Татарстан – дуслык иле

(Милли мәдәниятләр фестивале)

Гүзәлия ҖАМАЛЕЕВА,

Баулыдагы 6 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: туган җиргә, телгә, милләткә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

Бурычлар:

– рухи-әхлакый мөнәсәбәтләр формалаштыру;

– кече ватанга, мәдәни мираска мәхәббәт, башка милләтләргә толерант мөнәсәбәт тәрбияләү;

– Татарстанда яшәүче милләтләрнең мәдәниятен күрсәтү;

– милли халык костюмнары, фольклоры, йолалары, гореф-гадәтләре, традицияләре белән таныштыру.

Фестиваль барышы

(Сәхнә бәйрәмчә бизәлә. Россиянең һәм Татарстанның гимннары яңгырый.)

1 нче алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! “Татарстан – дуслык иле” дигән милли-мәдәни фестивалебезне башлыйбыз.

Карап тормый ара еракка,

Дуслар килә безгә кунакка.

Дуслык – безнең тормыш үзәге,

Дуслык – безнең тормыш бизәге.

2 нче алып баручы. Татарстаныбызда бик күп халыклар яши, һәрберсенең –үз мәдәнияте, сәнгате, гореф-гадәтләре, үз теле.

Без – бер илнең балалары,

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, чуваш, марилар,

Башкорт, керәшен, руслар без.

1 нче алып баручы. Татарстан – күп этнослы һәм берничә динле төбәк. Республикабызда 173 төрле милләт вәкиле яши. Иң күбесе – татарлар –2091175, руслар –1574804, чувашлар – 90474, керәшеннәр – 25189, марилар 15666 кеше. Алар үзара дус яшиләр: бер-берсенә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр.

2 нче алып баручы. Бүген сез салават күперендәге төсләр кебек бай жанрлар, җырлар һәм биюләр, музыка һәм шигырьләр, халык костюмнары һәм бәхетле йөзләрне  күрерсез.

1 нче алып баручы. Ә бу төсләрне күрергә безгә дуслык ярдәм итәчәк. Фестивальдә катнашучыларны сәламлик!

Безнең фестивальдә алты милләт вәкилләре катнаша. Рәхим итегез!

Татар кызы.

Без – татарлар! Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет,

Яшибез без бу җирдә

Бар халыклар белән берләшеп.

Татар егете.

Татар дисәм, мине дөнья белә,

Ул исем бит ташка сырланган

Шушы исем белән халык гомер иткән,

Шатланган да, янган, сызланган

Татар кызы, татар уллары без,

Саклыйк, яклыйк туган илебезне.

Без, көч биреп, яшәтергә тиеш

Җандай газиз туган телебезне.

(Татар халык биюе башкарыла.)

Татар кызы.

Безнең татар апалары

Пешерә баллы чәкчәк,

Авызга кабуга эри –

Телең йотмыйсың чәкчәк.

(Сәхнәгә татар халык ризыгы – чәкчәк чыгарыла, аны яклыйлар. “Тукаем – туган җирем” җыры башкарыла.)

2 нче алып баручы. Халыклар дуслыгы. Төрле милләт кешеләре арасындагы гүзәл мөнәсәбәтләр каләм осталарын һәрвакыт рухландырган, аларга бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы биргән. Рус әдәбияты да – халыклар дуслыгына дан җырлаучы әдәбият.

Рус кызы.

Наш Татарстан

Дружбой славится,

Нам жить в Татарстане

Очень нравится.

Рус егете. Я – русский человек, и русская природа любовна мне, и я ее пою!

Я – русский человек, сын своего народа, я с гордостью гляжу на Родину свою!

(Рус халык биюе башкарыла.)

Рус кызы.

Ах, русская, ты кухня – щедрая душа!

Встречаешь хлебом с солью

Нас в доме не спеша!

Любым гостям ты рада,

Готова всех принять!

И скатерть-самобранку

На длинный стол постлать!

(Сәхнәгә рус халык ризыгы –тәбикмәк (блины) чыгарыла, аны яклыйлар.

“Русские березы” җыры башкарыла.)

1 нче алып баручы. Чуваш халкының үзара туганлык мөнәсәбәте ерак гасырларга барып тоташа. Республикабызда чуваш мәктәпләре дә байтак.

Чуваш кызы.

Ут-күршеләр булган кебек,

Су-күршеләр күптән без,

Уртак Идел-анабызны

Имеп бергә үскәнбез.

(А.Лукинның чуваш телендәге ”Воздух” шигыре укыла. Чуваш халык биюе башкарыла.)

2 нче алып баручы.

Тантаналы мәҗлесләрдә

Аның урыны түрдә,

Көн саен ашап торсак та,

Кире какмабыз бер дә.

(Сәхнәгә чуваш халык ризыгы – пуремеч чыгарыла, аны яклыйлар.)

2 нче алып баручы. Керәшеннәр – гомер-гомергә күңел ачып, җырлап-биеп яшәргә ярата торган халык. Аларны тыңлап карыйк әле.

Керәшен кызлары (такмаклар башкара).

Ишектән керүләре,

Елмаеп көлүләре.

Әллә нинди бәхет булды –

Сезне бер күрүләре.

Яшел кыяк җибәрәдер

Бакчада суганнарым.

Гөлләр кебек нур балкытып,

Яшәгез, туганнарым.

Алай да бергә-бергә,

Болай да бергә-бергә.

Дуслар белән бергә булсаң,

Күгәрчен кебек гөрлә.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Ишетсеннәр, белсеннәр.
Җыелганнар бу табынга

Бертуганнар дисеннәр.

Их, дускайлар, сезнең белән

Шат минем күңелләрем,

Гел дә шулай дуслык белән

Үтсә иде гомерләрем.

(Керәшен халык биюе башкарыла.)

Керәшен кызы.

Иң тәмле ризык санала

Бездә яфрак бөккәне.

Яратып ашасаң әгәр,

Рәхмәт әйтеп кит, яме.

(Сәхнәгә керәшен халык ризыгы – яфрак бөккәне чыгарыла, аны яклыйлар.)

1 нче алып баручы. Мариларның хезмәт яратучы, жырлы-моңлы халык икәнен беләбез. Иген үстерәләр, терлек асрыйлар. Агачны кисеп бизәкләргә, чигү чигәргә яраталар. Чыбыктан, юкәдән үреп, сандыклар ясыйлар.

(Мари кызы “Йушто кугыза” дигән шигырьне укый. Мари халык биюе башкарыла. Сәхнәгә мари халык ризыгы мелна (блины) чыгарыла, аны яклыйлар.)

1 нче алып баручы.

Дус яшәргә кирәк Җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

2 нче алып баручы.

Бөтенебезгә дә дуслар кирәк,

Дустан башка булмый яшәргә.

Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк

Дуслык орлыклары чәчәргә.

1 нче алып баручы. Фестивальдә чыгыш ясаучы барлык катнашучыларны да сәхнәгә чакырабыз.

Без Татарстанда яшибез. Туган җиребез һәм анда яшәүче халыклар белән кайсы гына милләт булуларына да карамастан горурланыйк! Һәр милләтнең мәдәниятен, сәнгатен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, традицияләрен хөрмәт итик!

(“Мин яратам сине, Татарстан!” җыры башкарыла.)

2 нче алып баручы. Шуның белән бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезгә безнең белән бергә бәйрәмдә катнашуыгыз, матур чыгышларыгыз, күчтәнәчләрегез өчен бик зур рәхмәт. Һәркайсыгызның өендә – муллык, тәнендә – саулык, фикерендә – зирәклек, илебездә иминлек һәм тынычлык булсын!