Туган ягы кирәк кешегә

№ 94

Туган ягы кирәк кешегә

(Сыйныф сәгате)

Гөлназ МӘССАРОВА,

Чирмешән районы Түбән Кәминкә төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы

Презентация

Максат. Туган җирнең якынлыгын, гүзәллеген аңлый белү хисләрен камилләштерү. Авылларның җир йөзеннән юкка чыгуына юл куймау, үстерергә омтылу. Сөйләм телен үстерү,сүзлек байлыгын арттыру. Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау. Проектор, конверт, пазл рәвешендә киселгән рәсемнәр, сүзләр итеп киселгән Г.Тукайның «Авыл» шигыре, бәяләү өчен рәсемнәр.

Сыйныф сәгате барышы

Укытучы. Хәерле көн, укучылар, кадерле кунакларыбыз! Кәефләрегез ничек? Бүгенге кояшлы салкын, матур көндә кәефләр бик әйбәт булырга тиеш. Шулаймы? Әйдәгез, бер-беребезгә хәерле көннәр теләп, бүгенге сыйныф сәгатебезне башлап җибәрик.

Хәерле көн тели безгә кояш!

Хәерле көн диеп карлар эндәшә!

Хәерле көн телик, дуслар!

Дусларыма шулай мин дәшәм!

(1 нче слайд) (Укучылар бер-берсенә карап елмаеп сәламлиләр.)

Без сезнең белән бүген төркемнәрдә эшләячәкбез. Шуңа төркемләп утырдык.

– Укучылар, әйдәгез проекторда сурәтләнгән рәсемгә күз салыйк әле. Анда нәрсә сурәтләнгән? (2нче слайд)

– Авыл.

– Әйе, авыл. Бу сүз безнең барыбызга да якын. Шулаймы? Әйдәгез, күзләребезне йомып, берничә секундка гына булса да, үзебезгә таныш авылга кайтып килик әле. Сез уйнап йөргән урам, җәйге кызу көннәрдә чумып-чумып коенган су буйлары, кызарып пешкән җиләкле аланнары… Сезнең барыгыз да – авыл балалары, килешәсезме? (Укучыларның фикере тыңлана.)

– Чөнки безнең Чирмешән – район үзәге булса да, зур гына авыл. Районыбызда булган нинди авылларны беләсез? (Укучыларның җавабы тынлана.)

– Дөрес, булдырдыгыз, афәрин! Авылларыбыз турында күпме шагыйрь шигырь язган, композиторларыбыз көйләр чыгарган. Безнең үз авылларыбызга багышланган җырларны ишеткәнебез, җырлаганыбыз бар. Әйдәгез әле, укучылар, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның авыл турындагы бер шигырен төзеп укыйк.

     (Ике төркемгә дә вак кәгазьләрдә  шигыри сүзләр язылган конвертлар бирелә. Укучылар шул шигыри юлларны төзергә тиеш. Кайсы төркем беренче төзеп бетерер икән? 2 минут вакыт бирелә.)

– Бергәләп тактадан карап шигъри юлларыбызны карыйк (3нче слайд) һәм дәвамын укыйк. (Укучы укый.) Булдырдыгыз. Димәк, сез шагыйрьләребезнең шигырьләре белән таныш. Афәрин.

– Укучылар, әйдәгез, бераз фикерләшеп алыйк әле. (4 нче слайд. Авыллар күренеше.) Менә бу рәсемнәргә карыйк, Сезнең башка авылларда, башка районнарда булганыгыз бардыр. Авыллар бар җирдә дә төзек, матурмы? Нинди күренешләргә тап булганыгыз бар? Тасвирлап бирегез әле. (Укучылар җавабы тыңлана.)

– Әйдәгез әле, укучылар, авылларның бүгенге халәтен күзалдына китерик. Авылларның урамнары матур, өйләр күркәм, һәр өйгә зәңгәр ягулык тоташтырылган, су өйгә кертелгән. Кыскасы барлык уңайлыклар да бар. (Укучылар белән әңгәмә.)

Ә бит авыллар арасында төрлеләре бар. Кайбер авылларда ташландык өйләр, асфальт түшәлмәгән юллар бар.

– Укучылар, сезнең белән тагын бер эш эшләп алыйк әле. Мин төркемнәргә конвертлар өләшәм. Анда авыл күренеше бирелгән. Тик аларны кисәкләргә бүлгәннәр. Сез рәсемне җыеп, шул рәсемгә аңлатма бирергә тиеш буласыз. Әйдәгез эшне башладык. (5 – 6 нчы слайдлар. Пазллар буенча рәсемне төзергә. Ике төркемгә ике төрле рәсем бирелә.)

– Эшне төгәлләдек. Инде фикерләрегезне тыңлыйк. (Укучыларның аңлатмасы, фикерләре тыңлана.)

–Укучылар, әйтегез әле, авылларны яшәтү өчен нинди алымнар кулланырга кирәк? Авылларны үстерү өчен ниләр эшләргә кирәк? Кеше санын арттырырга кирәкме? Халык саны арткач нәрсәләр кирәк? Эш табарга кирәк, шулаймы? Авылларыбыз гөрләп торсын өчен аның табигате нинди булырга тиеш? (7 нче слайд. Укучылар фикере белән чагыштыру, өстәлмәләр кертү.)

– Бүгенге сыйныф сәгатен йомгаклап, укучылар, сез авылны яшәтү өчен ниләр эшләрсез икән?

– Бүгенге очрашудан нинди кирәкле мәгълүматлар алдыгыз? (Алган белемнәрне ныгыту.)

– Киләчәктә уку йортларын тәмамлап авылларга кайтып, аларны яшәртүдә сез дә үз өлешегезне кертерсез диеп ышанам. Кешене һәрвакыт туган ягы, туган авылы чакырып тора. Җир кешесе бары туган авылында гына җанына тынгылык таба.

—                     Без авылыбызның юллары асфальт булмаса да, кайбер йорт урыннарында кычыткан үссә дә туган авылыбызны яратырга,  Туган авылыбызны үз эченә алган районыбызны  һәм дә үз республикабыз – Татарстаныбызны яратырга тиешбез. Һәм без яратабыз.

Сыйныф сәгатен туган ягына мәхәббәте чиксез булган шагыйребез Фәнис Яруллинның «Туган ягы кирәк кешегә» дип аталган шигыре белән тәмамлыйсым килә. Әлеге шигырьдә туган якның кадере, кирәклеге ныграк чагыла. (8 нче слайд. Укучы укый.)

Туган ягы кирәк кешегә

Читтә йөргән чакта сагындырып,

Керер өчен төнлә төшенә.

Зәңгәр таңлы,биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

Зур уңышлар яулап,заманалар

Матур бәя бирсә эшенә, –

Шатлыкларын ишеттерер өчен

Туган ягы кирәк кешегә.

Йөри-йөри күңеле тупасланса,

Тузан кунса яшьлек хисенә, –

Бер сафланып килер өчен тагын

Туган ягы кирәк кешегә.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә, –

Мәхәббәтле ,ямьле,мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.