«Тәмлетамак» кафесын ачу

№ 106

(V– VI сыйныф укучылары катнашында математика атналыгында үткәрү өчен эшлекле уен)

Сүрия ӘХМӘТОВА,

Мөслим районы Баланны төп мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы, «Укытучы-остаз –2017» республика гранты җиңүчесе

Мин, сәләтле балалар белән эшләүгә зур игътибар биреп, укучыларны фәнни-тикшеренү эшләре белән V сыйныфтан ук кызыксындыру отышлы икәнлеген үз тәҗрибәмдә ачыкладым, чөнки тикшеренү эшләре – чынбарлыкны танып-белүнең шәхесне үстерүгә ярдәм итә торган универсаль алымы. Тикшеренү һәм проект эшчәнлеге вакытында укучылар белемнәрне үзләштереп кенә калмыйлар, ә мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә эзләп табарга да өйрәнәләр. Уку дәверендә V – VI сыйныф укучылары белән иң гади иҗади һәм эзләнү эшләреннән башлап, өлкән сыйныфларда реферат, доклад рәвешендәге фәнни-тикшеренү эшләре әзерләүгә ирешәбез. Бу эшләрнең иң яхшылары белән районда, республикабызда үткәрелә торган фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашабыз һәм һәр уку елында республика куләмендә берничә җиңүгә, призлы урыннар яулауга ирешәбез. Математика атналыгында үткәргән бу эшлекле уеным да – укучыларны уйланырга, эзләнергә этәрә торган чараларның берсе.

Максат:

– процентка карата мәсьәләләр чишүне кабатлау;

– төркемнәрдә вазифаларны бүлешеп эшләргә өйрәтү, нәтиҗәләрне гомумиләштерү, йомгаклау;

– имитацион уен мисалында укучыларның заманча шартларга социаль адаптациясен тәэмин итү.

Уен барышы

Укучылар дүрт төркемгә бүленә: икътисадчылар, товар белгечләре, реклама бирүчеләр һәм экспертлар.

Ике атна алдан укучыларга белешмәләрдән түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен табарга кушыла: акция, дивиденд, табыш, аренда, банкрот, рентабельлелек.

Икътисадчылар төркеменә Мөслимдәге «Яңа базар» бинасында урнашкан кафеның эшчәнлеген анализларга, кафены банкротлыктан чыгару чаралары планын төзергә кушыла.

Товар белгечләре төркеменә – меню төзергә, реклама бирүчеләр төркеменә кафеның элмә тактасын эшләргэ, реклама уйларга задание бирелә.

Эшне башлаганчы, билгемәләрне кабатлыйбыз.

Акция – хуҗасына дивиденд рәвешендә табыш алырга хокук бирә торган кыйммәтле кәгазь.

Табыш – товар җитештерүгә тотылган чыгымнардан артып калган керемнен суммасы.

Дивиденд – акция хуҗасының кертелгән акчалардан алган табышы.

Банкрот – бөлгенлеккә чыккан эшмәкәр

Рентабельлелек – табышка эшләү.

Аренда – килешү нигезендә күчемсез милектән вакытлыча файдалану.

Укытучы. Без ачык акционерлык җәмгыяте оештырырга уйладык. Яңа базар» бинасында урнашкан кафеның банкротлыкка чыкканын белдек. Кафе хуҗасы кафе бинасын барлык кирәкле җиһазлары белән айга 11 мең сум түләү хисабына арендага бирергә уйлый. Без икътисадчылар төркеменә кафе эшчәнлеген анализларга һәм кафены банкротлыктан чыгару чаралары планын төзергә куштык. Бүген без, тәкъдим ителгән чаралар планының һәр пунктын исәпләп, кафе ачу максатының  нәтиҗәлелеген ачыкларбыз.

Икътисадчылар төркеме. Кафе «Яңа базар» бинасында урнашкан. Мондый урнашу бик файдалы, чөнки көне буена базарда сатып алучылар өзелми. Күбесе базарга балалары белән килә. Шуңа да анда «Тәмлетамак» кафесын ачу табышлы булырга тиеш. Ләкин кафе бинасы күптән ремонтланмаган, залдагы җиһаз иске, җыештыру сыйфатсыз үткәрелә, персонал тиешенчә эшләми. Без түбәндәге чараларны тәкъдим  итәбез:

– бинаны ремонтларга;

– яңа җиһазлар сатып алырга;

– менюны яңартырга;

– яңа эшчеләр алырга;

– газетага реклама бирергә.

Товар белгечләре төркеме меню тәкъдим итә, аны тикшерәләр, үзгәрешләр кертәләр. Меню тактада күрсәтелә.  

Рекламачылар төркеме берничә вариантта кафега реклама тәкъдим итә, тикшерәләр һәм берсен сайлап алалар. Рекламаны нинди газетага, кайсы биткә, кайсы вакытта бирү отышлы булуын ачыклыйлар, реклама мәйданын исәплиләр.

Төркемнәргә мәсьәләләр

Рекламачылар төркеме өчен. Газетада 1 кв.см мәйданның бәясе 5,8 сум. Бер тамга өчен 48 тиен түләргә кирәк. Әгәр рекламаны газетаның беренче битендә чыгарсаң, реклама өчен үз бәясенең 200 проценты, соңгы биттә бастырсаң, 32 процент күләмендә түләргә кирәк.

128 тамгадан торган, газетаның соңгы битенә 8*5 кв.см мәйданга урнаштырылган рекламаның бәясен исәпләргә.

Бирелгән шартлар өчен төркемдә мәсьәлә чишелә. Мәсәлән,

8*5 = 40 см2, 5,8*40 = 232 сум. (Күрсәтелгән мәйдан өчен)

128тамга*0,48=61,44 сум. (Текст өчен)

232+61,44=293,44 сум.

293,44*0,32=93,9 сум. (Рекламаны соңгы биткә урнаштырган өчен)

293,44+93,9=387,34 сум. (Рекламаның бәясе)

Икътисадчылар төркеме өчен.

1. Кафены ремонтлау бәясе 237 мең сум тора. Аның 52 проценты ремонтчыларга түләү өчен тотыла. Әгәр ремонтны үзең ясасаң, күпме акчаны экономияләп булыр иде? Ремонтны үзең ясаган очракта тотылган акчаны исәпләргә.

Исәпләү: 237000*0,52=123240 сум – экономия

237000–123240=113760 сум – чыгым

2. Кафе залына бәясе 52340 сум булган мебель комплекты сатып алырга кирәк. Мебельне китереп бирү өчен мебель бәясенең 2 процентын түләргә кирәк. Мебель өчен  чыгымнарны исәпләргә.

Исәпләү: 52340*0,02=1046,8 сум – китерү бәясе

52340 + 1046,8 = 53386,8 сум – мебель өчен  чыгым

Товар белгечләре өчен. Беренче айда продуктлар сатып алу өчен чыгымнарны исәпләргә. Кафеда продуктларны саткан өчен 30 процент бәяне өстәргә. Һәр кеше кафега бер кергәндә уртача 70 сум акча тота. Эш көннәрендә көнгә – 80, ә ял көннәрендә 110 кеше кафеда туклана дип уйлыйк. Бер айда 22 эш көне һәм 8 ял көне. Сатудан кергән табышны исәпләргә.

Исәпләү: 70*80*22=123200 сум. (Эш көннәрендә кергән акча)

70*110*8=61600 сум. (Ял көннәрендә кергән акча)

123200+61600=184800 сум. (Бер айда  кергән акча)

184800*0,3=55440 сум (Табыш)

184800–55440 =129360 сум. (Чыгымнар)

Исәпләү тәртибе буенча инструкцияләр (2 нче кушымта)

Укытучы (икътисадчыларга мөрәҗәгать итеп). Кадрлар бүлеге түбәндәге эшчеләрне алырга тәкъдим итә:

Директор-товар белгече – айлык хезмәт хакы – 17000 сум.

Буфетчы – 8000 сум.

Җыештыручы, савыт-саба юучы – 9000 сум.

Барысы: хезмәт хакына – 34000 сум.

– Аренда, хезмәт хакы һәм рекламага ай саен күпме чыгым көтелә?

Җавап. Аренда, хезмәт хакы һәм реклама өчен: 11000+34000+387,34=45387,34 сум.

Укытучы (экспертларга мөрәҗәгать итеп). Айлык чыгымнар 45387,34 сум, табыш 55440 сум.

Кафе ачу үзен аклармы? Бу эш рентабельлеме? Бер генә тапкыр тотыла торган чыгымнарны да исәпкә алырга.

Айлык чыгымнар:

— ремонт – 113760 сум;

— мебель – 53386,8 сум.

Барысы: 167146,8 сум.

167146,8:12=13928,9 сум. – бер айга киткән чыгым

45387,34+13928,9=59316,24 сум – айлык табыш

Нәтиҗә. Кеше моның кадәр генә йөргәндә кафе ачу рентабельле түгел. Табыш чыгымнардан артыграк булырга тиеш. Чөнки кафе ачу өчен киткән чыгымнар акланырга һәм акционерлар дивидендлар ала башларга тиеш.

Укытучы (экспертларга мөрҗәгать итеп). Бер елдан кафе табышка эшли башласын өчен айлык керем күпме булырга тиеш?

45387,34+13928,9=59316,24 сум – айлык табыш

Нәтиҗә. Айлык табыш 59316,24 сум булганда кафе табышка эшли башлый, һәм акционерлар да табыш ала башлаячак.

Укытучы. Без бүген эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә уйлаган кешеләргә хәл итәргә кирәк булган мәсьәләләрнең бик аз өлешен генә карап үттек.

Бу имитацион уенда катнашып, сез үзегез өчен нинди нәтиҗәләр ясадыгыз? (Укучыларның фикер-тәкъдимнәре тыңлана, соңыннан нәтиҗә ясала.)

Кушымта 1.

Кафе  «ТӘМЛЕТАМАК»

МЕНЮ

1. ТУҢДЫРМА

— Эскимо Куянкай                      16-00

— Пломбир Кеша                        17-00

— Пломбир Емеля                       19-50

— Эскимо Кызыл калак                16-00

— Эскимо Тиенкәй                      17-50

— Пломбир печенье белән            21-00

— Пломбир Карнавал                    22-00

2. ПИРОЖНЫЙ

— Пирожный Татлы                   18-50

— Пирожный Бәрәңге                15-00

— Пирожный Катлама                20-50

— Пирожный Суфле                   18-00

3. КАМЫР АШЛАРЫ

— Вак бәлеш                               25-00

— Сумса                                      10-00

— Кыстыбый                               12-00

— Камырда сосиска                    15-00

4. ЭЧЕМЛЕКЛӘР

— Алма согы                       12-00

— Томат   согы                    10-00

— Гранат   согы                   20-00

—  Газлы су                          8-00

— Минераль су                      8-50

— Чәй                                   12-00

— Кофе                                 15-00

Кушымта 2

ИНСТРУКЦИЯ

Товар белгечләре төркеме өчен

  1. Эш көннәрендә кергән акчаны исәпләргә.
  2. Ял көннәрендә кергән акчаны исәпләргә.
  3. Бер айда  кергән   акчаны исәпләргә.
  4. Кафеда продуктларны сатудан өчен  кергән табышны(30%)

исәпләргә.

5.Продуктлар  сатып алу өчен айлык чыгымны исәпләргә.

 

 

 

 

 

 ИНСТРУКЦИЯ

Рекламачылар төркеме өчен

  1. Реклама мәйданын исәпләргә.
  2. Күрсәтелгән  реклама мәйданы өчен бәяне исәпләргә.
  3. Рекламада тамгалар санын исәпләргә.
  4. Текстның бәясен исәпләргә.
  5. Реклама бәясен исәпләргә: күрсәтелгән  реклама мәйданы өчен бәяне һәм текстның бәясен кушарга.
  6. Рекламаны соңгы битк урнаштырган өчен өстәмә түләүне исәпләргә.

7. Рекламаның гомуми  бәясен исәпләргә.