Туган телне hәм гореф-гадәтләрне саклауда гаиләнең роле

Ләйлә ВӘЛИӘХМӘТОВА,

Азнакайдагы «Росинка» балалар бакчасының татар hәм рус телләренә өйрәтүче тәрбиячесе

Балык сусыз яши алмаган шикелле, кеше дә телсез яши алмый. Шуңа күрә тормышта, гаиләдә, мәктәптә, балалар бакчасында иң мөhиме- тел өйрәнү. Заманча әти-әниләр еш кына шундый сорау бирә: «Балаларга туган телне өйрәнү hәм белү нигә кирәк?». «Татар теле кирәкми, – диләр алар. –Чөнки ул бернинди практик файда китерми. Нигә өйрәнергә, әгәр ул югары уку йортына түгел, колледжларга керергә дә ярдәм итмәгәч». Мондый сүзләрне заманча яшьләрдән генә түгел, өлкән яшьтәге әби-бабайлардан да ишетү бик авыр.

Тумыштан сукыр кешегә күкнең зәнгәрлеген, үләннең яшеллеген, диңгезнең киңлеген аңлатуы авыр булган кебек, тормышта да сүз белән аңлата алалмаслык нәрсәләр була. Без аларны җан hәм йөрәк белән сизәбез. Без әти-әниебезне, үзебезнең балаларны ни өчен яратабыз? Берни өчен дә түгел! Алар – безнең якыннарыбыз, туганнарыбыз. Ә үз телебезне ничек атыйбыз? Дөрес, туган тел!

Бүген сүз татар теле турында гына бармый. Сүз милләтне, халыкны, гореф-гадәтләрне саклап калу турында бара, чөнки туган тел – белемне hәм тормыш тәҗрибәсен саклаучы. Телдә безнең тарихыбыз. Аңарда акыл, хис-тойгыларыбыз, күп гасырлар, еллар буена кичергәннәребез, тормыш тәҗрибәсе, акылыбыз тупланган.

Тагын бер фактны билгеләп үтмичә булмый: татар теленең структурасын, системасын, эчтәлеген яхшы белү чит телләрне өйрәнгәндә кирәкле база булып тора. Инглиз телен генэ алып карыйк, (шәхсән мин үземнән чыгып әйтәм) бу телне өйрәнгәндә, татар баласына [ә], [ү], [җ], [ң], [w], [къ], [гъ] авазларын әйтү авырлык тудырмый. Димәк, туган телне белү чит телләрне өйрәнүдә ярдәм итә.

Үз телеңне белмәү караңгыда бару белән бер. Ә кеше юлы, без беләбез, эскәмияле, шома, туры юл түгел… Гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз аша элек-электән балага, хезмәткә, мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт белән караш, ипи белән җирне зурлау кебек хисләр тәрбияләнгән. Гаиләнең үзәге булып дәү әни торган. Ул кешелеклелек, нәфислек, ягымлылык идеалы булган. Өлкән кешеләр әйткән ырымнардан балалар курка торган булганнар. Чисталыкка, үз әйбереңне теләсә-кая куймаска, тәртипкә өйрәнеп үскәннәр. Ә хәзер нәрсә? Балага кычкырып, әллә нинди сүзләр әйтеп, үзебезчә «тәрбияләп» маташабыз. Мондый мөгәлләмәдә бала нинди тәрбия алсын сон? Киресенчә, дорфа,үссүзле, тәртипсез булып кына үсә. Үзебезнең тәртипкә,яшәешкә күз салырга кирәк миңа калса. Үзебез балаларга гаиләдә үрнәк булырга тиешбез.

Татар телен, милли традицияләрне саклау, үстерү иң беренче чиратта гаиләдән башлана. Бу процесста гаиләнең төп бурычы- балаларда туган телдә сөйләшү теләген тудыру. Әгәр дә гаиләдә саф татар телен сөйләшергә кимсенмиләр икән, димәк балалар да бу телдә горурлык белән сөйләшәчәкләр. Киләчәк буынга өмет бар дигән сүз. Менә мин үземнең гаиләдән чыгып әйтәсем килә. Без гаиләдә ике ул тәрбияләп үстерәбез. Зур улым күбрәк русча сөйләшә, өйдә аралашу татарча булса да. Миңа калса аңа күбрәк тирә-як, дуслары йогынтысы күбрәк булгандыр дип уйлыйм. Ә кечкенәсен мин туу белән татарча җырлар тыңлатып, татар мөхитендә тәрбияләдем. Аерма бар,бала гел татарча мультфильмнар карый, теле туган телебез татар телендә ачылды. Туган тел өчен, киләчәк өчен кайгыру ассызыклап әйтәм, гаиләнең бурычы, әти-әнинең бурычы икәненә төшендем. балалар – әти-әниләрнең көзгесе, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул.