Туган тел дәресләрендә укучыларның уку грамоталылыгын формалаштыру алымнары

 

(Мастер-класс)

Алсу СУРОВА,

Чистайдагы 2 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләрем! Сезне барыгызны да мастер-классымда күрүемә бик шатмын. Мастер-классым күңелләрегезгә тирәнрәк үтеп керсен өчен, без аны курай моңы астында эшләрбез.

«Фән ул – диңгез: чум да рәхәтләнеп, энҗе-мәрҗәннәр эзлә», – дигән күренекле татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани.

Без, һәрбер дәрестә укучылар белән тел дигән дәрьяга чумып, энҗе-мәрҗәннәр эзлибез, алар ярдәмендә сүз байлыгыбызны арттырабыз, белемнәребезне ныгытабыз.

Яңартылган федераль белем бирү стандарты таләпләре буенча хәзерге вакытта белем бирү оешмаларында функциональ грамоталылыкны үстерү – иң актуаль темаларның берсе. Уку грамоталылыгын формалаштыру – аның бер тармагы булып тора. Үземнең темамны да шуны истә тотып билгеләдем.

Белем бирүнең нинди генә өлкәсен алсак та, беренче чиратта, аңлап уку, укылган тексттан кирәкле мәгълүматны аера белү сәләте кирәк. Төп максатларымның берсе – укучыларның уку грамоталылыгын формалаштыру, алган белемнәрен тормышта дөрес итеп  кулланырга өйрәтү.

Мастер-классымның темасы: «Туган тел дәресендә укучыларның уку грамоталылыгын формалаштыру алымнары».

Максат: укучыларда аңлап укуга кызыксыну уяту.

Минем фикеремчә, белемле һәм тәрбияле шәхес кенә тормышта үз урынын таба алачак. Шуларны истә тотып, мин түбәндәге бурычларны куйдым:

– укучыларны үз фикерләрен татар телендә дөрес һәм матур итеп әйтеп белергә өйрәтү;

– укучыларның аңлап уку күнекмәсен булдыру;

– хезмәттәшлек нигезендә төрле яклап камил, иҗади үсешкә сәләтле, компетентлы, тормышка әзер шәхес тәрбияләү.

Алда әйтеп үтелгән бурычларны тормышка ашыру өчен уку грамоталылыгын үстерүгә юнәлдерелгән технологияләр һәм алымнар сайлап алырга тырыштым. Шулай ук алар укучыларның эшчәнлеген активлаштыруга, хезмәттәшлеккә нигезләнгән. Болар:

– интерактив технологияләр;

– аңлап уку технологиясе;

– критик фикерләүне үстерү технологиясе;

– проблемалы укыту технологиясе.

Эшнең нигезе итеп аңлап уку технологиясен алам, ул текст белән эшләүнең өч этабын үз эченә ала:

I этап. Укуга кадәр текст белән эшләү;

II этап. Уку вакытында текст белән эшләү;

III этап. Укудан соң текст белән эшләү.

Дәресләрне кызыклы, нәтиҗәле итү максатыннан төрле алымнар кулланам. Бу юлы аңлап уку технологиясенә караган түбәндәге алымнарга тукталасым килә. Аларны дәреснең төрле этапларында кулланырга мөмкин.

  1. «Ышанасызмы?» алымы.
  2. «Мозаика» алымы.
  3. «Тәрәзәле язу» алымы.

Татар теле дәресләрендә укучыларны активлаштыру өчен бу метод һәм алымнарны отышлы дип саныйм.

Төп өлеш

«Ышанасызмы?» алымы

– Дәрес 45 минут дәвам итә. Ышанасызмы?

– Мәктәп балаларсыз яши ала. Ышанасызмы?

– Укытучылар һәрвакыт яңа идеяләр эзли. Ышанасызмы?

– Мастер-класстан сез үзегезгә файдалы мәгълүмат аласыз. Ышанасызмы?

– Текст белән эшләү баланың тел (сөйләм) үсешенә тәэсир итми. Ышанасызмы?

– Уку грамоталылыгын формалаштыру укучыларның белемнәрен һәм мөмкинлекләрен киңәйтүдә роль уйнамый. Ышанасызмы?

– Мин дә ышанмыйм. Хөрмәтле хезмәттәшләр, нинди алым кулландым мин?

– Бүген без яңа әсәр белән танышырбыз. Ышанасызмы?

– Төп герой өч малай булыр. Ышанасызмы?

– Кыз гөберле бакага әверелер. Ышанасызмы?

– Мин «Сез ышанасызмы?» алымын текстны укыр алдыннан файдаландым. Бу алымны текстны укыр алдыннан куллануның төп максаты – укучыларда текстның эчтәлеген фаразлау сәләтен, осталыгын үстерү.

Әлеге сорауларны текст белән танышыр алдыннан һәм текстны укыгач та бирергә мөмкин. (Алынган нәтиҗәләр чагыштырыла һәм йомгак ясала.)  

– Без бүген «Өч кыз» татар халык әкияте өстендә эшләрбез. Бу әкият барыбызга да таныш дип уйлыйм. Искә төшереп үтик дисәгез, каршыгызда битләр ята.

– Һәрберегез әкият буенча берәр сорау әзерли. Аңлашылганча, сорауларга ышанырга да, ышанмаска да мөмкин. (Җавапларны тыңлап үтү.)

– Бу биремне текстны укыганнан соң үтәргә мөмкин:

1) Әлеге алым укучыларның текстны аңлап укуларын тикшерү өчен, төшенеп бетмәгән урыннарны кабатлау өчен файдалы.

2) Эзләнү күнекмәсен булдыра.

3) Шулай ук төрле фактларны бердәм картинага бәйләү өчен дә кулланырга мөмкин.

4) Бу алым критик фикерләүне дә үстерергә ярдәм итә.

«Мозаика» алымы

Бу эшне парларда алып барабыз. Сезнең каршыларыгыздагы тасмаларда әкияттән җөмләләр бирелгән. Сез аларны әкиятнең эчтәлеге буенча дөрес тәртиптә җыярга тиеш буласыз.

– Тикшерәбез.

– Җавабыгыз дөрес булса, тасмаларны әйләндергәч, салават күпере төсләре чыгачак.Тикшереп үтик әле.

– Картиналар белән эшлибез. Рәсемне җыясыз һәм текстның кайсы өлешенә туры килүен әйтәсез.

– Бу алым хакында текстны реконструкцияләү яки «сүтеп җыю» дип әйтергә мөмкин.

1) Әлеге алым укучыларның текстны аңлауларын тикшерү, уку материалын җиңел үзләштерү өчен кирәк.

2) Эзлеклелекне булдырырга, вакыйгаларны тәртип белән урнаштырырга өйрәтә.

3) Салават күпере төсләренә ябыштырылган җөмләләр логик фикерләүне үстерү өчен дә ярдәм итә. (Ләкин бу – укучыларга алдан әйтелми.)

4) 1 нче сыйныфта сюжетлы рәсемнәр белән эшләү бик отышлы.

«Тәрәзәле язу» алымы

– Татар халкының «Өч кыз» әкиятендә төшеп калган сүзләрне язабыз.

зәңгәр – эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр;

кызыл – предметны белдергән сүзләр;

сары – предмет билгесен белдергән сүзләр.

1) Әлеге алым дәрестә текст белән эшләгәндә, алдагы дәрестә үзләштергәнне тикшергәндә һәм яңа материалны өйрәнгәндә отышлы.

2) «Тәрәзәле язу» алымы уйланырга мәҗбүр итә, сүзләрне урынлы файдаланырга этәрә.

3) Сүз байлыгын арттыра.

4) Шулай ук бу алым татар теле  грамматик кагыйдәләрен искә төшерергә һәм ныгытырга ярдәм итә.

Йомгаклау

– Алда санап үтелгән барлык алымнар да  минем  дәресләремдә сыналды.

Диагностика нәтиҗәләре, таблицадан күренгәнчә, уку грамоталылыгының уңай үсеш динамикасын күрсәтә. Бу – уку эшчәнлегендә каралган алымнарны куллануның уңышлылыгы турында сөйли. Дөрес формалашкан уку күнекмәләре – шәхесне алга таба үстерү өчен көчле корал.

Диаграммада да укучыларның регулятив, танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләренең уңай үсеш динамикасы күренә.

Дәресләрдә күрсәтелгән алымнарны кулланганда укучыларның фикерләү күнекмәләре формалаша, бу – функциональ грамоталылыкның төп күнекмәсе булып тора.

Шулай итеп, текст һәм мәгълүмат белән эшләү күнекмәләрен үстерү укытучының  төп эш юнәлешенә әверелә. Әлеге өлкәдә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен бу юнәлештә эш максатчан, системалы һәм өзлексез алып барылырга тиеш.

Бу алымнар укучыларның белем алуга кызыксынуын арттыра, аларның эшкә омтылышын һәм үз-үзенә ышанычын арттыра.

Рефлексия

Бу мәгълүматны түбәндәгечә бәяләргә тәкъдим итәм. Мин сезгә «Чемодан», «Иттарткыч», «Кәрзин» дип аталган рефлексия тәкъдим итәм.

– Чатка үз җавабыгызны җибәрегез. (Шкала.)

– Сез әлеге мәгълүмат белән нишләрсез, тәкъдим ителгән җавапларның берсен сайлагыз.

– Әгәр сез «Чемодан»ны сайласагыз, мәгълүмат киләчәктә файдалы булачак дип әйтәсез.

– «Иттарткыч» сайласагыз – димәк, сез мәгълүматны эшкәртерсез һәм киләчәктә файдаланырсыз.

– «Кәрзин» – мәгълүматның барысын да ташлыйсыз. Бәялибез!

– Без барлык мәгълүматның «Чемоданга» һәм «Иттарткычка» эләгүен күрәбез. «Кәрзин» буш. Мәгълүмат һәркем өчен файдалы булып чыкты дигән нәтиҗә ясыйбыз.

– Сез дә бу алымнарны үз эшегездә кулланырсыз дип уйлыйм. Игътибарыгыз өчен рәхмәт !