Туган җирем – Татарстан

(VIII сыныф. Рус төркеме)

Гөлсинур ВӘЛИЕВА,

Балык Бистәсе районы Масловка урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Дәрестә уку материалының укучылар тарафыннан үзләштерелү дәрәҗәсен норматив таләпләргә җиткерү. Укучыларның эшләү тизлеген, логик һәм критик фикер йөртүләрен, мәгълүмати компетентлыгын, сүз байлыкларын үстерү. Фәнне сыйфатлы үзләштерүгә кызыксыну уяту.

Бурыч. Технологик карта регламентын үтәү.

Дәрес төре. Яңа теманы өйрәнү һәм беренчел ныгыту.

Җиһазлау. дәреслек (Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. Татар теле: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). – Казан: Мәгариф; эш дәфтәрләре, компьютер, проектор, презентация.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше. Мотивлаштыру, максат кую

Укытучы, Хәерле көн, укучылар! Исәнмесез. Укучылар, тәрәзә аша урамга күз салыгыз әле. Зәңгәр күк, нурлы кояш, якты көн безгә эшебездә уңышлар юлдаш булуын тели. Бүген без сезнең белән «Туган җирем –Татарстан» тексты (тактада) белән танышырбыз. Дәресебез «Телдән дәрес. № 1» технологик картасына нигезләнә.

Укучылар, кәефләрегез ничек? Сез дәрескә әзерме? Бүгенге дәрестә без сезнең белән Татарстан Республикасының бай табигате, узган гасырның 90 нчы елларында республикабызда булган сәяси үзгәрешләр, Татарстан Республикасының дәүләт символлары турында белербез. Шулай ук тексттагы яңа мәгълүматны аңлап истә калдыру һәм киләчәктә дөрес куллана белү күнекмәләре алырга тырышырбыз. Мин сезгә уңышлар телим, барыгыз да «5» ле генә алыр, дип ышанам. Хәзер сүзне лидерыбызга (сыйныфтагы бер укучы) бирәбез. 

II. Белемнәрне актуальләштерү

1. Өйгә бирелгән текст буенча сорауларга җавап бирү.

Укытучы. (тактага күрсәтә. Дәреснең барлык этаплары да тактаның уң ягына алдан язып куелган булырга тиеш.) Игътибар! Сорауларга сездән тулы җаваплар таләп ителә.  

1. Казанның иң күренекле архитектура һәйкәлен әйтегез.

2. Сөембикә манарасы ничә каттан тора?

3. Манара очына нәрсә куелган?

4. Манара кем исеме белән бәйле?

5. Сөембикә кем ул һәм ул нинди булган?

6. Аның матурлыгы турындагы хәбәр кемгә барып ирешә?

7. Иван IV Сөембикәгә нинди тәкъдим ясый?

8. Сөембикә риза буламы?

9. Сөембикә Иван IVгә нәрсә эшләргә куша?

10. Риваятьләргә караганда, манара ничә көндә төзелеп бетә?

11. Манара төзелеп беткәч, Сөембикә нишли ?

12. Ул ни өчен манарадан түбәнгә сикерә?   

(Нәтиҗә ясала.)

III. Яңа белемнәрне үзләштерү

Укытучы. Дәресебезнең алдагы этабы – «Терәк сүзләр». Башта сезнең игътибарыгызга презентация тәкъдим итәм һәм яңа тема буенча кыскача  мәгълүмат белән таныштырам. Бүгенге  дәрестә без «Туган җирем – Татарстан» дигән текст белән танышырбыз.

Һәр кешегә үзенең туган җире кадерле, изге. Безнең туган илебез – Татарстан Республикасы. Ул матур шәһәрләргә, зур елгаларга, болыннарга, балыклы күлләргә бай. Республикабызда зур үзгәрешләр булды. 1990 нчы елның 30 нчы августында «ТРның дәүләт суверенитеты турында Декларация» кабул ителде. Республикабызның үз Конституциясе, үз дәүләт символлары – флагы, гербы, гимны бар. Гербның авторы – рәссам Риф Фәхретдинов. Дәүләтебез символы итеп барс сайланган. Ул – уңыш һәм үрчем символы. Анда тагын кашкарый һәм лалә чәчәкләре, калкан рәсемнәре бар. Герб түгәрәк рәвешендә эшләнгән. Анда Дәүләт флагының төсләре дә бар.»

Укытучы. Хәзер, укучылар, игътибар белән тактага карыйбыз. Сезнең алдыгызда тексттан алынган терәк сүзләр. Сез аңлый алсын өчен сүзләрнең русчага тәрҗемәләре дә бар:

үзгәрешләр – изменения

барс – барс

үрчем – плодородие

калкан – щит                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                          кашкарый – астра

лалә – тюльпан

яңарыш – возрождение

Бу сүзләрне истә калдыру өчен сезгз 30 секунд вакыт бирелә. Башладык.

Вакытыбыз бетте. (Терәк сүзләр ябыла.) Хәзер шул сүзләрне дәфтәрләргә язабыз. Сезгә тагын 30 секунд вакыт. Башладык… 5 секунд. (5 секунд калганда кисәтә.). Каләмнәрне куябыз. Дәфтәрләрне алмашабыз. Саныйбыз.

Кем 6 – 7 сүз язган, кулларны күтәрә. (Терәк сүзләр ачыла. Укытучы үзе карап чыга.)

(Укучылар нәтиҗәләрне әйтеп тора, укытучы таблицада билгели. Нәтиҗә ясала.)

— Бу этапта сез сүзләрне истә калдыра алуыгызны күрсәттегез.

IV. Уку этабын чишү

Укытучы. Алга таба без сезнең белән текст өстендә эшли башлыйбыз. Дәреслекнең 151 нче битен ачабыз. Сезгә уку, аңлау һәм төп мәгълүматны истә калдыру өчен 4 минут вакыт бирелә. (Вакыт билгеләнә.)

1. Беренчел тикшерү.

(Башта сорау укыла, аннары гына җавап бирергә тиешле укучыга таблица  да күрсәтелә.)

Укытучы. Игътибар! Мин башта сорауны укыйм, сез тыңлыйсыз. Таблицада кемгә күрсәтәм, шул укучы җавап бирә. (Бер укучы җавап бирмәсә, башкалардан сорарга да мөмкин. Кем дөрес җавап бирә, шуңа «+» куела. таблицада билгеләп барыла.)

Сораулар:

  1. Татарстан Республикасы нигә безнең өчен кадерле һәм изге?
  2. «Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация» кайчан кабул ителгән?
  3. Татарстан Республикасы гербында нәрсәләр сурәтләнгән?
  4. Гербның рәсеме нәрсә белән бәйле?

Әйдәгез, нәтиҗә ясыйк. (Норматив таләпләрдән чыгып, нәтиҗә ясала.)

Безнең матрицада   ике яки өч минус алган укучыларыбыз бар. Бу этапта без шул укучыларыбызга ярдәм йөзеннән билгеләрен яхшырту мөмкинлеге бирә алабыз. Без аларга «коткару боҗрасы» ташлыйбыз. Мин өстәмә сорау бирәм, кемнең өч яки ике минусы бар, шул укучылар гына кул күтәрә.

 (Әгәр алар белмәсә, кем белә, шул җавап бирергә мөмкин, ул очракта укытучы: «Сорауга дөрес җавапны тыңлап үттек», – дип кенә билгеләп китә.)

«Коткару боҗрасы» сораулары: 

  1. Татарстан Республикасы ни өчен бай республика?
  2. Безнең республика аша нинди зур елгалар ага?
  3. Татарстан Республикасының Дәүләт гербы нәрсә рәвешендә эшләнгән?

Укытучы. Укучылар, без бу сораулар ярдәмендә өстәмә «+»лар алып, нәтиҗәне үзгәрттек, димәк, норманы үтәдек дигән сүз. (Укытучы гомуми нәтиҗә ясый.) 

Укучылар, җавапларыгызда сез менә нинди хаталар ясадыгыз. Беренчедән, … (аңлатып үтә). Эшебезне алга таба дәвам итәбез.

2. Икенчел тикшерү, ныгыту.

(Дәреснең бу этабында укытучы укучыларга дәреслекләрне ябарга куша.)

Укытучы. Мин тагын сораулар бирәм. Игътибарлы булыгыз. Сораулар гади түгел, ялгышлар белән. Тыңлыйбыз һәм тактага карыйбыз. Беренче сорау (сорауның беренче өлешендә сорау алмашлыгы, икенче өлешендә хата булырга тиеш. Укучылар саныннан чыгып, «3 дөрес — 6  хаталы сорау» схемасы буенча  сораулар бирелә.)

1. Ни өчен  Татарстан Республикасын «биш елга иле» дип йөртәләр?

2. Нигә «Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация» 1991 нче елның 20 нче августында кабул ителде?

3. Татарстан Республикасының Дәүләт гербында Дәүләт флагының төсләре бармы?

4. Гербның авторы  рәссам Харис Якуповмы?

(Укучыларның җаваплары таблицада билгеләп барыла.)

Укытучы. Әйдәгез, укучылар, бу этапка да нәтиҗә ясыйк. Санагыз, ничә плюсыгыз бар? Димәк, бу этапта без куелган максатка ирештек (ирешмәдек).

(Бу юлы да «коткару боҗрасы» ташларга мөмкин. Кемнең минуслары күп, шуларга сораулар бирелә.)

Өстәмә сораулар

1. Гербтагы калкан халыкның иминлеген аңлатучы символмы?

2. Ни өчен гербта кызыл, ак, зәңгәр төсләр бар?

3. Гербта сурәтләнгән чәчәкләр кашкарый һәм ромашкамы?

Укытучы. Укучылар, сезнең өчен сорауларның …. турындагылары авыррак булды. (Укытучы тарафыннан кыскача аңлатма биреп үтелә.)

V. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә ясау

Укытучы. Дәресебезнең бу этабы темага караган сүз байлыгын тикшерү белән бәйле һәм ул русча «Тематический словарный запас» дип атала. Сезгә 5 минут вакыт бирелә.  Бүгенге дәрестә нәрсә ишеттегез, укыдыгыз, әйттегез, исегездә калдырдыгыз, нинди яңа мәгълүмат белдегез, шуларны дәфтәрегезгә языгыз. Бу – сүзләр, сүзтезмәләр яки эссе булырга мөмкин. (Укучылар яза. Укытучы 30 секунд, 5 секунд калганда кисәтергә мөмкин. Вакыт беткәч):

Каләмнәрегезне куегыз, дәфтәрләрегезне алмашыгыз, иптәшегезнең язмасындагы сүзләрне санагыз.

(Укучылар саный, нәтиҗәләре тактада билгеләнә, нәтиҗә ясала.)   

 VI. Дәрескә гомуми нәтиҗә ясау

Кемнең 4 яки 5 +, аларга «5» ле; кемнең 3 +, аларга «4» ле; кемнең 2 +, аларга «3» ле куела.

Укытучы. Ләкин, укучылар, әле безгә укырга да укырга кирәк, шулай бит. Без игътибар белән укырга өйрәнү, күбрәк сүзләрне истә калдыру, сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирә белү өстендә эшебезне дәвам итәргә тиешбез. Һәм мин өй эше итеп сезгә шул ук текстны укырга, аңлашылып бетмәгән урыннарны сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итәргә, сүзләрнең тәрҗемәләрен истә калдыру өстендә эшләргә тәкъдим итәм.  

Дәресебез тәмам, сау булыгыз. Уңышлар сезгә!