Тәрбияче ярдәмчесенең роле

№51

Гөлнар ӘДИАТУЛЛИНА,

Мөслим районы Мөслим авылы “Ләйсән” балалар бакчысының музыка җитәкчесе

Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүдә музыкаль кичәләр, бәйрәм иртәләре зур һәм әһәмиятле урын алып тора.

Балаларга музыкаль тәрбия бирү – музыка җитәкчесенең төп эше. Ләкин бу чаралар гади күңел ачу гына түгел, ә әти-әниләр каршысында сынау тоту; музыка җитәкчесенең, тәрбияченең, балаларның эшенә йомгак ясау  булып та тора бит. Әти-әниләр, күп вакыт, шушы ачык чараларда гына бакча тормышы, андагы эшнең эчтәлеге һәм ни дәрәҗәдә катлаулы, җаваплы икәнен күрәләр. Бәйрәм иртәләрендә балаларның белеме, үз-үзләрен тота белүләре, сөйләме, сәләтләре, җаваплылыклары, җитезлек, кыюлыклары, активлыклары күренә. Ә боларның барысы да, музыка җитәкчесе, тәрбиячеләр Һәм тәрбияче ярдәмчеләренең бер юнәлештә, максатчан, эзлекле, даими тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Уңышларга, бары тик, бердәм, аңлашып, ярдәмләшеп эшләп кенә ирешеп була.

Бәйрәм кичәләрен планлаштырганда ук, бергәлек кирәк; нинди җыр, биюләр, уеннар, сюрприз моментлары, нинди персонажлар кертергә кирәклеген, нинди киемнәр, маскалар әзерләргә икәнлеген сөйләшеп, кем кайсысына җаваплы булуын билгеләү мөһим. Бу исә музыка җитәкчесе балалар белән генә түгел, тәрбияче һәм тәрбияче ярдәмчеләре белән дә эш алып бара дигән сүз.

Кичәгә әзерлек чорында тәрбияче ярдәмчесенә дә эш күп. Иң беренче чиратта музыка залына балаларны бергәләп алып бару, бүлмәгә кайтканда – каршылау. Тәрбияче шөгыль барышында балалардан аерылырга тиеш түгеллеген барыбыз да яхшы белә. Шулай булгач, тәрбияче ярдәмчесенең шөгыль барышында да, бигрәк тә кечкенәләр төркемендә, балалар янында булуы кирәк. Кечкенәләр төркемендә узган кичәләрдә өзеклек, пауза булмау шарт, чөнки бу яшьтәге балалар тиз ялыгалар, игътибарлары кыска вакытлы бит. Баланы кайвакыт музыка залыннан алып чыгып китәргә, киемен алмаштырырга, алып кереп, үз урынына утыртырга кирәк була; менә шул чакта кече тәрбияченең игътибарлылыгы, җитезлеге, бала белән якын мөнәсәбәттә булуы сорала.

Бәйрәмнәргә әзерлек чорында тәрбияче ярдәмчесе балалар өйрәнгән җырлар белән дә танышып бара, бергәләп өйрәнә. Балалар буш вакытларында да өйрәнгән җырларны кабатларга яки җырлап уйнарга яраталар, кайвакытта тәрбияче ярдәмчесен дә үзләре янына чакыралар, бергәләп җырлавын сорыйлар. Биюләр өйрәтүне алыйк. Балаларны түгәрәктә йөрергә, үз урыннарына басарга, парлы хәрәкәтләр ясарга, урыннарын табып дөрес утырырга өйрәткәндә, билгеле, тәрбияче үзе генә җитешә алмый, ә музыка җитәкчесенә уен коралында уйнарга кирәк. Димәк, бу очракта да кече тәрбияче ярдәмгә килә. Ә әкиятләр сәхнәләштергәндә, андагы геройлар, сюрприз моментларындагы персонажлар өчен костюмнар, маскалар әзерләү тәрбияче ярдәмчесе белән бергәләп башкарыла.

Безнең бакчада эш нәкъ менә шулай алып барыла. (Кече тәрбияче кулы белән эшләнгән эшләр күрсәтелә.)

Бәйрәмгә музыка залын әзерләү, уеннарга атрибутлар ясау да күп вакыт һәм тырышлык сорый. Бу эштә дә тәрбияче ярдәмчеләренең актив булуы кирәк. Алдагы көнне үк зал бергәләп бизәлеп, кирәкле бар әйберләр дә әзерләнеп, билгеле урынга куела.

Бәйрәм үтәсе көнне балалар аеруча шау-шулы, хәрәкәтчән, таркау, кайберләре ярсу була, чөнки алар дулкынланалар. Кайбер балалар әти-әниләрен күргәч елый, киреләнә башлый. Балаларны тынычландыруга, юатырга киемнәрен әзерләүгә һәм киендерешүгә тәрбияче ярдәмчеләре дә алына. Балалар бакчасында эшләгән һәр кеше сәләтле артист булырга мәҗбүр. Балалар күңелен аңлаган, үзе дә балаларча уйный, шаяра, җырлый, бии, рәсем ясый белгән кешеләр генә балалар бакчасында эшләүгә алына бит.

Безнең бакчада нәкъ менә шундый тәрбияче ярдәмчеләре эшли. Алар кирәк булса – “әби” дә, “бабай” да “урман җәнлекләре” дә. Кирәк булса, җырлыйлар да, бииләр дә.

Бәйрәм иртәләрендә төшерелгән менә бу фотолар шул турыда сөйли. (Экранда фотолар күрсәтелә, тәрбияче аңлатма бирә.)

Әкиятләрне сәхнәләштергәндә, сюрприз моментларында рольләр башкарырга кирәк булганда, һәрчак тәрбияче ярдәмчеләре алына. Аларның сөйләмнәре ачык, аңлаешлы, сәнгатьле булырга тиеш. Моңа өйрәтү – музыка җитәкчесенең, төркем тәрбиячесенең бурычы.

Тәрбияче ярдәмчесе бәйрәм сценарие белән алдан таныша. Бәйрәм барышында, өзеклек булмасын өчен, кайда нәрсә кертергә, бирергә кирәклеген яттан белә һәм кертә, урнаштыра. Ә моның өчен, кичәгә әзерлек барганда, бергәләп эшләү шарт.

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, шундый нәтиҗә ясарга мөмкин. Балалар бакчасына эшкә килгән һәр кеше – ул гади җыештыручы, ашатучы, яки пешекче генә түгел. Ул – бала тәрбияләүче дә. Ә тәрбияче ярдәмчесе ул – турыдан-туры тәрбияче, музыка белгече, әти-әниләр һәм балалар белән тыгыз элемтәдә торып эшләүче. Димәк, ул педагогларга хас сыйфатларга ия булырга: культуралы, әдәпле, ягымлы, мәрхәмәтле, сәләтле, сабыр, җитез, эшчән, күпкырлы үсеш алган шәхес булырга тиеш.

Бакчада үткән бәйрәм кичәләре, музыкаль иртәләрнең күңелле, матур, уңышлы үтүе, балаларыбызның бу мероприятиеләрне көтеп алуы, теләп катнашуы һәм, әти-әниләребезнең кәефе яхшы булып, безгә рәхмәтле булулары барыбыздан да: тәрбияче, музыка җитәкчесе, тәрбияче ярдәмчесеннән дә тора.

Безнең бакчада эшләүче кече тәрбиячеләр югарыда әйтелгән таләпләргә бар яклап та туры килә, күбесенең эш тәҗрибәләре зур, тиешле белемнәре дә бар. Без кулга-кул тотынып, аңлашып эшлибез.