Тәгәри китте йомгагым

№ 129

Эльвира ГЫЙБАДУЛЛИНА,

Казан шәһәре 182 нче политехник лицейның туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Максат: туган тел һәм әдәбият дәресләрендә әкият язарга өйрәтү тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм танып белү, әхлакый-эстетик тәҗрибәне баету.

Бурычлар:

1. Укытучыларны актив танып белү эшчәнлегендә катнаштыру.

2. Әкият белән эшләүнең метод һәм алымнарын күрсәтү.

3. Укытучыларны әкият язу тәртибе белән таныштыру.

Кулланылган материал: комьютер, тавыш көчәйтү җайланмасы, проектор, бишек, курчак, йомгак, йолдызлар, кәгазь битләре.

Мастер-классның нәтиҗәсе: төркемнәрдә авторлык әкиятен иҗат итү.

Аудитория: туган тел һәм әдәбият укытучылары өчен.

Мастер класс барышы

  1. 1.                 Оештыру.

        (1 слайд)

— Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар! Бүгенге мастер-класс кызыклы, файдалы булыр дип өметләнеп калам. Барыбызга да уңышлар телим. Мин хәзер сезгә йолдызлар таратам. Ул сезне дөньяви мәшәкатьләрдән арынып, хыял дөньясына алып кереп китәр дип уйлыйм.

(Укытучы кызыл, сары, яшел йолдызлар тарата, бишек җыры җырлый).

(2-3 слайд)

Күк тулы йолдыз гына,

Ай йөри ялгыз гына,

Син дә йокла, йолдызым,

Әлли-бәлли, былбылым.

Әлли-бәлли, әлли-бәлли,

Әлли-бәлли, былбылым!

Бал-шикәрдән тәмлесең,

Күр төшеңнең тәмлесен,

Ак көмештәй ай нурым,

Әлли-бәлли, былбылым.

Әлли-бәлли, әлли-бәлли,

Әлли-бәлли, былбылым!

Әлли-бәлли, былбылым.

(Гамил Афзал шигыре, Резеда Әхъярова көе.)

Ә бала хаман йокламый. Әнисеннән нәрсәдер сөйләвен үтенә. Нәрсә икән ул?

(Җаваплар тыңлана. Әкият).

– Дөрес.

2. Төп өлеш.

— Сезнең дә “Әкият сөйлә”, — дип, әби-бабасын йә булмаса әти-әнисен тинтерәтүче балаларны очратканыгыз бардыр. Бу хәл олылар тарафыннан гадәти хәл буларак кабул ителә. Әкиятне сабыйга аның теле ачылуга ук сөйли башлыйлар.

Әнисе инде хәзер күп әкият тә белә. Инде укылган әкиятләре сөйләнеп тә бетте кебек. Ә нинди әкият сөйләргә соң? Без бүген аңа булышырбыз.

Минем кулымда йомгак. Ул гади йомгак түгел, ә серле йомгак. Ул безгә бүген әкият язарга булышыр. Мин бу йомгакны юкка гына кулыма алмадым, чөнки ул әкиятләрдә еш кулланыла: “Тәгәри китте йомгагым”. Минем мастер-класс та нәкъ шулай атала. (4 слайд) Без йомгакны теләсә кайсы җиреннән чорный алмыйбыз. Аның өчен башлангыч ноктасын табарга кирәк. Әкият язганда да нәкъ шулай. Башлангыч нокта булырга тиеш.

Үз эшемнең эпиграфы итеп, мин бу сүзләрне сайладым (5 слайд):

Бу әле әкиятнең баласы,

Алда булыр әле анасы.

(Татар халык мәкале).

(Залда утыручылар белән эшләү)

– Үз әкиятебезне яза башлаганчы, искә төшереп китик әле: “Нәрсә соң ул әкият”?

(Җаваплар тыңлана). (6 слайд)

Әкият – халык иҗатының борынгы жанрларыннан берсе, могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга, шулай ук көнкүрешкә бәйләнешне хәлләргә корылган фантастик әсәр, реаль һәм фантастик алымнар белән сурәтләнгән кешеләр, хайваннар, мифик образлар аша халыкның үткән тормышын, киләчәккә карата хыял һәм омтылышларын чагылдыручы чәчмә халык авыз иҗаты әсәре.

— Алар ничә һәм нинди төргә бүлеп карала?

 (Җаваплар тыңлана. Өч төргә бүлеп карала. Хайваннар турындагы әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм көнкүреш әкиятләре)

— Әкиятләр ничә өлештән тора?

(Җаваплар тыңлана. Башлам (Кайчан?  Кем? Нәрсә? Кайда? Нинди?), төп өлеш (Вакыйга. Геройны ниндидер проблема, кыенлык белән очраштыру.), бетем (Авырлыкларны җиңү. Бәхетле чишелеш.). (7 слайд)

— Гадәттә әкиятләр ничек башлана?

(Җаваплар тыңлана. Борын-борын заманда…, яшәгән ди, булган ди…, әүвәл заманда…, бервакыт…, көннәрдән бер көнне…)

— Ә ничек тәмамлана?

(Җаваплар тыңлана. Яхшылык һәрвакыт начарлыктан өстен чыга).

— Ә әкиятнең көче нәрсәдә икән соң?

(Җаваплар тыңлана. Тәрбияви көче зур)

— Психологлар фикеренчә, әкиятнең башлам һәм бетем өлешен язу авыр икән. Алар әкият язуның иң җиңел юлы дип “10 сүз” алымын алалар. (8 слайд) Аның өчен кәгазьгә сине әйләндереп алган 10 исем язарга кирәк. Кайсы сүз башка сүзләр арасында аерылып тора, шул сүзне сайлага кирәк. Ул сүз таяну ноктасы була. Калган 9 сүз дә әкияттә урын алырга тиеш.

Итальян балалар язучысы Джанни Родари «Грамматика фантазии» китабында әкият иҗат итү буенча 8 киңәш бирә.

1. “Иске әкият яңача”. (9 слайд)

Танылган халык әкиятен яки яраткан әкиятне алыгыз һәм аны яңача языгыз. Мәсәлән, “Ак байтал” әкияте. Әкиятнең сюжетын сезнең тормыштагы вакыйганы өстәп үзгәртергә була. Әкият геройлары яши торган шартларны да үзгәртергә мөмкин.

2. “Әкиятне дәвам итү”. (10 слайд)

Таныш әкиятнең дәвамын уйлап табу кирәк. Әкият беткәннән соң геройлар белән нәрсә булган?  Тагын нинди маҗаралар булган? Мәсәлән, Таңбатыр  патша булганмы? Йорт салганмы? Балалары булганмы? һ.б.

3. “Әкият геройларының урынын алмаштыру”. (11 слайд)

Әкияттәге тискәре геройны уңай герой итеп, уңай геройны тискәре итеп бирү. Бу очракта әкият сюжеты ничек үзгәрер иде икән? Мәсәлән, Гөлчәчәк — тискәре герой, Убырлы карчык — уңай герой.

4. «Әкиятләр салаты”. (12 слайд)

Берничә әкиятне берләштереп тә әкият язарга була. Мәсәлән, “Алтын бөртекләр”, “Өч кыз” һәм “Төлке белән каз” әкияте һ.б.

5. «Пыяла кеше». (13 слайд)

Аның өчен гадәти булмаган герой уйлап табарга һәм аның тормышын тасвирларга кирәк. Аның йорты нинди? Үз-үзен тотышы? Дуслары? Тасвирлау процессында сез, һичшиксез, кызыклы детальгә тап булырсыз, ул сюжетны үстерергә ярдәм итәчәк.

6. “Фантастик рәвештә юк итү”. (14 слайд)

Күңелегез белән әкияттән дөньяда булган нәрсәне алып атыгыз. Мәсәлән, көннәрдән бер көнне сандугач тавышсыз калган.

7. “Мизгел эчендә туган кызыклы вакыйгалар”. (15 слайд)

Кечкенә вакыйгаларны берничә ысул белән тиз уйлап табарга була. Беренчесе — хаталы итеп төзү (мәсәлән, малай һәрвакыт оекбашларны кулына кия), икенчесе — сезгә билгеле булган метафораны «җанландыру» («Вакыт туктады», «татлы сөйләм»). Өченче ысул — персонажны аның өчен гадәти булмаган урынга урнаштырыру (агачны — суга, балыкларны — агачка).

8. “Өстәл артында әкият”. (16 слайд)

Сабыйлар өчен өстәлдәге әйберләрне җанландырып, хикәя уйлап табу җиңел. Кашык — ул машина, авыз — гаражлар. Әкият үзе килеп чыга!

— Ә хәзер сез үзегезне балачакка кайкансыз дип хис итегез! Сез нәкъ менә балачактагыча, тылсымга да, әкияткә дә ышанасыз! Хәзер без сезнең белән 3 төркемгә бүленәбез һәм кечкенә генә әкият язып карыйбыз. (17 слайд) Кемнәрдә кызыл йолдызчыклар, алар 1 нче төркем. Сез иске әкиятне яңача язып карыйсыз. Сары йолдызчыклар – 2 нче төркем. Сез үзегезгә таныш булган әкиятне дәвам итеп карыйсыз. Яшел йолдызчыклар – 3 нче төркем. Ә сез исә берничә әкиятне берләштереп, әкият язып карыйсыз! Мин һәр төркемгә дә берәр серле йомгак бирәм. Ул сезгә әкият язарга булышыр!

(Музыка җибәрелә)

— Хәзер һәр төркемнән 1 кеше әкиятне чыгып укый.

(Әкиятләр тыңлана)

— Димәк, без барыбыз да әкият яза алабыз икән! Без барыбыз да сәләтле! Әкиятләр сөйләгән арада бала да йокыга киткән.

3. Йомгаклау. (18, 19 слайд)

— Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә

Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә, — дигән бөек шагыйребез Г.Тукай да.

Башка халык язучылары да әкиятнең сихри, мавыктыргыч көченә ышаналар.

Атаклы балалар язучысы Корней Чуковский “Әкият — җиде-сигез яшькә кадәрге һәр нормаль бала өчен иң кирәкле азык, тәмле-томлы нәрсә генә түгел, бәлки, бик мөһим һәм гаять туклыклы икмәк”,— ди. XVIII гасырда яшәгән немец философы һәм мәгърифәтчесе Гердер: “Әгәр сабыйга беркайчан да әкият сөйләмәгән булсалар, аның күңелендә эшкәртелмәгән кыр кала, һәм шуннан соңгы елларда инде бу кырны эшкәртү мөмкин булмаячак”, — дигән.

Без интернет, яңа технологияләр заманында яшибез. Хәзерге балаларда әкиятләргә тартылу, аларны иҗат итү теләге кимеп бара. Балалар әкияткә ышанмый. Мәктәптә әкиятне өйрәнү буенча эш төрләре бик күп юкса: әкиятне уку, сорауларга җавап бирү, сөйләү, рольләргә бүлеп уйнау, иллюстрацияләр карау, рәсемнәр ясау, үз әкиятеңне иҗат итү дисеңме… Соңгысы балалар өчен бигрәк тә авыр. Хәзерге заман балалары берьяклы гына уйлыйлар, аларның хыял чишмәсе бик сай. Шушы бушлыкны тутыру өчен, аларны әкиятләр иҗат итәргә өйрәтү кирәк. Без хәзер дә балаларны әкиятләр белән тәрбияләргә тиешбез. Ул  диалогик сөйләмнән монологик сөйләмгә чыгару өчен менә дигән чара. (20 слайд)

Йомгагымны чорнап куйыйм әле,

Балаларым сүтсеннәр аны!

Киләчәккә өмет, хыял белән

Ак юллардан барсыннар әле!

 

Кулланылган әдәбият исемлеге:

Татар халык әкиятләре: Әкиятләр. Казан: Татар. Кит.нәшр., 1980.-480 бит.

Авзал Г. Сайланма әсәрләр, 3 томда. Т. 3.— Казан: Татар, кит. нәшр., 2004. — 351 б.

Җамалетдинов Л. Ш. Татар әкиятләрен барлау юлында / төз. И.И. Ямалтдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2015. – 264 б.

Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре : мәкальләр җыелмасы : 3 томда / Нәкый Исәнбәт .— 2-нче басма .— Казан : Татар. кит. нәшр., 2010 .

Родари Д. «Грамматика фантазии» Издательство: Самокат, 2017 г.- 240 стр.

Хатипов Ф. М. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. Казан: Мәгариф, 2002.-351 б.