Тау илендәге Сөндекле нәселе

№ 205

Миңнегали ЗИЯТДИНОВ,

Питрәч районы Тау Иле авылының җирле тарихчысы, хезмәт ветераны

Питрәч районында урнашкан Тау Иле (Татар Ходяшево) авылы иң зур татар авылларыннан исәпләнә. Башка авыллардан ул исеме белән дә аерылып тора. Аның борынгы исеме Пимәр-Бимәр булса, икенчесе – Тау Иле, ә өченчесе – Тат. Ходяшево. Авылның тарих башы бик борынгыдан, кайчан барлыкка килүе билгеле түгел. Зиратта сакланган борынгы каберташларны искә алсак, ул Казан ханлыгы елларында ук билгеле булган. Хәзерге вакытта каберлектә XV – XVI гасырларга караган өч кабер ташы бар.

Авылга нигез салган кешенең кем икәнлеге билгеле булмаса да, анда яшәүче кешеләр арасында морзалар булганлыгы билгеле. Безнең бабайлар: «Нәсел башында Сөндекле бабай булган», – дип әйтәләр иде. Бу исемнән совет заманында Сундуков фамилиясе барлыкка килгән. Андый фамилияне руслашкан Сөендековлар да йөрткән, андый фамилияле кешеләр Тат. Ходяшево авылында да бар иде. Сундуковлар соңыннан Яруллиннарга әйләнгән.

Ни өчен безнең бабайлар Сөендек фамилиясен югалтканнар соң? Аның төп сәбәбе – Россия дәүләте патша заманында да, совет заманында да, морзаларга тискәре карашта булуда. Дәүләт, нинди чор булуга карамастан, татар халкының каймагы булган морзалар затын гади, кара халык дәрәҗәсенә төшерергә тырышкан. Һәм бу юнәлештә үз максатларына ирешкән, халык хәтереннән морза атамасы да, Сөендек исеме дә, фамилиясе дә төшеп калган. Тик бөтен кешедән дә тарихи хәтерне бөтенләй бетерә алмаган, чөнки ата-бабаларыбыз үсеп килүче буынга пышылдап кына булса да игелекле ата-бабалар турында мәгълүматларны буыннан-буынга тапшыра алган. Шулай итеп өлкән буынның хәтерендә бүгенге көнгә кадәр нәселгә нигез салучы Сөендек (Сөндекле) турында мәгълүматлар бөтенләй юкка чыкмаган, ә сакланган.

Сөендек-Сөндекленең кем булганы безгә билгеле түгел. Безгә ата-бабаларыбыз аның морзалар нәселеннән икәнен әйтеп калдырды.

Тау Иле авылы әле озак вакытлар өч катламга бүленгән булган:

  1. Морзалар.
  2. Чиркеннәр (ярлар-хәерчеләр, ясаклы крестьяннар).
  3. Чумарлар (морзаларның хезмәтчеләре булса кирәк).

Минем әбием теге яки бу бәйрәмгә кунаклар чакырганда, чакырылган кешеләр арасында морза нәселеннән чыккан кешеләр генә булуын махсус әйтеп тора иде. Совет елларында авыл егетләре морза кызларына өйләнә алуларына сөенсәләр дә, ләкин морзалар затыннан булган гаиләләр озак вакытлар ачылган яңа мөмкинлекләрне тормышка ашыруга шактый озак комачаулады, каршы килде.

Революциягә кадәр Сөендек-Сөндекле морза нәселе байлардан булуы, җирләре Тау Илендә генә түгел, ә Кама аръягында – Чистай якларында булып, анда җәй көннәрендә печән чабып, корыгач җыеп, аны сатып, акчалы булып кайтулары турында сөйләгәннәре хәтердә.

Безнең Зыятдиновлар нәселе Каенсар авылы белән бәйле. Зыятдин бабай Тау Иленә Арча районында урнашкан Каенсар авылыннан килгән һәм аны авыл кешесе Каенсар Зыясы дип атап йөрткән. Зыятдин бабай муллалар нәселеннән булган. Ул – Каенсарда совет заманына кадәр азанчы булып хезмәт иткән Шиһабетдиннең олы улы. Шиһабетдиннең әтисе – указлы Халит мулла Тау Илендә туса да, күп еллар Каенсарда имам-хатыйб булып үлгәнче халыкка хезмәт итә.

Безнең гаиләдә мондый риваять сакланып калган. Патша заманында туганнарның берсе Каенсар белән рәттән генә урнашкан Яңасала авылында мулла булып эшләгән. Ул авылның бер ягында яшәгән керәшен татарларын ата-бабалары диненә – Исламга кире кайтырга чакырган. Аның бу яшертен эше становой приставка билгеле була. Ул вакыттагы законнары буенча, православие динендәгеләрне исламга чакыру җинаять санала. Мулла кулга алынган, хөкем ителгән һәм кандалларда Себергә сөргенгә озатылган. Ул Себердә мулла вазифаларын башкаруны дәвам иткән, ничектер, акча, капитал туплый, туганнарына кибет ачу өчен акча җибәрә. Авылда җибәрелгән акчага ике катлы йорт төзелгән, аның беренче катында кибет ачылган, икенчесендә – торак бина. Кызганыч, мулла исеме хәтердә калмаган.

Халид мулланың улы Минһаҗетдин 1862 елда туган, Ырга авылыннан мулла кызы Өммигөлсемгә өйләнгән, Каенсар авылында яшәгән. Олы яшьтә генә, ул гаиләсе белән Тау Иле авылында яшәргә күчеп килә һәм аның киләчәк язмышы шушы авыл белән бәйләнә. Хәлид мулланың 1855 елда туган кызы Бибиәсма 1877 елда Төрек-Тәмте мәчете имамы Шәрәфетдингә, мулла Сәйфетдиннең улына, кияүгә чыга. Хәлид мулла балаларын муллаларга кияүгә биргән, ә малаен мулла кызына өйләндерергән.

Халит улы Шиһабетдин 1853 елда Каенсар авылында туа. Мәдрәсә тәмамлый, мәчет мөәзине вазифаларын башкара. Шиһабетдиннең беренче хатыны – мулла Габделмәэминнең кызы Бибимәхүбәдән. Уллары Зыятдин (1876), Мифтахетдин (1882), кызлары Бибихатирә (1878) туа.

Шиһабетдиннең икенче хатыны – Тау Иле авылыннан Бибигайшә исемле. Бу хатыныннан уллары Габделбәр (1900), Габделкасыйм (1904), кызы Мөнәвәрә (1910) туа.

Колхозлар оешкан чорда, 1930 еллар башында, дин әһелләрен кысрыклау арта. Каенсар авылындагы якын кешеләрнең берсе Шиһабетдин хәзрәтне иртән кулга алынырга тиешлеге турында кисәтә. Ул, авылдан чыгып китеп, Казанда фаҗигале төстә һәлак булган, үлем датасы һәм күмелү урыны билгесез.

Безнең бабай – Зыятдин Шиһабетдин улы Шиһабетдинов (1876 – 1950) 1904 елга кадәр әтисе белән Каенсарда яшәгән. Сәйдә (1902), Асия (1904) исемле кызлары туа. 1904 елдан соң гаиләсе белән Тау Иле авылына күчеп килә, чөнки Каенсар җәмгыяте аңа җир кишәрлеге бирүдән баш тарта. Зыятдин, абыйларыннан аермалы буларак, мәдрәсәдә укымаган. Чистай өязеннән чыккан байның кибетендә сатучы булып эшли. Тау Илендә тагын уллары Мирзахәсән (1907), Әхмәткәрим (1919), кызы Хәтирә (1915) туа.

Сөендековларның зур нәселе авылда бер-беренә ярдәм итеп яшәгән. Менә бер мисал. Бер заман Зыятдинның атын урлыйлар. Атсыз калу – авыл кешесе өчен зур сынау, чөнки крестьян хуҗалыгын атсыз алып бару мөмкин түгел. Гаилә өчен авыр вакытта туганнардан Әлмөхәммәд абый: «Малайларың үскәч, түләрсең», – дип, бер атын Зыятдингә бирә,

Зыятдин бабай Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, 1917 елгы революциядән соң Румыния фронтыннан туган авылына кадәр җәяү кайта. Колхозда эшли. Зиятдиновлар, Каенсар авылы Шиһабетдиновлар, Төрек-Тәмтедәге туганнары белән аралашып, хәбәрләшеп яшәргә тырыша.

Минем әтием – Мирзахәсән (1907) Фаизә исемле кызга өйләнә. Гаиләдә Әхмәтнәҗип (1931), Миңнегали (1933), Мәхмүт (1941), Зиннур (1951) исемле малайлар, Минжиһан (1936), Фирдәвес (1938) исемле кызлар туа. Мирзахәсән колхозга керә, 1932 елда ук Лаеш МТСында курсларны тәмамлап, тракторчы һөнәрен үзләштерә. Бөек Ватан сугышында авылдан беренчеләрдән булып фронтка озатыла, Мәскәү өчен барган каты сугышларда катнашып, Волоколамск тирәсендә аягы авыр яралана. Томск шәһәренә госпитальгә барганда бер аягын ампутациялиләр. Сугыштагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз һәм «Ватан сугышы» орденнары белән бүләкләнә. Терелеп авылга кайткач, протез белән тракторчы булып эшли башлый, әмма яра ачылганлыктан, аңа бу эшне калдырырга туры килә. Әмма ул һөнәреннән баш тартмый, яшьләрне тракторчы һөнәренә өйрәтә, күп еллар тракторчылар әзерләү буенча инструктор булып эшли. Сугыштан соң. Питрәч районы механизаторларының күбесе аның җитәкчелегендә курслар узган.

Безнең туганыбыз – Габделбәр Шиһабетдин улы Шиһабетдинов (1900 –1956) Каенсар авылында 1900 елда туган, туган авылында җирләнгән. Мәдрәсәдә укыган, авылда беренче комсомолларның берсе булган. Каенсар авылыннан Гайшә исемле кызга өйләнә. 1941 елның 15 октябрендә Кызыл Армия сафларына алына, Көнбатыш фронтының 290 укчы дивизиясенең 878 укчы полкы составында укчы-автоматчы, кул пулемётчысы булып хезмәт итә. 1944 елның 2 февралендә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Сугыштан соң урманчы, салым агенты булып эшли. Яшерен рәвештә, авылда мулла вазифаларын башкара, туган балаларга исем кушуны, Корбан бәйрәмен, Ураза гаетен, мәрхүмнәрне озатуны оештыра. Габделбәр гаиләсендә 1925 елда бердәнбер кыз бала – Мәшүдә (1925 –2005) туа. Ул Яңасала авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда, 1943 – 1944 елларда – хисапчы, соңрак – авыл Советы секретаре, Арчада товар склады мөдире булып эшли.

Касыйм Шиһабетдин улы Шиһабетдинов Казанда яшәгән. Өйләнгән, беренче хатыныннан Шамил, Мансур, Камил исемле уллары туа, аларның барысы да Казанда яшәгән. Роза, Раяна, Рәфыйк – Касыймнең икенче хатынының балалары. Рәфыйк, Совет Армиясендә хезмәт итеп, Украинадан рус хатыны белән кайта. Бу гаиләдә Каенсардан Сөендековлар нәселен дәвам итүчеләрнең берсе – Константин туган. Константинның балалары юк.

Шулай итеп, Сөндекле-Сөендек затының дәвамчылары бүгенге көндә төрле җирләрдә яшәүне дәвам итә. Алар үзләренең борынгы морза затыннан икәнлекләрен белсәләр, бик яхшы булыр иде.