ТНВ телеканалы ярдәмендә «Кыш»та кунакта

№ 117

(III сыйныф. Рус төркеме. Татар теле дәресе)

Лилия ҖАМАЛИЕВА,

Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасындагы бәйләнешне билгеләү; телнең байлыгын, үзенчәлекләрен аңларга омтылу; табигатькә карата хөрмәт, җаваплылык тәрбияләү.

Метапредмет:

танып-белү УУГ: сөйләмне кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу, төп төшенчәләрне аеру, аңлап һәм ирекле сөйли белү;

коммуникатив УУГ: укытучының, сыйныфташларның сөйләмен, чит кеше сөйләмен аңлау, тыңлый белү, коммуникатив максатлардан чыгып, сүзләрне, җөмләләрне дөрес һәм урынлы куллану, фикерне төгәл һәм ачык итеп җиткерә белү;

регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру, эшчәнлек төрләрен сайлау, хаталарны төзәтү, анализлый, бәяли алу;

предмет буенча: «Кыш» темасы буенча өйрәнелгән лексик берәмлекләрне дөрес куллана белү, тема буенча диалог һәм монолог төзи белү.

Дәреснең тибы: белемнәрне системалаштыру дәресе.

Төп төшенчәләр: кыш белән бәйләнешле сүзләр.

Предметара бәйләнеш: табигать белеме, география, сәнгать.

Эшне оештыру: фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, видео- һәм аудиоматериал, «серле» тартма, биремле карточкалар, дәреслек (Хәйдәрова Р.З., Галиева Н.Г., Әхмәтҗанова Г.М. Күңелле татар теле. 3 сыйныф. – Казан: Татармультфильм, 2017).

Дәрес этабы Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
I. Оештыру- мотивлаштыру Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра

– Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек? Бер-беребезгә карап елмайыйк әле, дәреснең уңышлы һәм файдалы үтүен телик. Без бүген ике төркемгә бүленеп эшләрбез

 

 

– Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшереп китик

 

Сыйныф эшкә әзерләнә (укытучыны тыңлыйлар, сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар)

Искә төшерәләр

ТБУУГ: тыңлап аңлау һәм нәтиҗә чыгару

КУУГ: укытучы һәм сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: эш урынын оештыру

Шәхескә кагылышлы: укытучы һәм сыйныфташларга хөрмәт, дәрескә әзерлеккә үзбәя бирү

II. Танып-белүне оештыру Дәреснең темасын, максатын формалаштырырга тәкъдим итә

– Балалар, карагыз әле, миндә «серле» тартма бар. Ачып карыйбызмы? Нәрсә бар икән?

–Табышмакны укыгыз, җавабын табыгыз.

 

– Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез? Без бүген ТНВ телеканалына кунакка барырбыз. Төрле телевизион тапшыруларда катнашырбыз

 

 

Ачалар, карыйлар (конверт,  конверт эчендә язу, табышмак) Табышмакны укыйлар, җавабын табалар. (Кыш)

– Кыш турында

РУУГ: уку мәсьәләсен дөрес аңлауны бәяләү, планлаштыру

КУУГ: үз фикереңне төгәл әйтә белү

 

III. Лексик күнекмәләрне камилләштерү – Беренче тапшыру – «Переведи». Хәзер мин сүзләрне тәрҗемәсе белән әйтәм. Сез «әйе» яки «юк» дип җавап бирерсез. Дөрес булмаса, төзәтерсез. (Сүзләр һәр командага әйтелә.)

Сүзләр: кыш – зима, кар – дождь, һава торышы –погода, чана – лыжи, тимераяк – коньки, шугалак – каток, шуа – катается, тау – горка

– Ә хәзер үзегезне дикторлар итеп хис итегез. Сезгә һава торышын әйтергә кирәк. (Төркемнәргә бирем.)

Биремнәр:

– Снег идёт, ветра нет, температура -7ºС

– Холодно, сильный ветер, температура -20ºС

Тыңлыйлар, әйтәләр, төзәтәләр

 

 

 

 

Биремне эшлиләр (дикторлар булып һава торышын әйтәләр)

ТБУУГ: сөйләм эчтәлегендә ориентлаша белү

КУУГ: үз фикереңне төгәл әйтә белү

РУУГ: хаталарны табу ,төзәтү, төркемнәрдә эшли белү

IV. Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү – Без «Тамчы-шоу» тапшыруында. «Сез игътибарлымы?» биремен үтибез

Видео куела. (Балалар сөйләшә.)

– Игътибар белән карагыз һәм тыңлагыз.

– Мин сезгә сораулар бирәм:

– Балаларның исемнәре ничек?

– Балалар кая баралар?

– Кемнең чанасы юк?

– Рафаэльнең тимераяклары бармы?

– Шугалакка сәгать ничәдә баралар?

– Ә хәзер сез дә парларда эшләп алыгыз әле (ситуатив күнегүләр бирелә)

Предложи другу:                 Узнай у друга:

– играть в хоккей;    – есть ли у него сани;

– кататься на лыжах;    – выйдет ли он на улицу;

– играть на улице?   – катается ли он на коньках?

 

 

 

Карыйлар, тыңлыйлар

Сорауларга җавап бирәләр.

 

 

 

 

 

 

Парларда эшлиләр

КУУГ: укытучы һәм сыйныфташлары белән хезмәттәшлек итә белү, үз фикереңне дәлилли белү

РУУГ: парларда эшли белү

Ял минуты. («Шома бас» көенә Кар бабай белән күнегүләр ясыйлар. Күнегүләр тактада чыга.)
V. Монологик сөйләмне камилләштерү – Балалар, үзегезне актерлар дип хис итегез әле. «Ишарәләр белән күрсәт» уенын уйныйбыз. (Бер төркем күрсәтә, икенчесе белергә тиеш. Аннары икенче төркем күрсәтә.)

Биремнәр: кар яву, чаңгы шуу, буран, кар бабай ясау, тимераякта шуу, таудан чана шуу

– Балалар, мультфильм карарга яратасызмы? Бу мультфильм тавышсыз. Сезгә телевидениедә шундый бирем бирделәр: мультфильмга хикәя уйларга, сөйләргә (озвучить). Үзегезне актерлар итеп хис итегез әле, сөйләгез (озвучьте)

 

Уйныйлар, әйтәләр

 

 

Төркемнәрдә эшлиләр. Һәр төркем үз вариантын сөйләп күрсәтә.

ТБУУГ: рәсем буенча эшли белү, төп төшенчәләрне аеру

КУУГ: аңлап һәм ирекле сөйли белү, төркемнәрдә эшли белү

РУУГ: эшчәнлекне оештыра белү, җавапларны бәяли белү

 

VI. Рефлексия Дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә. Өй эшен аңлата

– Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек?

– Кыш нинди?

– Ул сезгә ошыймы? Ни өчен?

– Әйдәгез,синквейн төзеп карыйбыз

–Үзегезне бәяләгез. (яшел, сары, кызыл төстәге смайликлар күтәрелә) Бер-берегезне мактагыз.

 

 

Өй эше:

1. Кыш турында табышмаклар табарга

2. Кыш турында сөйләргә өйрәнергә

3. «Кыш» темасына рәсем ясарга

Үзбәя. Сораулар бирәләр, өй эшен сайлыйлар, язып алалар

 

 

 

Синквейн төзиләр:

1. Кыш

2. Матур, салкын

3. Туңдыра, уйната, шудыра

4. Кыш көне бик күңелле

5. Ел фасылы

 

ТБУУГ: биремнәрне аңлау

РУУГ: индивидуаль һәм коллектив эшне дөрес бәяли белү

ШУУГ: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасындагы бәйләнешне билгели белү, үз уңышларың яки уңышсызлыкларыңның сәбәбен ачыклау

КУУГ: әңгәмәдә катнашу, фикерләрне дәлилле итеп җиткерү