Тәрҗемәи хәлләре төрле – язмышлары уртак…

№40

(X‒XI сыйныфлар өчен проект эшенә нигезләнгән интеграцияләштерелгән (татар һәм рус әдәбиятлары) курс буенча авторлык программасы)

Суфия ГАЙСИНА,

Яшел Үзәндәге 16 нчы урта мәктәпнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Эчтәлек

1. Аңлатма язуы

2. Курсның максаты һәм бурычлары.

3. Көтелгән нәтиҗәләр.

4. Белемнәрне контрольдә тоту һәм бәяләү формалары.

5. Әдәбиятларны чагыштырып укытуның сәбәп-максатлары.

6. Максатка ирешүнең метод һәм формалары.

7. Курсның тематик планы.

8. Тематик планлаштыру.

9. Дәреснең план-конспекты (кушымта).

10. Кулланылган әдәбият исемлеге.

Аңлатма язуы

Бүгенге җәмгыятьтә иҗади үсештәге шәхеснең мәдәни күрсәткече булып тәнкыйди фикерләү, тормыш ситуацияләрен дөрес аңлау тора. Бу, беренче чиратта, белем бирү процессына бәйле. Һәрбер халыкның тормыш тарихы, әхлак кагыйдәләре аның әдәбиятында чагылыш таба. Төрле юнәлештәге, төрле җәмгыяви-сәяси тәҗрибәле язучылар, революциядән соң Россиядә калучы әдипләр, шунда туып, шунда үсүчеләр һәм, әлбәттә, төрле сәбәпләр аркасында чит илләргә китәргә мәҗбүр булучылар ‒ бүгенге көн укучысына билгеле булган әдәбият дәрьясы шундый. Теләсә кайсы милләтнең язмышы аңа башка халыкларның нинди мөнәсәбәттә булуларына бәйле. Шул сәбәпле мин укучыларда толерантлык хисләрен татар һәм рус әдәбиятларын интеграцияләштерү аша, дөресрәге, билгеле бер язучының тормыш юлларын һәм әсәрләрендәге уртак проблемаларны чагыштырып укыту аша ирешәм. Ә бит әдәбият ‒ адәм баласына иң элек кеше булып калу өчен юл күрсәтүче. Аарның рухи байлыкларын бары тик әдәбиятларны интеграцияләштерү аша гына тулырак ачарга мөмкин.

Татар әдәбияты буенча базис планга нигезләнеп, мин иҗатлары рус әдәбиятында да X, XI сыйныфларда үзләштерелә торган әдипләр иҗаты буенча якынча интеграцияләштерелгән электив курс программасы төзеделде. Әлеге иҗатларда дәрес темалары һәм әсәрләрдәге проблематикалар буенча да шактый уртаклыклар табылды. Курсның төп эчтәлеген татар һәм рус язучыларның иҗатларында уртак чагылыш тапкан әсәрләрне бер яссылыкта анализлау тәшкил итә. Укучыларның тарихи процессларга дөрес бәя бирү, үзләренең дөрес тормышчан позицияләрен билгеләүләре; сөйләм эшчәнлеген үстерү һәм интеллектуаль үсешләрен тәэмин итү бурычы куелды. Бөтен әдәби, тарихи процессларны үзләштерү барышында укучылар әсәрләрне параллель үзләштерүнең ике яклы отышлы икәнлегенә инандылар. Болай шөгыльләнү алып барыла торган курсның чикләрен киңәйтергә тагын да мөмкинлек бирә. Язучыларның үз шәхси язмышларында, әсәрләрендәге геройлар язмышларында, характерларында, әсәрләр сюжетларында күпме охшаш уртак таяну нокталары табарга мөмкин икән!

«Тәрҗемәи хәлләре төрле – язмышлары уртак» электив курсы укучыларга әсәр телен аңлауда, геройларның язмышлары белән кызыксынуда тагын да ярдәмче булыр дип ышанам. Бу программаның актуальлеге, беренче чиратта, туганнарча, дустанә рус халкына карата хөрмәт белән карау күнекмәләре формалаштыруда. Әдәби мирас – уртак казаныш ул! Анда кешеләрнең гомер юлы, язмышлары. Шулай итеп, укучылар кеше язмышын үз йөрәкләре аша кичерә белергә өйрәнәләр. Әсәрләрне анализлап, шәхеснең җәмгыятьтә тоткан урынын аңлы рәвештә билгеләргә өйрәнәләр.

Электив курс кысаларында укучыларның профиль әзерлеген тормышка ашыру

Укучыларның профиль әзерлеген тормышка ашыру кысаларында һәм үткәрелгән анкета нәтиҗәләре буенча мәктәбебездә 46% югары сыйныф укучыларының филологик билгечлекләр белән, шул исәптән журналистика нигезләре белән кызыксынуы ачыкланды.

Татар теле укучылары, рус теле укучылары кебек үк, сәгать саннары җитмәүгә зарлана. Шуңа күрә филологик юнәлештәге укучылар белән эшләү өчен, мөмкинчелек җитәрлек булмый. Шуннан чыгып һәм татар һәм рус әдәбиятларының укытылу үзенчәлекләренә таянып, «Тәрҗемәи хәлләре төрле – язмышлары уртак» дигән программа төзелде. Ул укучыларда татар һәм рус әдәбиятларының үсеше турындагы күзаллаулар формалаштыру һәм аларда әдәби текстка мөстәкыйль рәвештә аналитик һәм чагыштырма анализ ясау күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән.

Курсның актуальлеге

1. Татар һәм рус халыкларының хокуклары һәм мәдәниятенә карата тотрыклы һәм тирән кызыксыну уяна.

2. Дустанә милләтара мөнәсәбәтләр һәм үзара аңлашу булдыруга йогынты ясый.

3. Укучылар, татар халкыныкы кебек үк, рус халкының да гореф-гадәтләре һәм йолаларын хөрмәт итәргә, гомуммилли геройлар белән горурланырга өйрәнә.

4. Курс иҗади фикерләргә, чагыштырма анализ ясарга өйрәтә, өйрәнелә торган предметка карата тирән кызыксыну уята.

Курсның максатлары:

1) татар һәм рус әдәбияты курсларын чагыштыру аша укучыларга укучылар аңына әдәби әсәрләрдәге уртак проблемаларны һәм татар һәм рус халкының рухи кыйммәтләрен җиткерү;

2) укучыларны татар һәм рус әдәби мирасын чагыштырма анализ ясарга өйрәтү;

3) балаларда толерантлык хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:

1) язучыларның биографияләрен чагыштыру аша укучыларда әдәби мираска, тормыш фәлсәфәсен аңлауга кызыксыну уяту;

2) язучыларның иҗат стильләре турында балаларның белемнәрен камилләштерү;

3) эшлекле якын килү аша укучыларны образлы һәм сәнгатьле фикерләүләрен һәм танып белү активлыкларын үстерү;

4) татар һәм рус классиклары әсәрләрендәге тарихи процессларда ирекле ориентлашу мөмкинлеге тудыру.

Көтелгән нәтиҗәләр (гипотеза)

Шәхескә кагылышлы:

‒ укучыларның үзүсешен һәм үзбилгеләнүен камилләштерү;

‒ татар һәм рус әдәби әсәрләрендәге геройларның яшәү фәлсәфәсен анализлау аша укучыларда шәхси һәм гражданлык позицияләрен булдыру;

‒ шәхесара мөнәсәбәтләр формалаштыру;

‒ гомумәхлакый сыйфатларны чагыштырырга өйрүтү.

Метапредмет:

Танып белү (үзләштерелгән предметара төшенчәләрне һәм универсаль уку гамәлләрен практикада куллана белүләренә ирешү):

әсәрләргә һәм язучыларның биографияләренә чагыштырма анализ ясый белү;

төрле чыганаклардан файдалана белү;

гомуми нәтиҗәләр чыгара белү;

әсәрләр мисалында  үзләренең фикерләрен дәлилли белү;

мөһим мәгълүматны сайлап ала белү.

Коммуникатив:

әңгәмә кору, берәр мәсьәләне хәл итүдә катнашу;

үзара хезмәттәшлеккә өйрәтү;

иптәшләреңнең фикеренә уңай йогынты ясый белү;

конфликтларны чишә белү.

Регулятив:

геройларның эш-гамәлләренә бәя бирә белү;

әсәрләрдәге төп фикерне таба белү;

фаразлау;

нәтиҗәләр ясый алу;

контроль һәм үзконтроль ясый белү.

Предмет:

өйрәнелә торган әсәрләрнең эчтәлеген белү;

текст белән эшли белү;

яңа белемнәрне тормыш ситуацияләрендә куллана белү;

әдәбият теориясеннән алган белемнәрне әсәр аналилаганда файдалана белү.

Электив курсны интеграцияләштереп укытуның сәбәп-максатлары

1. Татар һәм рус әдәбиятларындагы әсәрләрнең максат һәм бурычлары, проблемаларын укучылар тарафыннан аңлау даирәсенең тар булуы.

2. Татар әдәбиятыннан төп программаны тирәнтенрәк өйрәнү өчен.

3. Укыту һәм тәрбия татар телендә алып барыла торган безнең мәктәп шәһәребезнең урыслашкан микрорайонында урнашкан. Нигездә, укучыларның күбесе урысча фикерлиләр. Нәкъ менә әлеге курс балаларга рус язучыларының әсәрләрен анализлаудан татар язучыларының шуларга охшаш әсәрләрен анализлауга җиңел күчү мөмкинлеге тудыра. Димәк, түбәндәге мөмкинчелекләр туа:

‒ укучыларның тәнкыйди фикерләү күнекмәләре камилләшә;

‒ әсәрләрдән уртак таяну нокталары таба белү һәм төп төшенчәләрне билгеләү сәләтләрен үстерә;

‒ тормышның теге яки бу проблемаларына карата үз карашларын белдерергә һәм дәлилләргә булышлык итә.

Максатка ирешү һәм бурычларны үтәү методлары һәм формалары

Методлар:

1) аңлату-күрсәтү;

2) әңгәмә;

3) тикшеренү-эзләнү (өлешчә).

Формалар:

1) индивидуаль-ориентлаштырылган;

2) төркем;

3) фронталь.

Максатка ирешү һәм бурычларны үтәү юллары:

семинар-практикумнар;

дебат-дискуссияләр;

компьютер тестлары үткәрү;

кызыклы шәхесләр белән очрашу (татар китапханәсе белән берлектә);

китап укучылар конференцияләре.

Укучыларның белемнәрен контрольдә тоту формалары

1. Курсны үзләштерү нәтиҗәләре буенча X сыйныфта, зачетка әзерләнү өчен, сораулыклар бирелә. Сораулар катлаулылык дәрәҗәсе буенча дифференциальләштерелгән.

2. XI сыйныф укучыларының өлгереш нәтиҗәләрен контрольдә тотуда алар тарафыннан башкарылган рефератлар, иншалар һәм әдәби әсәрләргә рецензияләр хезмәт итә. Укучы шәхси теләге буенча «Иҗади практикум»ның бер биремен үти.

3. Рус һәм татар әсәрләрен чагыштырма анализлау буенча материалларны туплау.

4. Иҗади биремнәрне үтәүгү әзерлек барышында, укучылар сайланган профильләре буенча туры килерлек темаларны һәм татар, һәм рус телләрендә башкару хокукына ия.

Бәяләү формалары

1. Сайланган хезмәтенең эчтәлеге һәм бизәлешенә тиешле стандарт таләпләрне үтәгән шартта, укучыга «Зачет» куела.

2. Өстәмә баллар үзенең эшен мәктәптә һәм мәктәптән тыш чараларда тәкъдир итсә бирелә (фәнни-гамәли һәм китап укучылар конференцияләре, бәйгеләр).

Интернет-технологияләр куллану

 

Тематик планлаштыру

 

Сыйныф

Төп эчтәлек

 

Сәгать саны

1 10 сыйныф 1. Поэзия 7 сәг.
2. Проза 3 сәг.
3. Драматургия 5 сәг.
Йомгаклау дәресе – зачет  
2 11 сыйныф 1. Поэзия 8 сәг.
2. Проза 11 сәг.
Йомгаклау дәресе ‒ иҗади эшләрне яклау  
  Барлыгы:   34 сәг.

 

Тематик планлаштыру

X сыйныф

Поэзия, 7 сәгать.

1. Әдәбият теориясе буенча белемнәрне камилләштерү.

2. Лирик жанрның төрләре буенча теоретик белемнәрне ныгыту.

3. Г.Тукай – А.Пушкин, Һ.Такташ – В.В.Маяковский, Дәрдмәнд – А.Ахматова кебек шагыйрьләр мисалында иҗатларының гомумфәлсәфи, эстетик һәм психологик аспектларын билгеләү.

Проза, 3 сәгать.

1. XX гасыр башы иҗтимагый хәрәкәт әһелләре Г.Ибраһимов һәм М.Горький иҗатларын бөек классиклар иҗаты буларак чагыштыру. (Башка әдипләр дә шул яссылыкта чагыштырыла).

2. Әсәр геройлары мисалында «җәмгыять» һәм «шәхес» төшенчәләренә аңлатма бирү.

3. Психологик драматизм белән нечкә лиризм үрелешендәге охшашлыкларны табу

Драматургия, 5 сәгать.

1. Татар һәм рус драматургларының милләтара әдәбиятларына эстетик мөнәсәбәтне ачу.

2. Драматургия жанрында комизм һәм фаҗига бердәйлеген билгеләргә өйрәтү.

Йомгаклау дәресе (зачет).

 

XI сыйныф

Поэзия, 8 сәгать.

Әлеге бүлектә тикшерелә торган материаллар шигырьгә классик анализ ясау күнекмәләрен камилләштерергә һәм шагыйрьләр иҗатларының тематик бөтенлеге буенча белемнәрне тирәнәйтүгә булышлык итә.

Проза, 11 сәгать.

Бу бүлеккә кертелгән материаллар:

‒ укучыларның тәнкыйди фикерләвен үстерүгә;

‒ эстетик һәм әхлакый нормаларны дөрес аңлауга;

‒ әсәргә психологик анализ ясау күнекмәләрен формалаштыруга;

‒ әсәрләрнең сюжет-композицион корылышларын чагыштыруга булышлык итә.

Сыйныф

Дәрес темасы

 

Сәгатьләр

саны

 

Шигърият  
X сыйныф Г.Тукай һәм А.С.Пушкинның классик шигърияттәге әдәби эшчәнлеге.

Максат:

1) укучыларда Г.Тукай һәм А.С.Пушкин иҗатларындагы уртак якларны табу сәләтләре формалаштыру;

2) бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү;

3) татар һәм рус милләтләренең олуг шагыйрьләре иҗатларына мәхәббәт тәрбияләү

2
Г.Тукай һәм А.С.Пушкинның «Мәхбүс»«Узник», «Кыйтга»«Отрывок» шигырьләре эчтәлекләренең уртак һәм аермалы яклары.

Максат:

1) әдәби чыганакларны чагыштырып, төп идея-тематик бөтенлеген бәяләргә өйрәтү;

2) тугандаш әдәбиятларга карата ихтирам хисе тәрбияләү

1
Г.Тукайның «Алтын әтәч»  һәм А.С.Пушкинның «Сказка о золотом петушке» әкиятләрендә халык авыз иҗаты мотивлары белән аваздашлык.

Максат:

1) укучыларның уйлау, чагыштыру сәләтләрен камилләштерү;

2) халык авыз иҗатына мәхәббәт хисләре тәрбияләү

1
Һади Такташ һәм В.В.Маяковский – символист һәм бунтарь шагыйрьләр. Гыйсъянчылык.

Максат:

1) укучыларны шагыйрьләрнең иҗат стиле белән таныштыру;

2) шигырьләргә классик анализ ясау алымнарына өйрәтү

1
Дәрдемәнд һәм Анна Ахматованың эчке драмасы. Пессимистик лирика. «Бүзләрем маналмадым» һәм «Реквием» шигырьләренә анализ.

Максат:

1) лирик геройның хисен, хис сәбәпләрен һәм характерын ачуларына ирешү;

2) шигырьләргә классик анализ ясау алымнарына өйрәтү;

3) тугандаш әдәбиятларга карата ихтирам хисе тәрбияләү

1
Һади Такташ һәм В.В.Маяковский иҗат стильләренең уртак яклары.

Максат:

1) шагыйрьләрнең тематика уртаклыгын табарга өйрәтү;

2) укучыларның образлы фикерләү сәләтләрен камилләштерү;

3) шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү

1
  Проза  
  Г.Ибраһимов һәм М.Горькийның шәхси язмышларындагы һәм иҗатларындагы  уртаклык. «Тормыш университетлар»ын алар ничек үткәннәр?

Максат: укучыларны бөек классикларның күпкырлы иҗаты һәм эшчәнлеге белән таныштыру

 
  Г.Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» һәм Н.Островскийның «Гроза» әсәрләрендәге җәмгыятьтә хатын-кыз иреге темасы.

Максат:

1) әдәби әсәргә анализ һәм синтез ясау сәләтләрен үстерү;

2) әлеге теманың хәзерге тормышта да актуальлеген дәлилләү

 
  Драматургия  
  Г.Исхакый һәм Е.И.Замятин иҗатларында милли геройлар. «Зөләйха» (Г.Исхакый) һәм «Мы» (Е.И.Замятин) әсәрләренең идея-тематика  һәм проблематика ягыннан охшашлыгы.

Максат:

1) укучыларны уртак милли әдәби геройлар белән таныштыру;

2) текстка әдәби анализ ясау сәләтләрен камилләштерү;

3) рухи кыйммәтләргә хөрмәт белән карау хисләре тәрбияләү

 
  Г.Исхакый һәм Е.И.Замятин иҗатлары буенча семинар-практикум.

Максат:

1) өстәмә материал белән файдаланырга өйрәтү;

2) укучыларның иңади эшчәнлекләрен камилләштерү

 
  К.Тинчуринның «Американ» һәм Н.В.Гогольнең «Ревизор» әсәрләрендә комизм һәм трагизм бердәйлеге.

Максат:

1) геройның характер үзенчәлекләрен ачу;

2) тезислар төзергә өйрәтү

 
  Шигърият  

XI сыйныф

С.Хәким һәм С.Есенин  лирикаларында туган як һәм табигать темалары.

Максат:

1) образлы сурәтләү чараларын чагыштыру;

2) шигырь анализлау алымнарын камилләштерү;

3) каһарманлык хисләре тәрбияләү

1
Ф.Кәрим һәм А.Твардовский лирикаларында сугыш тематикасы. «Гражданин, шагыйрь, солдат…».

Максат:

1) әдипләрнең иҗатында сугыш тематикасы белән таныштыру;

2) әдәбият теориясе буенча укучыларның белемнәрен тирәнәйтү;

3) олы һәм кече Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү

 
Бәйләнешле сөйләм үстерү. «Россиядә шагыйрь шагыйрь булудан  өстенрәк…» . Сочинение язу өстендә эш.

Максат:

1) шигырьләрдәге охшашлыкны табарга өйрәтү;

2) образлы фикерләү сәләтләрен һәм бүйләнешле язма телне үстерү

 
  Х.Туфан һәм А.Г.Твардовский – рухи яктан нык шагыйрьләр: Сталин репрессияләре корбаннары.

Максат:

1) репрессияләр чоры әдәбиятына әдәби һәм тарихи күзәтү ясау;

2) шагыйрьләрнең тәрҗемәи хәлләрен параллель карарга;

3) укучыларда горурлык хисе тәрбияләү

1
  М.Җәлилнең һәм К.Симоновның фронт лирикасы. Шигырьләренә  анализ.

Максат:

1) шигырь төзелеше буенча эш;

2) тәнкыйди фикерләүне үстерү

1
  Х.Туфанның«Ант» һәм А.Твардовскийның «Василий Теркин» әсәрләренә чагыштырма анализ.

Максат:

1) лирик эчтәлектәге текстның сәнгати үзенчәлекләрен табарга өйрәтү;

2) төркемнәрдә эшләү сәләтләрен үстерү

1
  М.Җәлилнең һәм К.Симоновның фронт лирикасы. Шигырьләренә анализ.

Максат:

1) шигырь төзелеше буенча эш;

2) тәнкыйди фикерләүне үстерү

1
  Проза  
  И.Сәлахов һәм А.И.Солженицын – шәхес культы корбаннары.

Максат:

1) язучыларның шәхси тормыш юллары – биографияләре белән якыннан таныштыру;

2) язмышларындагы охшашлыкларны табу

1
  И.Сәлаховның «Тайгак кичү» һәм А.И.Солженицынның «Один день Ивана Денисовича» әсәләре буенча дәрес-диспут. Хакыйкать тудырган фаҗига.

Максат:

1) әсәрләрдәге уртак идея-тематик уртаклыкны табу;

2) дискуссиядә катнашу сәләтләрен камилләштерү

 
  М.Мәһдиев һәм В.П.Астафьев иҗатында авыл тормышы. М.Мәһдиевнең  «Без – кырык беренче ел балалары» («Мы – дети сорок первого») һәм В.П.Астафьевның  «Тают снега» әсәрләрендәге проблематиканы чагыштырп тикшерү.

Максат:

1) әсәрләрнең сюжет-композицион корылышларын чагыштыру күнекмәләре формалаштыру

 
  М.Мәһдиевнең «Кеше китә — җырык кала» һәм Н.Распутинның «Живи и помни» әсәрләрендә геройларның фаҗигале тормыш юлларына, катлаулы язмышларына чагыштырма анализ.

Максат:

1) текстка психологик анализ ясау;

2) әсәрдәге конфликтларны билгеләргә өйрәтү

 
  М.Мәһдиевнең «Кеше китә — җырык кала» һәм Н.Распутинның «Живи и помни» әсәрләрендә геройларга хас этик һәм әхлакый нормалар.

Максат:

1) тормыш фәлсәфәсен аңларга өйрәтү;

2) гомумкешелек кыйммәтләре тәрбияләү

 
  Шәхси язмышың һәм халык язмышы турында уйланулар. Г.Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» һәм А.Т.Твардовскийның «По праву памяти» автобиографик әсәрләрендә уртак мотивлар һәм таяну нокталары.

Максат:

1) әсәрләрдә уртак я охшаш якларны табу һәм төп фикерне билгеләргә өйрәтү;

2) Туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү

 
  Геройларның эчке психологиясе. Идея-тематик уртаклык. (Г.Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» һәм А.Т.Твардовскийның «По праву памяти» автобиографик әсәрләре буенча.)

Максат:

1) тәнкыйди фикерләүне үстерү;

2) геройларның эчке конфликтын билгеләргә өйрәтү;

3) гомумкешелек кыйммәтләре тәрбияләү

 

Дәрес эшкәртмәсе үрнәге

Сибгат Хәким һәм С. Есенин лирикасында туган як һәм табигать темалары (Тема Родины и природы в лирике Сибгата Хакима и Сергея Есенина)

Максат:

1) лирик әсәрләрнең сәнгать үзенчәлекләрен тоемларга һәм шигырьләргә анализ ясарга өйрәтү;

2) күзәтү, чагыштыру, уртак нәтиҗәләр ясау: анализлау-синтезлау сәләтләрен камилләштерү;

3) шигырьләр аша туган илгә, туган җиргә ихтирам кебек бөек хисләр тәрбияләү.

Җиһазлау: шагыйрьләрнең портретлары, С.Хәкимнең шигырьләр җыентыгы, XI сыйныф өчен А.Яхин дәреслеге.

Дәрес барышы

I. Кереш

«Үрләреңне менгәч, туган ягым,

Рәшәң белән битем юдың син.

Һәрвакытта бергә уртаклаштың,

Уртаклаштың барын-югын син.»

(С. Хәким)

« Моя лирика жива одной большой любовью ‒ любовью к родине.

Чувство родины ‒ основное в моём творчестве».

(С. Есенин)

Укытучы. Дөньяда һәр адәм баласын яшәтә торган изге бер хис бар. Ул да булса ‒ туган як, газиз туфрак. Туган җире белән имһамланып, аның яшәү чыганагы икәнлеген сиземләп, аны зурлап, олылап, һәрбер иҗатчы үзенең иң тәүге әсәрен мәңгелек темага әверелгән туган җиргә багышлый. Туган җир төшенчәсе күпкырлы. Кемнәрдәдер әлеге тема башлангыч чорда гына чагылса, кайберләр өчен ул гомерлек темага әверелә.

Бүгенге дәресебезнең тематик юнәлеше нәкъ менә туган җир,табигать турында булыр. С.Хәким һәм С.Есенинның лирик шигырьләрен чагыштырып анализлау барышында без моңа тагын бер инанырбыз һәм уртак таяну нокталарын табарбыз.

Укучы.  С.Хәким ‒ татар шигъриятенең зур тавы иде. Шул таудан иҗат чишмәсе татарча чылтырап-чылтырап акты. «Туган якка күпме кайттым икән мин үз гомеремдә? Мине кайтып-кайтып та сөйләп бетереп булмый торган изге хис газаплый. Шигырь дә, җыр да язып карыйм, юк, ул хис тирәндә, ә җир гап-гади, яшәешләре гади. Шагыйрь күңеле җирдәге изгелекне җырларга тиеш. Һәр кайтканым саен, туган ягымнан илһам алам», ‒ дип язган иде С. Хәким.

Укытучы. С.Хәким туган ягының һәр кешесен, һәр сукмагын ярата. Ул үзе искә алганнардан түбәндәге юлларга сезнең дә игътибарыгызны юнәлтәсем килә: «Мин, нинди генә авырлыклар кичергән булсам да, туган ягыма авыр сүз әйтеп, аны һич кенә дә каһәрләмәдем», ‒ дип, туган җире, нигезе турында иң изге хисләр белән искә ала.

Минем, ‒ дип яза C.Хәким, ‒ якты уйларымның җирлеге шунда: язган вакытта әнә шул туфракны сизеп, тоеп торсаң, нинди рәхәт! Аның туган ягы ‒ Казан арты. Бөек Тукай йөргән эзләрдән атлавын ул тирән горурлык хисе белән искә ала. Арча ягының уңдырышлы туфрагы Г.Ахунов, Г.Бәширов, М.Мәһдиевләрне кебек олпат язучыларны биргән.

Татарстанның Г.Тукай исемендәге (1960), Россиянең М.Горький исемендәге (1970) премияләре лауреаты Татарстанның халык шагыйре (1986) Сибгат Хәкимнең иҗат диапазоны күпкырлы.

С.Хәким иҗатындагы төп темалар:

1. Заман, кеше һәм дөнья язмышы.

2. Сугыш һәм тынычлык.

3. Табигый хис-тойгылар чагылыш тапкан лирик шигырьләр.

4. Милләт язмышы.

5. Әниләрнең бөеклеге.

6. Бөек шәхесләрнең әдәби образларын тудыру һәм, әлбәттә, күңеленә иң газизе ‒ туган як темасы.

II. Әдәбият теориясе

Лирик жанр төрләре:

♦ пейзаж  лирикасы;

♦ гражданлык лирикасы:

♦ сәяси лирика;

♦ күңел лирикасы;

♦ фәлсәфи лирика.

С.Хәким иҗаты – югарыда саналган жанрлар синтезы. Ул ‒ салмак лирика вәкиле. Һәр тематикасына лириканың аерым бер төре хас.

а) Пейзаж лирикасы (асылында табигать белән бәйле хис-кичереш ята). Образлы сурәтләү чаралары әсәр идеясенең асылын ача:

‒ хис;

‒ хиснең сәбәбе;

‒ хиснең дәрәҗәсе;

‒ юану хисе.

б) Күңел лирикасы (хиснең сәбәбе булып, лирик геройның шәхси язмышындагы аерым моментлар билгеләнә). Тормыш-яшәеш турында тирән фикерләр бирелә.

III. Төркемнәрдә эш

С.Хәким шигырьләренә анализ

1 нче төркем: «Туган як ‒ сандык…»

2 нче төркем: «Бер горурлык хисе яна миндә»

3 нче төркем: «Әле һаман куркып уянамын»

(Строфалап бәя бирә бару.)

Теләсә кайсы лирик шигырьдә мөһим өлеш – строфа.

Нәтиҗә: идеяләрне табу (Туган як ‒ адәм баласы өчен төп яшәү чыганагы).

Образлы сурәтләү чараларының һәм стилистик фигураларның шигырьләрнең идея-эстетик һәм тематик бөтенлеген ачудагы ролен билгелиләү.

Нәтиҗә:

1. С.Хәким шигырьләрендәге лирик герой тормышка нинди бәя бирә?

2. Туган ягына бирелгәнлеген үзе ничек дәлилли?

3. Әдипнең туган җиренә карашы аша дөньяга карашы нинди яссылыкта ачыла?

4. Аны борчыган проблемалар бүгенге чор укучысын ни рәвешле дулкынландыра?

(Сорауларга җаваплар тикшерелә.)

С.Есенин шигырьләренә анализ.

1 нче төркем: «Шаганэ ты моя, Шаганэ! »

2 нче төркем: «О Русь – малиновое поле…»

Сорау:

‒ Әлеге шигырләрдә төп фикер нинди?

‒ Лирик герой нинди хисләр белән яна?

(Җаваплар гомумиләштерелә. Сергей Есенин иҗатына, бигрәк тә аның кече Ватан һәм табигатьтне зәвык белән сурәтләү остасы икәнлегенә ишарә ясала.)

Укытучы. Любовь к Родине, к родному краю до конца жизни поэта была главной темой его лирики (обращение к эпиграфу). Природа и родина ‒ неразрывные понятия в творчестве Есенина. Своеобразие его стихотворений в том, что в них передано чувство единства с природой. Поэт по-дружески беседует с кленом, ласково разговаривает с березой.

Природа у него живет, движется, слушает, мечтает. Есенин принес с собой в поэзию образы родной природы. От проникновенных стихов о красоте родной земли Есенин пришел к раздумьям о судьбах России в «суровые грозные годы»:

«Но более всего

Любовь к родному краю

Меня томила, мучила и жгла…”

1. Какими чувствами пронизаны стихотворения?

2. Какими поэтическими средствами достигается высокое лирическое звучание стихотворений?

3. В каких словах выражена любовь поэта к Родине?

4. Обратите внимание на связь деталей портрета с русской природой.

(Ответы учащихся.)

IV. Нәтиҗәләр чыгару

Укучы. С.Хәким һәм С.Есенинның лирик шигъриятенең туган як, кече һәм олы Ватан темаларындагы уртак таяну нокталары итеп түбәндәгеләрне санарга була:

1) газиз җирнең җылысын тоемлау аша шигырь юллары туу;

2) үзеңнең туган ягың белән горурлану;

3) тормыштагы ситуацияләрдә үзең булып карау;

4) Ватанның бүгенгесе һәм киләчәге өчен кайгыру, җан ату. (Нәтиҗәләрне дәфтәрләргә язып куялар.)

V. Йомгаклау

Укытучы. Лирик шигърият ул ‒ җан авазы. С.Хәким һәм С.Есенин кебек гүзәллеккә мәдхия җырлаучы бөек шагыйрьләребез булу белән татар һәм рус әдәбиятлары чиксез бәхетле. Алар иҗаты үрнәгендә бүгенге көндә туган якка мәхәббәт хисләре белән сугарылган шигырьләр туып тора, без алар мисалында тәрбияләнәбез.

VI. Өйгә эш

Сочинение язарга (теләк буенча татар һәм рус телләрендә язарга мөмкин).

1. «С.Хәким ‒ зур тау, шигъриятенең зур тавы»

2. «Тема Родины и природы в лирике С. Есенина»

Кулланылган әдәбият

1. Габдулхаков В.Ф. Риторика: V‒VII сыйныфлар. ‒ Казан, 2002.

2. Ивин А.А. Риторика: Науку убеждать. – М., 2003.

3. Толковый словарь татарского языка в 3-х томах ‒ Казань, 1979.

4. Шакирова Л.З., В.Б.Габдулхаков. Русская речь: Учебное пособие для V‒XI классов татарской школы. ‒ Казань, 1997.

5. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. ‒ Казан, 2000.

6. Татар энциклопедик сүзлеге. ‒ Казан, 1999.

7. Литература. Большой справочник. ‒ Москва, 1999.

8. Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбе. 10 нчы сыйныфы. / А.Г. Әхмәдуллин, Ф.Г. Галимуллин. – Казан, 2005.

9. Яхин А.Г. Әдәбият: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбе. XI сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия. – Казан, 2003.