Туган телем – татлы телем

№ 92

(Татар теле һәм әдәбияты атналыгына багышланган кичә)

Гөлнур КАСЫЙМОВА,

Казандагы 98 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– туган телебезгә карата балаларда кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү;

– матур әдәбиятыбызга, милләтебезгә карата мәхәббәт һәм хөрмәт уяту;

– бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: экран, компьютер, аудиоязмалар, видеоязмалар.

(Зал бәйрәмчә итеп бизәлә. Плакатларга туган телебез турындагы мәкальләр язып эленә.)

1 нче алып баручы.

Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? – Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Алып баручы. Әйе, чыннан да, бүген бездә зур бәйрәм. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм килгән кунаклар! «Туган телем- татлы телем» дигән кичәбезне ачык дип белдерәбез!

2 нче алып баручы. Добрый день, уважаемые учителя, ученики, гости! Мероприятие, под названием «Родной язык – сладкий язык» объявляется открытым.

1 нче алып баручы. Тугач та газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлар тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!

2 нче алып баручы.

И нет у нас иного достоянья,

Умейте же беречь!

Хоть в меру сил, в дни злобы и страданья,

Наш дар бессмертный-речь!

1 нче алып баручы.

Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

2 нче алып баручы. Ничто на свете не связано с человеком так прочно как язык. Нет на свете лучше средства общения. Чем лучше ты владеешь родным языком, а также другими языками, тем больше шансов в нашем современном мире добиться успехов!

1 нче алып баручы. Әйе, чыннан да, туган телем – татлы телем! Һәркем өчен газиз һәм кадерле булган бу сүзләрне бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Тел – ананың балага биргән иң кадерле бүләге. “Әни”, “әти, “әби”, “бабай сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Без кадерле әниләребездән бишек җырларын тыңлап үсәбез, яраткан шагыйрьләрбезнең матур-матур шигырьләрен өйрәнеп рухланабыз.

Бишек җырлары да баланың теле ачылуда, зиһенен уятуда зур тәрбияви чара булып торган.

(Укучылар Габдулла Тукайның “Бишек җыруы”н башкара.)

1 нче укучы.

Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел- иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма

Туган телне онытма!

1 нче алып баручы. Безгә туган телебезнең матурлыгын иң беренче булып әниләребез җиткергән. Әниләргә багышланган җыр тыңласак, без аның мәгънәсенә тирәнрәк төшенербез. (“Әнкәйнең догалары” ќыры (Роберт Миңнуллин сүзләре, Илгиз Закиров көе) башкарыла.)

2 нче алып баручы. Шагыйрьләребез һәм язучыларыбыз туган телебезнең кадерен белергә, аны сакларга өндәп матур әсәрләр иќат итәләр, мәкаләләр язалар. Мәсәлән, Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов: “Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе – аның теле. Халык үзенең телен, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән” – дигән.

1 нче алып баручы. Әхмәт Ерикәй “Ике канат” дигән шигырендә болай ди:

Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге юл тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

2 нче укучы Наҗар Нәҗминең “Татар теле” дигән шигырен сөйли.

Халкың кебек уңган да син,

Хезмәттә син көне-төне.

Ир-егетләреңдәй дәртле,

Гайрәтле син, татар теле.

2 нче алып баручы. Ә Хәсән Туфан үзенең «Туган тел» дигән шигырендә болай ди:

Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

Кем аркылы, ничек белдем мин?

Бишектә үк мине өйрәтүчем,

Туган телем – бәгърем, син ул, син!

(Татар халык Биюе башкарыла.)

1 нче алып баручы. (Слайдта «Без татарлар» тапшыруыннан репортаж)

Һәр халык өчен туган тел – иң кадерле, иң куәтле, иң моңлы, иң назлы тел. Казахлар өчен – казах, белоруслар өчен – белорус, марилар өчен – мари, әрмәннәр өчен әрмән теле. Ләкин синең туган телеңдә башка милләт кешесенең сөйләшүен ишетү нинди зур шатлык!

2 нче алып баручы. Для каждого народа свой родной язык дорог. А вот если человек из другой нации разговаривает на твоем родном языке, как это хорошо. А давайте, послушаем. (Айвазян Вера, Азизова ханым, Холиков Нурмөхәммәт)

(Экранда төрле милләт кешеләре төшерелгән фотолар књрсәтелә. Чыгыш ясаучы укучылар башта үз туган телләрендә шигырьләр сөйлиләр)

Айвазян Вера:

– Туган тел дип әйтүгә, бөек шагыйребез Габдулла Тукай язган шигырь юллары искә төшә.

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Минем туган телем әрмән теле. Татар телен өйрәнү дә минем өчен зур дәрәҗә булып тора. Ул рус һәм инглиз телләрен өйрәнергә һич тә комачауламый.

Телләрне яхшы белгән кеше милләтләр белән горурлана һәм аларны хөрмәт итә. Мин, әлбәттә, гомер буе үземнең туган телемне һәм башка телләрне саклармын!

Когда я говорю о родном языке, мне вспоминается стихотворение великого поэта Габдуллы Тукая «Туган тел».

О язык родной, певучий, о родительская речь!

Что еще на свете знал я, что сумел я уберечь!

Мой родной язык армянский язык. Но изучать татарский язык для меня очень большая честь. Изучение татарского языка нам не мешает изучению русского и английского языков. Человек, который хорошо знает языки, будет уважать и гордится национальностями. Я, конечно, всю свою жизнь буду охранять и беречь свой родной и другии языки.

Азизова ханым:

– Минем туган телем азербайҗан. Татар телен бик яратып өйрәнәм. Хәзер сезгә Йолдыз Шәрапованың “Кабак” шигырен тәкъдим итәм.

Холиков Нурмөхәммәт:

– Мин үзем таджик. Ләкин татар телен бик теләп өйрәнәм.

Торсак та без төрле җирләрдә,

Без яшибез татар илендә.

Сөйләшәбез төрле телләрдә,

Аңлашабыз дуслык телендә.

(IV сыйныф укучылары Кәрия-Зәкәрия дигән татар халык ќырын башкара)

1 нче алып баручы.                               

Без – татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без – татарлар!

Татар исемен без

Иң-иң озак йөрткән бер халык!

Без – татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре.

Без – татарлар!

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде!

Без – татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Без – татарлар!

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән берләшеп.

(I сыйныф укучылары туган тел турында шигырьләр сөйли.)

1 нче алып баручы. Әйе, чыннан да, һәр халыкның үз туган теле, аның мәдәнияте, милли юлы, милли йөзе, тарихы бар. Һәркем үз туган телен яратырга, кадерләргә, хөрмәт итәргә һәм аның белән горурланырга тиеш!

2 нче алып баручы. У каждого народа есть свой язык, своя культура, национальная дорога, национальное лицо и история. Каждый должен любить, беречь, уважать свой язык и гордится им!

1 нче алып баручы.

Халкым бер тумыш көндә дә

Тукаен онытмады:

Без – “Туган тел”дән туганнар,

Без – Тукай оныклары!

Хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Татар теле һәм әдәбияты атналыгын ачык дип белдерәбез. Сезне төрле конкурсларда катнашырга чакырабыз! Уңышлар телибез Сезгә!

2 нче алып баручы. Уважаемые учителя, ученики, гости! Неделя татарского языка и литературы объявляется открытым! Призываем Вас участвовать во всех конкурсах! Успехов Вам! А сейчась мы с вами вместе споем песню великого поэта Габдуллы Тукая “Туган тел!”