Тигезләмәләр чишү. Арифметик гамәлдәге билгесез компонентны табу

№ 134

(III сыйныфта математика дәресе)

Гөлүсә САФИНА,

Балтач районы Салавыч күппрофильле лицееның югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы  

Максат. Арифметик гамәлдәге билгесез компонентны табуга карата тигезләмәләр чишәргә, компонент исемнәрен дөрес әйтергә һәм аларны таба белергә өйрәтү.

Бурычлар:

белем бирүдә: билгесез тапкырлаучыны, бүлүчене, бүленүчене табу кагыйдәләрен кабатлау, арифметик гамәлдәге билгесез компонентны табуга карата тигезләмәләрне чишү юлларын өйрәнү;

үстерелешле: логик фикерли, чагыштыра, классификацияли белү юлларын һәм математик сөйләмнәрен үстерү;

тәрбияви: уку эшчәнлегендә җаваплылык  хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: яӊа белем бирү дәресе.

Эш төрләре: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә, парлашып.

Көтелгән нәтиҗәләр:

шәхси нәтиҗәләр:

– төп әхлакый нормаларны белү һәм аларны үтәүгә юнәлеш алу;

– үз уку эшчәнлеген бәяләү;

– уку эшчәнлегендә уңышка ирешү һәм ирешмәү сәбәпләрен дөрес аңлау;

– башка кешеләрнең хис-тойгыларын аңлы аңлау.

Метапредмет нәтиҗәләре:

регулятив УУГ: яңа уку материалында укытучы тарафыннан бирелгән эш юнәлешләрен исәпкә алып, укытучы белән хезмәттәшлек итү;

танып-белү УУГ:

– конкрет шартларга бәйле рәвештә бурычларны хәл итүнең иң нәтиҗәле ысулларын сайлый белү;

– өйрәнелә торган күренешләрнең сәбәпләрен, тикшерү бәйләнешен билгели алу;

– бурычларны хәл итү өчен символик чараларны, шул исәптән модель һәм схемаларны куллана белү;

коммуникатив УУГ:

– үзеңнән аерылып торган башка кешеләрнең позициясен исәпкә алырга һәм координацияләргә өйрәтү;

– үз позицияңне дәлилли һәм уртак эшчәнлектә уртак карар чыгарганда хезмәттәшлектә партнерлар позицияләре белән координацияли белү;

– үз фикереңне һәм позицияңне формалаштыру, төрле фикерләрне һәм мәнфәгатьләрне исәпкә алырга һәм үз позициясен нигезләргә өйрәнү.

Предмет нәтиҗәләре: билгесез тапкырлаучыны, бүлүчене, бүленүчене, арифметик гамәлдәге билгесез компонентны таба белү.

Методлар: проблемалы, гамәли.

Белем бирү ресурслары: дәреслек (Моро М.И. Математика. 3 сыйныф, 2 нче кисәкнеӊ 20 нче бите), карточкалар, үзбәя картасы, К.Ф.Гаусс портреты, PowerPoint презентацияләр программасы ярдәмендә төзелгән презентация, математикадан эш дәфтәре, М.И.Моро дәреслегенә «Решение уравнений» электрон кушымтасы.

Җиһазлау: компьютер, проектор.

 

Дәрес этаплары Укучы эшчәнлеге Укытучы эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
I. Мотивация этабы (2 мин.)

 

Исәнләшәләр

 

Укучылар, уйлап, фикерләрен әйтәләр

– Хәерле көн, укучылар. Бүгенге математика дәресенеӊ эшлекле шартларда үтүен теләп калам

– Дәресебезне «Математика – барлык фәннәрнеӊ патшасы» дигән фраза белән башлыйсым килә. Бу сүзләрне сез ничек аӊлыйсыз?

– Шундый матур җавапларыгыздан соӊ XVIII – XIX гасыр аралыгында яшәгән немец математигы Карл Гаусс сезнеӊ башларыгыздан сыйпап рәхмәт әйтер иде. (Тактага Карл Фридрих Гауссныӊ портреты эленә.) (1 нче кушымта)

 

Шәхси: төп әхлакый    нормаларны белү һәм аларны  үтәүгә юнәлеш  алу

Регулятив: яңа уку материалында укытучы тарафыннан бирелгән эш юнәлешләрен исәпкә алып,

укытучы белән хезмәттәшлек итү

Коммуникатив: үз фикереңне һәм позициясен формалаштыру

II. Актуальләштерү этабы (5 мин.)

 

Укучыларныӊ фикере тыӊлана. Авырдан эшләгән эшләре булса әйтәләр

 

 

 

8х10=80

 

5х10=50

 

12 : 3=4

 

8:2=4

 

(8+6)х6 = 84

 

Эшләрен бәялиләр.

– Өй эшләрендә авырлыклар тумадымы? (Укучылар авырдан эшләгән эшләре турында хәбәр итсәләр, эш кабаттан аӊлатыла, кабатлаттырыла.)

– Ә хәзер блиц-турнир тәкъдим итәм. Игътибарлыгыгызны туплау өчен кызыклы биремнәр укыйм. Җавапларны тиз фикерләп әйтүегез сорала.

– Үрмәкүчнеӊ аякларын кеше кулындагы бармаклар санына тапкырлагыз.

– Иӊ яраткан билгегезне иӊ кечкенә икеурынлы санга тапкырлагыз.

– Бер елдагы барлык айлар санын  Змея Горынычныӊ башлары санына бүләргә.

– Буратино сүзендәге хәрефләр санын бөркетнеӊ канатлары санына бүләргә.

– Кафеда һәр өстәлгә 8 алма һәм 6 банан куярга кирәк. 6 өстәлгә ничә җиләк куярга кирәк?

– Рәхмәт.  Эшләрегезне бәяләгез. (2 нче кушымта)

Коммуникатив: төрле фикерләрен һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алырга һәм үз позициясен нигезләргә

Танып-бүлү:  бурычларны хәл итү өчен символик чараларны, шул исәптән модельләрне   һәм схемаларны кулланырга

Шәхси: үз уку эшчәнлеген    бәяләү

III. Авырлык тудыру этабы (6 мин.)  

 

 

 

Бер укучы тактада эшли.

12х6 =72

– Тапкырчыгыш 72 не икенче тапкырлаучы 6 га  бүлеп.

72:6 = 12

– Әйе туры килә.

– Тапкырчыгышны тапкырлаучыларныӊ берсенә бүләбез. Ул вакытта икенче тапкырлаучы килеп чыгарга тиеш

 

 

Парларда эшлиләр. Дөреслеген тикшерәләр

 

75:5=15 – 1 нче пар

36:3=12 – 2 нче пар

54:3=18 – 3 нче пар

 

 

Пардагы озын буйлы укучы җавап бирә:

– Бүленүчене табу өчен өлешне  бүлүчегә   тапкырладык.

 

 

– Бүленүчене өлешкә бүлеп бүлүче килеп чыга.

 

– Бүленүчене табу өчен өлешне бүлүчегә   тапкырладык.

 

 

Эшләрен бәялиләр.

Һәр пардан бер укучы чыгып төшеп калган сан урынына хәреф яза.

– Тигезләмә барлыкка килде.

– Хәрефле математик тигезлек.

– Кушу һәм алуга карата тигезләмәләр чишә беләбез.

– Тапкырлау һәм бүлүгә карата тигезләмәләр чишкәндә компонент исемнәрен, аларны табу юлларын әйткәндә ялгыштык, авырлык туды.

– Бүгенге дәреснеӊ темасы: «Тапкырлау һәм бүлүгә карата тигезләмәләр чишү, компонет исемнәрен төгәл әйтә һәм таба белү».

– Тигезләмәләрне чишкәндә компонентларны дөрес табарга. һ.б.

– Бурычлар: дөрес итеп исәпләргә; тигезләмәләрне дөрес чишү; исәпләү күнекмәләрен үстерү һ.б.

Эшләрен бәялиләр.

– Ә хәзер, дәфтәрләрне ачып, число һәм сыйныф эше дип язабыз.

– Тактага карыйбыз. Төшеп калган саннарны языгыз. (Бер укучы тактада эшли.)

*х6 =72

– Исәпләүнеӊ дөреслеген ничек тикшерергә була?

 

 

– Исәпләүне башкарыгыз.

 

– Сезнеӊ җавап белән төшеп калган сан туры киләме?

– Нинди нәтиҗә чыгарып була?

 

 

 

 

 

– Парларыгызда кабатлагыз

– Сезнеӊ алларыгызда №1 карточкасы бар. (3 нче кушымта)

– Парларда киӊәшеп, төшеп калган саннарны языгыз һәм дөреслеген тикшерегез. (Һәр парга бер мисал язылган карточка бирелә.)

Тактага язып куела:

*:5=15

36:*=12

*:3=18

– Аӊлатманыӊ * : 5 = 15 очрагын  кайсы пар эшләде? Шул укучылар бассын.

– Дөреслеген ничек тикшердегез, озын буйлы укучы җавап бирсен.

 

 

 

– 36:*=12 очрагын кайсы пар эшләде? Шул укучылар кул күтәрсен.

– Дөреслеген ничек тикшердегез? Озын чәчле укучы җавап бирсен.

– *:3=18 очрагын  кайсы пар эшләде? Шул укучылар кул чапсын.

– Дөреслеген ничек тикшердегез, киемендә ак төсләр күп булган  укучы җавап бирсен.

– Эшләрегезне бәяләгез.

– Ә хәзер һәр пардан  кыска чәчле укучылар чыга һәм аӊлатмалардагы төшеп калган санны латин хәрефләре белән алмаштырып языгыз.

 

 

 

– Нәрсә барлыкка килде?

 

– Нәрсә ул тигезләмә?

 

– Без тигезләмәләр чишә беләбезме?

 

 

– Ә бу тигезләмәләрне чишкәндә кайда авырлык туды?

 

 

 

 

 

– Алда эшләп киткән биремгә карап һәм бүген алдыгызда туган авырлыкны чишүгә карата дәреснеӊ темасын әйтеп карагыз. (1 нче слайд)

 

 

– Үз алдыгызга нинди  максат  куярсыз?

 

 

– Нинди бурычлар куярсыз?

 

 

 

– Эшләрегезне бәяләгез.

Регулятив: куелган бурычны  гамәлгә ашыру шартларында  үз гамәлләрене планлаштырырга

Танып-белү: бурычларны хәл итүнең уртак алымнарын белергә

Шәхси: уку эшчәнлегендә уңышка ирешү һәм ирешмәү сәбәпләрен дөрес аңлау

 

IV. Авырлыктан чыгу юлы этабы (8 мин.) Төркемдә эшлиләр.

Һәр төркемнән бер укучы анлата.

 

Үзбәя.

 

Укучылар фикерләрен әйтәләр.

 

Парларда тигезләмәдә билгесез санны тичек табуларын сөйлиләр.

 

Максатларын әйтәләр.

Теләк буенча бер укучы –тактада, ә калганнар урыннарда эшли.

Тигезләмәне хатасыз чишкән укучылар баса.

Хата белән яки тигезләмәне авырдан чишкән укучылар баса.

Эшләрен бәялиләр.

 

 

 

 

 

Әзер пар үз фикерен әйтә.

 

 

 

Укучылар үз эшләрен бәяли.

– Дәрес материалын тагын да тирәнтен анлап китү өчен

дәреслек белән эшләрбез.

– Төркемнәрдә 20 нче биттәге тигезләмә чишүне аӊлатыгыз.

– Дөреслеген ничек тикшердегез?

– Рәхмәт. Эшләрегезне бәяләгез.

– Сезнеӊ игътибарга видео тәкъдим итәм. (4 нче кушымта)

– Сез әйткәннәр белән видеода күрсәтелгән тигезләмә чишү юллары туры киләме?

– Үзегезгә нинди өстәмәләр алдыгыз?

– Кабаттан парларда тигезләмәне чишү юлын искә төшерегез.

 

– Дәреслектәге № 1 нче күнегүне күзәтәбез. Биремне укыйбыз.

– Үз алдыгызга нинди максат куярсыз?

– Кемнең үз көчен сыныйсы килә? Теләк буенча тактада бер укучы эшли. Калган укучылар урыннарда эшне башкара.

 

– Кемнәргә тигезләмә эшләү җиӊел бирелде, шул укучылар басыгыз. Максатка ирештекме?

– Кемнәр тигезләмәләр чишкәндә авырыксынды? Шул укучылар басыгыз? (Кайда авырсынган, шул эш аӊлатыла, кагыйдә кабатлатыла.)

Эшләрне бәяләгез.

№2 не күзәтәбез. Телдән парда җавап әзерлибез.

1. Билгесез тапкырлаучыны табу өчен … кирәк

2. Билгесез бүленүчене табу өчен  … кирәк.

3. Билгесез бүлүчене табу өчен … кирәк.

– Кайсы пар әзер, фикерләрегезне аӊлатыгыз. (Укучыларныӊ җаваплары тыӊлана. Һәр җавап саен укучылардан «Сез килешәсезме? Ни өчен килешмисез?» дигән сораулар бирелеп барыла, укучылар үзләренеӊ ни өчен килешмәгәннәрен аӊаталар, хаталар укучылар ярдәмендә төзәтелә.)

– Эшләрегезне бәяләгез.

Коммуникатив:  үз фикереңне һәм позициясен формалаштыру.

Танып-белү: әһәмиятле өлешләрне таба белергә.

Шәхси: тотрыклы  уку — танып белүнең   бурычларын хәл итүнең яңа гомуми ысуллары.

V. Проектны гамәлгә ашыру этабы. (5 мин.) – Билгесез тапкырлаучыны ничек табуны.

– Тапкырчыгышны билгеле тапкырлаучыга бүләргә кирәк.

а 17 17 16
в 3 4 6
а•в 51 68 96

 

с 64 78 80
к 16 6 16
с : к 4 13 5

 

Укучыларныӊ җаваплары тыӊлана.

Хаталар төзәтелә.

 

 

 

Үзбәя куялар.

– №3. 1 нче таблицаны эшләү өчен нәрсә белергә кирәк?

 

– Аны табу өчен нишлибез?

 

 

– Икенче таблицаны башкару өчен нишләргә кирәк?

(1 нче таблицаны I вариант, 2 нче таблицаны II вариант укучылары  эшли.)

– Эшләрне эталон буенча тикшерәбез. (2 нче слайд)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

– Кемнәрнеӊ бер хатасы да чыкмады?

 

– Кайсы укучыныӊ эше эталондагы җавап белән чагышмады? Кайсы эштә хата киткән?

– Парарда кабаттан билгесез компонентны ничек табарга кирәклеген кабатлап чыгыгыз.

– Эшләрне бәяләгез.

Физкультминутка

Предмет: төп берәмлекләрне тану һәм анализлау күнекмәләрен формалаштырырга.

Коммуникатив: үз позицияңне дәлилләргә һәм уртак эшчәнлектә уртак карар чыгарганда хезмәттәшлектә партнерлар позицияләре белән координацияләргә.

Танып-белү: аңлы рәвештә һәм ирекле рәвештә телдән һәм язма формада хәбәрләр төзергә.

 

VI. Беренчел ныгыту этабы (7 мин.) Мәсьәләне эчтән һәр укучы укып чыга.

Фикерләр тыӊлана.

Таблица ярдәмендә.

 

Тактада бер укучы эшли.

Укучылар үз эшләре белән чагыштыралар, хаталарын төзәтәләр.

Укучылар мәсьәләне чишәләр, парда эшләрен тикшерәләр .

 

 

 

 

 

 

 

Эшләрендә хата чыккан укучылар кайда нинди хата чыкканнарын әйтәләр, хаталарын төзәтәләр , анлаталар.

 

Үзбәя куялар.

– 4 нче күнегүне таптык. Укыйбыз.

 

– Мәсьәләдә сүз нәрсә турында бара?

– Шартны язу ничек  уӊайлы булыр?

 

– Кем мәсьәләнен шартын аӊлатып төзи?

 

 

  Бер туристка туры килгән банка Туристлар саны Банкалар саны
И.к. 2 б. 19

 

}?
Я. К. 3 б. 19 .

 

Тактадагы укучы эше тикшерелә.

– Мәсьәләне  чишегез.

– Эталон буенча парларда эшегезне тикшерегез. (3 нче слайд)

 

 

– Кайсы укучыныӊ бер хатасы да чыкмады, басыгыз.

– Кайсы укучыныӊ эшендә хата чыкты, шул укучылар басыгыз.

 

– Эшләрегезне бәяләгез.

Коммуникатив: төрле фикерләр һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алырга һәм үз позициясен нигезләргә.

Регулятив: куелган бурычны  гамәлгә ашыру шартларында, үз гамәлләрене планлаштырырга.

Танып-белү: өйрәнелә торган күренешләрнең сәбәпләрен-тикшерү бәйләнешен билгеләргә.

 

 

VII. Мөстәкыйль эш һәм үз эшеӊне    эталоннан тикшерү этабы. (5 мин.)

 

  Мөстәкыйль эшне  ике вариантта башкаралар.

 

Эшләрен тикшерәләр.

Укучылар басалар, хаталары чыккан укучылар кайда хата җибәргәннәрен һәм төзәтү юлын әйтәләр.

 — Дәрес материалын ни дәрәҗәдә аӊлап китүегезне бәяләү өчен  мөстәкыйль рәвештә биремнәрне үтәп китәрсез. (Кушымта № 5 )

 

Эшләрегезне эталонга карап тикшерегез һәм бәяләгез. (4 нче слайд)

– Кемнәрнеӊ хатасы чыкмады?

– Кемнәрнеӊ 2 –3 хатасы чыкты?

– Кемнәрнеӊ 4 һәм аннан да артык хатасы чыкты? Бу укучыларга кабаттан өйрәнгәннәрне кабатлап чыгарга кирәк була.

Регулятив: нәтиҗә буенча йомгаклау һәм адымлы контроль ясау.

Танып-белү: конкрет шартларга бәйле рәвештә бурычларны хәл итүнең иң нәтиҗәле ысулларын сайлау.

 

 

VIII. Йомгаклау һәм кабатлау этабы (3 мин.)  

 

Укучылар фикерләрен әйтәләр.

– Сез бүгенге дәрестә үзегезне җиңүчеләр дип атый аласызмы?  Ни өчен?

– Кемнәргә  дәрес темасы авыр бирелде?

– Тигезләмәләр чишә белү тормышта  ни өчен кирәк?

 

Регулятив: ысул һәм эшнең  нәтиҗәсен аера белү.

 

IX. Рефлексия (4 мин.)

 

 

 

 

Максатны әйтәләр.

Фикерләр тыӊлана.

 

 

 

 

 

 

Дәрестәге  эшчәнлекләре турында сөйлиләр.

Эшләрен бәялиләр. Ни өчен «5», «4», «3»ле билгеләре алганнарын аӊлаталар, үзләренә алдагы дәрескә нәрсәләрне кабатлап килергә икәнен әйтәләр.

– Кабаттан дәрескә куйган максатны искә төшерегез әле.

– Максатыгызга ирештегезме?

– Максатка ирешү өчен нәрсәләр эшләдегез?

– Бүгенге дәрестәге эшчәнлегегезне бәяләгез.

– Шушындый матур җавапларыгыздан соӊ, Карл Гаусс сезнеӊ башларыгыздан сыйпап рәхмәт әйтер иде.

– Дәрес материалын камилләштереп китү өчен өй эше бирелә:

а) №7, 1, 3 нче багана. 20 нче бит.

б) №7, 2 нче багана, № 8. 20 нче бит.

– Дәрестәге эшчәнлегегезгә бәяне мөстәкыйль эш һәм  сезнеӊ үзбәя таблицасын карап анализлаганнан соӊ, электрон  көндәлеккә куярмын.

– Дәрестә актив катнашканыгыз өчен  рәхмәт. (5 нче слайд)

Коммуникатив: үзеңнән аерылып торган башка кешеләрнең позициясен исәпкә алу һәм координацияләү.

Регулятив: гамәлләрне  башкарганда , аның дөреслеген мөстәкыйль бәяләү һәм аны гамәлгә ашыру барышында да, ахырында да кирәкле төзәтмәләр кертә алу.

Танып-белү: бурычларны хәл итүнең гомуми алымнарын ирекле һәм аңлы рәвештә белергә.

Шәхси: башка кешеләрнең хис-тойгыларын аңлы аңлау һәм башкаларга ярдәм итүгә һәм аларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән гамәлләрдә чагылыш табучы эмпатияләр.

 

 

Кулланылган әдәбият:

  1. Волкова   С.И. Математика. Проверочные работы 3 класс. Пособие для учащихся общеобразовательных организаций. –М.: Просвещение, 2014.

Ссылка:

file:///C:/Users/User/Desktop/проверочные%20контрольные%20электронные/1487%20Математика.%20Провер.%20работы.%203кл._Волкова%20С.И_2014%20-96с.pdf

  1. Моро М.И., Бантова М.А., Бельтькова Г.В., Волкова С.И., Степанова С.В. Математика. 3 класс. Татар телендә  гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы: 2 кисәктә. 2 нче кисәк.  – Казан: Татар. кит. нәшр., 2018.
  2. Моро М.И . Математика. 3 класс. Электронное приложение к учебнику /1 CD/ (В комплекте с учебником).

http://catalog.prosv.ru/item/2800

  1. Портрет Карла Гаусса