Төсләр дөньясы

№37

(Зурлар төркеме балаларын татар теленә өйрәтү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты)

Руфия АЛИӘКБӘРОВА,

Казандагы татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 130 нчы балалар бакчасының югары квалификация категорияле татар теленә өйрәтү тәрбиячесе

Балалар бакчасында рус телле балаларны татар теленә өйрәтү «Татарча сөйләшәбез» дигән укыту методик кулланма (УМК) ярдәмендә алып барыла. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен өйрәтү максаты киңкырлы, һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү. Тәкъдим ителгән белем бирү эшчәнлеге конспекты 56 яшьлек балалар өчен «Уйный-уйный үсәбез» проектына нигезләнеп төзелде. Бу эшчәнлек «Төсләр» темасын кабатлау һәм ныгыту өчен файдалы.

Максат:

балаларны кызыл, сары, яшел төсләр белән таныштыру;

өйрәнелгән төсләрне туп, түгәрәк формалар ярдәмендә ныгыту; грамматик күнекмәләр формалаштыру, яңа сүзләрне сөйләмдә куллана белергә, җөмлә төзергә өйрәтү;

үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Лексика: төс, туп, кызыл, сары, яшел, зур, кечкенә, түгәрәк, чиста, пычрак, алма, яратам, ашый, тәмле.

Методик алымнар:

1. Сүзле уенннар («Кунакларны каршы алу», «Синең исемең ничек?», «Мә, алма аша»).

2. Дидактик уеннар («Туп нинди?»,«Нинди туп юк?»,«Кемдә нинди туп?», «Кәрзиндә нинди алма?»,«Кем нинди алма ашый?», «Мин нинди алма яратам?»).

3. Хәрәкәтле, җырлы уен («Сикер, сикер, туп!»).

Күрсәтмәлелек: интерактив тактада «Төсләр дөньясы» темасы буенча слайдлар, төсле туплар, төсле алмалар (муляж), балаларга күчтәнәчкә чын алмалар, «Уйный-уйный үсәбез» укыту-методик комплектының 56 яшьлек балалар өчен аудиокушымтасы, «Сикер, сикер, туп!» җырлы уены (19 нчы кисәк).

Эшчәнлек барышы

(Балалар бүлмәгә керәләр, тәрбияче белән исәнләшәләр.)

I. Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек? Бүген бездә кунаклар бар. Карыйк әле, кемнәр икән алар?

(Интерактив тактада песи белән эт рәсеме барлыкка килә. Балалар белән исәнләшәләр, аларга ике кәрзин тапшыралар. Аудиоязмага кушылып, балалар аларның хәлләрен сорыйлар.)

Тәрбияче. Ә хәзер туп белән бер уен уйнап алыйк әле. Дусларыбыз да сезнең исемнәрегезне белеп торсыннар.

(«Синең исемең ничек?» дигән сүзле уен үткәрелә.)

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, Мияу белән Акбай безгә кәрзиннәр алып килгәннәр. Бу кәрзиндә нәрсәләр бар икән? (Беренче кәрзинне карыйлар.)

Туплар!

Тәрбияче. Әйе, туплар. Әйдәгез аларны интерактив тактада карап чыгыйк.

(«Бу нәрсә?», «Туп нинди?» уенын уйныйлар. Тәрбияче рәсемнәрне ача бара, балалар икешәр тапкыр «Туп нинди?» соравына җавап бирә. «Зур, кечкенә, түгәрәк» сүзләрен кабатлыйлар, активлаштыралар; берлек һәм күплек саннарын искә төшерәләр: туп – туплар.)

II. Тәрбияче. Хәзер тупларның төсләре белән танышыйк.

(Интерактив тактада, чиратлашып, кызыл, сары, яшел төстәге туплар чыга бара, балалар кабатлыйлар.)

Тәрбияче. Безнең кунакларыбыз да туплар белән уйнарга яраталар. Кем нинди туп белән уйный икән, бергәләп карыйк әле.

(Интерактив тактада, чиратлашып, песи һәм эт рәсемнәре чыгып бара. Аларның янәшәсендә төрле төстәге туплар бар. Балалар, такта янына чыгып, җөмләләр төзи баралар.)

Мияуның тубы сары, Акбайның тубы кызыл.

Тәрбияче. Әйдәгез, «Нинди туп юк?» уенын уйнап алыйк.

(Интерактив тактада төрле төстәге өч туп күрсәтелә, шуның берсе пәрдә белән капланган. Балалар, нинди туп юклыгын әйтеп, грамматик конструкция төзиләр.)

Кызыл туп юк, сары туп юк, яшел туп юк.

Тәрбияче. Хәзер бергәләп «Мин әйтәм, син күрсәт» уенын уйнап алыйк.

(Интерактив тактада төрле төстәге, зурлыктагы, чиста яки пычрак туплар сурәтләнгән. Тәрбияче: «Кызыл, зур, пычрак туп,» — дип әйтә, ә бала, такта янына чыгып, әлеге тупны табып күрсәтә, кабатлый. Башка туплар турында да шушы тәртиптә әйтелә һәм грамматик конструкцияләр төзелә.)

Тәрбияче. Әйдәгез, бераз кунакларның күңелен күтәреп уйнап, җырлап алыйк.

(«Сикер, сикер, туп!» җырлы-биюле уены башкарыла.)

Туп, туп, кызыл туп,

Сикер, сикер, кызыл туп.

Бер, ике, өч, дүрт,

Биш, алты, җиде, сигез,

Тугыз, ун.

Сикер, сикер, кызыл туп!

(Интерактив тактада, җырга туры китерелеп, төрле төстәге туп рәсемнәре чыга, балалар аудиоязмага кушылып уйныйлар.)

Афәрин! Матур уйнадыгыз, күңелне күтәрдегез!

III. Тәрбияче. Дусларыбыз безгә ике кәрзин алып килгәннәр иде. Икенчесендә нәрсәләр бар икән, карап алыйк әле. Әйе, монда алмалар икән!

(Интерактив тактада төрле төстәге алмалар чыга бара, балалар кабатлыйлар. Балалар «Кәрзиндә нинди алмалар?» дидактик уенын уйныйлар. Такта янына чыгып, алмаларны күрсәтәләр, кабатлыйлар.)

Тәрбияче. Мияу һәм Акбай алма белән сыйланырга яраталар. Карыйк әле, кем нинди алма ашый икән.

Кем нинди алма ашый?» дидактик уены уйнала. Балалар, интерактив такта янына чыгып, күрсәтеп, җөмләләр төзиләр.)

Акбай сары алма ашый, Мияу кызыл алма ашый.

Тәрбияче. Минем сездән дә сорыйсым килә. Кем нинди алма ярата икән?

Мин нинди алма яратам?» уенын уйнау. Интерактив такта ярдәмендә «Мин кызыл алма яратам», «Мин яшел алма яратам» кебек грамматик конструкцияләр төзелә.)

Тәрбияче. Ә хәзер бер-беребезне алма белән сыйлап алыйк.

(Балалар ярымтүгәрәккә басалар да, «Мә, алма аша» дип, чиратлашып, бер-берсенә алма җибәрәләр.)

IV.Тәрбияче. Дусларыбыз безнең белән саубуллашыр алдыннан сезгә үзләренең күчтәнәчләрен бирергә телиләр. Менә аларның күчтәнәчләре –  алмалар! Сыйланыгыз, балалар! Әйдәгез, алар белән саубуллашыйк.

(Балалар аларны «Сау булыгыз!» дип озаталар.)

Мин дә сезнең белән саубуллашам. Сау булыгыз, балалар! Булдырдыгыз!

Материал (rtf).