Туган тел сагында торучы шагыйрә

Гөлнара САФИНА,

Казандагы 137 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язучыны үз халкы тудыра. Ул аны үстерә, аңа канатлар бирә, очышын борчылып һәм куанып күзәтә – зур әдипләре булган халыклар, үз чиратында канатлы һәм мәңгелек. Безнең татар халкы үтә үзенчәлекле язмышлы, фаҗигале тарихы, даими үткәне, яңарышка юл тоткан бүгенгесе һәм киләчәгенә өмете булган бер халык. Безнең көннәрдә исә аның гали рухын, әле дә яшеренеп яткан биниһая көчен, мөмкинлекләрен күрсәтер өчен җан көзгесе булган язучыларыбыз бигрәк тә кирәк. Шөкер, алар бар. Йолдыз Шәрәпова – шуларның берсе. Бу язмамда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш исемендәге әдәби премия иясе Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова-Шәрәпова турында сөйләргә җыенам.

Гаҗәп хәл: кешенең иң тирән кичерешләрен, тормыш турындагы уйлануларын бөтен тулылыгы белән, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп тасвирлый алучы язучылар күп очракта авылда туып, чишмә челтерәвен, кошлар тавышын тыңлап үсәләр. Ни өчендер, нәкъ менә авыл баласы хисчәнрәк була. Табигать белән кешенең бербөтен булып яшәвеннәндер ул, мөгаен. Табигать баласын кояш назлы нурлары белән иркәли, иртәнге җил тәненә сафлык иңдерә, ә кичләрен меңләгән кошның моңлы тавышы аңа бишек җыры көйли. Шуңа да авылдан чыккан язучылар, шагыйрьләр гади халыкның тормышын да, хис — кичерешләрен дә зур осталык белән сурәтлиләр. Шундый язучылар арасында шагыйрә  Йолдыз Шәрәпова да бар. Мин, һич икеләнмичә, аны үземнең иң яраткан шагыйрәм дип атый алам.

Й.Шәрәпованың шигырьләре укучыларны җәлеп итә, сүз сөреше ялыктырмый, киресенчә, һаман саен уйны шигъриятенә юнәлтә. Моның шулай икәненә “Тәмле сүзләр” исемле китабы белән танышып чыккач кабат инанасың. Әйе, дөньяда тәмле сүзләр бар икән шул. Китап белән танышып, андагы шигырьләрне укып чыккач, сез дә моңа ышанырсыз. Китапның беренче битләре “Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр”, дигән эпиграф белән ачылып китә. Гомумән, әлеге җыентыкка Йолдыз ханымның телебез, динебез, гореф-гадәтләребезгә багышланган шигырьләре тупланып бирелгән. Йолдыз Шәрәпова – балалар күңеленә хуш килгән уналтылап китап авторы. Ул – әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган каләм иясе. Ә минем сезгә аның шушы “Тәмле сүзләр” исемле китабын анализлап китәсем килә. Дәү әнисенең: “Алтыным!”, “Җимешем!”, “Балакаем!” – дигән бал кебек тәмле сүзләре мәктәп яшендәге балага “биш”ле билгесе алып кайтырга булыша икән …

Аның балалар психологиясен нечкә тоеп, дөньяны тану-кабул итүдә бала аңындагы индивидуаль үзенчәлекләрне аңлап-белеп, үз күңеле аша уздырып, йөгерек тел белән язган шигырьләрендә юмор да, гыйбрәт тә, моңсулык та табигый рәвештә бергә үрелеп бара. Мәсәлән, моны түбәндәге шигыре белән исбатлый алам:

Мин синең чәчеңнән тарттым,

Яратып кына, уйнап.

Елап өеңә йөгердең,

Әни орышты чынлап.

Шаярып кына кар аттым,

Их сине, их елакны,

Мин шаярдым, әти чынлап

Борды минем колакны.

Бүген сиңа чәчәк бирдем

Һәм куркып йөрим менә.

Бәлки, кабат әләкләрсең

Син мине әниеңә?! (“Әләкче”)

Шагыйрә 2002 елда республика журналистларының “Бәллүр каләм” бүләгенә, ә 2004 елда балалар әдәбиятындагы хезмәтләре һәм “Колаклы коймаклар” китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләгенә лаек булды. Иң зур бүләге – халык мәхәббәте. Россия Федерациясенең барлык өлкәләрендә яшәүче татар халкы аның китапларын яратып укый.

“Йолдыз – күңеле, фикер йөртүе белән чын балалар шагыйре. Аңа балаларча уйлый белү, хыяллана белү, моңсулана белү хас. Шуңа күрә дә шигырьләре табигый, балаларның үзләренчә килеп чыга. Ул балалар арасына бик тиз керә белә, шигырьләрендә балалар тормышына гына хас вакыйгалар, сөйләшүләр, бәхәсләр тудыра”, – дип язды шагыйрь Роберт Миңнуллин.

“Китапханәдәге бәхәс” шигыре – укучыларны уйландыра торган шигырьләрнең берсе. Менә хикмәт: китапханә шүрлегендә ике китап бәхәсләшә. Берсе – ялтырап торган каты тышлы китап. Икенчесе – таплы, битләре теткәләнеп беткән диярлек. Яңа, матур, төсле, укылмаган мактанчык китап иске китаптан көлә, буялып, ертылып беткәнен мәсхәрәли. Күп укылудан таушалган китап аңа бик акыллы, зирәк сүзләр белән җавап бирә:

Тапсыз, укылмаган китап

Мактанып туялмаган.

Үзен никтер башкалардан

Өстен диеп уйлаган.

Ә менә мин нинди матур,

Булмасам да өр — яңа –

Таушалган китап кызганып

Караган шулчак аңа.

– Әйе, мин шактый таушалдым,

Бөгәрләндем, тапландым,

Ләкин мине яраталар.

Укыйлар, дип шатландым.

Дөрестән дә, күңелгә үтеп керә торган кызыклы китаплар таушала да, туза да. Алар укучылар өчен кадерлерәк була. Ә менә “Китаплар шатлыгы” шигырендә шагыйрә болай ди:

Китаплар да бик ярата

Үзләрен яратканны.

Яратмыйлар, тузан җыеп,

Киштәләрдә ятканны.

Китаплар бик әдәпле –

Бигрәк матур гадәтле:

Рәхмәт әйтү җаен да

Алар яхшы беләләр –

Үзләрен яратканнарга

Бик күп белем бирәләр.

Кеше тормышында аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан, соңгы сулышына кадәр янәшә. Кеше дөньяга аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә “балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Ана теле бар матурлыгы, нәфислеге белән бала җанына сеңгән. Һәр кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Йолдыз Шәрәпованың күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә балалар күңеленә барып җитә аладыр. Һәр кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала.

Шагыйрә туган тел, татар теле турында бик күп һәм бик мәгънәле, тәрбия ягыннан әһәмиятле шигырьләре белән балалар күңеленә, ягъни безнең күңелләргә үтеп керерлек итеп иҗат иткән. Без телебез ачылгач та: “И туган тел, и матур тел!” – дип җырлыйбыз. Бу җырда чиксез тирән мәгънә, туган телгә мәхәббәт һәм хөрмәт яңгырый. “Тылсымлы туган тел” шигырендә дә, шагыйрә, Г.Тукайның  “Туган тел” шигырен җырлап матур гөл үстерүен тасвирлап язган.

Бик шатлыклы көнем бүген –

Чәчәк аткан яран гөлем.

Сулар сипкән идем җырлап

Тукайның мин “Туган тел” ен.

Ә бит илебездә татар булып үзенең туган телен белмәгән балалар да бик күп. Йолдыз ханым аларны да читләтеп үтмәгән. Юмор белән, матур итеп “Этләр өйрәтер” дигән шигырен язган:

Татар исемле бу этләр

Урысча аңламыйлар.

Урысча дәшкән малайны

Дуска санамыйлар,

Борынын яламыйлар.

Урысча дәшеп малайлар,

Беләм, юкка маташа,

Дуслашырга теләсәләр,

Туры киләчәк аларга

Өйрәнергә татарча.

Шулай ук бу темага “Сизгер бакалар” дигән шигыре дә бар. Кыз бала яшел күлмәген киеп, бакалар телен өйрәнергә дип күл буена төшә. Әмма күпме генә тыңласа да, алар телен аңлый алмый. Бу бакалар бер тел дә белми дип, үпкәләп кайтып китә.

Кайтып әбигә сөйләдем,

– Дөрес эшләгәннәр, – ди, –

Туган телен белмәүчегә

Серне чишмәгәннәр, – ди.

Әллә, чынлап та, бакалар

Миннән көлделәр микән?

Татарча белмәгәнемне

Кайдан белделәр икән?

Йолдыз Шәрәпова шигъри әкиятләрен дә туган телгә багышлап яза.  “Тәмле сүзләр” китабында аның ике әкияти әсәре бар: “Телсез Актәпи сабагы” һәм “Туган телен яратмаган малай турында әкият”. Шигырьләрне укый торгач, Актәпи исемле нәни көчекнең ни өчен телсез булуы турында да белеп, аның хәленең мөшкеллеген дә аңлап була. Китап  “Туган телен белми торган малай турында кечкенә әкият” белән тәмамлана. Бу шигъри әкиятләрендә балаларга татар телен белү, үз телеңне яратырга кирәклеген шагыйрә бик матур итеп, үтемле итеп язган.

Һич исеңнән чыгарма,

Һәркайда һәрчак бел:

Әни шикелле шәфкатьле

Була бары Туган тел!

Ачык йөзле, искиткеч хыялый һәм киң күңелле чын татар шагыйрәсе бит ул – Йолдыз Шәрәпова. Ул язган шигырьләрне укыган саен, тәрбиялелекне чагылдырган хисләрне күрәбез, сизәбез, тоябыз, чөнки ул –биш бала анасы.

Йолдыз Шәрәпованың күп кенә шигырьләренә композиторлар көйләр дә язган. Һәм аның “Тылсымлы туган тел” исемле шигыре (Н.Яхина көй язган) “Балачак җыры” бәйгесенең беренчесендә, биш җыр җиңүчесе арасына керә. Бу җырга бик күп клиплар да эшләнелгән.

Туган телебезгә нәни һәйкәл булган әлеге каты тышлы, рәсемле-бизәкле, тәмле сүзләр белән тулышкан бу китап һәр баланың юлдашы булсын иде, дигән теләктә калам. Әйе, дөрестән дә, Йолдыз – туган тел сагында торучы шагыйрә ул.