Туган ягым агачлары

№ 155 

(VI – VII сыйныф укучылары өчен биологик кичә)

Гүзәл ПАУТОВА,

Әтнә районының Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп   мәктәбенең  югары квалификация категорияле биология укытучысы

Максат:

– агачларның күптөрлелеген, әһәмиятен ачу, тере организмнар арасындагы катлаулы бәйләнешләрне төшендерү;

– танып-белү активлыкларын, кызыксынучанлыкларын, мөстәкыйльлекләрен үстерү;

– экологик, эстетик, патриотик яктан тәрбия бирү.

Бурычлар:

– укучыларның агачлар турында белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту;

– экологик үзаң, патриотлык хисе, гражданлык җаваплылыгы формалаштыру;

– туган як табигатенең матурлыгын күрә, саклый белергә өйрәтү;

– иҗади яктан үстерү.

Чара формасы: уен-ярыш.

Метод: эзләнүле-тикшеренүле.

Методик алымнар: әңгәмә, сорауларга җавап, демонстрация.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, видеопрезентация, гербарий материаллары, агачлар сурәтләнгән рәсемнәр, И.Шишкинның «Нарат урманында» картинасы, шагыйрьләребезнең шигырь җыентыклары.

Зал бизәлеше: тукталышлар исеме язылган плакат эленә, ак каен агачы рәсеме куела, аңа магнит белән сораулы яфраклар беркетелә. Балларны укытучы яфраклар рәвешендә таратыр өчен алдан әзерләп куя. Уен ахырында җиңүче команданы ачыклаганда җыелган яфраклар санала.

Катнашучы командалар алдан  ук исем, девиз уйлап килә.

Кичә барышы

Укытучы. Бүгенге уен-сәяхәтебездә ике команда катнашачак, алар белемгә, зирәклеккә көч сынашачак. (Командаларга сүз бирелә. Үзләре белән таныштыралар, исем, девиз әйтелә.)

Халыкта: «Ир кеше үз гомерендә өч эшне эшләргә тиеш» дигән әйтем йөри. Өй салырга, малай үстерергә…

Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, тагын өченче эштә нишләргә тиеш булыр икән? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

Укытучы. Ни өчен нәкъ менә агач утыртырга тиеш дип саныйсыз? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

Укытучы. Бик күп агачлар тупланып үскән экологик система ничек аталыр икән?

Укучылар. Урман.

Укытучы. Әлбәттә, урман. Без сезнең белән бүген районыбызда урнашкан нинди урманга барачакбыз?

Укучылар. Каенсар урманына.

Укытучы. Безнең уен сәяхәтебез берничә тукталыштан торыр. (Презентациягә күзәтү.)

1. Кагыйдәләр тукталышы.

2. Урман пәһлеваннары тукталышы.

3. Серле каен тукталышы.

4. Эзләнү-тикшеренү тукталышы.

1 нче тукталыш. Кагыйдәләр тукталышы.

Укытучы. Урманга барганчы, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп узыйк әле. Сезгә текст бирелә, сез тексттагы укучылар нинди кагыйдәләрне бозганнар, шуларны табып , хаталарын дөресләп әйтеп чыгарсыз.

(Текст икегә бүленә, яртысын бер команда укып чыга, хатасын дөресли. Каршы як команда текстның калган өлешен дөресли. Укытучы тарафыннан, агач яфраклары рәвешендә, баллар бирелә.

Каенсарга сәяхәт

Соңгы атнада Каенсар урманына бару турында гына сөйләштек. Класс җитәкчебез авыру сәбәпле, урманга үзебез генә барырга булдык. Сумкаларга кирәкле азык-төлек запасы салдык, компас алдык, магнитофонны да онытмадык.

Магнитофоннан агылган көчле музыка астында, без, урманга  аяк бастык. Көннәр эссе, коры торса да, урманда эсселек сизелмәде. Таныш юл безне каенлыкка илтте. Юлда безгә еш кына төрле гөмбәләр очрады: ак гөмбә, каен гөмбәсе. Гаяз гөмбәләрнең төбеннән йолкыды, Разил аларны аяклары белән типкәләде. Калганнарыбыз, танымаган барлык гөмбәләрне дә таяк белән бәргәләдек.

Юл ардырды. Ял итәргә карар кылдык. Тиз арада агач ботакларын сындырып, учак ягып җибәрдек. Тимер савытта чәй кайнаттык, консервларны тәмләп ашагач, юлга кузгалдык. Учактагы күмерләр безне күз кысып озатып калды. Полиэтилен пакетларны, консерв банкаларын ташлап калдырдык. Гаяз: «Микроблар аларны таркатып бетерә, артыгыздан җыештырып тормасагыз да була», – диде. Бу сүз безгә җитә калды. Шатланып, Гаязга иярдек.

Юл кырыендарак куаклыкта ниндидер кош оясы таптык. Зәңгәрсу йомыркаларны тотып карарга булдык, алар җылы иделәр. Без аларны кире  ояга куйдык.

Кояш офыктан югарырак күтәрелә башлады. Көн эсселәнгәннән-эсселәнә барды.

Урманда без керпе баласы таптык, аны үзебез белән алырга булдык. «Мәктәптәге «Тере почмак»ка җибәрергә кирәк булыр», – диде Гаяз.

Урманда кырмыска оясына да тап булдык. Разил безгә кырмыска кислотасын ничек табуларын күрсәтергә булды. Ул агач ботагын сындырып алды да кырмыска оясына кадады. Ул тирәнгәрәк ботакны кадаган саен кырмыскалар күбрәк чабыша башлады.

Күктә болытлар куера башлады, җил чыкты, күк күкрәде, яшен яшьнәде. Шактый көчле итеп яңгыр яуарга тотынды. Без ялгыз басып торган имәнгә кадәр чаптык һәм аның астына качтык.

Яңгыр туктауга юлыбызны дәвам иттердек.

Болын һәм урман чәчәкләрен көлтәсе белән җыеп, без, көлешә-көлешә авылга кайтып кердек. Сәяхәтебез бик күңелле үтте.

Җавап.

Урманда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре.(текстан чыгып)

  1. Көчле музыка уйнатырга ярамый, хайваннар куркырга мөмкин.
  2. Гөмбәләрне төбеннән йолкып алырга, типкәләргә ярамый. Танымаган гөмбәләргә дә тияргә, типкәләргә ярамый. Алар белән башка хайваннар да туклана, күп кенә бөҗәк личинкалары анда яши. Агач һәм гөмбә арасындагы симбиоз мөнәсәбәтләр бозыла.
  3. Учак өчен  агач ботакларын сындырырга ярамый, ә корыган үлән, агач ботакларын җыярга кирәк.
  4. Җылы, коры һавада урманда учак ягу тыела.
  5. Полиэтилен, консерва банкаларын калдырмаска кирәк, чөнки ул микроорганизмнар тарафыннан начар җимерелә ( политэтилен тулысынча 220 елдан соң җимерелә) һәм металл банклар (100 елдан соң җимерелә).
  6. Учакны сүндергәндә өстенә туфрак ташларга яки януны тулысынча туктатканчы су сибәргә  кирәк.
  7. Кош ояларындагы йомыркаларга тияргә ярамый, кош ояны ташлап китәргә мөмкин.

8. Урманнан җәнлекләрне һәм кош-кортларны өйгә алып кайтырга ярамый – алар һәлак булачак.

9. Кырмыска  оясына таяк тыгарга ярамый — бу катлаулы экосистемада үзара мөнәсәбәтләр бозыла.

10. Яшеннән агачлар астына качарга ярамый — аңа яшен уты эләгергә мөмкин.

12. Болын һәм урман чәчәкләрен күпләп өзәргә ярамый: өзелгән чәчәкләрнең гомере озын түгел. Алар арасында Кызыл китапка кергән үсемлекләр дә булырга мөмкин, аларны бөтенләй өзү тыела.

Релаксация

Укытучы. Күзләрне йомдык, уйларыбыз белән урманга барып кайтыйк әле. Үзегезне урманда итеп хис итегез. (Кош тавышлары белән музыка куела.). Урманда ниләр күрдегез? Сез үзегезне ничек хис иттегез? (Җаваплар тыңлана.)

Укытучы. Урман дигәч, иң беренче агачлар күз алдына килеп баса. Әйдәгез әле, шулар турында сөйләшеп алыйк.

2 нче тукталыш. Урман пәһлеваннары тукталышы.

(Тактадагы агач яфраклары астына сораулар языла. Укучылар, чиратлашыш, шул сорауларга җаваплар бирә. Дөрес җавап бирелсә, яфраклар командага кала. Уен ахырында командалардагы яфраклар саны санала.)

1. Кышка ылысын коеп бетерүче агач. Ылыслары йомшак, күркәләре җәенке, түгәрәк. (Артыш)

2. Латинчадан тәрҗемә иткәндә бу агач «кыя» дигәнне аңлата. Аның тамырлары чыршыныкыннан 12 тапкырга озынрак, орлыклары 22 – 23 айда өлгерә. Ылыслары 2 – 3 ел яши. Яктылык ярата. (Нарат)

3. Ылыслары 5 – 7 елдан алышына, аннан иң яхшы Амати, Страдивари скрипкалары ясыйлар. Үзагачыннан кәгазь, ясалма ефәк алалар. (Чыршы)

4. 2000 ел яшәүче агач. Көчне гәүдәләндерә. Аның ботакларыннан ясалган венок белән кыю сугышчыларны бүләкләгәннәр. Борынгы славяннар аны сихри көчкэ ия дип санаганнар, яшен алласы Перун белән бәйләгәннәр. (Имән)

5. Кәүсәсе ак, составында төс бирүче бетулин дигән матдә бар. Агачның  кәүсәсе һәрвакыт салкынча. Аннан чаңгылар ясыйлар. (Каен)

6. Үзагачында «сөтле сыекча» бар, ул каучуклы. Яфрагына корткычлар тими. Бу агачның «елавы» – яңгырга. Канада флагында да аның яфрагы урнашкан. (Өрәңге)

7. Яфраклары йөрәк формасында. Орлыкларында канатчыклар бар. Зур агач чәчәк ату чорында 12 кг га кадәр бал бирә. (Юкә)

8. Үзагачы бик йомшак, тиз чери, 80 – 100 ел гына яши. Яфрагы гына тугел, көзен ботаклары да коела. Яфрак ярганчы, чәчәк ата. Яфраклары җилгә аеруча сизгер. (Усак)

9. Елга ярларын ишелүдән нинди агач саклый? Бик тә сыгылмалы, йомшак үзагачлы агач. Аннан бишекләр ясыйлар, кәрзиннәр үрәләр. (Тал)

10. Нинди агачлардан кисмәк ясыйлар? (Имән)

11. Бу агачның анасы мамык кою аркасында күп кешеләрдә аллергия авыруын китереп чыгара. (Тополь)

12. Бу агач өч тапкыр матур була. Язын чәчәк атканда, көзен җимеш биргәндә, кышын карабүрекләр җимешенә килгәндә. Җимешләре шикәр авыруына каршы чара буларак файдаланыла. (Миләш)

13. Бу шигырьне кайсы Бөек шагыйребез иҗат иткән. Шигырьдә нинди агач турында сүз бара?

Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;

Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сахра сап-сары.

Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм каен;

Хәстә төсле, арта сары төс алар да көн саен.

Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар:

Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган …. бар. (Г.Тукай. Чыршы)

14. Чыршы ни өчен башка агачлар кебек саргаймый? (Яфрак урынына ылыслары бар, авызчыклар саны аз, балавыз сыман матдә – кутикула белән капланган.)

15. Бу шигырьне кайсы  шагыйребез иҗат иткән. Шигырьдә нинди агач турында сүз бара.

Сезгә эндәшми, мин кемгә

Эндәшим ,…?

Җитте минем дә, сезнең күк,

Картайдым дияр көннәр. (С.Хәким. Минем таныш өянкеләр)

16. Картина ничек атала, аны кайсы якташ рәссамыбыз иҗат иткән. (И.Шишкин. нарат урманында иртә.) https://zen.yandex.ru/media/pictures/sekrety-kartiny-utro-v-sosnovom-lesu-shishkina-5c1d2f2c773fc300ab6f5f38.

17. Агачларны өйрәнүче фән ничек атала? (Дендрология. Грекчадан тәрҗемә иткәндә агач һәм тәгълимат дигән сүзләрдән ясалган.)

18. Урманда адашсаң,төньякны һәм көньякны агачлар ярдәмендә ничек аерып була? (Төньякта ботаклар азрак урнаша, көньякта – күбрәк. Мүкләр, лишайниклар агач кайрысының төньягында шулай ук күбрәк урнаша. Кырмыска оясы агачның көньягыннан урнаша.)

3 нче тукталыш. «Серле каен» тукталышы.

Укытучы. Өченче тукталышыбызга килеп тә җиттек. Каен Россиянең символ агачы булып санала. Ни өчен каен агачы? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

Укучылар. Каен – Россиядә киң таралган агач, аның 40 лап төре билгеле. Күпләр аның матурлыгына соклана, шагыйрьләр шигырләр иҗат иткәннәр. (Искә төшереп үтү. Х.Туфан «Ак каен», Р.Миңнуллин «Каеннарны сеңел сана», З.Ярмәки «Ак каен», С.Есенин «Белая берёза» һ. б.)

Каен – бик юмарт агач. Аның бөреләреннән, кайрысыннан, яфракларыннан дарулар ясыйлар. Ул – барлык авырулардан дәва. Каен агачыннан өй кирәк-яраклары: тәлинкәләр, кашыклар эшлиләр. Борынгы Русьта XI – XV гасырларда каен тузына патшалар указларын язганнар. Археологлар бүгенге көндә дә ул грамоталарны Новгород шәһәре тирәсендә табалар. Каен агачыннан йортлар салганнар, ботакларыннан ясалган чыралар өйләрне яктырткан, мунчага да каен себеркеләре белән барганнар. Шулай ук каен утыны яхшы ягулык булып тора.

Каен ул, славян динендә, чисталык, пакьлек белән тәңгәлләштерелә. Славяннар юлиан календаре буенча (1492 елдан 1699 елга кадәр) Яңа елны 1 нче сентябрьдә бәйрәм иткәннәр. Каен тирәли әйлән-бәйлән оештырганнар. Бездә шул бәйрәмдә катнашып алыйк әле. (Рус халык җыры «Во поле березка стояла» куела. Укучылар белән күмәк әйлән-бәйлән оештырыла. (1 – 2 минут.)

1700 елдан Петр I указы нигезендә Яңа елны 1 гыйнварда бәйрәм итә башлыйлар. Каен агачы урынына чыршы белән бәйрәм итү дә кертелә.

4 нче тукталыш. Эзләнү-тикшеренү тукталышы.

Укытучы. Дүртенче тукталышыбызга килеп тә җиттек. Бу тукталышыбыз «Эзләнү-тикшеренү тукталышы» дип атала.

(Ике командага да каен яфрагы бирелә, яфракка морфологик характеристика бирәләр.) (ТДИ биреме)

  1. Яфрак саплы яки сапсызмы?
  2. Яфракның сеңерчәләнүе нинди?
  3. Яфрак җәймәсе нинди формада?
  4. Яфрак кырыйлары ничек кискәләнгән?

https://bio-oge.sdamgia.ru/problem?id=413

Нәтиҗә ясау.

Укытучы. Урманнан әйләнеп кайтыр вакытыбыз да җитте. Без бик күп биремнәр башкардык. Әлбәттә, кыенлыклар да булды. Шулай да дус, бердәм булу, зирәклек сезгә  аларны җиңәргә булышты. Күпме яфракка ия булдыгыз икән, санагыз әле. (Җиңүче команда билгеләнә.)

Рефлексия

Укытучы.

– Сезгә урманда ошадымы?

– Кайсы тукталышта сезгә күңелле булды?

– Кайсы биремнәр сезгә авыр бирелде?

– Сезнең алда сары, кызыл, яшел яфраклар ята. Алар буенча үзебезнең эшчәнлегебезне бәялибез.

Кызыл яфракларны – авыр җавап бирдем;

сары яфракларны – кайбер биремнәрдә кыенлыклар булды;

яшел яфракларны биремнәрне җиңел, дөрес башкардым, диючеләр сайлап, тактадагы агачка магнит белән ябыштыра.

(Кичә, укучылар башкаруында «Тик туган җирдә генә» дигән җыр (Х.Халиков сүзләре, Х.Вәлиуллин көе) белән төгәлләнә.)