Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр

(8 нче сыйныфта татар теле дәресе)

Раушания КӘБИРОВА,

Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр, алар арасындагы мәгънә үзенчәлекләре турында төшенчә бирү, ныгыту күнегүләре эшләү.

Ш.Галиев әсәрләрен искә төшерү, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Матурлыкны күрә белергә өйрәтү.

Җиһазлау. 8 нче сыйныф дәреслеге, сигнал һәм биремле карточкалар, Ш.Галиев шигырьләре, китап күргәзмәсе, газета-журнал материаллары.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше
  2. Уку эшчәнлеген мотивлаштырү

Укытучы. Бүген – күренекле балалар шагыйре Шәүкәт абыегыз Галиевнең туган көне. Ул 1928 елның 20 ноябрендә Апас районының Олы Бакырчы авылында  дөньяга аваз сала. Ш.Галиев – татар поэзиясенең үзенчәлекле шагыйрьләренең берсе, аның әсәрләрен күптән түгел теле ачылып, олы дөньяны һәм үзен таный башлаган бала да яратып тыңлый, үсмер дә аннан тел ачкычы эзли, олы тормыш юлы узган өлкән агай да аннан рухына якын азык эзли.”Кайчакта мин Шәүкәтне өч кеше итеп күз алдына китерәм. Беренчесе- кыска формада зур фикерле, уйландыра торган, үзеннән- үзе җыр сораган шигырьләр язучы уйчан, моңлы Шәүкәт, икенчесе- кешенең кимчелегеннән «көлә- көлә саубуллашучы», үзенең геройларын йомшак җәеп, катыга утыртучы изге ниятле усал Шәүкәт һәм, ниһаять, балаларның шаян табигатен һич тә ясамыйча-нитмичә бирә белгән, мәктәп турында язса да үгет-нәсихәттән шигъри хәйләләр белән котыла алган шаян Шәүкәт», – дип язды Илдар Юзеев. Ә хәзер Ш.Галиевнең  шигырләрен искә төшерербез.

Бер укучы (шагыйрьгә багышланган шигырьне сәнгатьле укый).

Шәвәлине уйлап тапкан,

Аңа җан өргән абый,

Кайбер усал малайларның

Кирәген биргән абый.

Җәнлекләрне сөйләштереп,

Телләрен белгән абый.

Бүген безгә кунакка дип,

Мәктәпкә килгән абый.

Шәүкәт абый,

Шагыйрь абый,

Шаян абый, шук абый,

Өлкәннәргә таныш абый,

Балаларга дус абый.

(Ш.Галиев шигыренә язылган «Утыр әле яннарыма» җыры (И.Хисамов көе) башкарыла.)

Укытучы (укучылар исеменә Ш.Галиевтән килгән «хат»ны укый). «Кадерле Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең 8 нче сыйныф  укучылары! Сезнең мәктәптә бер төркем шагыйрьләр белән булган очрашуны әле дә сагынып искә алам, шигырьләремне яратып укыганыгызны да беләм. Сагынуымны шигъри юлларга салып ,сәлам юллыйм:

Тамчылар тамар чаклар,

Ташулар агар чаклар;

Бергә булган вакытларны

Сәгатьләп санар чаклар.

Кама буйлары-тал-тирәк;

Тирәксез җирләр сирәк;

Яшьлек яздай шаулар, китәр;

Сөеп калырга кирәк.

Таллар уйлана инде;

Бөре уяна инде;

Язларында ялгыз йөрсәң,

Йөрәкләр яна инде.

Тамчылар  тамар инде,

Ташулар агар  чаклар.

Кадерен белгән кешегә

Минутлат санар чаклар.

III. Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы. Укучылар, бу шигырьнең исеме ничек?

Укучылар. «Тамчылар тамар чаклар». Аңа Фасил Әхмәтов көй язган.

(Дәфтәргә шигырьнең беренче куплеты языла, матур язу башкарыла. Җөмләләр тикшерелә, схемада күрсәтәләр ( [  ], [ ] ; [ ]. Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп  кабатлау уздырыла, тестлар тәкъдим ителә.

Укытучы теркәгечсез тезмә  кушма җөмләләр турында аңлата. Алар санау һәм каршы кую интонаөиясе ярдәмендә теркәлә.

Укучылар дәреслектәге материалны укып чыгалар, 46 нчы күнегү язмача эшләнә, тикшерү телдән үткәрелә. Шуннан соң «Килешәсезме? уены тәкъдим ителә (бер ягында – «Әйе», икенче ягында «Юк» дип язылган сигнал карточкасы кулланыла.)

  1. Берничә гади җөмләдән торган җөмләне кушма җөмлә диләр. (Әйе)
  2. Гади җөмләләрне үзара бәйләүдә теркәгечләр катнашмаса, мондый җөмләне теркәгечсез тезмә кушма җөмлә диләр. (Әйе)
  3. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә каршы куючы теркәгечләр килә. (Юк)
  4. «Син адаштың, синең яхшы иде күңелең» – тиңдәш кисәкле кушма җөмлә. (Юк)
  5. Кушма җөмләләр тезү һәм ияртү юлы белән килә. (Әйе)

(Тактага түбәндәге өзек язылган, кушма җөмләләрнең булу-булмавын күрсәтергә.)

Татар- моңсыз яши  аламыни?

Татар күңеленә моң кирәк;

Тальяныңны гына сузып җибәр –

Дәррәү кушылыр аңа мең тирәк. (Г.Мөхәммәтшин)

Дәресне йомгаклау

Дәрескә йомгак ясала, билгеләр куела, өй эше бирелә.