Туган авылым тарихыннан

Гөлсия ҖИҺАНГӘРӘЕВА,

Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының I квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

 Максатым – туган авылыбыз, төбәгебез тирәсендә урнашкан күрше авылларның атамалары һәм килеп чыгу тарихын җыйнап, теркәп бару, исемнәренең килеп чыгышын өйрәнү.

Казан арты, аерата Әтнә төбәге авыллары белән үзенчәлекле, атаклы. Безнең авыллар милләтебезнең мактанычы булырлык ул һәм кызлар тәрбияләп үстергән. Халкыбызның күренекле шәхесләре авыл чирәмнәрендә тәгәрәп үскән. Илһамны да алар туган яклары табигатеннән алган булса кирәк. Юкса, бетмәс-текәнмәс моң, рухи көч, сүнмәс иҗат чишмәсе кайдан килергә мөмкин?!

Әйе, туган җиребез, туган илебез – Татарстан күз карасыдай кадерле һәм газиз безгә. Аларда безнең нигезебез, тамырларыбыз, өметебез. Авыл – безнең тарихыбыз, бүгенгебез һәм киләчәгебез. Авыл – безгә кендек ул, әти-әни дә ул. Үз нәселебезнең тарихы, язмышы, исеме авылыбызныкы белән үрелеп бара. Элек-электән шулай килгән. Безнең як кешеләре зур горурлык белән үз исеменә авылныкын да янәшә куйган: Мәрҗани, Курсави, Кашкарый, Күлтәси… Болары – үтә атаклылар. Мәрҗанинең безнең якларга кагылган хатирәләренә генә күз салсак та: Мөхәммәд әл-Бирәзәви, Солтан әл-Бәрәскәви, Атнагол әл-Әтнәви, Ибраһим әш-Шаши, Тугай әл-Әлкәтәви…

Булгандыр, Ш.Мәрҗанинең игътибарыннан читтә калганнар да бардыр. Җогыбый, Чембулати, Саббашилар да булгандыр. Эзләргә, тарихка хөрмәт, ихтирам белән карарга кирәк. Табылыр…

Авылыбызның исеме ни аңлата?  Аңа бу исем кайчан кушылган, кем кушкан, ни өчен шулай кушкан, атама нинди үзгәрешләр кичергән? Бу сорауларның барысы да кызык бит, шул ук вакытта күпме сорау, күпме сер! Авылның чал тарихы белән кызыксыну табигый бер хәлдер, бу – авылыңа, төбәгеңә, ватаныңа гамьсез булмау, биредә тамырларыңның тирән береккәнлеге билгеседер.

Тарихи фактларга күз салсак, безнең Иске Җогып авылына 1736 елда нигез салынган. Җогыпның иң беренче кешеләре Күңгәрдән, Түбән Шашыдан, Нукраттан күчеп килгәннәр. Ул вакытта Җогыпның чәчүлек җире күп һәм уңдырышлы булган. Шуңа күрә Җогып җиренә кешеләр күчеп утырырга тырышкан. Җогыпның иң беренче кешеләре: Әйдулла белән Барый, Сабитҗан белән Әхмәтгали булган. Шулардан инде авыл төзелә башлаган. Җогып авылы элек бик матур җиргә урнашкан булган.

Авыл елгасы мул сулы булган һәм тирә-якта кара урман шаулап утырган. Мамыш белән ике арада үтеп булмаслык куе сазлык булган. Җогып кешеләре чәчүлек җир кирәк булганлыктан, урманны кискән һәм сазлыкның да кырыйларын чистартып сөргән, нәтиҗәдә урман беткән, сазлык та кипкән. Яр буйларында агачлар булмагач, елганьң да суы азайган.

Җогыпның исеме, өлкәннәрнең әйтүенә караганда, шушыннан калган. Җогып авылы килеп чыкканчы, бу урында көтүлекләр булган. Бер көтүче, көтү көткәндә югалган. Әлеге көтүчене бай бик нык эзләгән. Чөнки ул көтүчегә хезмәт хакын алдан ук түләгән булган. Кешеләр көтүчене эзләгәннәр, әмма таба алмаганнар. Шуннан алар таралышып эзләгәннәр һәм берсе белән берсе очрашкан саен «Юкмы?» – дип сораганнар. Ә тегеләре: «Юк ич», – дигәннәр. Шуннан бу көтүлек шулай атала башлаган. Авылның хәзерге исеме элекке исеменә бик охшаган. Аның исеме дүрт тапкыр үзгәргән диярлек. Мәсәлән, элекке исеме – Җугич, икенчесе –Җогыч, өченчесе – Җогып һәм соңгысы – Йогып.

1929 – 1930 елларда авылларда колхозлар төзелә башлый. Җогып авылында колхоз 1931 елда төзелгән. Аның кешесе бары 14 кенә булган. Аның беренче рәисе Фаяз Галиев, бригадиры Зариф Хафизов була. Колхоз башта бер генә авылдан торган, һәм аның исеме дә авыл исеме белән аталган. Бары тик 1934 елда гына «Алга» исеме бирелә. Колхозда эш башта бик авыр барган.

1930 елларда Иске Җогыпта 110 хуҗалык исәпләнә. Авыл эчендә күчеп утырырга урын булмый. Шуннан башка хуҗалыклар югары очта яңа урам кора башлыйлар. Әмма аңа карап сөрү җире артмый бит. Бу вакытта районнар төзелә башлый. Кызыл юл районы үзәге – Кенәрдән вәкил килеп, гражданнарны күчеп утырырга өнди башлый. «Чишмәле Саптан көнчыгышта Мари Иле белән чиктәш киң басу бар. Аннан берәү дә файдаланмый, һәрберегез 50 сутый бакча утыртыгыз», -–ди ул һәм Иске Җогыптан 1932 елда Гыйлемша, Вафа, Гыйлемхан Әхмәтшиннар, Габдрахман Гыйззәтуллин, Салих һәм Миллиҗан Сабирҗановлар, Зарифҗан Кәбиров һәм башкалар, яңа җиргә күчеп, авыл булып яши башлыйлар. Авыл Яңа Җогып дип атала, «Якты Көн» колхозы оеша.

1939 елларда Җогыпның кайбер хуҗалыклары тагын кузгала. Бу юлы еракка – Байкал күле тирәләренә. Халык теленә Бурят-Монголия дип кереп калган. Чөнки чикнең теге ягыңда Монголия республикасы. Бурятлар терлек асрау белән шөгыльләнәләр, ә безнең җирләр гаять күп. Иске Җогыптан 12 гаилә язылып китеп бара. Хәтимә апа сөйли иде: «Барып төштек. Безне алып килүчеләр юкка чыкты. Сазлыклы җир. Землянка казып булмый. Бастырык юанлыгы агачлардан куышлар ясап яшәдек. Җир күпме телисең, шулкадәрле ал. Монда да шул авылдагы эш: сукала, тырмала, чәч. Кайбер гаиләләр урнаша алмыйча кире кайттылар. Салих Закиров, Закирҗан Җиһаншин, Рәхимҗан Закирҗанов, Касыйм Җиһаншин урнашып калалар».

2011 елда Казаннан ике яшь кеше автостоп белән Байкалга сәяхәт ясыйлар. Берсе әйтә: «Байкалда урман янгынын сүндерергә баручыларны очраттык. Аларның бер өлеше татарлар булып чыкты. Безнең Казаннан икәнне белгәч, сөенделәр, сораштылар, бергә фотога төштек». Димәк, киткән авылдашларыбызның оныклары, оныкчыклары әле дә шунда яшиләр булып чыга.

Вакытлар узу белән кечкенә авыллар бетеп, алар тирәсендә урнашкан вак географик берәмлек атамаларының, ягъни микрогидронимнарның онытылуына сәбәп туа. Димәк, аларны җыйнап, теркәп калдыру зур әһәмияткә ия. Авыл һәм шәһәрләребезнең атамалары – безнең чал тарихыбыз, ата-бабаларыбыздан калган мирасыбыз. Атамаларны үзгәртмичә, колакка ятышсыз колхоз һәм совхоз исемнәре белән алмаштырмыйча, үзгәртелгән тарихи исемнәрне кире кайтарып, күз карасы кебек кадерләп саклау – һәрберебезнең намус эше.