Тере һәм уенчык кошларны карау

 

Гөлфизә НАСЫЙБУЛЛИНА, Айгөл МӨХӘММӘТХАНОВА, Галина ГАЛИЕВА,

Казандагы 140 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеләре

Бурычлар:

– тере һәм уенчык кошларны чагыштыру, уенчык кош – дымка уенчыгы белән таныштыру, уенчык кошның нинди материалдан булуын ачыклау; кошлар белән кызыксыну, аларга карата сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү ;

– балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерү, сорауларга тулы җавап бирергә өйрәнүне дәвам иттерү;

– төсләрне, дымка бизәге элементларын ныгыту һәм рэсемгә тошерү; рәсем ясау вакытында чисталыкны саклау.

Җиһазлау: хат, читлектәге тере кош, уенчык кош (дымка уенчыгы), кошка ярма һәм су салу өчен савыт.

Шөгыль барышы

  1. Кереш өлеш

Тәрбияче. Балалар, кунаклар белән исәнләшик!

Балалар. Исәнмесез! (Ишеккә шакыйлар.)

Тәрбияче. Балалар, кем безгә килгән?

Балалар. Карыйк әле.

Тәрбияче. Бу – хат ташучы. Ул безгә безгә хат китергән. Балалар, укыйбызмы?

Тәрбияче (читлек һәм тартма тотып керә). “Кадерле балалар! Сезгә Ләйсән хат яза. Мин Себердә яшим. Минем дустым – кошчыгым бар. Сонгы вакытта ул уйнамый, начар ашый,читлегеннән чыкмый башлады. Минемчә, ул җылы якта туган, бездә бик салкын, шуңа борчыла. Бүген иртән телевизордан сездә яз килгәнен күрдем. Мин бу хатны бер үтенеч белән язам, минем кошчыгымны кайгыртыгыз, зинһар”

  1. Төп өлеш.

– Бу нәрсә? (Кош.)

– Кош белән исәнләшик әле. (Исәнме, кош!)

– Балалар, бу нәрсә? (Читлек.)

– Кош нәрсә эчендә яши? (Читлек эчендә.)

– Кош нәрсә эшли? (Утыра, сикерә, безгә карап тора, башын боргалый.)

– Кошка сикерергә берәр кеше булышамы? (Беркем дә булышмый, ул үзе сикерә.)

– Дөрес, безнең кош – тере кош, ул җанлы. Безнең кош тагын нәрсә эшли? (Су эчә, ярма бөртекләре чүпли.)

– Әйдәгез, тикшереп карыйк, сыйлыйк әле. (Кошны ашаталар һәм эчертәләр.)

(Күмәк һәм аерым кабатлаулар.)

– Балалар, кош турында кем кайгырта? (Без үзебез.)

– Ничек кайгыртасыз? (Ашатабыз, суын алмаштырабыз, читлеген чистартабыз.)

– Без кошка, яратып-кечерәйтеп, нәрсә дип дәшәрбез икән? (Кошчык, кошкай.)

(Күмәк һәм аерым кабатлаулар.)

– Әйе, булдырдыгыз. Карагыз әле, балалар, монда тагын бер тартма бар, карыйк әле. Бу нәрсә? (Кош.)

– Кош белән дә исәнләшик. (Исәнме, кош!)

– Карагыз әле, нинди матур кош. Бу кош тереме икән, ничек уйлыйсыз? Кошны сыйлыйк әле. Балалар, кош ярманы чүплиме? (Юк.)

– Ни өчен чүпләми? (Балаларның җаваплары.)

– Су эчәме? (Юк.)

– Кош хәрәкәтләр ясыймы? Ни өчен хәрәкәтләнми икән соң? Нинди кош соң бу? (Уенчык кош.)

– Карагыз әле, бу кош нинди матур итеп бизәлгән. Нинди төсләр күрәсез? (Яшел, сары, кызыл, зәңгәр.)

– Уенчык кош нинди бизәкләр белән бизәлгән? (Түгәрәкләр, сызыклар, боҗралар.)

– Уенчык нәрсәдән ясалган? (Балчыктан.)

– Бу – уенчык кош, дымка уенчыгы дип атала. Ничек атала? (Дымка уенчыгы.)

(Күмәк һәм аерым кабатлаулар.)

– Ничек уйлыйсыз, уенчык кош белән нәрсә эшләп була? (Кулга алырга, ашатып, су эчертеп уйнарга, матурлык өчен бүлмәгә куярга була.)

Хәрәкәтле уен

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, “Кошлар очалар” уенын уйнап алыйк!

– Балалар, әйдәгез, Ләйсәнгә бүләк җибәрәбез, менә монда кош бар, аны матур бизәкләр белән бизик.

– Әйдәгез, өстәл янына килегез. Кулларыгызга үзегез теләгән буяу коралларын алыгыз, дөрес итеп тотыгыз, кош сурәтенә бизәкләр ясыйк.

Бик матур булды, балалар, сез булдырдыгыз.

  1. Тәмамлау өлеше

Тәрбияче. Балалар, тере кош нәрсә эшли? (Сикерә, оча, йөгерә, ашый, су эчә, җырлый.)

– Тере кош турында кайгыртырга кирәк. Ә уенчык кош белән нәрсә эшлиләр соң? (Уйныйлар.)

– Балалар, уенчык кошларны ясау җинел түгел. Балчыктан ясалган уенчыклар тиз ватыла. Шуңа күрә алар белән бик сак уйнарга кирәк. Уенчык кош безнең бүлмәбезне матурлап, бизәп торсын. Мин аны киштәгә куям. Булдырдыгыз! Үзегезне мактап, кул чабыгыз!