Тереклек дөньясына сәяхәт

№ 155

Фидүс ГЫЙЛЬФАНОВ,

Актаныш районы Яңа Әлем төп мәктәбенең югары квалификация категорияле биология укытучысы

Дәрестән тыш вакытларда укучылар, тереклек дөньясына сәяхәт итеп, биология фәне белән кызыксынуларын арттыра, төрле кызыклы мәгълүматлар ала. Журнал укучылар игътибарына үземнең эш тәҗрибәмнән кайбер кызыклы бирем-сорауларны тәкъдим итәм.

Үсемлекләр дөньясында

1. Кайсы чәчәкләрдән кайнатма әзерлиләр? (Тузганак, роза)

2. Флейталарны кайсы агачтан ясыйлар? (Өрәңгедән)

3. Иң биек үләнчел үсемлек. (Бамбук)

4. Иң эре орлыклар кайсы үсемлектә була? (Сейшель пальмасы)

5. Йод һәм мамык урынына кулланылучы сазлык үсемлеге. (Сфагнум –сазлык мүге)

6. Кайсы агачтан активлаштырылган күмер алалар? (Каеннан)

7. Яз көне кайсы агач чәчәк аткач, көннәр салкыная? (Шомырт)

8. Диңгез кәбестәсен башкача ничек атыйлар? (Суүсем)

9. Кайсы ылыслы агачның үзагачы черүгә чыдамлы һәм ныклы? (Карагай)

10. Фин халыкларының символы булган агач. (Усак)

Гөмбәләр дөньясында

1. Гөмбәләрнең споралары барлыкка килә торган махсус орган. (Спорангий)

2. Бөреләнү ысулы белән үрчи торган гөмбә. (Чүпрә  гөмбәсе)

3. Гөмбә күзәнәкләрендә нәрсә булмый? (Хлорофилл)

4. Рус телендә  гөмбә төшенчәсен белдерүче «гриб» сүзе кайчан барлыкка килгән? (XV гасыр ахыры-XVI гасыр башы)

5. Чебен гөмбәсенең спирттагы төнәтмәсен нинди авыруларны дәвалау өчен кулланалар? (Радикулит, ревматизм)

6. Ни өчен гөмбәләрне «урман ите» дип атыйлар? (Гөмбәләрдә аксым күп.)

7. Кайсы гөмбә пошилар өчен файдалы, ә кешеләр өчен бик  куркыныч? (Чебен  гөмбәсе)

8. Гөмбәләр турында иң беренче булып язган галим. (Аристотель)

9. Антибиотиклар алу өчен кулланылган гөмбә. (Пеницилл)

10. Юл буйларында, химия комбинатлары тирәсендә үскән гөмбәләр ни өчен кеше өчен зарарлы? (Гөмбә күзәнәкләре агулы матдәләрне, авыр металларны (кургаш, кадмий, терекөмеш) үзенә тупларга сәләтле.)

Балыклар дөньясында

1. Кайсы шәһәрләр рус телендәге балык исемнәрен йөртә? (Судак, Елец)

2. Вертикаль хәлдә йөзәргә сәләтле балык. (Диңгез атчыклары)

3. Нәселләре турында кайгыртучы балыклар. (Тиляпия, чәнечкеле балык, диңгез атчыклары)

4. Көмеш балык буламы? (Яңа Зеландия ярлары буенда – Кука култыгында көмеш балыклар яши.)

5. Койрыгы белән алга таба йөзүче балык. (Пычак балык)

6. Диңгез алабугасы нинди тирәнлектә яши? (500 м тирәнлектә)

7. Уылдыклар чәчмичә генә, тереләй тудыручы балык. (Гамбузия)

8. Кайнар суда (tºC=+52 градус) яшәүче балыкны беләсезме? (Калифорния сулыкларындагы Лукания балыгы)

9. Җырлаучы балыклар буламы? (Балыклар җырламый, ә бәлки авазлар гына чыгаралар.)

10. Кайсы балыклар суда бүрттерелгән фасольгә, кукурузга һәм борчакка эләгә? (Сазан, карп, корбан балык)

Кошлар дөньясында

1. Кайсы кош флейта тавышы чыгара? (Шәүлегән)

2. Яңа Зеландиядә яшәүче канатсыз кош. (Киви)

3. Кабак, карбыз, кавын төшен, терлекләрнең эч маен яратучы кош. (Песнәк)

4. Тәвә кошы – эму ничә йомырка сала? (18 йомырка)

5. Колибри кайда яши? (Көньяк Америкада)

6. «Кошлар көне» кайсы елдан бирле үткәрелеп киленә? (1924 елдан)

7. Ашлык көясе кортын, филчекләрне, шыртлавыкларны юк итүче кош. (Тәкәрлек)

8. Кошларны өйрәнүче фән кайсы галим хөрмәтенә орнитология дип атала? (Аристотель)

9. Иң үткен күзле кош. (Сапсан күгәрченне 8 км ераклыктан күрә.)

10. Нинди ябалак көндез ауга чыга? (Ак яки поляр ябалак)

Рептилияләр дөньясында

1. Сөйрәлүчеләрне өйрәнә торган фән. (Герпетология)

2. Татарстанда аз санда очрый торган аяксыз кәлтә. (Бакыр кәлтә яки җизбаш)

3. Кайсы сөйрәлүченең күзләре төрле якка карый ала? (Хамелеон)

4. Еланнар асрый торган урын ничек атала? (Серпентарий)

5. Анаконда еланының озынлыгы күпме? (5 – 7 м)

6. Иң агулы еланның исеме ничек? (Африка мамбасы)

7. Оча торган кәлтә. (Птерадонт)

8. Урта Азиядә яшәүче иң эре кәлтә. (Варан)

9. Юра чорында диңгездә яшәгән рептилия. (Ихтиозавр)

10. Медицина  өчен кайсы елан агу бирә? (Кобра – күзлекле елан)

Амфибияләр дөньясында

1. Борынгы амфибия. (Стегоцефал)

2. Җир-су хайваннары исеме белән бәйле фирма. (Саламандра)

3. Кайсы шәһәрләрдә бакаларга һәйкәл куелган? (Токиода, Парижда)

4. Җир-су хайваннары ничек сулый? (Үпкә белән һәм тире аша)

5. Балыклардан аермалы буларак, җир-су хайваннарында нәрсә барлыкка килә? (Селәгәй бизе)

6. Коры җиргә  чыкмыйча, суда гына яши торган амфибияләр. (Сирена, протей)

7. Җир-су хайваннары нинди организмнардан килеп чыккан? (Борынгы балыксыманнардан)

8. Бака скелетында нәрсә булмый? (Күкрәк читлеге)

9. Амфибияләрнең ата һәм ана затлары арасындагы тышкы аерма ничек атала? (Җенси диморфизм)

10. Иң зур баканың исеме ничек? (Голиаф. Ул 32 см озынлыкта, 3 кг авырлыкта.)

Бөҗәкләр дөньясында

1. Нинди йортлашкан бөҗәкләрне беләсез? (Бал корты, тут ефәкчесе күбәләге)

2. Корткычларга каршы биологик көрәштә кулланылучы бөҗәк. (Трихограмма)

3. Тут ефәкчесе күбәләгенең күкәйләрен ничек атыйлар? (Грена)

4. Кайсы коңгыз фитофаг? (Май коңгызы)

5. Нинди санитар коңгыз беләсез? (Каберче коңгызы)

6. Саранчага кайда һәйкәл куелган? (Курган өлкәсендә)

7. Пар канатлы бөҗәкләрнең авыз аппараты нинди? (Ялап ала торган)

8. Җирән тараканның туган җире. (Көньяк Азия)

9. Үсемлек бетен икенче төрле ничек  атыйлар? (Тлә)

10. Кайсы бөҗәкләр табигатьтә иң биек корылмалар төзи? (Термитлар)