һ. б.) күренә. 1969 елда кече яшьтәге балалар өчен «Йолдызлар ничәү?» исемле беренче китабы басылып чыга. Аннары шагыйрьнең «Шук бабай» (1970), «Энәбикә» (1973) һ. б. китаплары, шул исәптән күләмле «Иң шатлыклы көнем» (1983) тупланмасы дөнья күрә.

2 нче алып баручы. Казан арты, Әтнә яклары. Ак яклар. Сайлап алып дигәндәй, табигатьнең гүзәл кочагына кереп сыенган, кечкенә генә булса да, балаларын зур кешеләр итеп, канат куеп очырган Мамыш авылы бар бу төбәктә. Җырчы сандугачы – Фираясын, җаны белән самими бала булып кала алган улы – Хәкимҗанын зарыгып көтәдер ул челтер чишмәле авыл.

1 нче алып баручы. Авыл – үзенчәлекле бер дөнья. Авыл – гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, телебезнең сафлыгын саклый торган изге урын. Авыл ул – милли моңнарыбыз чишмәсе. Шагыйрьләребезнең, язучы, җырчыларыбызның барысы да диярлек авылда туып-үсүен искә алсак, шулай әйтергә тулы хакыбыз бар.

2 нче алып баручы. Хәкимҗан абый Халиков – авыл баласы. Инешендә коенып, болыннарда уйнап, хезмәт белән «пешеп» үскән. Шуңадыр, нәкъ җырындагыча яраткан ул туган авылын. Кешеләрне яраткан.

(Бер укучы башкаруында «Мамышым» җыры (Х.Халиков сүзләре, Р.Курамшин көе) яңгырый.)  

1 нче алып баручы. Шагыйрьләрне мин кайчак Күктән Җиргә  җибәрелгән пәйгамбәрләр, илчеләр, гаделлек, пакьлек, сафлык, туганлык җепләрен бәйләү өчен көрәшүчеләр итеп күз алдына китерәм. Шигърият – Галәм, Табигать, Кешенең үзе белән бергә туган илаһи аваз ул. «Матурлык дөньяны коткарыр» дигән тәгъбир бар. Шулай икән, шигърият дөньясы, гомумән, гүзәллек, матурлык, гармония, симметриядән, моңнан тора.

2 нче алып баручы. Балалар өчен язган шагыйрьләр нарасыйлыктан арына алмый икән ул. Туган телнең тирәнлеге, тәме, илһамы, могҗизасы бары тик сабыйлар өчен язылганда гына ачыла.

(Башлангыч сыйныф укучылары Хәкимҗан Халиковның шигырьләрен укый.)

1 нче алып баручы. Безнең алдыбызда – балалар язучысы, якташыбыз Хәкимҗан ага Халиковның берничә дистәдән артык китабы. Барысы да балалар өчен дип язылган, һәммәсе дә балаларга багышланган. Араларында рус телендә басылып чыкканнары да бар.

2 нче алып баручы. Менә алар: «Кайнар хисләр» (1966), «Йолдызлар ничәү?» (1969), «Шук бабай» (1970), «Тынычлык гөле» (1971), «Энәбикә» (1973), «Озын колаклы батыр» (1974), «Октябрятлар шәһәре» (1975), «Эшләпәле дуслар» (1976), «Конфетное дерево» (1977), «Иң шатлыклы көнем» (1983), «Матурмы син?» (1988), «Сакчы күркә» (1997, «Сакаллы малай» (2002) һ. б.

1 нче алып баручы. Хәкимҗан абый авыл табигатен, туган ягы кешеләрен аеруча яраткан. Елга берничә мәртәбә туган авылы – Мамышка кайтып, гадәттә иртәнге өчтә кояш чыкканда табигатькә, елга буйларына чыгып йөргән, язарына «азык»ны да шуннан тапкан, кешеләр белән очрашкан, аралашкан. Һәм болар, билгеле, шигырьләренә  кереп калган.

(Ике укучы Х.Халиковның «Хәким бабай чишмәсе» һәм «Күзен ачтым» дигән шигырьләрен яттан сөйли.)

2 нче укучы. Ул пейзажны матур рәсем итеп кенә күрсәтергә тырышмый. Аның һәр тереклеген, һәр бизәген төсләргә манып бирә:

Кояш нуры – көмеш иләк,

Шул иләктән үтә дә,

Җиргә төшеп, тып-тып итеп,

Яңгыр бии түтәлдә.

Шундый матур итеп бии –

Тимәсен тик күз генә!

Яфраклар кул чаба-чаба

Такмак әйтә үзенә.

1 нче алып баручы. «Хәкимҗанның шигырьләре буш сүзләрдән генә тормый, аларның һәркайсында поэтик фикерләү бар. Һәркайсы үзгә, һәркайсында үзенә бер тәм», – дигән бәясен бирә аның башлангыч чор иҗатына Тәүфикъ  Камалиев.

2 нче алып баручы. Гомеренең шактый елын татар балалары өчен нәшер ителүче «Ялкын» журналы һәм «Яшь ленинчы» газетасында (хәзерге «Сабантуй» журналы) эшләүгә багышлый. Балалар язучысы буларак та, шактый вакыт газетада эшләп киткән кеше буларак та үз итеп: «Үзебезнең Хәкимҗан абый», – дип йөртәләр аны «Сабантуй»лылар.

1 нче алып баручы. «Без Хәкимҗан абый белән шактый еллар бер бүлмәдә кара-каршы утырып эшләдек. Ул – «Яшь ленинчы»ның әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире. Мин – корреспондент. Язучылар дөньясына килеп керүемдә, олы язучылар белән танышып, алар белән аралашып китүемдә Хәкимҗан абыйның да тәэсире булмый калмагандыр. Безнең бүлмәдән язучылар берчакта да өзелмәде. Белмим, үзе шундый булгангамы, әдәбият бүлегенә һәрвакыт талантлы һәм әйбәт кешеләр күбрәк килә иде», – дип искә ала Роберт Миңнуллин.

2 нче алып баручы. Хәкимҗан абыйның китабында нәниләр өчен сөенечле битләр күп. Шагыйрьнең бала күңеленә якын йөгерек телле әсәрләр яза алуы, аның нәниләр мохитендә яши торган халык иҗаты әсәрләрен – балалар фольклорын яхшы белеп, үз әсәрләрен шул халык  традицияләре нигезендә иҗат итүенннән дә киләдер бәлки.

1 нче алып баручы. Бала һәм табигать… Безнең беребез дә үзенең бала чагын туган ягы, аның үзенә генә хас гүзәл табигатеннән башка күз алдына китерә алмыйдыр. Ә балалар табигатьтә игътибарны җәлеп иткән һәр күренешне көндәлек тормыштагы әйберләр белән чагыштырырга ярата. Шагыйрь укучыларның бу үзенчәлеген дә шигырьләрендә оста куллануга ирешкән:

Җем-җем итеп тора үлән,

Энҗегә манган кебек.

Чәчәкләрдән тәмле хуш ис

Тамчылап тамган кебек.

Күккә карыйм, шундый зәңгәр,

Сабынлап юган кебек.

Шатлыгыннан бүген дөнья

Елмаеп торган кебек.

Нәни укучы  шигырьдә чынбарлыкның сурәтен танысын өчен, шагыйрь шигырь язучы гына түгел, рәссам да булырга тиеш икән дип уйлыйсың.

2 нче алып баручы. «Китапларының беренче битен ачу белән, балалар бакчасы һәм класс ишеген ачкан кебек, шау-шулы, җанлы, кызыклы балалар дөньясына килеп керәсең», – дип язган иде аның турында Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт ага Галиев. Бу сүзләрне куәтләп, шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов та: «Кайсы гына китабын алма, Хәкимҗан абый балаларның үзе булып көйли, үзе булып сөйли… Шуларның барысын да укыганда бер рәхәтлек туа: ул да булса – «Кояшлы көн!» – дигән иде.”

1 нче алып баручы. Ә кояш нуры безнең күңелләребезне иркәли, бар җиһанны җылыта. Шуңа да инде балаларның һәрвакыт шат, эчкерсез булуы бәлки Хәкимҗан абый язган шигырләрендәге кояш нурларының гүя бер чагылышыдыр. Мөгаен, шулайдыр. Югыйсә, аның шигырьләре башка телләргә тәрҗемә ителмәс иде. Без аның «Коньки» («Гөлинә») шигырен кытай, инглиз телендә укый алабыз. «Иң шатлыклы көнем», «Яулык чигә Рабига», «Конструктор мин» кебек шигырьләренең – төрекмән, «Төнге урманда», «Кояшлы яңгыр»ның – башкорт, «Кояш алган»ның удмурт һ.б. телләрдә басылуы шул турыда сөйли.

2 нче алып баручы. «Шигырьгә төреп бирелгән үгет-нәсихәт, әйбәтлеккә өндәү, дөньяны танып-белүгә ярдәм итү – шагыйрьнең төп кредосы. Мәктәп тормышын, балалар дөньясын иң яхшы белүче, аларның дөньяларын иң нык аңлаучы шагыйрьләребезнең берсе дә ул», – ди Роберт абый Миңнуллин.

1 нче алып баручы. «Балалар өчен иҗат итеп карамаган язучы бик сирәктер. Ләкин бу төр әдәбиятның  югары таләпләре күпләр арасыннан бик азларны гына сайлап ала һәм шундыйларның берсе – Хәкимҗан Халиков», – ди  Камил абый Кәримов.

2 нче алып баручы. Балалар өчен иҗат иткән һәр әдип халкыбызның киләчәген хәстәрли. Хәкимҗан ага Халиков «коеп куйган» балалар шагыйре генә түгел, әгәр шулай әйтергә яраса, укытучы-шагыйрь, тәрбияче-шагыйрь, методист-шагыйрь. Аның «Зиһен ачкычлары» дигән китабы да шуны раслый шикелле.

1 нче алып баручы. Хәкимҗан ага гомере буе үз профессиясенә тугрылыклы калган хәлдә иҗат итте, балалар күңеленә үтеп керә белде. Аның балалар күңеле кебек ап-ак, нәзәкатьле, самими шигырьләре нәниләрне куандыра, аларның керсез күңелләренә пакълек иңдерә.

Шагыйрьнең әсәрләре балалар дөньясында үзе бер вакыйга булды, балалар ансамбльләренең иң яратып җырлаган җырларына әверелде.

«Өч кыз» җыры (Х.Халиков шигыре, Ә.Хәйретдинов көе) тыңлана.)

2 нче алып баручы. Язучыга иң олы бүләк – аның китабы дөнья күрү.

Яңа китап – яңа дус. Хәкимҗан аганың шигырьләрендә ниндидер үзенчәлек, җиңелчә юмор да бар. Һәр юлны, һәрбер сүзне бергә тезеп бәйләп торучы нечкә җепне шагыйрь күңеле аша үткәрә. Бу – аның һәрбер шигъри әсәре өчен  хас күренеш.

1 нче алып баручы. Шагыйрь Зөлфәт: «Кулымнан килсә, «Татарстанның балалар язучысы» дигән орденны гамәлгә кертеп, шуны балаларның тугры дусты Х.Халиковның түшенә тагар идем. Чөнки аның яшәеш мәгънәсе, гомер шигаре – «Иң яхшысы – балаларга!» – дигән. Бәлки бу сүзләрдә хаклык бардыр.

2 нче алып баручы. Ул балалар әдәбиятына игътибар җитмәүгә борчылып яши. Үзе дә вакытында тиешле бәясен ала алмыйча китте бугай. Дан даулап йөрүчеләрдән булмады: сабыр, тыйнак, кече күңелле шәхес иде.

1 нче алып баручы. Хәкимҗан ага Халиковның педагогик, әдәби эшчәнлеге иң ахыргы булып калырга тиеш түгел. Аны ныклап өйрәнәсе, бәһалисе, исемен мәңгеләштерәсе иде.

(«Тик туган җирдә генә»җыры (Х.Халиков шигыре, Х.Вәлиуллин көе) башкарыла.)