Театр балаларны яктылыкка, нурга илтә

 

Гөлнара МИҢНЕБАЕВА,

Казандагы 76 нчы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр мәктәпкәчә тәрбиягә дә зур йогынты ясый. Юнәлешләр үзгәреше, белем формалашу ориентациясе, күпкырлы үсеш күнекмәләре формалаштыру бурычы бөтен үсеш этабында да иң мөһим чара булып тора.

Белгәнебезчә мәктәпкәчә тәрбия мәгариф өлкәсендә беренче һәм иң җаваплы звено булып тора. Мәктәпкәчә яшьтә туган телне белү – баланың иң мөһим табышы. Чөнки бу яшьтә бала бик тиз үзләштерә, истә калдыра. Шуңа күрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сөйләм үстерү – иң мөһим проблема. Халыкның рухи мирасы, күңел җәүһәрләре – балага дөрес, нәтиҗәле тәрбия бирүдә бай хәзинә. Табигать тарафыннан кешегә сәләтләр төрлечә бирелә, ләкин даими күнегүләр ярдәмендә һәр баланың сәләтен үстерергә мөмкин.

Сөйләм телен үстерү ул телнең образлы, эмоциональ булуын да ачыклый. Кешенең сөйләме образлы, сәнгатьле булырга тиеш.

Психологик-педагогик әдәбиятны анализлау, сөйләм сәнгатьлелеге интеграль характер кирәклеген күрсәтә. Ул вербаль һәм вербаль булмаган чараларны үз эченә ала.

Ә без инде үзебез дә балалар бакчаларына йөрүчеләргә татар һәм рус телләрен уңайлы һәм нәтиҗәле итеп өйрәнү өчен тиешле шартлар тудырырга бурычлы. Телләр үзләштерү – байлык! Республикабызның киләчәге булган балаларның дәүләт телләрен үзләштерү процессына мәктәпкәчә яшьтә үк старт бирү – мәктәп, югары уку йортларында белем алу этабы өчен яхшы фундамент әзерләү ул. Балаларга тәкъдим ителгән УМК нигезендә шөгыльләнүләрен, беренче чиратта, мавыктыргыч һәм югары дәрәҗәдә профессиональ итеп оештыру зарурлыгын кабат-кабат ассызыкланды. Заманча педагогик технологияләр белән янәшә мультимедиа чараларын һәм интернет мөмкинлекләреннән киң файдалануны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәм итте.

Сәнгатьле сөйләм формалаштырганда балага белем бирү шартлары гына түгел, ә аларны эшкәртергә һәм үзләренең карашын билгеләргә дә мөмкинлек бирә. Моның өчен мин театральлештергән шөгыльләр алып баруны иң әйбәт чара дип саныйм.Чөнки уен мәктәпкәчә яшьтәге балаларда иң әһәмиятлеләрдән санала. Ә театр – иң демократик, яшь үзенччәлекләренә туры килерлек сәнгать төре. Ул педагогик һәм психологик актуаль проблемаларны хәл итәргә булыша. Алар әхлак тәрбиясе бирергә, коммуникатив шәхес формалаштырырга, күзаллау, фантазия, инициатива, фикер йөртүгә, туган телне яратырга ярдәм итә. Театральләштергән шөгыльләр аша балалар образлар, тавыш, буяу аркылы әйләнә-тирә белән таныша. Театраль чара аша бала яңа хисләр, белемнәр, күнекмәләр, матур әдәбиятка кызыксыну, сүз байлыгы, сөйләм телен үстерү зәвык һәм әхлак тәрбиясе ала.

Темамның актуальлеге

Стандартның яңалыгы – белем һәм тәрбия алуда универсаль гамәлләрнең берсе коммуникатив гамәлләрнең камил формалашуы, ягъни баланың үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле итеп, әңгәмәдәшен кимсетмәслек итеп җиткерә белүгә әзерләү. Бу таләп – түгәрәкнең актуальлеген раслаучы мөһим дәлил дә. Балаларны берләштерүдә, зурлар белән аралашуга өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә, җәмгыятьтә үзен-үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әhәмияте бик зур. Ә махсус театральләштерелгән шөгыльләр балаларның сөйләмен үстерүдә зур чара булып тора. Ә хәзерге көендә балалар бакчасында татар телендәге сөйләмне үстерү – зур проблемаларның берсе.

Эшемдә театральләштергән шөгыльләрдә зурлар төркемендәге балаларның вебаль һәм вербаль булмаган сөйләм телен үстерүне максат итеп куйдым.

Эшемдәге бурычлар:

– театр уеннарына уңай караш тәрбияләү;

– УМК буенча ясалган аннимацион сюжетларны уйнау теләген уяту;

– Идел буе халыклары мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, үз-үзләренә ышану хисе, ихтыяр көче тәрбияләү;

– психофизик процесслар (хәтер, танып-белү, фикерләү сәләте), вербаль һәм вербаль булмаган сөйләм теле, иҗади сәләт(роль башкару), махсус күнекмәләр(актерлык сәләтен) үстерү;

– театр культурасына якынайту, театр төрләре, халык авыз иҗатын өйрәтү;

– УМК буенча аннимацион сюжетларны, вербаль һәм вербаль булмаган сөйләм төрләре аша образларны сурәтләргә өйрәтү.

Оештырган театр эшчәнлегендә 5 – 6, 6 – 7 яшьлек балалар катнаша. Чөнки бу яшьтә балалар актив һәм мөстәкыйль уеннарга иҗади карый.

Шөгыльләр атнага бер тапкыр, төркемнәргә бүлеп уздырыла. Шөгыль, СанПиН таләпләренә нигеләнеп, 30 минут алып барыла. Шөгыльнең структурасын максаттан  чыгып төзим. Һәр шөгыльдә нинди дә булса яңалык: күнегүләр, бирем һәм ииновацион  уенннар кертергә тырышам. Шөгыль һәрвакыт аннимацион сюжет карау белән тәмамлана. Театр курчаклары (аяк театры, өстәл театры, башлыклар, бармак театры) файдалыныла. Шөгыльләрне үткәрү формалары төрлечә: теоретик шөгыльләр (уку, тәрбияче сөйләме, балалар белән әңгәмә, балалар сөйләме, тәрбияче үрнәге), практик шөгыльләр (курчак спектакльләренә әзерләнү һәм үткәрү, әкиятләрне сәхнәләштерү).

Шөгыльләрне уздырганнан соң, балаларда билгеле бер белемнәр, күнекмәләр, вербаль һәм вербаль булмаган сөйләм теле, үз-үзенә ышанучанлык, сәләтләрен ачыклау барлыкка килә, татар теле буенча белемнәрен ныгыту алып барыла.

Методик кулланманы ассызыклау ысуллары

Квест уенннар, әдәби викториналар, бәйгеләр, ачык шөгыльләр, әти-әниләр белән берлектә бәйрәм чаралары, төркемендә балаларга һәм әти-әниләргә спектакль күрсәтү, педагоглар киңәшмәсендә мастер-класслар уздыруны, методик берләшмәләрдә катнашуны да кулай күрәм.

Әти-әниләр, әби -бабайлар белән эш юнәлешләре

– «Ачык ишекләр», шөгыльләргә чакыру;

– гомуми ата-аналар җыелышларында балалар белән чыгышлар ясау;

– курчаклар тегүгә җәлеп итү;

– «Шаян ТВ» каналында эшчәлекләрне бергәләп яктырту;

– театр кучаклары ярминкәсе оештыру.

Театр шөгыльләрен оештыруда практик методлардан аннимацион сюжет, уен, уенны импровизацияләү методын (баланың көнкүрештән театр сәнгатенә күчү күпере), күнегүләр, сәхнәләштерү һәм драматизацияләүне, сүзләр методы: сөйләү, тәрбияче укуы, балалар сөйләве, әңгәмәләр, халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнүне киң кулланам.

Бирелгән бөтен методларны да комплекслы кулланырга яратам.

Шулай итеп алып барган «Театрда кунакта» эшчәнлегемнең  көтелгән нәтиҗәсе буларак сәхнәләштерү уеннарын үзләштерү ярдәмендә балаларның интонацияләре яхшырды, башка катнашучылар белән аралашу осталыклары артты, бәйләнешле сөйләм телләре үсте. Балалар милли мәдәният, театр, артистлар дөньясы турында күп мәгълүмат белде. Сәхнә тормышында үзеңне иркен тоту күнекмәләренә төшенелде. Курчаклар белән иркен хәрәкәт итүгә ирешелде. Гаилә белән балалар бакчасы, мәктәп арасында җылы мөнәсәбәт туды.