Тормыш тәгәрмәче

№ 204

(11 нчы сыйныф укучылары катнашында түгәрәк өстәл)

Эльвира ВӘЛИЕВА,

Актаныштагы 1 нче урта мәктәпнең биология hәм химия укытучысы, 11 нче сыйныф җитәкчесе

Максат: укучыларны тормыш юлына әзерләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

метапредмет: укыган текстны аңлап, күзәтү ясый белү;

регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, анализлый белү;

танып белү: уку максатын мөстәкыйль билгеләү, тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, чагыштырып  нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру;

коммуникатив:  фикерне төгәл итеп җиткерү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару;

шәхескә кагылышлы: укучыларда  максат кую, омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, презентация, «Тормыш тәгәрмәче» моделе, «Алиса могҗизалар илендә» мультфильмнан видеоролик.

Түгәрәк өстәл барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Хәерле иртә, укучылар!

Табигать – чиксез ул. Анда нинди генә төрле,  матур төсләр юк. Ул төсләр күзләрне иркәли, күңелне бизи, безне сөендерә. Әйдәгез әле, укучылар, шул төсләрне күз алдыбызга китерик.

Җәйге көн. Кояш иртәдән бирле кыздыра. Үләннәр, агачлар, куаклар – барысы арган, әлсерәгән. Кошлар матур тавышлары белән hәрбер җан иясен сәламли. Кирәк бит, шундый хәл булырга? Алтын каурыйлы тавис кошы – әкиятләрдәге бәхет кошы юлда җиде каурыен да төшереп калдырган. Ә җил моны белеп алган да, каурыйларны тибрәтеп югарыга – болытларга алып менгән. Алар, озак көттерми, үләннәрне, агачларны, куакларны юындырырга керешкән. Ә кояшның болыт артында артык озак качып ятасы килмәгән, ялт итеп килеп тә чыккан. Соклангыч төсләрдән торган тавис кошының каурыйларыннан салават күпере хасил иткән. Нинди төсләрне кузалладыгыз, укучылар? Салават күперен нинди матур сүзләр белән бәйләр идегез? Барлык китерелгән сүзләрне бер генә сүз белән әйтеп булыр иде. Ул нинди сүз? Укучылар. Тормыш.

Укытучы. Тормышның бик күп төсләре бар. Үзегезгә ошаган төсләрне сайлап алыгыз. (Бирелгән төсле кәгазьләрне үзләренә сайлап алалар.)

Күбегезгә 18 яшь тулды.

18 яшь – иң матур чак.

Ярату хисләре дөрләгән,

Серле мәхәббәт уты янган,

Яшерен күз яшьләре тамган вакыт.

Укучылар, озакламый олы тормыш юлына – мөстәкыйль тормышка аяк басарсыз. Бүгенге көнгә сезнең  нинди тормыш тәҗрибәгез бар, укучылар? Нинди рухи-әхлакый сыйфатларыгыз бар? Өйдән еракка киткәч, читтә ничек яшәрсез, дусларым? Бүген без сезнең белән шул турыда сөйләшербез.

Бүген мин сезне түгәрәк өстәл янына кунакка чакырдым.

Бу түгәрәк, укучылар, нәрсәгә охшаган? Бу түгәрәк көпчәккә, тәгәрмәчкә охшаган. Димәк, бүген сыйныф сәгатенең темасы ничек була?

Тормышыбызны шушындый түгәрәк тәгәрмәч формасында тигез генә тәгәри дип фаразлыйк. “Тиен кебек тәгәрмәчтә тәгәрим. Кручусь, как белка в колесе” дигән гыйбарә бар. Тиенгә нинди тәгәрмәч, ди, ә менә без кешеләрнең тынгысыз тормыш тәгәрмәчен ничек әйләндергәннәрен бик яхшы беләбез.

  1. Төп өлеш
  2. Әңгәмә.

Укытучы. Сыйныф сәгатен хикәя белән дәвам иттерәсем килә. Бер яшь кеше пычрак юлдан барган да алтын тәңкә тапкан, ди. Ул аны иелеп алган да башка тәңкәләрне дә табармын дип юлын дәвам иткән. Чынлыкта кайвакыт аяк астында андый тәнкәләр килеп чыккан. Шулай итеп, алтын тәңкә эзләп тормышы узып та киткән, картлык көне килеп тә җиткән. “Нәрсә ул тормыш?” дигән сорауга ничек җавап биргән дип уйлыйсыз, укучылар? Тормыш – ул сирәк кенә очрый торган алтын тәңкәле пычрак юл дип җавап биргән.

Чыннан да, нәрсә ул тормыш?

Укучылар. Матурлык, уен, байлык, хыял…

Укытучы. Тормыш ул – кешегә бер генә тапкыр бирелә торган бүләк. Аның эчтәлеге. нәрсә белән тулуы бары тик кешенең үзеннән генә тора. Ул эчтәлекне син нәрсә белән тутырасын, яхшы гамәлләр беләнме, әллә начар гадәтләр беләнме? Анысы hәр кешенең үзеннән тора.

Укучылар, нигә без 11 нче сыйныфта үзебезнең тормыш юлын сайлау турында сөйләшәбез?

Укучылар. Мөстәкыйль тормышка әзерләнәбез, максат куябыз.

  1. Максат кую (видеоролик, мультфильмнан өзек карау)

Укытучы. Укучылар, сезне балачакка чакырам. «Алиса могҗизалар илендә» дигән әкияттән бер өзекне исегезгә төшереп китәсем килә. Алисаның Чешир песие белән очрашуы хәтерегездәме?

Алиса. Зинhар өчен миңа әйт әле, миңа кая барырга?

Песи. Синең кая эләгәсең килә?

Алиса. Миңа барыбер.

Песи. Ул чакта кая барсаң да барыбер.

Укытучы. Бу өзектә нәрсә җитеп бетми?

Укучылар. Максат.

Укытучы. Чыннан да, максат эшчәнлегебезнең юнәлешен билгели.

Кеше үзенә максат билгели hәм гомер буе шул максатка ирешергә омтыла. Сез дә, үскәч, адвокат, табиб, журналист, табиб, җитәкче булам дип максат куясыз. Ләкин максатка ирешү шактый кыен, чөнки тормышта төрле авырлыклар килеп чыга. аларны җиңәргә өйрәнергә кирәк. Максатсыз яшәү куркыныч. Андый кешенең киләчәге юк дигән сүз.

III. Тәҗрибә кую

 

Укытучы. Бу юл «Хәзергесе hәм ун елдан соң» дип аталыр.

Бирелгән кәгазь битендә сызык –нур сызабыз. Әйдәгез, бу юлны безнең тормыш юлыбыз, дип күз алдына китерик. Беренче ноктаны теркибез: бу –хәзерге вакытта мәктәптә белем алу. Алга карыйбыз – «Соңгы кыңгырау», мәктәпне тәмамлау. Тагын алга карыйбыз. Сез – зурлар. Сез киләчәктә нәрсә  күрергә телисез? Хәзер һәркем үз тормышында нәрсәләр булуын кузаллады.

Безнең әлегә чынбарлык һәм киләчәк арасындагы бушлык. Безгә бүгенге һәм киләчәкне тоташтырачак юлларны (чараларны, гамәлләрне) төзергә кирәк. Хәзерге көндә сез нинди максат куйдыгыз?

Укучылар. БДИ бирү, укырга керү, гаилә кору, эш табу, гаиләне алып бару.

  1. «Киләчәккә хат»

Укытучы. Без сезнең белән хәзер киләчәккә хат язып куябыз. Мин алдан бер зур конверт әзерләдем. Аны «Киләчәккә хат» дип атадым. Елларын күрсәттем. 2022 – 2032 еллар дип язып куйдым. 10 елдан сон минем тормышым ничек булыр? Мин аны ничек кузаллыйм? Шул сорауга җавап язу сезнең өй эше иде. Исем-фамилияләрегезне күрсәтеп, өйдә hәркем киләчәккә хат язып килде. Конвертны ябып куябыз, моны беркем дә ачып  укымый, ул безнең сер булып кала. Ун ел үткәннән соң, очрашуда бергәләп без аны укырбыз.

  1. «Үсеш шкаласы»күнегүе

Укытучы. Без тормышыбызны тәгәрмәчкә охшаган дип барабыз. Тәгәрмәчнең һәр секторын тормыш өлкәсе дип кузаллыйк.

Бу өлкәләр сезнең тормышның мөһим кыйммәтләре белән тулыландырылган.

Монда нинди кыйммәтләр китерелгән?

  • Һөнәри кыйммәтләр эш белән бәйле. Бу – акча, байлык, уңайлылык, һөнәри үсеш, башка кешеләргә ярдәм һ. б.
  • Интеллектуаль – ул белем, гыйлемле, эрудицияле булу, кызыксынучанлык, иҗади фикерләү һ. б.
  • Физик – спорт, матурлык һәм тән гигиенасы, сәламәтлек.
  • Рухи – Аллаhка ышану, рухи гармония, шәхси үсеш һәм үз-үзеңне камилләштерү.
  • Хисләр белән сугарылган – аралашуда ачыклык, кешеләрне ничек бар шундый итеп кабул итү.
  • Этик – намуслылык, гаделлек, юмартлык, булганыңа сөенә белү.
  • Эстетик – стиль, эстетик зәвык, чисталык, өйдә тәртип һ. б.
  • Матди – акча, муллык, милек, кыйммәтле әйберләр һ. б.
  • Мәдәни – сәнгать.
  • Патриотик – Ватанга, илгә, гореф-гадәтләргә мәхәббәт һ. б.

10 баллы шкала белән үз тормышыгызның һәр сферасын бәялисез.

1 балл – сез бөтенләй канәгать түгел.

10 балл – тулысынча канәгать.

Сезнең алда бер кәгазь бар. Ул – сезнең хәзерге вакыттагы «Тормыш тәгәрмәче». Мәсәлән, сезнең гаилә юк, димәк, хәзерге вакытта әти-әниле гаилә турында сүз бара. Гаиләдәге барлык мөнәсәбәтләр тулысынча канәгатьләндерә, сездә үзара аңлашу һәм ярдәмчелек тулысынча хөкем сөрә. Димәк, әлеге сектор белән канәгатьлекне 10 баллга бәяләргә мөмкин. Яки сәламәтлектә җитди проблемалар юк, ләкин хәл мактанырлык түгел. Бу очракта «сәламәтлек» өлкәсе белән канәгать булу дәрәҗәсен 6 баллга бәяләргә мөмкин.

Һәр кешенең индивидуаль диаграммасы барлыкка килә. Хәзер сез беләсез, тормыш тәгәрмәчегез тигез генә, сикәлтәсез тәгәрәсен өчен нинди юнәлешкә  игьтибар бирергә кирәк hәм киләчәктә нәрсә өстендә эшләргә кирәк икәне дә ачык күренә.

Өй эше: «Тормышыңның кайсы өлкәсе түбән, шуны күтәрү өчен син ниләр эшли аласың?» дигән сорауга өч гамәл язып килергә.

Ә хәзер үз көпчәгегезгә игътибар белән карагыз. Идеалда тәгәрмәч түгәрәк булырга тиеш. Ә практикада мондый хәлләр сирәк була. Бу –сезнең тормыш тәгәрмәчегез.

  1. «Көлгенә» (Золушка) һәм «Архитектор» күнегүләре

Укытучы. Барыгыз да «Золушка» әкиятен хәтерли. Ул балга ничек эләгә? Аңа бу эштә кем булышкан? “Көлгенә” уңыш көтә. Ул берәр вакыт, бер матур көндә могҗиза булыр һәм аның тормышы искиткеч булыр дип өметләнә. Безнең тормышыбызда да шундый «Көлгенә»ләрне очратырга була. Бәлки, сезнең арагызда да андыйлар бардыр. Тормышта шулай ук «Архитекторлар» да бар. «Архитектор» ул – бу тормышта нәрсә кирәк икәнен ачык аңлый торган, төгәл кеше. Ул үз алдына төгәл максат билгели һәм шул максатларны тормышка ашыру өчен юллар эзли, үзе тырыша hәм мөмкинлеген таба.

Төркемнәрдә эш

(Сыйныф ике: «Көлгенә» hәм «Архитекторлар» төркемнәренә бүленә. “Көлгенә” командасы – кызлар, алар хыялланырга ярата, ә егетләр – булачак гаилә башлыклары, гаиләне алып баручылар, төзүчеләр, алар –архитекторлар.

«Фортуна тәгәрмәче» күнегүе

«Көлгенә» командасына. Көлгенәләргә нинди сыйфатлар хас? Шул сыйфатларны санап китәргә. (Хыялый, бәхетле очрак, бай туганнарыгыз, лотерея, кирәкле вакытта, кирәкле урында булып чыкты.)

«Архитекторлар» командасы. Архитекторларга хас сыфатларны  саныйлар.

  1. Максатка ирешүдә үҗәтлек һәм үҗәтлек.
  2. Мөстәкыйльлек.
  3. Сәламәт һәм актив яшәү рәвеше алып бару гадәте.
  4. Үсеш алган коммуникабельлек.
  5. Үсеш алган интуиция.
  6. Оешканлык.
  7. Сәламәт оптимизм һәм позитив фикерләү.
  8. Үзсүзлелек.
  9. Үсешкә һәм шәхси үсешкә омтылыш.

Укытучы. Имтихан тапшыру өчен кем булырга кирәк: «Көлгенә»ме, әллә «Архитектор»мы? (Укучылар нәтиҗә ясый.)

Укытучы. Укучылар, сезнең һәркайсыгыз архитектор проектын, киләчәк проектын башлыйсыз. Һәрберегезгә үз тормышыгызның архитекторы булырга язсын. Моның өчен һәрберегезнең мөмкинлегегез бар. Уңышлар сезгә!

VII. Рефлекция (дәрескә йомгак ясау)

Укытучы. Укучылар, үзебезнең сыйныфның гомуми тормыш тәгәрмәчен булдырырга тәкъдим итәм. (Моның өчен, алдан ясап куелган «Тормыш тәгәрмәче» моделе бирелә. Анда төрле өлкәләр бар. Тормыш тәгәрмәченең өлкәләрен сыйныф сәгате башында сайлаган төсле кәгазьләр белән тормыш тәгәрмәчен бизиләр. Төрле төсләрдән торган сыйныфның «Тормыш тәгәрмәче» килеп чыга.)

Тормыш юлын беркемгә дә,

Әзерләп куймаганнар.

Кемдер җиңел юллар таба,

Кемдер хәтта адаша,

Кемдер, таптым, дигәч кенә,

Чигенә артка таба.

Ә берәүләр юлын тапкач,

Туп-туры дөрес бара.

Тормыш юлын кемгә, күпме,

Беркем дә бүлеп куймый.

Һәркем үзе белгән кадәр

Бәхетен үзе төзи.

Юк аның чикләнгән чиге,

Юк аның кысалары.

Юк аның төгәл кануны,

Һәркем үз юлын эзли,

Һәркем үз юлын төзи!

Укучылар, сезнең «Тормыш тәгәрмәче»гезнең түгәрәк булып, тигез, сикәлтәсез юллардан тәгәрәвен телим! Уңышлар сезгә!