«Төймәкәй» әкиятенә сәяхәт
Миляүшә МӨХӘММӘТШИНА,
Арчадагы 5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат. ФЭМП буенча алган белемнәрне театральләштерелгән шөгыльдә ныгыту.
Бурычлар:
Белем бирү: 1 санын кушу һәм алуга мисаллар эшләу, биремнәр төзүне, атна көннәре турында күзаллауны ныгыту. Унайга hәм кирегә санау, артык фигураны табу буенча күнегүләр чишү.
Үстерү: геометрик фигуралардан булган рәсемне анализларга өйрәтүне дәвам итү, хәтердән анын рәсемен ясау. Хәтер сәләтен, логик кузаллауны, сөйләмне фикерләүне, игьтибарлылыкны үстерү.
Тәрбия: балаларда бәлагә юлыгучыларга ярдәм итү теләге тәрбияләү.
Җиһазлар: хат салынган конверт, «7 таҗлы чәчәк», «Төймәкәй» әкияте персонажларына шапкалар, санау өчен туп, биремнәргә жиһазлар, дәфтәр, карандашлар.
Эшчэнлек барышы
Тәрбияче. Балалар, безга хат килде. Укыйбызмы? (бала укырга мөмкин)
«Исәнмесез балалар! Сезне ягымлы, әйбэт балалар дин ишеттем. Миннән бүләк – «7 таҗлы чәчәк» кабул итегез. Балалар сезгә тылсымчы нинди искиткеч чәчәк бирде. Лакин таҗларны әрәмм итмичә файдалы итеп кулланырга кирәк. Исегездәме, без укыган әсәрдә бер генә таҗ файдалы итеп кулланылды һәм тылсымчыга әйләнеп кайтты. Нинди теләген үтәр өчен алды аны кыз? Без сезнең белән әкияткә барырга әзерләнәбез. Монын өчен безгә чәчәк таҗы ярдәм итәр. Сез әзерме? Алай булса әйдәгез юлга. (балалар тезелеп басып кулдан-кулга туп йөртәләр).
- Менә Төймәкәй үзе дә. Карагыз әле, аны бака элэктереп алган да узенен улы янына өстери. (Актер – балалар куренешне уйнап күрсәтә.) Кызга ярдәм итәбезме? Ничек итеп? Әйдәгез, чәчәккә мөрәжәгать итик.
– Нинди саннар 2 саннын күршеләре?
– 4 ка кадэр нинди сан килә?
– Нинди саннан соң 6 саны килә?
– Нинди сан 6 дан бергә ким?
– 3 һәм 5 саннары арасында нинди сан тора? Афәрин балалар! Хәзер сезгә тиз генә чираттагы сорауларга җавап бирергә кирәк (туп белән)
Атнада ничә көн?
Атнаның беренче көнен әйтегез, аннары нинди көн килә?
Сишәмбедән соңгы көн ничек атала? Саны буенча ул ничәнче?
Пәнҗешембе белән шимбә арасындагы көн ничек атала?
Шимбә белән якшәмбе арасындаты көн ничек атала? (Балалар келәмдә ярымтүгәрәктә утырган килеш оештырыла)
Төймәкәй утырган яфрак сабагы янына балыклар җыела. Сабакны өзәләр, яфрак агым уңаена йөзеп китә. (Бөтен балалар бергә күренешне уйный.)
- Карагыз, коңгыз кызны эләктереп үзенә алып китмәкче. (Актер балалар күренешне уйный.) Булышабызмы Төймәкәйгә? Әйдәгез чәчәккә мөрәҗәгать итик. Кушуга мисал барлыкка килсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Алуга мисал уйлагыз.
Алуга мисал барлыкка килсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? Алуга мисал уйлагыз. (ярымтүгәрәктә утырган килеш оештырыла). Хәзер сез пантомимо–бирем төзергэ тиеш. 5 әрләп басыгыз. (балалар биремне төзиләр, күрсәтәләр һәм чишәләр)
- Коңгыз елаган кызны җиргә кире төшерә. Үләннәр, кошлар аны юаталар. (балалар уйнап күрсәтәләр). Менә көз житә. Саргайган яфраклар акрын гына җиргә коелалар. Тиздән кыш житә, Төймәкәйгә салкын була башлый. (балалар хәрәкәт белән күрсәтәләр.) Ана, өшегәнче ярдәм итәргә кирәк. Әйдәгез чәчәктән ярдәм сорыйк, мисаллар чишик. (мисаллар 1 санын кушу, алуга.) (ярымтүгәрәктә утырган килеш эшләнә).
Тычкан Төймәкәйне үзенә сыендырган, аны ашаткан, кыз бүлмә җыештырган, әкиятләр сөйләгән. (Актер балалар күренешне уйнап күрсәтә)
- Жир астында Төймәкәй үлеп баручы карлыгачны тапкан. Карлыгачка ярдәм итәбезме? Кабат чәчәккә мөрәҗәгать итик. Фигураларны карагыз, аның кайсысы артык булырга мөмкин һәм ни өчен? Нинди билгесе буенча артык фигураны таптыгыз? (төсе, формасы, зурлыгы, урнашуы буенча).
5 әр бала сызыклар янына баса. Сызыкларыгыз ничек атала? (йомык, сынык, кәкре, туры) Кайсы юл иң кыскасы булыр, кайсы юл беркая да алып бармас икән? Карагыз әле, карлыгач терелеп очып китте. (бер бала куренешне күрсәтә.)
- Ләкин Төймәкәй белән күңелсез хәл килеп чыга. Карт тычкан Төймәкәйне сукыр тычканга кияүгә бирергә була. Ярдәм итәбезме?
Әйдәгез чәчәккә мөрәҗәгать итик.
Дуңгыз баласы нинди геометрик фигуралардан ясалган? Рәсемне хаталарны кисәтү һәм истә калдыру максатыннан анализлау. Дуңгыз баласын үзегезнең дәфтәрләргә ясагыз. Үрнәк белән чагыштырыгыз. Кемнеке нәкъ шулай килеп чыкты? Карагыз әле балалар, карлыгач ярдәмгә очып килгән. Кызны алып жылы якларга очып киттелер. Килеп житкәч, Төймәкәй гаҗәп матур чәчәк күрә, карлыгач аны шул чәчәккә төшерә, ул ачыла һәм Төймәкәй анда Эльфны күрә. Ул Эльфлар короле була. Төймәкәй Эльф белән бер-берсен ошаталар һәм әйләнеп бии башлыйлар. (балалар бииләр.)
- Хәзер безгә кайтырга вакыт. Әйдәгез, соңгы таҗны өзик. Без Төймәкәйне коткару өчен нинди биремнәр үтәдек? (Нәтиҗә, келәмдә ярымтүгәрәктә басып ясала.) Балалар, сез булдырдыгыз! Төймәкәйне коткару өчен чәчәк таҗларын кызганмадыгыз. Минем уйлавымча барлык таҗлар да тылсымчы янына кайтырлар.