Тауда

№54

(Рус төркемендә әдәби уку дәресе. II сыйныф.)

Эльза МӨХӘММӘТОВА,

Чаллыдагы 8 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат

Белем бирүдә: кыш темасына кагылышлы лексиканы актив кулланышка кертү, Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына дөрес җавап бирү. «Тауда» тексты белән танышу.

Фикер сәләтен үстерү: укучыларның мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру.

Тәрбияви: бер-береңә дус мөнәсәбәт тәрбияләү, аралашу, хезмәттәшлек итү күнекмәләре формалаштыру. Татар телен өйрәнүгә уӊай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау.

Материал һәм җиһазлау: дәреслек («Күӊелле татар теле», II сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева. ‒ Казан: «Татармультфильм» нәшр., 2013), мәктәп ишегалды рәсеме, биремле карточкалар; компьютер, проектор, экран, тема буенча презентация.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәтү.

Методлар: аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү.

Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә, язмача эш.

Дәрес барышы

I. Оештыру

‒ Исәнмесез, балалар. (Исәнмесез.)

‒ Хәерле көн. Утырыгыз. Бүген урамда көн нинди? (Салкын. Болытлы. Кар яумый. Җил исә.)

(Мәктәп ишегалды рәсеменә «кояш», «болытлар» ябыштырыла.)

‒ Тактага карагыз һәм җавап бирегез: Үзе салкын, үзе бик матур, нәрсә ул? (Кыш.)

‒ Дөрес. Без дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез? (Кыш турында.)

‒ Кыш айларын әйтегез. (Декабрь, гыйнвар, февраль.)

‒ Молодцы. Бүген дәрестә без нәрсә эшлибез?.. Игътибар тактага кыйбыз):

•        яңа сүзләр өйрәнәбез;

•        текст белән танышабыз;

•        җөмләләр төзибез.

II. Өй эшен тикшерү

77 нче  бит, 8 нче күнегү. 1 нче җөмләне … укый (тикшерәбез):

♦       Сәлим тау + -га килде.

♦       Сәлим тау + -да чана шуа.

♦       Сәлим тау + -дан өйгә кайта. (Укучылар телдән ни өчен бу кушымча (аффикс) язылуын аңлаталар.)

Үзбәя.

III. Уку мәсьәләсен чишү

‒ Балалар, сез кышны яратасызмы? Урамда уйныйсызмы? (Әйе.)

‒ Урамда нәрсә эшлисез? (Мин чана шуам. Мин чаңгы шуам. Мин тимераякта шшуам. Мин хоккей уйныйм.)

‒ Без дә бер уен уйныйбыз. Рәсемнәр ясалган (чана, китап, чаңгы, кар бабай, тимераяк, кәшәкә, туп, машина, чәчәк). Найдите слова, относящиеся к зиме. (Төркемнәрдә эш. Карточкаларда язылган сүзләр арасыннан эзләп табалар. Тикшерәбез.)

Үзбәя.

‒ Бүген без бер текст белән танышабыз. Текстның исемен сез үзегез әйтергә тиеш буласыз. Что общего в этих 4-х картинках? (Рәсемдә: чана, чаңгы, «ледянки», «бублик».)

‒ Ә без кайда чана, чаңгы, ледянки шуабыз? (Тауда.)

‒ Дөрес. Без хәзер «Тауда» текстын укыйбыз. Текста яңа сүзләр бар. Тактага карыйк.

БИЕК – ВЫСОКИЙ

БУЛДЫ – БЫЛО

ЧЫКМАДЫ – НЕ ВЫШЕЛ

ДИДЕ – СКАЗАЛ

ИКЕНЧЕ КӨННЕ – НА ДРУГОЙ ДЕНЬ

(Мин укыйм. Укучылар кабатлыйлар.)

‒ Тәрҗемә итегез. Гора высокая. (…)

‒ Гора высокая была. (…)

‒ Салим не вышел. (Салим на улицу не вышел. На другой день Салим вышел. «Син шума», диде Вәли…)

ФИЗМИНУТКА

КАР, КАР, КАР ЯВА,

БУРАННАРНЫ ТУЗДЫРА.

КУЛЛАРГА ТӨШЕП ЭРИ,

ҮЗЕ БИК ТИЗ ТУҢДЫРА.

ЙОМШАК КАРНЫ АЛАБЫЗ

АННАН ШАРЛАР ЯСЫЙБЫЗ.

КАР АТЫШЫП УЙНЫЙБЫЗ,

БИК КҮҢЕЛЛЕ ЯШИБЕЗ.

Текстны беренче мәртәбә аудиоязмада тыңлау.

‒ Текст нәрсә турында? (Русча җаваплар.)

(Текстны икенче мәртәбә тыңлыйбыз һәм төшеп калган сүзләрне куябыз (вставляем пропущенные слова).)

Тауда

Вәли һәм Нәсим тау ясадылар. Ә Сәлим … чыкмады, өйдә утырды, чөнки ул авырды. Тау биек, зур булды. Вәли … шуды, Нәсим … шуды.

Икенче көнне Сәлим дә … килде.

‒ Шума, бу синең тавың түгел! – диде Вәли.

‒ Шу, Сәлим, син дә шу, – диде Нәсим.

(Тикшерәбез.)

Үзбәя.

IV. Беренчел ныгыту

(Башлап мин укыйм, аннан соң укучылар тексттан туры килгән җөмләләрне табып укыйлар.)

‒ Вали и Насим сделали горку.

‒ Салим на улицу не вышел, потому что заболел.

‒ Горка получилась большой и высокой.

‒ Вали катался на санках.

‒ Насим катался на лыжах.

‒ «Не катайся! Это не твоя горка», ‒ сказал Вали.

‒ «Катайся, Салим», ‒ сказал Насим.

‒ Ответьте на вопрос: А как бы вы поступили на месте Вали?  

Үзбәя.

V. Белемнәрне мөстәкыйль кулану

‒ Дәфтәрләрне ачабыз. Числоны язабыз.

Сыйныф эше (мөстәкыйль эшлиләр). 4 нче күнегү.

(Тикшерәбез.)

2) Вәли белән Нәсим тау ясадылар.

4) Сәлим урамда уйнамады.

6) Вәли чана шуды, Нәсим чаңгы шуды.

VI. Рефлексия

‒ Назовите 3 слова, которые мы сегодня учили и вы запомнили твечают 3‒4 ученика).

‒ Скажите 2 предложения из текста, которые вы запомнили твечают 3‒4 ученика).

‒ Скажите 1 предложение из текста, с которым вы, придя домой, поделитесь с мамой и папой твечают 3‒4 ученика).

VII. Өйгә эш

78 нче бит, 1 нче күнегү (укырга).

 VIII. Йомгаклау. Билге кую.

‒ Кем, мин бүген «5»лелек эшләдем дип уйлый, шул ак кар бөртеге күтәрә; «4»лек, ди икән, зәңгәрсу кар бөртеге күтәрә; «3»лек дип әйтүче – зәңгәр.

‒ Ә хәзер «мәктәп ишегалдына» билгеләрегездән тау ясап куйыйк. Менә нинди матур тау килеп чыкты.

‒ Дәрес тәмам. Сау булыгыз.