Татарларның тәүге университетлары

№ 107

Рәфис ШӘЙМӘРДАНОВ,

Сургут дәүләт педагогика университеты профессоры, педагогика фәннәре докторы

«Мөхәммәд Бәкәрия» гыйлемнәр йорты 1080 елда Идел Болгарстаны башкаласы Биләрдә оештырыла һәм тиз арада, Төньяк мөселман дәүләтенең гыйлем үзәгенә әверелеп кенә калмыйча, халыкара танылуга да ирешә.

Менә әлеге фактны дәлилләүче мисаллар:

1. Болгар галиме Ягъкуб бине Ногман инде 1080 елда ук шушы җирлектә «Дар-әл-Голум», ягъни «гыйлем йорты», хәзергечә итеп әйтсәк, университет ачкан [1, 228 б.]. Болгар дәүләте хәнәфи мәзһәбенең заманы өчен көтелгән бер фикер һәм хокук үзәгенә әверелә.

2. Җиде яшьтә әнисез калган Мөхәммәд Гали 1179 елдан башкаланың Гыйлемнәр йортында тәрбияләнә [2, 57 б.].

Мөхәммәд Гали Челбир ханның энесе әмир Мир-Гази белән бергә Биләр шәһәрендә «Мөхәммәд Бәкәрия» исемле белем йортында гыйлем эсти. Алар яшьтәшләр була һәм дуслашып китәләр. «Мөхәммәд Бәкәрия»дә, дин гыйлеме, гарәп, фарсы телләре белән бергә, география, этика, югары математика, лингвистика, тарих фәннәре дә укытыла [2, 59 б.].

3. Ягъкуб бине Ногман – XI йөзнең 2 нче яртысы-XII йөзнең 1 нче яртысында яшәгән галим, тарихчы, Болгар казые. 1135 елда Ягъкуб бине Ногман «Тарихел-Болгар» (Болгар тарихы) дигән әсәр язган. Шул ук елда Биләр шәһәренә тарихчы Ягъкуб бине Ногман белән күрешү өчен танылган гарәп сәяхәтчесе Әбу Хәмит Әл-Гарнати килә. Ерак Испаниядән килгән бу кунакны Ягъкуб бине Ногманның киңкырлы, эрудицияле булуы хәйран таң калдыра. Ягъкуб бине Ногман бу вакытта Европадагы беренче болгар университетының оештыручысы һәм ректоры да була. Ә Россиядә исә беренче университет фәкать 1755 елда гына оеша, һәм аның шәкертләре дә, мөгаллимнәре дә Европадан килгән булалар [1, 226 б.].

4. Тарихта шунысы да мәгълүм: 922 елда гарәп илчелегеннән Болгарга ислам динен алып килүче илчелек сәркатибе, сәяхәтче Әхмәт Ибн Фадлан үзенең улы Насыйрны укытырга дип шулай ук «Мөхәммәд Бәкәрия» университетына алып килә.

943 елда Ялкау хан ат чабышында катнаша һәм аттан уңайсыз егылып төшеп вафат була. Аның улы Мөхәммәдне (Әхмәтне) Болгар ханы итеп күтәрәләр.

Әхмәт хан ханлыкны ныгытуга артык зур көч түкми. Ауга чыгу, мәҗелес, күңел ачулар, сәяхәтләр аныц яраткан шөгыльләре булып: санала. Ханлык белән идарә итүне үзенең вәзире Әхмәт Ибн Фадланның улы Насыйрга тапшыра [3, 27 б.].

X – XIV гасырлар аралыгында Болгар ханлыгы зур үсеш кичерә. Хазарларга тиешле каршылык күрсәтеп җиңгәннән соң, болгарлар Европадан Азиягә бара торган сәүдә юлын үз кулына ала. Алар, иң очсыз Идел сәүдә юлын – Көнчыгыш Европадан иң төньяк Печора елгасының түбәнге агымына кадәр, Обь елгасыннан Скандинавиягә, Англиягә һәм башка сәүдә юлларын үзләштереп, Европадан Азиягә юл ачалар. Чуен эреткәннәр, кирпеч һәм тимер акчалар сукканнар. Чуен, кирпеч, акча, читек сүзләре рус теленә болгарлардан керә. Алар хокук гыйлемнәре һәм күп фән тармаклары үсешенә зур этәргеч ясыйлар. Болгарлар Европаның төньяк-көнчыгыш, Төньяк Азиянең шактый өлкәләрен фәнгә таныталар. Алар «бисермән уты» дип аталган нефть яндыргыч снаряд уйлап табалар. Европада һәм Азиядә бу вакытта болгарлардагы кебек киң үсеш алган кирпеч-таштан төзелешләр, катлаулы төзелеш корылмалары, шәһәрләр саны һәм хәрби егәрлегенә каршы торырлык көндәшләр булмый.

865 – 882 елларда болгар сәясәтчесе һәм язучысы Микаиль Башту ибн Шәмси болгар әдәби теле – «төрекчә» борынгы болгар мифлары җирлегендә «Шан кызы дастаны»н иҗат итә.

922 елда болгар сәиде Әхмәт ибн Фадлан гарәп телендә Болгар тарихында беренче булып география һәм халыклар турында «Күргәннәр турында язмасы»н» иҗат итә. Шуның белән гарәп телен болгар мәдәниятенә фән теле буларак алып керә.

931 елда Микаиль Башту ибн Шәмсинең улы Башту Абдаллаһ «Кисекбаш китабы» поэмасын яза.

1135 елда Ягъкуб ибн Ногман борынгы болгар елъязмалары мәҗъмугасы – «Болгар тарихы»н тәмамлый.

XIII гасырда Лачын Хисами Европа-Азия киңлекләрендә беренче булып спорт темасына багышланган «Мәйданда көч сынашучы ирләргә бүләк» дигән хезмәтен яза.

Бу чорларда Болгарда йөздән артык язучы һәм фән өлкәсендә галимнәре пәйда була. Бу – Болгар ханлыгында гыйлемлекнең киң үсеше турында сөйли. Биләр университетында Гыйрактан, Ираннан шәкертләр укуы билгеле. Болгар фәлсәфәчесе Хуҗа Әхмәд әл Болгариның дөньяның танылган монархларының берсе булган Мәхмүд Газнәвинең мөгаллиме булганлыгы да мәгълүм [3, 57 б.]. Мәсәлән, әл-Гарнати Болгар шәһәрендә булган чагында казый Ягъкуб бине Ногман язган «Болгар тарихы» китабын укыган. Галим Борһанетдин бине Йосыф дарулар ясау турында китап язган, Урта Азия фәлсәфәчеләренең әхлак-этика, риторика (сөйләү сәнгате) хакындагы хезмәтләренә аңлатмалар эшләгән.

Менә Әл-Гарнати Болгарда булуы турында ниләр яза: «Мин – әл Гарнати – Испаниянең Гарнат шәһәреннән. Ибне Фадланнан соң 200 ел вакыт үткәч, миңа Болгар җирләрен күрү насыйп булды. Ул заманнарга хас булганча гыйлем эстәргә дип дөнья буйлап сәяхәткә чыгып киттем. Ике тапкыр 1135 – 1136 һәм 1150 елларда Болгарда торып кайттым. Болгарга беренче килүемдә шактый озак тукталдым, җәйге челләне дә, кышкы салкынны да күреп киттем. Идел һәм Чулман, балыкка бай һәм зур елгалар булып, Болгар иленең үзәгендә кушыла. Мондый уңайлы шартлар илдә балыкчылык үсешенә уңай йогынты ясый. Бу елгаларда шундый балыклар бар иде: дөньяда аларга тиң балыклар күргәнем юк, бер балыкны бары тик көчле ир генә күтәреп китә ала иде. Кайберсе куй койрыгына яки тутырган тавык итенә охшаган, хәтта симез бәрән итеннән дә тәмлерәк. Бу балыкны пешереп эченә дөге салалар һәм аның эченнән алынган май лампага салып яндыру өчен бер айга җитә. Балыкны кисәкләргә бүлеп каклыйлар, ул дөньядагы бөтен каклаган иттән дә тәмлерәк була».

«Мөхәммәд Бәкәрия» гыйлемнәр йортында инде гарәп графикасына көйләнгән болгар теле укыту теле булган. Алга киткән урта гасырлар дәүләте шартларында шәһәрләр үсеш ала, шәһәр мәдәнияте формалаша, җирле сөйләмнән тыш шәһәрчә гомуми аралашу теле – койне (кыпчак-угыз тибындагы төрки тел нигезендә булырга тиеш – Р.Х.) барлыкка килә башлый. Идел болгарларының тел проблемасы бүгенге көнгә кадәр бәхәсле булып кала. Ул чорда Болгар җирлегендә ике тел яшәп килгән фикер нигезлерәк. Берсе – борынгы болгар теле (архаик сыйфатларга ия тел), аны болгар җәмгыятенең югары дини катламы төрле йолалар уздыру максатында кулланган булырга тиешләр. Болгар җирлегендәге XIII – XIV гасырларга караган кабер ташларындагы гарәп язуы белән әлеге телдә бирелгән текстлар шул хакта сөйли. Бу тел бөтенләйгә бары Алтын Урда чорында гына (XIV гасырның икенче яртысы), өстрлар (этник процесслар һәм экстралингвистик факторлар (чума эпидемиясе) тәэсирендә юкка чыккан. Икенчесе – болгар-кыпчак теле (угыз-кыпчак төре) – илнең аеруча гади халкы арасында таралган башка тел һәм диалектларның сыйфат үзенчәлекләрен бергә туплап, шәһәр халкының гомумаралашу теле булып киткән (моны күп кенә тарихи-лингвистик фактлар раслый). Аның нигезендә Урта Азия (Караханилар) ганганәләре йогынтысында әдәби тел формалашкан.

Борынгы болгарларның сакланып калган әдәби истәлекләреннән иң элгәресе – Кол Галиның иске татар телендә язылган Кыйссаи Йосыф поэмасы (1224, 1236 еллар). Шул ук арада, Урта Идел төбәгендә XIII – XIV гасырларга караган гарәп язуы нигезендә кабер ташларының 90 процент язуы борынгы болгар телендә язылган.

Болгарлар төрки, Орхон-Енисей язуына якын булган рун графикасын шактый элек куллана башлаганнар. Казылма табылдыклардан күренгәнчә, болгарлар рун графикасын ислам кабул ителгәннән соң да кулланганнар. Көнкүреш әйберләрендә һәм савыт-сабаларда кайбер рун язмалары булуы мәгълүм. Мөселман мәгариф системасы үсә барган саен рун графикасының кулланыштан чыга баруы, ә кайберләренең төрле тамгалар һәм биләмә, ягъни хуҗалык билгеләре буларак кына калуы бәхәссез.

Археологик мәгълүматлар күрсәткәнчә, гарәп язуы Идел-Балтыйк сәүдә юлы ачылу барышында Урта Идел буена үтеп керә. Ислам дине киңрәк тарала һәм мөселман мәгариф системасы үсә барган саен, гарәп графикасы рун язуын гамәли эшләрдән һәм югары мәдәнияттән кысрыклый бара. Казылма табылдыкларга караганда, Болгар илендә сөяк яки камыш каләмнәр кулланганнар, ә караны графит һәм охрадан ясаганнар. Табылдыклар арасында сай гына балчык кара савытлары да бар. Язу өчен пергамент яисә чит илләрдән китерелгән кәгазь, ә көнкүрештә каен тузы яки балавызланган такта кисәкләре кулланылган булырга тиеш.

Мөселман мәдәнияте белән танышу болгарларга һөнәри белемнәр һәм фән үсешенә этәргеч ясый. Фән, һөнәри белемнәр үсә, халык арасында гыйлем киң тарала.

Шәһәр мәдәнияте һәм яңа һөнәр кәсепләр үсү гамәли белемнәр үзләштерергә ярдәм иткән. Геометрия, математика, металлургия, химия, әстрәләбия һәм башка фән өлкәләрендә гыйлем арткан. Идел Болгарстанының төрле шәһәрләрендә табылган таш һәм кирпеч бина калдыкларын тикшерү шуны күрсәтә: аларның кысалары шулкадәр катлаулы, формалары төгәл, тигез үлчәмнәрдә башкарылган – моның катлаулы математик һәм геометрик исәпләүләрдән башка эшләү мөмкин түгел. Һичшиксез, барлык бу исәпләүләр алга киткән метрологик белемнәргә нигезләнеп башкарылган, шул ук вакытта бу исәп-хисапларга урта гасырларның гади үлчәмнәре – терсәк, карыш, адым һ. б. нигез итеп алынган. Почмаклары туры сызыклар белән тоташтырылган, берсе өстенә берсе куелган өч турыпочмаклык ясалган кечерәк кенә сызым табылдыклары катлаулы исәп-хисапның мөһим дәлиле булып тора.

Тимер һәм бронза металлургиясе үсеше химия, физика, металл һәм матдә үзлекләре өлкәсендә белемнәрне камилләштерүне таләп итә. Димәк, болгарларда бу фәнни юнәлешләр дә кискен үсеш алган.

Мөселман йолаларын үтәү өчен Мәккәнең төгәл урынын белү кирәк. Аны ачыклау өчен, әстрәләбик гыйлемнәр таләп ителә. Болгар мәчетләренең һәрберсендә гномон булган.

Бу чор Болгар фән үсешенә, гыйлемнәр артуына китерүче галим-голамәләре Таҗетдин ибн Юныс әл-Болгари, Хәсән ибн Юныс әл-Болгари, тарихчы Ягъкуб ибн Ногман, риторик, дин әһеле, фармаколог Борһанеддин әл-Болгари, Сөләйман ибн Давыт әс-Саксини, фармаколог Таҗеддин әл-Болгари, дин галиме Хаҗи Әхмәт әл-Болгари булган.

Идел буе Болгарында матур әдәбият һәм халык авыз иҗаты шактый үсеш алган. Дөрес, монголларга кадәрге чор иҗаты турында мәгълүматлар күп түгел. Әмма XI йөздә болгарларда кайбер гомумтөрки әсәрләр таралу хакында хәбәрләр сакланган. Мәсәлән, борынгы татар әдәбияты белгечләре 1069 елда Караханилар дәүләтенең башкаласы Баласагун шәһәрендә Йосыф ибне Хаҗиб Баласагуниның урта гасырларның иң күренекле әсәрләреннән булган «Котадгу белек» әсәренең Болгарда да киң таралуын әйтәләр.

Мәхмүд Кашгарый дигән галимнең XI йөздә иҗат иткән «Диване лөгатет-төрк» исемле мәшһүр сүзлеге, шөбһәсез, Идел буенда да таралган булган. Анда кыпчак һәм болгар телләреннән аерым үрнәкләр китерелгән.

XII йөз төрки шагыйрьләргә тагын да бай була. Әхмәд Йүгнәки үзенең «Һибәтел хәкаик» исемле зур поэмасында кешелеклек, тугры сүзлелек, тыйнаклык, юмартлык, белемле булу фикерен алга сөрә. Бу мөгаллим Урта Азия якларыннан булса да, әсәрләре Идел буе Болгарында да билгеле була.

Болгарлардан бик күп архитектура истәлекләре калган. Алар Татарстан, Чувашстан, Самара өлкәсе, Башкортстан, Сембер  җирлекләрендә урнашкан.

Инде “Мөхәммәд Аламия» университеты турында берничә сүз. Безгә Казанда эшләп килгән ислам университеты турында ике факт билгеле. Аның берсе Мөхәммәдъяр белән бәйләнгән булса, икенчесе – шәйх Мөхәммәд Болгари белән.

1536 елда Мөхәммәдъяр Сөембикәгә кушылып Фалистан аша хаҗга бара. Мөхәммәдъяр бу вакытта Фалистанда Казан ханлыгының илчесе була. Сөембикә аша Казанга үзенең шигырьләр җыентыгын юллый һәм Кол-Әшрәф ханга үзенең Казанга кайту турындагы үтенечен җиткерә. Сөембикә зур тырышлыклар белән Сафа-Гәрәйне бу эшкә күндереп Кол Әшрәфнең ризалыгын ала.

1538-1539 елларда Мөхәммәдъяр Крым аша Казанга кайта. Аның үзе белән Фалистаннан һәм ул сәяхәттә булган дәүләтләрдә җыйган меңләгән китап төенчекләреннән торган китапханәсе була. Казанга кайту белән беренче эш итеп шушы зур күләмдәге китаплар караванын Казан ислам университеты “Мөхәммәдия Аламия”гә бүләк итә. Аны караваны сигез манарадан торган бина каршына килеп туктагач аның каршына чәчләренә чал төшкән, күркәм гәүдәле карт чыга. Ул имам-хатиб, университетның ректоры, Мөхәммәдъяр Бу-Юрганның тарих укытучысы Касим шейх була [4, 53 б.].

Болгар халкының бөек фикер иясе, укытучысы һәм “Мөхәммәд Аламия” университетының ректоры шейх Мөхәммәд Болгари була. Ул 1398 елда Идегәй җитәкчелегендәге урыс һәм нагайбәкләр тарафыннан Болгарны алганда үтерелә. Аның кабере Болгар шәһәренең мөселман изгеләре җирләнгән аланда.

Мөхәммәд Болгариның “Болгар рухы” дигән шигыре “Нариман тарихы” дип аталган елъязма мәҗмугасында саклана [5].

Йомгаклап, шундый нәтиҗә ясыйсы килә. Идел Болгарстанында яшәгән халык гыйлемгә хирыс булган. Алар аңа зур хөрмәт белән караган, зыялы галим-голамәләрне хөрмәт иткән. Европадагы беренче университетны да болгарлар оештырган, һәм әлеге уку йорты дөньякүләм танылу алган. Инде ТАССР оешуның 100 еллык юбилеена әзерлек уңаеннан әйтәсе килә:. шундый мәгърифәтле халыкның бүгенге көндә милли университеты юк. Ул, беренчедән, татар телен саклау максатында дәүләтнең төпле чыганагы булыр иде, икенчедән, милли кадрларны әзерләүнең бердәнбер ысулы, өченчедән, үз телен яклый һәм саклый алмый торган дәүләт кемгә кирәк. Димәк ул дәүләт буларак төп вазифаларының берсе булган – үз дәүләт телен яклый да, саклый да алмый дигән сүз. Бу һәр депутатның, һәр хакимияттә утыручы галиҗанапләрнең, президентыбызның да башкарырга тиешле вазифалары рәтенә керә.

Файдаланылган әдәбият

1. Шәймәрданов Р.Х., Сибгатуллин Р.Г. Татар милли педагогикасы. – Казан: Матбугат йорты, 2000.

2. Бахши Иман. Джагфар тарихы. Оренбург: КОПФ «Оренбург-пресс-контакт», 1993.

3. Бахши Иман. Джагфар тарихы. Т. 2. Оренбург: Редакция вестника «Болгар иле», 1994.

4. Бахши Иман. Джагфар тарихы. Т. 3. Оренбург: Редакция вестника «Болгар иле», 1997.

5. Электрон ресурс: http://go.mail.ru/redir?via_page=1&type=sr&redir= eJzLKCkpsNLXTyrNSU8sKsnMTS3WyyjVdwr1cXcM0g9JzEjMySkt1jc00ffVzy3

NSMzNTUzRyyjJZWAwNDW0sDS3MDKzYFju91T8-NW38_njXrErdN7UAA

DNnx2U) (режим доступа: 17.02.2017).

6. История педагогики. От зарождения воспитания в первобытном обществе до середины XVII века. Часть I.

7. История педагогики и образования. От зарождения воспитания в первобытном обществе до конца ХХ в.: Учебное пособие для педагогических учебных заведений /Под ред. Академика РАО А.И. Пискунова. – 2-е изд., испр. и допол. – М.: ТЦ Сфера, 2004.