Туган ягым – Балтачым

(Мәктәпкә әзерлек төркемендәгеләр өчен танып-белү чарасы)

Фәридә ХАФИЗОВА,

Балтачтагы 5 нче балалар бакчасының югары квалификац тәрбиячесе

Максат:  балаларга туган телдә үзара һәм өлкәннәр белән бай, эчтәлекле аралашу барышында Балтач бистәсе турында белемнәрен арттыру  өчен шартлар тудыру.

Бурычлар: 

– гаилә әгъзаларының атамаларын, милләт исемнәрен  искә төшерү, гомумиләштерүче сүзләрне  куллана белү күнекмәләрен  ныгыту. Балтач тормышы, бистәнең матур табигать  урыннары турында күзаллау формалаштыру;

– вак кул моторикасын ныгыту. Хәтерне, уйлау сәләтләрен, игътибарлыкны үстерү;

– туган яклары белән горурлану хисен уяту. Табигатькә карата мәхәббәт, сак караш  тәрбияләү. Якыннарга, олыларга карата ихтирамлы , хөрмәтле караш тәрбияләү.

Җиһазлау: милли киемнәрдә курчаклар (6 данә – татар, удмурт, рус); «Тылсымлы шакмак» уены, предметлы рәсемнәр (район башлыгы, чишмә, сыр һәм май, оекбаш һәм бияләй, йорт, көрәшчеләр, милли киемдә кешеләр ( татар, удмурт, рус һ.б.) сурәтләре.

ИКТ: TeachTouch интерактив комплексы, матур табигать урыннарына багышланган презентация.

Интегральләштерү:  танып белү, сөйләм, сәнгати-эстетик, физик үсеш.

Сүзлек эше: гаилә әгъзалары, мәдәният йорты, батырлар аллеясы, милләт.

Алдан үткәрелгән эш: Балтач турында альбом карау, шигырьләр белән танышу. Әңгәмәләр үткәрү. Салкын чишмәгә экскурсия. «Балтач табигате» темасына рәсем бәйгесе.

Кичә барышы

  1. Оештыру өлеше

(Залга тәрбияче артыннан балалар керә. Тәрбияче түгәрәк ясарга тәкъдим итә.)

Тәрбияче.

Түгәрәк ясап басыйк,

Бер-беребезгщ елмайыйк!

Кәефләр күтәрелде –

Уен башланып китте!

Хәерле иртә, балалар!

(Балалар исәнләшә.)

Тәрбияче. Кунаклар белән дә исәнләшик!

Балалар. Исәнмесез, кунак абый-апалар!

Тәрбияче. Утырыгыз!

  1. II. «Рәсемне җый» уены

Тәрбияче. Кунакка барганда күчтәнәч алып килү – борын-борыннан килгән күркәм гадәт. Ишеткәнегез бармы? Мин дә сезгә кечкенә сюрпризлар әзерләдем. Матур рәсемнәр алып килдем. (Өстәл янына килеп.)

– Нәрсә булган? Таралып беткән бит. Сезнең ярдәм кирәк. Булышасызмы? Урындыклар артында билгеләр бар: аю һәм балта. Балта рәсеме булган балалар бу өстәл янына килә. Аю рәсеме төшерелгәннәр – икенче өстәл янына. (Балалар, өстәлләр янына килеп, таралган рәсемнәрне җыялар. Кирәкле ярдәм күрсәтелә.)

– Нинди срәтләр килеп чыкты?

Балалар. Балтач районының символикасы – герб һәм флаг. Алтын төсле аю көмеш балта тоткан.

Тәрбияче. Бик дөрес. Рәхмәт. Сез кайда торасыз? Ә сез Балтачны беләсезме? Балтач турында нәрсә сөйли аласыз? (Балалар җавап бирә.)

III. Презентация белән эш

(Балалар Балтачның истәлекле  табигать урыннарын танып әйтәләр: Кара күл,  Салкын чишмә, Шушма елгасы, Сабантуй паркы.)

Тәрбияче. Сезнең бу урыннарда булганыгыз бармы?

– Сезгә алар ошыймы? Ни өчен ошый? Һәрвакыт шулай матур калсын өчен без нишләргә тиеш?

– Мин килешәм: матурлык сакланып калсын өчен аны без сакларга тиеш!

  1. «Курчакның киеменнән танып әйт!»

Тәрбияче. Безнең бакчада балалар үзара бик тату. Балтачның төрле милләт кешеләре дә дус, тату яши.

Ә безнең Балтачта нинди милләт кешеләре яши? Безнең алдыбызда курчаклар. Аларның нинди милләттән булуын әйтегез. Ә ни өчен алай дипуйлыйсыз? (Балалар удмурт, татар, рус милләтенең киемнәрен кигән курчакларны күзәтәләр, сорауларга җавап бирәләр.)

Тәрбияче. Ә сез үзегезнең милләтегезне беләсезме? (Балалар җаваплары.)

Тәрбияче. Мин дә татар. Һәр милләтнең үз теле бар. Безнең туган телебез – татар теле.

Бездә кунакта – курчагыбыз Гөлбикә. Аның, безгә кушылып, бармак уенын уйныйсы килә.

  1. V. «Гаилә» дигән бармак уены

Бу бармак – бабай,

Бу бармак – әби.

Бабай белән әби

Күзлек киеп гәҗит укый.

Бу бармак – әти.

Ул эштә эшли.

Бу бармак – әни.

Ул чәчен тарый, матурлый.

Бабай, әби, әти, әни

Йорт төзи.Ул йортта бәби яши.

Гаилә рәсеме белән эш

Тәрбияче. Балалар, ә безгә туган телебезне кайда өйрәтәләр? Дөрес, өйдә.

(Слайд күрсәтелә.) Ә кем өйдә туган телдә сөйләшә? Рәсемгә карагыз. Кемнәр бу?

Балалар. Әби, бабай, әти, әни, кыз, малай.

Тәрбияче. Кыз малайдан зуррак булса, кем була? Ә кечерәк булса? Малай кыздан олырак булса? Ә яшьрәк булса? Бер сүз белән бу кешеләрне ничек атыйбыз? Кем була алар? Ә сез якыннарыгызга ничек итеп ягымлы эндәшәсез?

Балалар. Әнием, матурым, әбекәй һ.б.

VII. «Тылсымлы шакмак» дигән хәрәкәтле уен («Самавыр», «Миңлебай», «Түбәтәй»,  «Аю  бабай урманында», «Йөзек салыш», «Ак калач»)

Тәрбияче. Безнең әби-бабайлар туган телләрендә хәрәкәтле уеннар уйнаган. Безне дә өйрәткәннәр. Әйдәгез без «Тылсымлы шакмак» белән уйнап алыйк. Шакмакта төрле уеннар билгеләнгән. Шакмакны тәгәрәтәбез – нинди билге була, шул уенны уйныйбыз. Сөйләштекме?

Тәрбияче. Килегез бирегә. Шакмак атучыны санамыш белән сайлыйк.

(Уен сайлана. Тиешле атрибутлардан файдаланып, уен дәвам ителә.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз. Рәхмәт! (Балалар урындыкларга барып утыралар.)

VIII. «Әкият төзибез» уен-күнегүе

Тәрбияче. Ә сезгә әниләрегез, әбиләрегез өйдә әкиятләр сөйлиме? Нинди әкиятләр беләсез? (Балаларның җаваплары.)

Тәрбияче. Ә сезнең үзегезнең әкият төзеп карыйсыгыз килмиме? Сезнең урындыкларыгызның сул ягындагы кесәләрдә рзсемнәр бар. Аларны алыгыз. Мин әкиятне башлап җибәрәм, ә сез дәвам итәрсез. Рәсемнәр сезгә булышыр. Башлыйк!

Тәрбияче (хикәяне башлап китә). Татарстанның бик гүзәл бер җирендә Балтач бистәсе урнашкан. (Рәсемнәргә карап, балалар тәрбияче ярдәме белән  хикәяне дәвам иттерә.)

Балалар. Аның халкы чиста сулы чишмәләреннән су эчкән.  Бу гүзәл җирнең башлыгы – Рамил абый булган. Аңа Айдар абый булышкан. Балтачта татарлар, руслар, удмуртлар, чувашлар һ.б. яшәгән. Алар үзара бик тату булган. Балтачлылар бик күп һәнәрләр белгән. Алар сыерлар, сарыклар караган. Сыр, май ясый белгәннәр. Йортлар төзегәннәр. Әбиләре, әниләре оекбаш, бияләйләр бәйләгән. Егетләре бик батыр булган. Кызлары матур итеп җырлаганнар… (Әкият сөйләнелә, рәсемнәр магнит тактага беркетелеп барыла.)

Тәрбияче. Бик матур әкият килеп чыкты. Әкият тә түгел, чынбарлык бу. Балтачта төрле милләт кешеләре тату-дус яши, үз телләрендә сөйли, аралаша, китаплар укый.

Рефлексия

Тәрбияче. Сез дә бик тату-дус яшисез икән. Барлык биремнәрне тиз үтәдегез. Миңа бик ошады. Ә сезгә нәрсә ошады, нәрсә истә калды? Кемгә сөйлисез? (Балаларның җаваплары.)

Тәрбияче. Ә хезер кунаклар белән саубуллашыйк, төркем бүлмәсенә кайтыйк.