Телемарафон

№ 101 —«Яшел бишек» конкурсына

Филиза ГЫЙЛЬФАНОВА,

Актаныш районы Иске Кормаш төп мәктәбенең I квалификация категорияле физика укытучысы

Укучыларда физика фәненә кызыксыну тәрбияләүдә, аларның иҗади һәм танып-белү мөмкинлекләрен үстерү һәм артистлык сәләтләрен ачуда, коллектив белән эшләргә өйрәтүдә сыйныфтан тыш эшләр мөһим роль уйный. Әлеге чаралар мөгаллимгә физика фәне белән кызыксынучыларны, техник иҗатка сәләтле укучыларны барларга, аларның сәләтләрен үстерү юнәлешендә эшләргә ярдәм итә.

Максат. Укучыларга  гади һәм кызыксындырырлык формада тормыштагы вакыйгаларны, күренешләрне физика законнарына нигезләнеп аңлату мөмкинлеген күрсәтү, физика фәненең бөеклегенә, күп белгән кешеләр генә тормышта уңышка ирешә дигән фикер йөртергә юнәлеш бирү; чарада катнашучыларны командада эшләргә, аудитория белән идарә итәргә, аралашырга өйрәтү.

Чара үтәсе кабинет телестудия рәвешендә җиһазлана. Һәр тапшыру өчен алып баручылар билгеләнә, башкалар – тамашачы ролендә.Тапшыруның исеме рәсемнәр һәм музыка белән презентацияләнә.

Кичә барышы

Укытучы. Бүген безнең телестудиядә берничә тапшыру әзерләнә. Болар – «Барысын да белергә телим!», «Кеше һәм закон», «Радиация һәм аның тәэсирләре», «Сәламәт яшик!», «Көлкеханә», «Җырлыйк әле» тапшырулары. Кем дә кем әлеге тапшыруларда үзен физика законнарын күп белүче һәм актив катнашучы итеп танытса, махсус призларга ия булачак.

1 нче тапшыру – «Барысын да белергә телим!»

Алып баручы. Студиябезгә хат килде. Хәзер сезне әлеге хатның эчтәлеге белән таныштырам: «XXI гасыр – АЭС, синхронизатор, цифрлы телевизорлар, космосны иңләүче космик корабльләр дәвере ул! Кесә телефоннары да хәзер гадәти кулланылышта… Кеше нинди генә ачыш ясамасын, без тере табигатьтәге үзгәрешләргә битараф кала алмыйбыз: аның «патент бюросы»нда нәрсәләр генә юк?! Имезүчеләр турында беләсем килә!»

Әлеге сорауга җавап табу максатыннан без студиягә күренекле физикны чакырдык.

Физик. Мәсәлән, ультратавыш локаторын физика күзлегеннән карыйк. Ул ярканатларда була. Реактив двигатель – кальмарларда. Терек табигатьтәге төгәл барометр кирәкме? Анысы бакаларда бар. Ышанмыйсызмы? Хәзер тәфсилләбрәк аңлатып карыйм.

Ярканатлар очыш вакытында берөзлексез ультрамиләүшә дулкын диапазонындагы электромагнитик импульсларны нурландыра, очкыш юнәлешендә аның локаторы һәрчак эш режимын үзгәртеп тора.

Самолетларда һәм ракеталарда  кулланылучы реактив хәрәкәт кальмарларга хас: алар үзләре хәрәкәтләнү өчен агым ыргыту ысулын куллана. Бака – иң яхшы «синоптик», аның тиресе дымны җиңел парга әйләндерә. Атмосфера коры булса, аның тән өслеге кипшерә, шуңа да ул коры һава буласы көнне гел суда утыра, ә дымлы һава көтелгәндә яисә яңгыр явар алдыннан бака коры җиргә чыга, чөнки аңа коргаксу куркынычы янамый.

Зәһәр елан исә градусның меңенче өлешенә тигез булган температура аермасын да сизеп ала, күселәр радиацияне тоя, гадәти таракан радиацияне күрә. Гомумән, хайваннарның инстинкты ялгышмый, ул фәнни яктан исбатланган. Хайваннар дөньясын һәм табигатьне саклагыз! «Зирәклеккә» өйрәтерлек хайваннар юкка чыгарга мөмкин!

Алып баручы. Без хаттагы сорауга җавап юлладык.Сездән хатлар көтәбез!

2 нче тапшыру –«Кеше һәм закон»

Алып баручы. Без тәкъдим итәсе викторина «Кеше һәм закон» дип атала. Кайсы галим турында сүз барганлыгын әйтергә кирәк. Моның өчен әлеге галимне характерлаучы берничә фикер әйтелер.

1 нче бирем.

– А.С.Пушкин кем турында: «Ул – Россиядә беренче университетны барлыкка китерүче, ул әле үзе дә – безнең беренче университет», дигән фикер әйткән?

– Әлеге галимнең гыйльми ачышлары фән һәм техниканың кайсы өлкәләренә карый? (М.В.Ломоносов. Аның хезмәтләре физика, астрономия, геология, әдәбият, приборлар төзелеше өлкәләренә багышланган.)

2 нче бирем.

– Сицилиянең Сиракуз шәһәрендә дөньяга килгән, физика үсешенә зур өлеш керткән борынгы грек тикшеренүчесе.

– «Таяну ноктасы бирегез, мин Җир шарын кирегә әйләндерәчәкмен» дигән канатлы сүзләр әлеге галимнеке.

– Ул Гицерон патшаның алтын таҗында нинди кушылмалар барлыгын ачыклаган. (Архимед)

3 нче бирем.

– Хезмәт юлын гади укытучы булып башлап җибәрә. 1921 елда фотоэффект законын ачудагы тикшеренүләре өчен Нобель премиясенә лаек була.

– «Нәрсә ул гравитация?» дигән сорауга җавап эзли һәм чагыштырмалылык теориясен ача. Кем ул? (Альберт Эйнштейн)

4 нче бирем.

– 1643 елда Вулсторп шәһәрендә туган, Кембридж университетын тәмамлаган, классик физикага нигез салган Англия галиме.

– Ул механиканың өч мөһим законын ачкан. Кем ул? (Исаак Ньютон)

Алып баручы. «Кеше һәм закон» викторинасында җиңүче түбәндәге эчтәлектәге хат белән бүләкләнә: «Физика фәне үсешенә саллы өлеш керткән фән эшлеклеләрен һәм физика законнарын белүең өчен Сиңа зур рәхмәт! А.Архимед, И.Ньютон, Б.Паскаль һ.б.»

3 нче тапшыру – «Радиация һәм аның тәэсире»

Алып баручы. Радиация – әйләнә-тирәдә күзәтелүче күптөрле факторларның берсе.

Атом индустриясендә радиоактив элементларның кешелек дөньясы өчен әһәмияте артканнан-арта бара. Радиоактив изотоплар медицинада, биологиядә, сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында һәм хәтта археологиядә дә киң кулланыла. Фән-техника прогрессы шартларында төрле төш корылмаларын эксплуатацияләү (шул исәптән АЭС реакторлары) кешеләрнең сәламәтлегенә һәм яшәешенә хәвефле проблемалар китереп чыгарды. Бүген бездә кунакта – радиация белән бәйле күренешләргә фәнни җавап бирүче галимнәр. Ә сез фән эшлеклеләренә үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә аласыз. Хәзер сүзне академик Ивановка бирәбез.

Академик Иванов. Мин сезне радиоактив нурланыш һәм аның кайбер үзлекләре белән таныштырырмын. Белгәнегезчә, 1896 елда А.Беккерель уран тозларының үзлегеннән нур чыгару күренешен ача.1898 елда Мария Складовская-Кюри һ.б. галимнәр торий элементында нурланыш барлыгын ачыклый. Яңа элементлар эзләүдә ул ире Пьер Кюри белән күп хезмәт куя. Алар полоний һәм радийның үзлегеннән нур чыгаруын ачалар, физикага радиоактивлык төшенчәсен кертәләр. XIX гасыр ахырында күптөрле радиоактив элементлар ачылгач, аларның физик табигатен өйрәнә башлыйлар. Э.Резерфорд радиактив нурланышның магнит кырында өч төрле компонентка: α-, β- һәм γ- кисәкчекләргә аерылуын һәм матдәләргә үтеп керү сәләтләре буенча әлеге кисәкчекләрнең төрлечә булуын ачыклаган: α-нурлар 0,1 мм калынлыктагы кәгазь аша үтеп керми, алар – гелий атомы төшләре; β-нурлар (электроннар) матдә аша үткәндә азрак йотыла, берничә мм калынлыгындагы алюминий пластинка гына ул нурларны йота; γ-нурларны 1 см калынлыктагы кургаш катламы да тоткарлап бетерә алмый, алар – югары ешлыклы электромагнитик дулкыннар.

Һәр радиоактив матдә өчен таркалу активлыгы ике тапкыр кими торган вакыт интервалының булуы 1902 – 1903 елларда ачыла. Әлеге вакыт интервалы ярымтаркалу периоды дип атала. Цезий (137 атом массалы) изотобы өчен ярымтаркалу периоды – 30,2 ел, стронций өчен – 29,6 ел, радиоактив йод изотобы  өчен  – 8,05 тәүлек, радий өчен  – 1600 ел, уран (238 атом массалы) изотобы өчен 4,5 млрд. елга тигез. Шуңа да Чернобыль фаҗигасе вакытында цезий хәвефе озаккарак сузылган. Нурланыш радиоактив матдәләр тирәсендә чәчелгән кисәкчекләр белән генә түгел, ә радиацияле азык кабул итүдән дә булырга мөмкин. Чернобыль зонасыннан эвакуацияләнгән халыкны тикшерү күрсәткәнчә, аларның калкансыман бизендә күпләп йод утырганлыгы ачыкланган, ә ул базед авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Цезий таркалганда җитез электроннар (β-кисәкчекләр) һәм кыска электромагнитик дулкыннар (γ-кисәкчекләр) организмдагы күзәнәкләрнең тереклек эшчәнлеген бозылуга китерә.

Алып баручы. Ионлаштыручы нурланыш аспектлары белән таныштыруны  метеорологик үзәк белгече дәвам иттерер.

Метеоролог. Безнең үзәк хезмәткәрләре һәрдаим җир атмосферасының торышы һәм анда бара торган үзгәрешләрне өйрәнә. Радиация нәтиҗәсендә һава ионлаша. Нурланышның тере организмнарга тәэсире нурланыш дозасы белән билгеләнә. Йотылган ионлаштыручы нурланыш энергиясенең (Е) нурландырылган матдә массасына (m) чагыштырмасы йотылган нурланыш дозасы дип атала: D=Е/m. Нурланыш дозасын грэй белән үлчиләр. Радиациянең табигый фоны (космик нурлар, әйләнә-тирә мохитнең һәм кеше тәненең радиоактивлыгы) бер елга 0,002 г чамасы доза тәшкил итә. Радиациядән саклану  буенча халыкара комиссия нурланыш белән эш итүчеләр өчен бер елга 0,05 г дозаны югары чик дип билгеләде. Кыска вакыт эчендә кеше 3 – 5 г доза алса, ул һәлак була.

Тормышта нурланышның экспозицион берәмлеге – рентген (кыскартып: Р) кулланыла. Практик дозиметриядә 1Р ны 0,01 г кадәр йотылган нурланыш дозасына бәрабәр дип исәплиләр.

Нурланышның тәэсире йотылган нурланышның төренә дә бәйле. Нурланыш төрләренең биологик тәэсирендәге аерма сыйфат коэффициенты k белән характерлана. α-кисәкчекләрнең сыйфат коэффициенты иң зур әһәмияткә ия (k=20); α-нурлар иң хәвефлесе булып санала, чөнки алар тере күзәнәккә иң зур зыян китерә.

Алып баручы. Радиациянең биологик тәэсире турында биофизика институты белгече таныштырып китәр.

Биофизик. Радиоактив матдә нурланышлары барлык тере организмнарга үтә көчле тәэсир ясый. Энергиясе тулысынча йотылган очракта да организм күзәнәкләренең тереклек эшчәнлеген бозу өчен тән температурасын нибары 0,001 градуска күтәрерлек шактый зәгыйфь нурланыш та җитә.

Тере күзәнәк – катлаулы бер механизм, һәм ул – тере организмның төп структур һәм функциональ берәмлеге. Күзәнәкнең һәр структур компоненты молекулалардан һәм атомнардан тора. Терек һәм терек булмаган табигать белән уртаклык шуннан күренә дә инде. α-, β- һәм γ-нурлар биотукыманың атомнарын һәм молекулаларын ярсыта яисә нурландыралар, кечкенә дозада сизелмәслек йогынты ясыйлар, су белән катнашкач, ирекле радикаллар саны күбәя, организмның төрле өлешләренә үтеп керүчәнлек арта. Күзәнәк төшләре, бигрәк тә тиз үрчи (бүленә) торган күзәнәкләр нурланышка аеруча сизгер. Шуңа күрә нурланыш, беренче чиратта, сөяк җелеген зарарлый һәм, нәтиҗә буларак, кан ясалу процессы бозыла. Шуннан соң ашкайнату юлы күзәнәкләре һ.б. органнар зарарлана.

Нурланыш нәселдәнлеккә дә зур йогынты ясый, геннар мутациясе барлыкка килә: организмының иммун системасы бозылган Даун синдромлы балалар туарга мөмкин.

Нурланышның хәтәр ягы шунда: хәтта үлемгә китерерлек булганда да кеше бернинди авырту-мазар сизми.

Алып баручы. Белгечләр безгә радиация өлкәсенә бәйле шактый кызыклы  мәгълүмат җиткекрделәр, алар сезнең сорауларыгызга да җавап бирергә әзер.

Сорау. Радиоактив матдәләрнең авыл хуҗалыгы өчен нинди әһәмияте бар?

Җавап. Атом индустриясендә кешелек дөньясы өчен радиоактив изотопларның әһәмияте артканнан-арта бара. Үсемлек орлыкларын радиоактив матдәләр чыгарган гамма γ-нурларның аз гына дозасы белән нурландыру да уңышның артуына китерә.

Радиациянең зуррак дозалары үсемлекләрдә һәм микроорганизмнарда мутацияләр тудыра, бу исә аерым очракларда бик кирәкле яңа сыйфатларга ия булган мутантлар китереп чыгара (радиоселекция). Бодай, фасоль һәм башка культураларның кыйммәтле яңа сортлары шулай китереп чыгарылды. Зарарлы бөҗәкләр белән көрәштә һәм азык-төлекне консервлаганда да радиоактив изотопларның γ-нурланышы файдаланыла.

Радиоактив матдәләр биологиядә, медицинада, сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында һәм хәтта археологиядә дә киң кулланыла.

Сорау. Чернобыль катастрофасы – зур колачлы радиоактив һәлакәт, ул күпме кешегә психологик зыян китерде. Шуңа бәйле рәвештә атом энергетикасының киләчәге нинди?

Җавап. Хәзерге вакытта энергия белән тәэмин ителешкә төш энергетикасы лаеклы әлешен кертә. АЭСларның башка төрдәге электр станцияләреннән өстенлекләре күп: АЭСның эшләве өчен бик аз микъдарда ягулык кирәк. (1 г уранда тупланган энергия 2,5 т нефть янгандагы энергиягә тигез); ТЭСлар белән чагыштырганда экологик яктан чиста. Билгеле, АЭС калдыкларында радиоактив газлар һәм кисәкчекләр була, әмма алардагы радиоактив төшләрнең күпчелек өлеше, радиоактив булмаганнарга әверелеп, тиз таркала.

Чернобыль АЭСындагы авариядән соң атом энергиясе буенча халыкара агентлык (МАГАТЭ) энергетик реакторларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында тәкъдимнәр кертте. Әлеге агентлык атом-төш коралын таратмау һәм төш энергиясен тыныч максатларда дөрес куллануның торышын тикшерә. Соңгы елларда төш энергиясеннән файдалануга йөз тоткач, радиоактив ташландыклар да артты. Нигездә ул – АЭСларда, атом су асты көймәләре һәм бозваткыч реакторларында кулланылган төш ягулыгы. Радиоактив ташландыкларны зарарсызландыру һәм инде эшлисен эшләгән атом электр станцияләренә демонтаж ясау белән дә катлаулы проблемалар килеп баса. Моннан чыгу юлларын да эзлиләр, билгеле. Мәсәлән, радиоактив ташландыкларны күмү проекты буенча Яңа Җир утравында 600 м тирәнлектә шартлату. Шартлаудан соң 600 – 700 м тирәнлектә һәм 3,5 км радиуслы пыяласыман матдә хасил була, ә ул радиоактив нурланыш өчен барьер булып тора. Бер шартлау нәтиҗәсендә генә дә 100 т тирәсе шундый матдә хасил була. Чернобыль АЭСындагы һәлакәт радиоактив нурланышларның  гаять куркыныч булуын күрсәтте. Барлык кешеләр дә бу куркынычны һәм аңардан саклану чараларын белергә тиеш.

Алып баручы. Кызганычка, хәзерге көндә киң таралган җылылык электр станцияләре дә экологик яктан куркыныч тудыра: кислота яңгырлары төшүгә, «парник эффекты» китереп чыгаруга әлеге электр станцияләре сәбәпче. АКШта – 20, Япониядә – 60, Франциядә 75 процент электр энергиясен атом электр станцияләре җитештерүе мәгълүм. Шулай булгач, атом энергетикасы кешелек дөньясын электр энергиясе белән тәэмин итүнең яхшы ысулы булып санала. Ләкин радиоактив шартлаулар булмаслык, әйләнә-тирә мохиткә зыян салмаслык , кешеләр яшәеше өчен куркыныч тудырмаслык АЭСлар булсын иде ул!

Алып баручы. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Ныклы сәламәтлеккә ия булу өчен организмда металлар җитешүе кирәк. Әлеге сорауларга тулырак мәгълүмат алу өчен студиягә махсус белгечләр чакырдык.

Терапевт. Кеше организмының иң күп өлеше (якынча 80 – 90 проценты) судан тора. Аңа магний, бакыр, тимер һ.б. өстәлә. Магний, калий, тимер һәм башка микроэлементлардан башка кеше бер көн дә яши алмас иде. Алда саналып киткән микроэлементлар – кеше организмының төп азыгы да, дәвасы да. Мәсәлән, әгәр компотка бераз цинк өстәсәк (сүз микрограммнар турында бара), кешенең иммун системасы ныгыячак һәм ул авыруларга тиз генә бирешмәячәк. Цинк тән күзәнәкләре бүленүдә катнаша, аннан башка яшәеш барлыкка килми. Шуңа күрә цинк яшь һәм үсүче организмга кирәк, өлкәннәргә дә аның зыяны юк.

Магний – организм өчен иң кирәкле элементларның берсе. Әгәр кешедә магний җитешми икән, аңарда миокард инфаркты, гипертония авыруларына юл ачыла, кеше начар йоклый, ярсып китүчән, бик тиз аручан була, кешедә хроник хәлсезлек синдромы үсеш ала. Бакыр җитешмәсә, кеше шикәр диабеты һәм аллергия авыруларына бирешүчән була. Кальций җитешмәгәндә, кеше травмотологның киңкырлы пациентына әйләнә.

Алып баручы. Стресс вакытында без цинк һәм магний югалтабыз. Ни өчен зур шәһәрләрдә яшәүчеләрнең авылдагыларга караганда организмында микроэлементлар азрак була икән?

Табиб-педиатр. Бу – «мегаполис синдромы». Мәсәлән, Мәскәү балаларына 40 процент чамасы  магний һәм цинк җитешми. Мондый җитешмәүчәнлекне авыр гаиләләрдә яшәүче кешеләрдә дә күреп булмый диярлек. Эре шәһәрләрдә яшәүчеләр белән авыл балаларының яшәү тирәлеген чагыштырсак, шәһәр тирәсендәге табигатьтә кургаш яки башка авыр металларның тозлары күбрәк, шуңа күрә дә шәһәр балалары стресска тизрәк бирешә, ә стресс вакытында организм күп күләмдә цинк һәм бакыр югалта. Икенче сәбәп: көн саен диярлек  шәһәр балалары дисбактериоз белән чирли. Эчәклектә эшчәнлек бозылганда, микроэлементлар начар үзләштерелә. Чипсы, лимонад һәрвакыт кальций, магний, цинк, хром үзләштерелүен боза.

Әгәр гаилә рационыннан әни кеше диета саклыйм дип майлы ризыкларны алып ташлый икән, балаларда селен дефициты барлыкка килергә мөмкин, чөнки ул организмда майлы ризыклар аша туплана.Селен мускулларны үстерә, чәчнең һәм тырнакларның сәламәтлегенә дә дәва.

Алып баручы. Кемгә нәрсә җитешми?

Табиб-гинеколог. Йөкле хатын-кызларга бала нормаль үсештә булсын өчен цинк, кальций, магний, тимер кирәк. Көчле стресстан соң организм магнийга һәм цинкка кытлык кичерә. Хатын-кызларга бакыр һәм тимергә бай ризыклар ашарга киңәш ителә.

Табиб-педиатр. Әгәр бала еш авырый икән, аңа марганец җитешми дигән сүз. Биш яшьлек балада һәм яшүсмерләрдә җенси җитлегү чорында цинк күп сарыф ителә. Әгәр бала җәй вакытында кинәт үсеп китә икән, аның рационына кәбестә кертергә кирәк. Гомумән, цинк – аллергия һәм тире авыруларыннан интегүчеләргә бик кирәкле элемент. Кызлар өчен үсмер вакытта тимер, бакыр, кальций, йод файдалы. Һәр хуҗабикә тимер җитешмәгәндә ит, алма, гранат, карабодайга игътибар бирергә кирәклеген белә. Бакыр мөгезле эре терлек бавырында, төрле чикләвекләрдә күп була.

Табиб-кардиолог. 40 яшьтән соң картаюны тоткарлау өчен селен кирәк. 45 – 55 яшьләрдәгеләрнең инсульт, инфракт  авырулары селен җитмәүдән килеп чыга. Штанга күтәрүчеләргә, боксчыларга, ягъни авыр физик хезмәттәгеләргә тимер файдалы. Марафончыларда, физкультура институты студентларында, футболчыларда һәм ишкәкчеләрдә магний кытлыгы күзәтелә.

Табиб-невролог. Төнлә утырып мәкалә язучы журналистлар, гадәттә, тимер, бакыр, кальцийны күп сарыф итә. Тәүлек буе компьютер алдында утыручыларга исә кальций җитешми. Үзәк нерв системасы эшчәнлегенә магний, марганец, бакыр, цинк уңай йогынты ясый. Йокысызлыктан интегүчеләргә винегрет ашау файдалы.

Алып баручы. Һәрберебезнең дә организмы кимендә 50 химик элементтан тора, ләкин  һәр микроэлементның «дозасы» төрлебездә төрлечә. Сәламәтлегебез үз кулыбызда, шуңа да һәрберебез организмыбыздагы химик элементлар хакында онытмаса иде.   

1 нче алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле телевизор караучылар һәм студия кунаклары! «Көлкеханә» тапшыруына рәхим итегез! Бүгенге тапшыруыбыз физикларга багышлана. Әйе, физиклар – бик җитди кешеләр, галимнәр һәм уйлап табучылар, ләкин алар шаяртырга да яратканнар.

2 нче алып баручы.  Бервакыт Нильс Борга лабораториядә эшләгәндә электр чылбырындагы көчәнешне үлчәргә кирәк булган. Ул лаборантын вольтметр карарга җибәргән җиреннән туктата да көчәнешне кул белән тоемлап белергә куша. Лаборант: «Мин аны ничек эшлим соң?» –дип гаҗәпләнә. Бор: «Әгәр чылбырда 10В булса, әй, җен!» –дип пышылдарсың, ә 220 В булса, бөтен белгәннәреңне дә ныграк кычкырырсың», – дигән.

1 нче алып баручы. Дәрестә булган берничә кызыклы хәл. Башкалар белән елмаегыз, көлегез, елмаю – дәва гына түгел, ә өйрәтүче дә ул. Тыңлап карагыз әле:

1. Дәрестә укучының җавабы: «Молекулалар арасындагы матдә диффузия дип атала».

2. Лаборатор эшкә нәтиҗәдән: «Миңа лаборатор эш бик ошады, чөнки мин җисемнең массасын үлчәргә өйрәндем».

3. «Ватылгач, киредән үз формасына кайтарып булмаган җисемнәрнең атомнары арасында тартылу көче юкка чыга».

«Җырлыйк әле!»

(Тапшыруда барлык залда утыручылар катнаша.)

Алып баручы. Әлеге тапшыруда тиешле темага туры килгән җырны әйтергә һәм берсен җырлап күрсәтергә кирәк булачак. Җырны башкаручыга жетон бирелә, аларның санына бәйле рәвештә нәтиҗә чыгарыла.

∙Механик хәрәкәт яки  хәрәкәт итүче җисемнәр турында җырларны әйтергә.

∙Суның төрле халәтләре турындагы җырлар.

∙Күк җисемнәре турындагы җырлар.

∙Табигать күренешләренә багышланган җырлар.

(Иң күп жетон җыючы җиңүчене билгеләп, тапшыруга нәтиҗә ясала.)

Алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар! Безнең телемарафон ахырына якынлашты. Физикадан алган белемнәрегезне тормышта актив куллануыгызны телибез. Сау булыгыз!