«Туган авылымның Кызыл китабы»

(Проект эше)

Асия ЗАКИРОВА,

Яшел Үзән районының Афзал Шамов исемендәге Татар Танае урта мәктәбенең югары квалификация категорияле биология-химия укытучысы

«Туган авылымның Кызыл китабы»

(Проект эше)

       Асия ЗАКИРОВА,

Яшел Үзән районының Афзал Шамов исемендәге Татар Танае урта мәктәбенең югары квалификация категорияле биология-химия укытучысы

          Максат. Укучыларда, төбәк компонентыннан чыгып, кешелеклелек сыйфатлары булдыру, табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү; аларны табигать байлыкларын сакларга өйрәтү.

          Үткәрү формасы: телдән журнал.

          Җиһазлау: Татарстан Республикасының Кызыл китабы, рәсемнәр, таблицалар, компьютер.

          Чараны үткәрү өчен  материал туплау буенча эш алып барыла: безнең якта үсүче үсемлекләр, агачлар, яшәүче хайваннар турында мәгълүмат туплана.

Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм аның байлыкларын нәтиҗәле файдалану илебезнең Төп Законында глобаль проблемаларның берсе булып тора.

Заманыбызның күренекле педагогы В.А.Сухомлинский табигатьне, әйләнә-тирә мохитне һичкайчан саекмас белем чишмәсе, матурлык, бәхет чыганагы дип атады. Бу – чыннан да, шулай. Балалар, олылар җәйге аяз көндә биниһая балкып, нурланып кояш чыгуын, бөтерелә-бөтерелә күбәләкләр очуын, ә яз җиткәч гөрләвекләр агуын, өй түбәләреннән тып-тып тамчылар тамуын күреп, олы шатлык хисе кичерәләр.

Табигатьнең шушы гүзәллеген сакларга кирәк. Әмма бу – бик аз. Һәр кешедән аны ишәйтүдә, үз хезмәтең белән матурлыкны тудыруда катнашу да сорала. Кеше үз мәнфәгатьләре белән генә яшәмәсен, ә башкалар бәхете өчен дә илһамлы хезмәт итсен.

Табигатьтә бер нәрсә дә аерым гына яшәми. Аның барлык элементлары үзара тыгыз бәйләнгәннәр, бер-берсенә йогынты ясыйлар. Шуңа күрә дә аларның берсенә ясалган зыян шунда ук икенчеләренең начарлануына китерә.

Безнең һәркайсыбыз әйләнә-тирәдәге табигатькә сак карарга тиеш. Халыкның артуы, шәһәрләрнең үсүе, сәнәгатьнең нык үсеше, авыл хуҗалыгын һәм транспортны механикалаштыру табигатькә мөнәсәбәттә кешегә яңа бурычлар йөкләвен истә тотарга кирәк. Кызганычка, моны барлык кеше дә аңлап җиткерми әле. Шуңа күрә дә планетабызның күп кенә урыннарында табигатьнең ярлылануы күзәтелә. 1900 елга Җир йөзендә 65 төр имезүче хайван һәм 140 төр кош бөтенләйгә юкка чыккан. Ә хәзерге көндә умырткалыларның 600 гә якын төре тулысынча кырылып бетү алдында тора. Кайбер төр китлар, мөгезборын, ташбака, торна, дүдәк һәм диңгез сыерлары бөтенләй үлеп бетте яки бик-бик сирәк очрый. Сулыкларның сәнәгать калдыклары, агулы химикатлар, төрле юу средстволары катнашкан юынтык сулар белән пычрануы югары төзелешле организмнарның үлүенә һәм суны тереклек өчен бөтенләй яраксыз итә торган яшькелт-зәңгәр суүсемнәр һәм кайбер микробларның нык үрчүенә китерә.

Хайван һәм үсемлек төрләрен саклау зарурлыгы сирәк очрый торган һәм бетүгә йөз тоткан төрләрнең башта аерым дәүләтләр, ә аннары бөтендөнья күләмендә җыелма исемлеген төзергә мәҗбүр итте. 1948 елдан башлап дәүләт фәнни һәм иҗтимагый ресурсларны саклау буенча халыкара союз (МСОП) берләштерә. Сирәк очрый торган һәм бетә баручы төрләр буенча комиссия, фактларга нигезләнеп, Кызыл китап бастырып чыгара һәм бөтенләйгә юкка чыккан төрләрнең «кара исемлеге»н төзи.

Кызыл китап факторларны дүрт категориягә бүлгән:

1 нчесе – бетә баручы төрләр – аларны махсус саклау чаралары күргәндә генә коткарып калырга мөмкин.

2 нчесе – сирәк очрый торган төрләр – затларның аз санлы булуы һәм ареалларының чикләнгәнлеге бу төрләрнең бетүенә китерергә мөмкин.

3 нчесе – азая баручы төрләр – бу төрдәге затларның саны туктаусыз кими бара.

4 нчесе – ачыкланмаган төрләр – популяцияләренең торышы аз өйрәнелгән.

Табигать ярлылана баруын истә тотып, без авылыбызның Кызыл китабын булдырдык.

Минем бабам табигатьне яттан белгән.

Серләшкән ул гөлләр белән –

гөл телендә,

күлләр белән –

күл телендә,

үз телендә …

Минем бабам табигатьне яттан белгән.

Сөйләшкән ул җилләр белән –

җил телендә,

туфрак белән –

җир телендә,

үз телендә …

Минем бабам табигатьне яттан белгән.

Аңлашкан ул күкләр белән –

күк телендә,

кош телендә,

үз телендә …

Ә без табигатьне беләбезме? Нишләп соң без бабаларыбыз кебек табигать белән аралаша белмибез? Куркыныч янаганын белә торып та, табигатькә ярдәм кулы сузмыйбыз. Безнең мәктәптә укучылар туган ягыбызның табигатен өйрәнә. Һәм менә бүгенге китап – ул безнең эшебезнең нәтиҗәсе.

Бүген минем өстәлемдә

укылмаган

Кызыл китап ята –

кайсы телдә икән,

кем телендә?

Һәркем белергә тиешле телдә ул. Әйдәгез, Кызыл китабыбызны укып китик. Китабыбызның 1 нче бүлеген ачабыз. Бу бүлек «Үсемлекләр» дип атала.

Китабыбызның 1 нче бүлеге – «Үсемлекләр».

Үсемлекләр булмаса, Җир йөзендә организмнарның шундый төрлелеге дә булмас иде. Хайваннар да, кешеләр дә үсемлекләрдән башка яши алмый. Җирдәге бер генә тереклекнең дә үсемлекләрсез яши алмавының сере нәрсәдә соң?

Беренчедән, яшел үсемлекләр кислород бүлеп чыгара. Кислород үсемлекләрнең үзләренә дә һәм башка организмнарга да сулау өчен кирәк. Тирә- юньдә үсемлекләр никадәр күп үссә, сулау шулкадәр җиңелрәк.

Икенчедән, үсемлекләр терек булмаган табигатьнең неорганик матдәләреннән катлаулы органик матдәләр ясарга сәләтле. Бу матдәләрдән башка хайваннар һәм кешеләр, шулай ук гөмбәләр һәм бактерияләр яши алмый. Санап үтелгән организмнарның барысының да тереклеге үсемлекләргә бәйле. Үсемлек азык белән тукланучы хайваннар үлән ашый. Бу хайваннар белән ерткычлар туклана, шулай итеп, үсемлек азык ерткыч организмына да керә. Кеше, белгәнебезчә, үсемлек азык белән дә, хайваннардан алынган азык белән дә туклана. Үсемлекләр булмаса, мондый азык та булмый. Җир йөзендә яшел үсемлекләр бетсә, хайваннар һәм кешеләр ачлыктан үләчәк.

Соңгы ун елда үсемлекләр капламына сәнәгать, бигрәк тә химия, целлюлоза-кәгазь, тау сәнәгате, шулай ук җылылык, энергетика калдыкларының начар тәэсир итүе дә үсемлекләрне бетерүгә китерә.

Үсемлекләрнең табигатьтәге әһәмиятен аңлап, без үзебездә аларга карата сакчыл караш булдырырга һәм Җирдәге үсемлекләр капламын саклау өчен барын да эшләргә тиешбез. Тик эшлибезме икән соң?..

Үсемлекләр капламы елдан-ел кими.

Татарстанда бөтенләй юкка чыгучы төр дә бар: Әйтик, плаунсыманнардан – су асты кыягы.

2 нчесе – сирәк очрый торган төрләр: тармаклы мәче чыршысы, вак керпебаш печән, испәрәк, төз тәпичә, алтынтуй чәчәге, күпьяфраклы казаяк, алтай җилдәге, яшел каеш яфрак, камыш камае, урман солычасы, кысыр кындырык, эре бака яфрагы, кызыл серкәбаш.

3 нчесе – азая баручы төрләр: тараксыман абага, бук абагасы, гади күкерт үләне, Париж урман чәе, сары төнбоек, песи борчасы.

4 нчесе – бетә баручы төрләр: кисенте яфраклы ачкыч үлән, Браун күпрәтлеге, куык үлән, шуышма яра үләне, кашуб викасы, күк җиләк, сазлавык уты.

Кирәксезгә чәчәк өзеп,

Йөрмәссезме моннан соң?

Берсен генә өзсәгез дә,

Үпкәләштән булмасын.

Безнең тирәбездә үсүче үсемлекләр: канлы үлән, кузгалак, һиндыба, нарат үләне, чабыр үләне, сфагнум мүге, чык үләне, сарут, сукыр кычыткан, әрем, бака яфрагы, гөлбадран, көтүче сумкасы, тузганак, бөтнек, мелисса, үги ана яфрагы, күкебаш, кымызлык һ.б. – дару үләннәре булып торалар.

Моны истә тотыйк һәм саклыйк!

Китабыбызның 2 нче бүлеге – «Чәчәкләр».

Азәрбайҗан шагыйре С.Вургунның акыллы сүзләрен тотсак, бер генә яфракны яки чәчәкне өзмичә дә табигать белән аралашудан канәгатьләнү алырга мөмкин. Ул болай дип яза:

Сәхрәләрдә сәер кылыйк әле,

Хозурланып, икәү бергәләп,

Чәчәкләрне сөеп, иркәләп.

Мин иелер идем һәр чәчәккә,

Өзәр өчен түгел,

Кызганмыйча шуны өзимме?

Багар идем аның нурлы йөзен.

Күрер иде чәчәк үземне.

Авылыбыз территориясендә берсеннән-берсе матур чәчәкләр: ландыш, умырзая, алтынтуй чәчәге, нәүрүз гөл, кыңгырау чәчәк, күкчәчәк, ак төнбоек бетү алдында тора. Аларның барысы да авылыбызның Кызыл китабына кертелде. Бу чәчәкләр элек күп үсеп, хәзерге вакытта бетү алдында тора. Аларны өзмәгез һәм саклагыз!

Китабыбызның 3 нче һәм 4 нче бүлекләре – «Куаклар һәм агачлар».

Яшел дуска карата битараф булу – шулай ук зур явызлык. Ә бит кеше еш кына үсемлекнең һәлак булуын күзәтүче ролендә кала, аны коткару турында аз гына да уйлап карамый.

2016 елда Россия территориясендә 6658 янгын очрагы теркәлгән, 729 мең га мәйданда урман янган. Татарстанда соңгы елда урманнар яну очрагы теркәлмәгән, ләкин, коры һава тору сәбәпле, Татарстан – урманнарында янгын чыгу куркынычы янаучы (4 класслы) республика булып тора.

1979 һәм 2010 елларның салкын кышы имәннәрне зәгыйфьләндерде. Безнең якларда сәламәт, төз, матур имәннәр бик азайды. Шуңа да имән авылыбызның Кызыл китабына кертелде. Чыршы, нарат, юкә дә сирәгәя бара.

Китабыбызның 5 нче бүлеге – «Бөҗәкләр»

             

Үсемлекләр белән беррәттән, хайваннар дөньсына да (күп төрләргә) куркыныч яный.

Татарстанның Кызыл китабына керүче төрләр:

• умырткасызлар – мүк төклетурасы, зәңгәр күбәләк, кече тавискүз күбәләк – бетеп баручы төрләр, бизәкле күбәләк, кайгылы күбәләк, чуаркүз, аполлон, махаон, матур алтынкүз, мөгезборын коңгыз, язгы копшангы, киң йөзгәләк, зур энә карагы, көмеш үрмәкүч.

Авылыбызның Кызыл китабына камка, җайдак, алтынкүз кертелде. Боларның барысы да бетү алдында.

Әйдәгез, бөҗәкләрне саклыйк, юкка-барга үтермик!

Китабыбызның 6 нчы бүлеге – «Балыклар».

Татарстанда Кызыл китапка кергән төрләр:

• карпсыманнардан – горчак;

• лососьсыманнардан – керәкә (безнең район буенча).

Гөбнә елгасындагы балыкларга да юкка чыгу куркынычы яный. Кайбер төрләр бетү алдында тора. Мисал өчен – чуртан, кызыл канат, сазан, җәен, судак. Бу төрләрне дә үзебезнең Кызыл китапка керттек.

Китабыбызның 7 нче бүлеге – «Бакалар белән еланнар».

             

Җәй көне бака тавышлары да азая башлады. Бу – суның чиста түгеллеген раслый, ә гөберле бакаларга бетү куркынычы яный.

Кара елан, бакыр елан, бакыр кәлтә дә бетү алдында. Алар да авылыбызның Кызыл китабына кертелде.

Китабыбызның 8 нче бүлеге – «Кошлар».

Табигать санитарларыбыз турында сүз алып барыйк әле. Татарстанда кошларның кайбер төрләренең саны көннән-көн кими.

Менә алар:

Татарстандагы төрләр: кычыткан чыпчыгы, соры сорокопут, кыр чәберчеге, урман тургае, өч бармаклы тукран, чал тукран, яшел тукран, йорт ябалагы, чыпчык ябалагы, йокычан, байгыш, карабаш шаркылдык, шөлдиләр, су тавыгы, соры торна, бүдәнә, соры көртлек, төн лачыны, елга  каракошы, бөркет, үлән бөркете, зур каракош (бетү алдында  торалар), кара ләкләк, зур ак челән.

Безнең яклар – сулы-күлле яклар. Шуңа да кошлары белән тирә-якта дан тоткан.

Бездә 1924 елларда аккош та булган бит. Ә хәзер челәннәр, кыргый үрдәкләр, кыр казларының да саны азайды.

«Кошлар» классына керүче төрләрдән: ләкләк, челән, торымтай, карчыга, бөркет, ябалаклар, өч бармаклы тукран, су тургае, сыерчык, сандугач безнең авылның Кызыл китабына кертелде. Бу төрләрне сакларга кирәк!

Китабыбызның 9 нчы бүлеге – «Имезүчеләр».

Хайваннар дөньясы табигый тирәлекнең аерылгысыз мөһим өлеше булып тора. Аның турында кайгырту аннан акыл белән файдалануның нигезен тәшкил итә. Аерым төрләрнең үзенчәлекләрен, аларның табигатьтәге ролен өйрәнеп, кеше файдалы, сирәк очрый торган һәм бетеп баручы төрләрне саклый, аларның саны артуына ярдәм итә яисә авыл хуҗалыгы корткычларының, авыру кузгатучы һәм таратучы төрләрнең үрчүенә юл куймый. Илебездә хайваннар турында кайгырту дәүләткүләм әһәмияткә ия. 1980 елдан хайваннар дөньясын саклау һәм аннан файдалану турында закон гамәлгә керде. Сирәк очрый торган хайван төрләре Кызыл китапка кертелде.

Татарстанның Кызыл китабына зур йокычан, урман йоклачы, борындык, гади тиен, төньяк кызыл ярканат, кәрлә ярканат, гигант әңгер ярканат, зур колаклы көрән ярканат, буа төн ярканаты, мыеклач төн чрканаты, гади шолган кергән.

Ә безнең якларда: кама, ас, бурсык, поши, борындык, җирән йомран, кондыз бетү алдында тора. Аларны авылыбызның Кызыл китабына керттек.

Китабыбызның 10 нчы бүлеге – «Күлләр».



Тамчы суда чагылгандай олы кояш,

Җир-ананың көч-куәте чагыла синдә.

Синең кебек, көмеш сулы чишмә итеп,

Хис итәм мин үземне дә туган илдә.

Авылыбызның табигать һәйкәлләре булырдай елга-күлләре бар.

Бөкре күл (авыл башында), Кумыл күле (Ком атавы янында), Тимерче күле (тоба), Камә күле (ике канау уртасында), Мансур күле (күпер аръягында), Сәрби күле (хәзерге вакытта тирес оясы), Фәттах күле (Пилмән күле яңадан казылды), Канлы күл (иске зират астында), Каен күле (яңа зират астында), Миргани күле (нечкә атау артында). Чиз күле, Мунчала күле юкка чыккан. Ә санап кителгән күлләрнең барысы да авылыбызның Кызыл китабына кертелде.

Китабыбызның 11 нче бүлеге – «Һава».

Танай авылы суларын,

Эчәм – эчеп туя алмыйм,

Туган авылым һавасын

Сулыйм – сулап туя алмыйм.

Һава сафлыгын саклауның әһәмияте бик зур. Һәркемнең сәламәтлегенә тәэсир итә. Һаваны пычратудан җөмһүриятебезгә бер елга 329 млн сумлык зыян килә. Казанда ул – 55,1; Түбән Камада – 33,9; Чаллыда – 19,1; Әлмәттә – 5,9; Бөгелмәдә – 2,9; безнеңЯшел Үзәндә 1,1 млн сум тәшкил итә.

Авылыбызның сулап туя алмаслык һавасын пычратмыйк. Күбрәк агач-куаклар утыртып үстерик. Һәркем үз гомерендә бер генә булса да агач яисә куак утыртырга тиеш!

Ниләр кылмый, ниләр кылмый,

Ниләр кылмый кешеләр!

Кешеләрнең Каф тауларын

күчерерлек көче бар.

Кешеләрнең кыланышын

күреп, үзем оялам.

Тишек тапсам, кереп китәр

идем күптән, и Аллам! – дияр иде

күл, әгәр теле булса.

Үсемлекләр һәм хайваннар тормышын аңлаучы һәм дә табигатьне тирәнтен яратучы кеше һәрчак аның тугрылыклы сакчысы да була. Мондый кеше табигать кочагында, аның матурлыгына сокланып йөргәндә, табигатькә зарар китерми.

Табигать юмарт, әмма кеше үзенең хезмәте һәм табигатькә игелекле мөнәсәбәте белән Җиребез байлыкларын арттырырга тиеш. Шул чагында гына без сау-сәламәт булырбыз, киләчәгебез дә өметле, бәхетле булыр.

Кулланылган әдәбият.

Быховский Б.Е. һ.б. Биология. 7 – 8 класс. Хайваннар. – Казан: Мәгариф, 1999.

//Биология в школе. – № 5 – 2004; №2, №3 – 2003; №2, №3, №4, №5 – 2001.

Заяц Р.Г. и др. Биология. – Минск: Вышэйшая школа, 2001.

Красная книга РТ. – Казань, 1995

Регионализация курса биологии в школах РТ. – Казань, 1995.

РеймерсН.Ф. Краткий словарь биологических терминов. – М.: Просвещение, 1995.

Русча-татарча биология терминнары сүзлеге. Казан: Татар. кит. нәшр., 1985.

Русча-татарча биология терминнары сүзлеге. – Казан, 1972.

Серебрякова Т.И. Биология. 6 – 7 кл. Үсемлекләр, гөмбәләр, бактерияләр, лишайниклар. – Казан: Мәгариф, 1997.

Ситдыйков Ф.Г., Зәкиев Р.К. Биологиядән русча-татарча аңлатмалы сүзлек. Казан: Мәгариф, 1998.

Хисамов З.Б. Мәктәптә биология дәресләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.