Татар теленнән «Могҗизалар кыры» уены

Резида ШАМСОВА,

Мөслим районы Әмәкәй төп мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Уен барышы

Алып баручы.

Исәнмесез, саумысыз,

Һәрберегез, барчагыз,

Бездән сезгә кайнар сәлам –

Кабул итеп алыгыз.

Сезгә булган сәламебез

Ташып чыкты йөрәк түреннән.

Тапшырабыз аны, дуслар, сезгә

Шигырь белән, матур җыр белән.

(Егетләр башкаруында «Бәхет өчен» җыры.)

Алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар! Һәр җомга саен беренче каналдан күрсәтелә торган «Могҗизалар кыры» уенын яратып карый торгансыздыр. Бездә бүген татар теленнән шуңа охшаш уен уйнарбыз. Аның өчен безгә 9 уенчы кирәк була. Без алдан кроссвордлар төзетеп тормадык, җиңел сораулар гына биреп, уенда катнашучыларны сайлап алырбыз. Уенчыларыбыз укытучылар булганга күрә, без уенның темасын «Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында» дип билгеләдек.

Уен өч турда үтәчәк, ахырдан финал уены һәм традицион супер уен булачак.

Уенны башлар алдыннан мин сезне уенның кагыйдәләре белән таныштырып үтәм:

– уен барышында бер-берегезгә әйтергә ярамый;

– әгәр уенчы хәрефне дөрес әйтмәсә, уенны икенче уенчы дәвам иттерә;

– әгәр ук сектор «П»да тукталса, уенчы уенын дәвам иттерә ала яки приз ала да уеннан чыгып китә;

– әгәр ук сектор «Б» да (банкрот) тукталса, бөтен очколар яна, йөреш икенче кешегә күчә;

– әгәр ук сектор «0» нольдә туктаса, йөреш икенче кешегә күчә;

– әгәр уенчы өч хәрефне рәттән белсә, ул уенчы приз ала; аңа ике шкатулка тәкъдим ителә, берсен сайлап ала, ләкин акча берсендә генә;

– әгәр ук «х2»та тукталса, очколар 2 гә тапкырлана.

– әгәр ук + (плюс) секторына туктаса, уйнаучының үзе теләгән  хәрефне ачарга мөмкинлеге туа.

Тик без бу уенның телевизион вариантына кайбер үзгәрешләр керттек. Зинһар, гаеп итмәссез.

Уеныбызны башлыйбыз.

  1. Туган ил, халкың һәм тарих өчен горурлык хисе кичерү; үзеңнең милли һәм этник яктан кая керүеңне аңлап, рухи кыйммәтләр булдыру метапредмет нәтиҗәләрнең кайсы төренә карый? (Шәхси УУГ)
  2. Күршең белән хезмәттәшлек итү, дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү универсаль уку гамәлләренең кайсы төренә керә? (Коммуникатив УУГ)
  3. Телнең төзелеше, системасы турында белемнәр булдыру; телнең төп берәмлекләрен, аларның билгеләрен, аермалы якларын өйрәнү – ул… (предмет нәтиҗәләр).
  4. Дәрескә максат һәм бурычлар кую дәреснең кайсы этабында башкарыла? (Мотивлаштыру этабында)
  5. Критик фикерләүне үстерүдә нинди ысуллар тәкъдим итә аласыз? («Тар һәм киң сораулар», «Кәрзин», «Алты эшләпә», «Балык кылчыгы», «Синквейн», «Кластер», «Инсерт»)
  6. Дәреснең йомгаклау этабы Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләп иткәнчә ничек әйтелә? (Рефлексия)
  7. ФДББС 2022 таләбенчә, метапредмет нәтиҗәләрнең шәхси нәтиҗәләр УУГ пункты нинди тәрбияви төрләр белән баетылды? (Патриотик, гражданлык, рухи-әхлакый тәрбия, эстетик, физик, хезмәт, экологик, һ.б.)
  8. 2022/2023 уку елында укытучылар эш программаларын нинди сайтта тутырдылар (Гомуми белем бирүнең конструктор дигән бердәм эчтәлеге)
  9. Универсаль уку гамәлләренең (УУГ) төп төрләре: … (танып белү, коммуникатив, регулятив, шәхси).

Алып баручы. Уенчылар сайлап алынды, беренче өч уенчыны бирегә чакырабыз.

Уенны башлыйбыз. (Барабан әйләнгән вакытта уенчыларга сораулар бирергә кирәк.)

– Үзегез белән якыннанрак таныштырсагыз иде.

– Гаиләгез турында сөйләгез.

– Белемегез.

–Кайда укыдыгыз? Мәктәбегез турында сөйләгез. Сезнең мәктәптә ничә укучы укый?

– Бәлки залда утыручыларга теләкләрегез бардыр.

– Авыл мәктәбенә укытучы булып кайткансыз. Авылдагы авырлыклардан курыкмадыгызмы?

– Вакытны туктатып кирегә кайтыр идегезме?

– Кешегә икенче тапкыр гомер бирелсә, укытучы һөнәрен сайлар идегезме?

– Тормышыгызда булган берәр кызыклы вакыйганы сөйләп күрсәтсәгез иде.

– Авыл җирендә торуы ошыймы?

– Гаиләгез белән кайда ял итәргә яратасыз?

– Әле сез үзегезне күрше авылдан дигәнсез. Йөреп эшләве бик авыр түгелме?

– Туган телебез – татар теленә мөнәсәбәтегез ничек? Өйдә туган телдә аралашасызмы? Оныклар туган телдә сөйләшәме?

– Фамилиягезнең чыгышын беләсезме?

– Нәсел шәҗәрәгезне барлау өлкәсендә хезмәт куясызмы? Ничә буын бабагызны беләсез?

– Буш вакытыгызны ничек үткәрәсез?

– Башваткычлар чишәргә яратасызмы?

– Нинди газета-журналлар алдырасыз?

– Гаджетларга карата мөнәсәбәтегез нинди?

– Гаиләгездә ничә бала тәрбиялисез?

– Шигырьләр иҗат иткәнегез бармы?

– Әгәр мөмкинлек булса, мәктәпләрдә дин сабагы укытуга сезнең мөнәсәбәтегез нинди?

– Вакыт тәгәрмәчен кирегә әйләндереп булса, кешелек дөньясына нинди үзгәрешләр кертер идегез?

1 нче тур

  1. Дәреснең мәгълүмати өлешен арттыру өчен кулланыла, мини-макс принцибына нигезләнеп төзелгән булса да, дәрестә (белем бирүдә) бердәнбер мәгълүмат алу чыганагы итеп каралмый. (Дәреслек)

 

д ә р е с л е к

 

(Катнашучыларга бүләкләр бирелә.)

Алып баручы. Беренче турда катнашучылар өчен 6 нчы сыйныф укучысы Бәдретдинов Эмиль башкауында осетин халык биюен тәкъдим итәбез.

2 нче тур

  1. Бу нәтиҗәләргә … стандартларда универсаль уку эшчәнлеге дип билгеләнгән гомумиләштерелгән эшчәнлек ысуллары кертелә. Алар, уку- укыту кысаларында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә файдаланырга мөмкин. (Метапредмет)

 

м е т а п р е д м е т

 

(Катнашучыларга бүләкләр бирелә.)

Алып баручы. Икенче тур катнашучыларын 4 нче сыйныф укучысы Шамс Айгиз сәламли.

3 нче тур

  1. Баланың туган көнендә дә үткәрү өчен шәп ысул. Кызыгыз яки улыгыз дуслары белән рәхәтләнеп уйнаячак. Чөнки балалар төрле серләр чишәргә, максатка ирешергә һәм көтелмәгән призны алырга һәрвакыт яраталар. Аны оештыру өчен ерак барырга кирәкми, баланың кызыксынуларын искә алып, һәр әти-әни моны үзе эшли ала. Иң мөһиме – ул бер темага багышланып, бер максатка юнәлтелгән булырга тиеш. Бу уенны без дәрестән тыш чара буларак та, туган тел атналыкларында да һ.б очракларда да яратып уйнатабыз. (Квест)

 

к в е с т

 

(Катнашучыларга бүләкләр бирелә.)

Алып баручы. 3 нче тур уйнаучылары өчен 9 нчы сыйныф укучылары Яруллина Роза һәм Закиров Илнар башкаруында «Хәзерге заман әбиләре» миниатюр күренешен тәкъдим итәбез.

Финал

Ул төшенчә ФДББС термины белән бергә килеп керде. Ул – нинди дә булса өлкәдә осталык. Аның компонентлары түбәндәгеләр:

– белем бирү;

– белемнең кыйммәте;

– белемне куллануга омтылыш һәм аны уңышлы куллану тәҗрибәсе.

Дәреснең нәтиҗәлелеге, сыйфаты турында сөйләгәндә еш кына күздә тотыла. Ул эшчәнлек барышында формалаша. Педагог даими үзгәрешләргә әзер булырга, алдагы көн өчен хезмәт итәргә, һәр башкарган эш нәтиҗәле булсын өчен тырышлык куярга тиеш. Гадәт буенча, укытучы үзен иң белемле һәм бердәнбер белем чыганагы итеп санаудан азат булырга; үзен тәҗрибәле санап, үзе алган чор тәрбиясе үрнәгендә укучыларны тәрбияләүдән сак булырга; проблеманы чишүнең бер генә дөрес юлы бар дип ялгышудан куркырга; әһәмияте булмаган вак-төяк кагыйдәләргә, инструкцияләргә «ябышып ятудан» сак булырга тиеш. (Компетентлылык)

 

к о м п е т е н т л ы л ы к

 

Алып баручы. Финалистларны Шамс Айдан һәм Латипов Данир сәламли. Алар башкаруында татар халык биюе.

Супер уен. Уенчыга сүзнең дүрт хәрефен әйтергә рөхсәт ителә. Сез әйткән хәрефләр монда булса, ачабыз.

Бу термин диалогик сөйләмнең үзенчәлеге булып тора. Ул – тел белеменең бер бүлеге. Мимика, ишарә, тавышның яңгырашын өйрәнә. Телдән сөйләмне тулыландыра. Бу чаралар тел системасына керми һәм сөйләм берәмлеге түгел, ләкин һәр сөйләм берәмлегендә теге яки бу дәрәҗәдә тәкъдим ителә. (Паралингвистика)

 

п а р а л и н г в и с т и к а

 

Алып баручы. Супер уенда җиңүчегә – автомобиль! (Сүзне әйтә алмаган очракта, очрашу истәлеге итеп бүләккә китаплар бирелә.)

Алып баручы. Уенчыларны тәбрикләп, 9 нчы сыйныф укучылары А.Мөхәммәдиева белән Р.Яруллина башкаруында рус халык биюе «Кадриль»не тәкъдим итәм.

Алып баручы. Хөрмәтле, хезмәттәшләребез! «Могҗизалар кыры» уенында катнашканыгыз өчен бик зур рәхмәт.

Сау булыгыз, дуслар шат яшәгез,

Ямьләндереп бөек Ватанны.

Зур уңышлар белән каршылагыз

Туган илдә аткан һәр таңны.