Татарның мәгърифәт йолдызы

№ 145

(Гасыйм Лотфиның тууына – 120 ел)

Миләүшә ХАФИЗОВА,

Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты  укытучысы

Гасыйм Лотфи исеме күбебезгә башлангыч сыйныф дәреслекләреннән таныш. Аның «Сыерчык» дигән шигырен кайсыбыз гына белми икән:

Өй түрендә – бакчада,

Тал чыбык куначада,

Сыерчык канат кага –

Яз килүгә шатлана.

Кызганычка, татар халкына хезмәт иткән милләттәшләребез арасында йолдыз булып балкыганнары белән беррәттән, әллә ни күзгә ташланмый иҗат итүчеләре дә, хаксызга онытылганнары да шактый. Әдип, галим, журналист, публицист, педагог Гасыйм Лотфины мин соңгылары рәтенә кертер идем. Ә бит үзе хезмәт куйган кайсы гына өлкәне алып карама, шактый саллы әдәби һәм фәнни мирас калдырган ул. Шуңа күрә дә бу язмага алынуымның да максаты – Гасыйм Лотфиның тууына 120 ел тулган көннәрдә аны искә алу, әдәбият сөючеләрне күпмедер күләмдә үзенчәлекле якташымның фәнни һәм әдәби иҗаты белән таныштыру.

Гасыйм Фәтхи улы Лотфи 1900 елның 16 февралендә Әтнә районы Иске Өҗем авылында туган. «Безнең авыл да, Тукайның Кушлавычы кебек тау башында ук булмаса да, калкулык сырты буйлап сузылган ич. Ә аның татлы салкын чишмә суын эчсәң, бөтен арыганнарың онытыла», – дип яза ул үз истәлекләрендә. Һәр авыл баласы кебек, яшьтән крестьян эше эшләп үскән ул. Үзе, балачак елларын сагынып, мәктәбебез укучыларына язган хатында: «Туган илемнең иң кадерле бер кисәге булган авылымны – Иске Өҗем авылын бик сагынам. Инештә су керенеп, бозау киртәсендә  чүрәкәй уйнаган чакларым бик еш төшемә керә», – ди.

«Бик яхшы, яхшы, уртача, начар, бик начар яшәүчеләр бар иде», – дип яза әдип туган авылы кешеләре турында. – Авылның кешеләре дә бертөрле генә түгел: күпчелек – бер атлы, бер сыерлы, үз икмәген тартып-сузып яңага җиткерүче урта хәллеләр. Тагын көздән язга кадәр читтә эшләп кайтучы «орынбурчылар»; икмәге ашарына җитмәгән «җилкапкалы байлар»;Ногман, Фазылҗан кебек үз акчаларына мәчет, мәдрәсә тотучы сәүдәгәрләр авылы иде бу».

Гасыйм Лотфи башта авылыбыз мәктәбендә укый. Иске Өҗемдә 1894 елда ике катлы мәчет, 1909 елда мәктәп салына. Алар авылның зур бае һәм мулласы Фазыл Рәхмәтуллин (куренекле галим Рәшит Рәхмәти Аратның бабасы) тарафыннан финанслана. Әлеге мәктәптә Фазыл хәзрәтнең улы- –Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Абдулкасыйм Рәхмәтуллин укытучы булып эшли.

«Боз кузгалды» дигән автобиографик повестенда Г.Лотфи яңа мәктәпнең салыну, эшли башлау чорларын яктырта. Абыстайда һәм Аксак шәкерттә укырга-язарга өйрәнгән малай өчен анда яңа офыклар ачыла. Мәктәп башта ук яңача укыту өчен салына, берничә авыл картының каршы килүенә карамастан, ул уңышлы гына эшләп китә, чөнки мәктәп хуҗасы Фазыл Рәхмәтуллин дөньяви белем кирәклеген яхшы аңлаган кеше була.

Мәктәптә көрсиләр, кара такта, стеналарда карталар, табигать күренешләре сурәтләнгән картиналар була. Укучылар грифель тактага да,. кәгазьгә дә язалар. Мәктәптә  дин дәресләре белән беррәттән, татар теле, гыйльме хисап (арифметика), җәгърәфия (география), нәбатат гыйлеме (биология) укытыла. Беренче дәрес Г.Тукайның «Туган тел» шигыре белән башланып китә. «Телләр бары да бик әйбәт, – дип сөйли балаларга укытучы. –Кеше телләрне никадәр күбрәк белсә, бу аның кадерен шулкадәр арттыра. Ә туган тел – шушы телләрнең барысына да ачкыч». XX йөз башында ук Тукай шигырьләре әнә шулай мәктәп дәреслекләренә кертелгән була инде.

Ә 1913 – 1918 елларда Гасыйм Лотфи атаклы Кышкар мәдрәсәсендә укый. Үз гомеренең бу чоры турында ул «Кышкар мәдрәсәсенең соңгы еллары» мәкаләсен яза, анда әлеге атаклы белем йортының укыту системасы белән таныштыра. Шунда алган белеме белән 1918 елдан алып 1926 елга кадәр төрле авылларда укытучылык итә. 1920 – 1921 елларда, укытуыннан бүленеп, Казанда берьеллык педагогик курсларда укып кайта. Аның Олы Мәңгәр авылындагы яшьләр мәктәбенең беренче директоры булуы да билгеле. 1926 елны Гасыйм Лотфины Казандагы Көнчыгыш педагогия институтының филология факультетына укырга җибәрәләр. 1926 – 1928 елларда ул шунда белемен күтәрә. 1937 – 1941 елларда Казан дәүләт университетында укый. Ләкин укуы өчен түли алмаганга, тәмамлый алмый. Аннан соң төзелеш, ветеринария һәм кооператив техникумнарында, партия-совет мәктәбендә укыта. Өч ел сукырлар мәктәбендә эшли. 1941 елда сугышка алына. Әмма ике ай запас армиядә булганнан соң, хәрби хезмәткә яраксыз дип табыла. Бригадир булып төзелеш батальонында, Калинин исемендәге 144 нче заводта эшли. 1943 – 1949 елларда ТАССР мәгариф министрлыгында инспектор. Соңыннан «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналы редакциясенә күчеп, 1949 – 1960 елларда (пенсиягә чыкканчы) шунда әдәби редактор булып эшли. 1991 елның 3 июнендә вафат була һәм Казанда җирләнә.

Гасыйм ага үзенең бар гомерен мәгариф эшенә багышлый дисәк, һич ялгыш булмас.

Аның әдәби иҗаты да балаларга белем һәм тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Г.Лотфиның беренче хикәяләре 1920 еллар ахырында «Безнең юл», «Мәгариф», «Ярыш», «Башлангыч мәктәп» журналларында басыла башлый. Әдипнең балалар әдәбиятына бәйле мәкалә һәм рецензияләре дә газета-журналларда, күмәк җыентыкларда даими рәвештә күренеп килә. Гасыйм аганың үз әсәрләреннән генә торган уннан артык китабы бар.

Кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган «Канатлы дуслар» китабындагы шигырьләр, «Көмешсыман кролик», «Шомырт» хикәяләре, «Тамчылар» повесте – барысы да табигать дөньясы турында һәм әйләнә-тирәне танып-белергә ярдәм итә.

«Тамчылар» повесте сәяхәтнамә жанрында язылган. Әсәрнең сюжеты бик гади: Тамчыкайның, бакчадагы чәчәк таҗыннан кузгалып китеп, киң Иделгә кадәр үткән юлы сурәтләнгән. Шул арада ул бик күп эшләр башкара: бөтен дөньяны сугара, он тарта, электр тогы барлыкка китерә, йөкләр ташый. Әсәр балаларга су һәм елгалар турында фәнни мәгълүматны әкияти алым ярдәмендә образлы итеп аңлатып бирүе белән үзенчәлекле.

«Канатлы дусларыбыз» китабына безнең якларда яшәүче кошлар: күгәрчен, торна, тургай, сыерчыклар турындагы шигырьләр тупланган. Аларда  әлеге кошларның яшәү рәвешләре сурәтләнә; ничек саклау, ярдәм итү турында сүз бара.

«Көмешсыман кролик» хикәясе дә балаларны хайваннарны яратырга һәм сакларга өйрәтә.

Кыскасы, бу әсәрләр ярдәмендә без әйләнә-тирәдә яшәгән кошлар, җәнлекләр, хайваннар, су тамчылары, чәчәкләр тормышы белән танышабыз; табигать турында күбрәк белә башлыйбыз. Алар мавыктыргыч, укучыда кызыксыну, табигатьне ярату тәрбияли.

«Боз кузгалды» әсәре, әйтеп үткәнебезчә, автобиографик характерда. Гасыйм Лотфи аны үзе белгәннәргә, кичергәннәргә нигезләнеп язган. Анда сурәтләнгән күп кенә геройларның нәселләре әле хәзер дә авылыбызда яши. Шулай ук күп кенә топонимик атамалар да сакланган: Нургай тавы, Зират тавы, Ташчишмә, Ашыт, Акташ елгасы. Җирле материалларга нигезләнеп язылганга, бу әсәр безгә аеруча якын.

Әйе, Гасыйм Лотфи – күпкырлы шәхес: әдип, тәрҗемәче, журналист булган. Әмма ул – беренче чиратта, укытучы, педагог-галим. Белем алуның төрле этапларын: бер шәкерттә өйдә укудан башлап, авылдагы җәдит уку йорты, Кышкар мәдрәсәсе, рус теле һәм педагогия курслары, Педагогия институты, ахыр килеп, Казан университеты мәктәбен үтә ул, алардагы укыту системасы белән яхшы таныш була. Үзенә дә төрле уку йортларында эшләргә туры килә. Соңрак озак еллар укытучылар өчен өйрәнү һәм тәҗрибә мәйданчыгы булган «Мәгариф» журналында (Бу басмада 1929 нче елдан үз мәкаләләре дә дөнья күрә башлаган) эшли. Шул сәбәпле мәктәп дәреслекләре, методик кулланмалар язуы бик табигый.

Гасыйм Лотфи өч ел сукырлар мәктәбендә эшли. Нәкъ шул чорда «Сукырлар өчен әлифба» (1947) төзеп бастыра. Күрмәүчеләрне татарча укырга өйрәтү өчен, Брайль системасы белән эшләнгән беренче уку әсбабы була ул.

1946 елда Гасыйм Лотфи К.Хәмзин белән берлектә башлангыч мәктәпнең III сыйныфы өчен уку китабы әзерли. Бу китапның төзелеше бик кызыклы: ул аны К.Насыйри методикасына нигезләнеп эшли. Китапта уку күнекмәләрен үстерү өчен төрле жанрдагы һәм күләмдәге дистәләрчә әсәрләр бирелгән. Без анда Г.Тукай. Ф.Әмирхан, М.Укмасый, М.Гафури, Һ.Такташ, С.Урайский кебек авторларның иҗаты белән беррәттән, А.Пушкин, Н.Бианки, И.Крылов кебек рус әдипләре әсәрләреннән тәрҗемәләр күрәбез. Китапта Г.Лотфиның үз әсәрләреннән дә өзекләр бирелгән. Әмма бу китап, барыннан да элек, баланың танып-белү эшчәнлеген үстерү ягыннан бик үзенчәлекле. Бу хакта дәреслек бүлекләренең исемнәре үк әйтеп тора: җәйне искә алу; мәктәп һәм иптәшләр; кыш, география һәм табигать турында ориентлашу; кыр, урман, аларда эшләүчеләр һәм йорт хайваннары, су һәм анда яшәүчеләр; кешенең тәне һәм аны тәрбияләү, тарих, һ. б.

Соңгы елларда башлангыч сыйныфларның уку программаларына кертелгән «Әйләнә-тирә дөнья» фәне татар мәктәбендә фәнни-популяр  формада,  әдәбият белән тыгыз үрелгән рәвештә, узган гасырның 50 нче елларында ук укытылган булган икән инде.

Гомумән, Г.Лотфи язган уку китаплары балаларның яшь үзенчәлекләрен һәм мөмкинлекләрен искә алып төзелүе белән ихтирам уята. Хәзерге әдәбият  һәм әдәби уку дәреслекләренә әсәрләр шыплап тутырылган. Укучылар ул күләмдәге материалны укып та, кабул итеп тә өлгерә алмый.  Ә менә Гасыйм Лотфиның V сыйныф өчен уку китабында кечкенә күләмле 28 әсәр бирелгән.  Араларында бүгенге программаларга кертелгәннәре дә бар: «Эшкә өндәү», «Исемдә калганнар», «Шүрәле» (Г.Тукай), «Приискага бару», «Сарыкны кем ашаган?» (М.Гафури), «Алар өчәү иде» (И.Гази) һ. б. Әлбәттә, чор идеологиясенә яраклы рәвештә, Ленин, революция кебек темаларны яктыртучы әсәрләргә дә  урын бирелгән.

Әмма мине, әдәбият укытучысы буларак, теория бирелеше гаҗәпләндерде. (Үзем яратып эшләгән А.Яхин технологиясенә нигезләнгән дәреслекләр шул принцип буенча төзелгән иде.) Мәсәлән, дәреслектә чагыштыру, эпитет, метафора, сынландыру кебек сурәтләү чаралары, табышмак, мәсәл, миф кебек жанрлар аерым тема итеп, ә әдәби әсәрләр шуларга иллюстратив мисал рәвешендә бирелгән. Гади, аңлаешлы һәм иң мөһиме: истә кала торган итеп.

Гасыйм Лотфи дәреслекләр төзү белән бергә методик кулланмалар да әзерли.

Башлангыч сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән уку методикасы китаплары (1949, 1953) уку белән язу күнекмәләрен бергә бәйләп баруны күз алдында тота. Мәсәлән, укылган текстны яки бер өлешен матур язу күнегүләре өчен файдалану, күрмә диктант, сайлап язу кебек эш төрләре тәкъдим ителә. Болай эшләү укучыны да ялыктырмый, вакытны да нәтиҗәлерәк файдаланырга мөмкинлек бирә. Хәер, бу алымны башлангыч сыйныф укытучылары бүген дә куллана. Уку һәм язу дәресләре расписаниедә аерым бирелсә дә, I сыйныф укучысы дәрес буе бер хәрефне өйрәнеп, укып кына утыра алмый; ул шунда ук яза да, рәсем дә ясый – моны һәр укытучы белә.

Бүген икенче баскычта әдәбият укытканда төп эшебез эчтәлек өйрәнү һәм әсәр анализлауга кайтып кала. Программа материалы зур күләмле булу сәбәпле, уку тизлеге, аңлап уку кебек нәрсәләр читтә кала. Ә бит күп баланың V сыйныфка килгәндә йөгерек уку күнекмәләре дә җитәрлек булмый. Бүген киң таралган грамотасызлыкның сәбәбе гаджетлар гына түгел, ә икенче баскычта уку өстендә эшләргә вакыт җитмәү, әлбәттә. Ә менә Г/Лотфи ярдәмлеге  V – VII сыйныфларда да түбәндәге эзлеклелектә эшләргә тәкъдим итә: дөрес уку, хата киткән өлешне яңадан уку, ялгышларны төзәтү; аңлап уку, эчтәлек сөйләү; йөгерек уку; сәнгатьле уку; күчереп язу.

Башлангыч сыйныфлардагы кебек үк, V VII сыйныфларда да өйрәнелә торган әсәрләр саны күп түгел: VI сыйныфта – 22, VII сыйныфта – 11, һәм алар күләмле дә түгел, романнардан өзекләр генә бирелә. Бу – программа-минимум түгел, гамәлдә булган дәреслек эчтәлеге. Димәк, мөмкин кадәр күбрәк әсәр белән аннан-моннан таныштыру бурычы булмаган.

Шулай ук  һәр тексттан соң аңа бәйле язу күнегүләре дә бирелә, бүген бу эш урта сыйныфларда бөтенләй юк диярлек, ул, нигездә, сочинение язуга кайтып кала. Дөрес, эш дәфтәрләрендә язу мөмкинлеге бераз бар. Ә монда нинди  генә эш төрләре юк! Портретны, пейзажны күчереп, сорауга җавапны табып язарга һ. б.

Бүгенге ярдәмлекләрдән аермалы буларак, Г.Лотфиның методик кулланмаларында, аерым әсәрләрне өйрәнгәннән соң, бик күп дәрестән тыш чаралар тәкъдим ителә. Алар тематик яктан да, форма ягыннан да әсәргә шулкадәр туры килә, моны бары бай практикалы укытучылар гына шулай эшли ала.

Гомумән алганда, мәктәп  тормышын яхшы белүе аңа гамәли куллану өчен бик нәтиҗәле дәреслекләр төзергә булышкан. Аларда бүген дә файдаланып булырлык материал, тәҗрибә бар, бары өйрәнергә һәм файдаланырга кирәк. Бу хезмәтләр белән танышкач, шундый нәтиҗәгә киләсең: әйбәт дәреслек, методика, технология искерми; ул бары үзгәрә һәм камилләшә генә ала.

Гасыйм Лотфиның тәрҗемә әсәрләре дә бар. Ул – Дж.Лондон, А.П.Чехов, Б.Полевой хикәяләрен татар балаларын җиткергән кеше.

Җыйнап әйткәндә, Гасыйм Лотфи күпкырлы иҗат кешесе булган. Укытучы, дәреслекләр һәм методик кулланмалар, балалар өчен язылган гаҗәеп кызыклы хикәя, шигырь һәм повестьлар авторы, тәрҗемәче, журналист буларак, ул гомере буе татар мәгарифенә хезмәт иткән.