Татарстан – минем республикам

№ 206

(Тәрбиячеләр, ата-аналар өчен викторина)

Гөлназ ГАРИПОВА,

Казандагы  100 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Алып баручы. Туган як тарихы – бабаларыбызның гасырлар дәвамындагы көнкүреше һәм эшчәнлеге көзгесе. Шушы рухи мирас – без сабак ала торган саекмас чыганак та.

Туган як, авыллар тарихын барыбыз да беләме соң? Кызганыч, бик аз кешеләр генә белә. Бүген Ватаныңның тарихын гына белү җитми, милләт булып сакланып калу өчен үзеңнең туган төбәгеңне, аның тарихын өйрәнү дә кирәк. Бу уңайдан галим Касыйм Йосыповның шундый сүзләре гыйбрәтле: «Бүген кешелек дөньясы глобальләшү белән мавыга, һәм бу хәл мөстәкыйль дәүләтләре булмаган халыклар өчен чын афәткә әйләнеп бара: синең тарихың, мәдәниятең, җыр-моңың, телең куркыныч астында. Ә күңелеңнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек туган телең, аның күрке булган сүзең калмаса, сүзең артыннан нәсел-нәсәбең, тамырың корыса, яшәүнең ни мәгънәсе кала?»

Татарстан Республикасының 100 елдан артык үз тарихы бар. Һәм без буген республикабызның үткәненә күз салып үтәрбез.

Узган ел республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Үткәрелгән күп кенә чаралар да тарих, тел мәсәләсен тирәнтен яктыртты.

Тулы бер гасыр эчендә нинди вакыйгалар булып узды икән? Республикабызның тарихы, мирасы нәрсәләр белән тулыланды икән? «Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк», – дигән Шиһабетдин Мәрҗани.

Бу викторина – тарихи үткәнгә сәяхәт тә, булган белемнәрне ныгыту, үстерү дә.

Викторина барышы

1 нче сорау. ТАССРның оешуы турындагы декретка рәсми рәвештә кайчан һәм кемнәр тарафыннан кул куелган, җитәкче итеп кем билгеләнгән?

Җавап. Бу процесс җинел һәм шома гына бармаган. «Татарстан Республикасын оештырабыз дигән уй беркемнең башына да килеп карамады, без хәтта чынлап утырып бу сорауны караганыбыз да булмады, ТАССРны оештыру – ул бәхәссез, шулкадәр кирәксез, зарарлы, тормышка ашмаслык идея иде», –дип сонрак исенә төшерә элеккеге Казан губернасының башкарма комитеты рәисе И.И.Ходорковский. Ләкин барлык авырлыклырны җинеп, 1920 елның 27 маенда ТАССРның оешуы турындагы декретка Совнарком рәисе В.И.Ленин, Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты рәисе М.И.Калинин һәм ВЦИК секретаре А.С.Енукидзе тарафыннан кул куела. Җитәкче итеп Сәхибгәрәй Сәетгалиев билгеләнә.

2 нче сорау. Казан шәһәрендә уен кораллары арасында иң тирән тойгыларны бирә алган көмеш телле гармуннарны ясаучы фабрика ничәнче елда ачылган?

Җавап. Халык музыка уен коралы гармунның тарихы әллә ни зур түгел.Аны беренче булып, 1782 елда Берлин остасы Бушман ясаган дип исәпләнелә. Аннан соң гармуннарны Венга шәһәрендә, Италиядә, соңрак Россиядә ясый башлыйлар. Бу эшнең беренче үзәге Тула шәһәре була. Безнең ил осталары гармунның берничә төрен ясыйлар. Тула, Бологой, Саратов, Себер, Касыйм  һ.б. төрләрен булдыралар. Аннан соң ике рәтле Вена гармуны, бигрәк тә хромка дип аталган төре популярлаша. Татар гармунының тарихы Михаил Вараксин дигән оста белән бәйле. 20 нче гасыр башында Вятка губернасыннан килгән бу кеше Казанда гармуннар ясый башлый . Казанда 1934 елда гармун фабрикасы төзелә, ә 1950 – 1960 елларда аеруча гармун ясау эше үсеп китә.

3 нче сорау. Аны татар профессиональ музыкасының атасы дип йөртәләр. Татар сәнгате тарихында беренче мәртәбә яңа жанр – музыкаль драма жанрын башлап җибәргән шәхеснең исемен атагыз.

Җавап.

Бу – Шопен да, Бетховен да түгел,

Шулар заты, шулар кардәше.

Бу – татарның җир-табигать биргән,

Кабатланмас мәшһүр Сәйдәше.

35 ел гомерен татар музыкасын үстерүгә багышлаган, халык күңелендә тирән урын алган мәшһүр шәхесләребезнең берсе, халкыбызның тургае ул – Салих Сәйдәшев. Дирижёр, пианист, педагог, җәмәгать эшлеклесе, талантлы композитор Сәйдәш балаларны бик ярата. Хәким Сәлимҗанов үзенең истәлекләрендә: ”Мин гомеремдә балаларга сез дип дәшкән ике кешене беләм: шагыйрь Дәрдмәнд, Салих Сәйдәшев”, – ди. Композитор нәни дусларына “Укучылар вальсы”, ”Безнең дәү әни”, ”Яшь туристлар җыры” кебек әсәрләрен бүләк итә.

4 нче сорау. Салих Сәйдәшев нинди мактаулы исемнәргә лаек була? Санап китегез.

Җавап. Милли профессиональ музыка өлкәсендәге уңышлары өчен С.Сәйдәшевкә “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе“, ”Татарстанның халык артисты “дигән мактаулы исемнәр бирелә.

5 нче сорау. Казаныбызда балаларның ял урыны, әкияти урын – Казан дәүләт курчак театры беренче тапкыр кайчан эшли башлый? Һәм кайсы урамда урнаша?

Җавап. ”Әкият” курчак театры 1934 елда ук оеша. Театрның беренче труппасы рус һәм татар телләрен яхшы белә, үзенең “Петрушка Октябренок”, “Красный Петрушка”, “Кошка и Лешка” спектакльләрен ике телдә куя. Сонрак бөек шагыйребез Г.Тукай язган “Кәҗә белән Сарык”әкияте уйнала. Ләкин күп еллар Курчак театрының үз мөстәкыйль бинасы булмый. Һәм ниһаять, 1959 елның 10 мартында Луковский урамында чиркәү бинасында Казан дәүләт курчак театры нәни дусларына ишекләрен ачып җибәрә. Ә театрның яңа бинасы 2012 елда төзелә һәм шәһәрнең истәлекле урыннарының берсенә әверелә. Ул үзенең төрле төстәге витражлары, ак манаралары һәм баганалары белән әкияттәге чын патша сарайларын хәтерләтә.

6 нчы сорау. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры – Казанның иң зур театрларының берсе. Ул Ирек мәйданы каршында урнашкан. Бу бина кайсы елны ачылган?

Җавап. Опера һәм балет театры бинасы 1939 – 1956 елларда төзелгән. 1939 елның 17 июнендә Татар дәүләт театры бинасы Нәҗип Җиһановның Әхмәт Фәйзи либреттосына язылган “Качкын” операсы белән, ә 1956 елда яңа бина Нәҗип Җиһановның “Алтынчәч” операсы (Муса Җәлил либреттосы) белән ачыла. Шул елда театрга Муса Җәлил исеме бирелә. Бинаның ян-якларында горур ике шагыйрь сыны тора. Пушкин урамына карап торганы –А.С.Пушкин, Театр урамына карап торганы – Г.Тукай сыны.

7 нче сорау. Беренче татар циркының тамашасы кайчан уйналган һәм ничек аталган?

Җавап. Казан циркы тарихына кергән Татар труппасының беренче программасы – «Сабантуй» премьерасы 1970 елның 23 июнендә – ТАССРның 50 еллыгы уңаеннан була. XX гасыр башы гөнаһысыннан куркып, театрны, рәсем-фото сәнгатен кабул итмәгән татарлар цирк сәнгатеннән баш тартмаган. Циркны “ат кәмите”дип атаганнар, цирк хуҗасы Никитинны “Микитин” дип йөрткәннәр. ”Микитин” татарларны үзенең тамашаларына тагы да күбрәк җәлеп итү өчен рус көрәшчеләре белән бил алышырга мөселман көрәшчесен дә чыгарган. Халыкны тагын да котыртып, Карәхмәт исемле бу көрәшчене махсус җиңдергәннәр. Татарлар бу батырны бик үз иткәннәр. Тукай язганча:

“Хак Тәгалә нәрсә кыйлса ирке бар,

Рус Микитинның Казанда циркы бар.

Шунда бардыр бер мөселман пәһлеван-

Бик озын ,бик көчле, гайрәтле җиван…”

1984 елда Татар труппасы Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә ия була. Әмма. татар мәдәниятен пропагандалаган, Салих Сәйдәшев музыкасы белән тамашаларын башлаган татар труппасының тора-бара беркемгә дә кирәкмәве ачыклана.1988 елда – унтугыз елдан соң – Татар труппасы таркала.

Борынгы Кремль калкулыгында урнашкан “оча торган тәлинкә” хәзерге заман шәһәр йөзенең тартып алгысыз, үзенчәлекле төп билгесе булып тора. Казан циркының яңа бинасын ачу тантанасы 1967 елның 9 декабрендә үтә.

8 нче сорау. СССРның халык артисты исеменә лаек булган Камал театры артистларын атагыз:

Жавап. Фуат Халитов (1975 ел), Шәүкәт Биктимеров (1977), Габдулла Шамуков (1980), Марсель Сәлимҗанов (1984).

9 нчы сорау. Татарстан Республикасы кайчан суверен республика дип игълан ителде?

Жавап. 1990 елның 30 августында.

10 нчы сорау. Республикабызда Бөтендөнья мирасы ЮНЕСКО исемлегенэ кергән архитектура ансамбльләрен атап китегез:

Җавап. Казан Кремле XVI– XIX гасырлар архитектура ансамбле. Ул 2000 елдан башлап ЮНЕСКО мирасы булып санала.

Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы Спас районы территориясендә 1965 елда оештырылган музей-тыюлык.2014 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.

Зөя утрау шәһәрчеге-музей тыюлыгы Татарстанның Яшел Үзән районы Зөя авылында урнашкан. 2017 елда ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Успение монастыре урнашкан.

Алып баручы. Шуның белән викторинабыз тәмам. Нәтиҗәләр чыгарыйк.

Уенда катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт. Без – тарихта эзлебез!

Кулланылган әдәбият

  1. https://tt.wikipedia.org/wiki/ТАССРның_төзелүе
  2. Галлямова А.Г. История Татарстана и татарского народа. 1917 – 2013 гг.: Учебное пособие / А.Г. Галлямова, И.Р. Миннуллин, А.Ш. Кабирова, А.А. Иванов, Р.Б. Гайнетдинов, Л.И. Алмазова. – Казань: КФУ, 2014. – 434 с
  3. Лисевич М.М. История Казани глазами эрудитов. 2-е изд., перераб.и доп. –Казань: Титул,2000. – 96 с.