Татар телен сөйләм калыпларына нигезләнеп өйрәтү

№55

Мәдинә КУЗЬМИНА,

Спас районы Антоновка урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ни сәбәпле рус мәктәпләрендә укучыларны татар теленә өйрәтү күп очракта уңышлы бара алмый соң? Моның сәбәпләре, һичшиксез, берничә.

Беренчедән, рус мәктәпләрендә татар теле укытучыларның күбесенең бу эшкә махсус әзерлеге һәм тәҗрибәсе җитеп бетми. Мәгълүм булганча, республика вузларындагы филология факультетларында рус мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларын махсус әзерли торган бүлекләр булмады, һәм алар әле дә юк.

Рус телендә сөйләшүче укучыларны татарчага өйрәтүнең канәгатьләнерлек булмавының икенче бер җитди сәбәбе – укытуның методикасы дөрес булмауда. Рус укучыларын һәм русча сөйләшүче башка милләт балаларын татарчага чит тел укыту методикасына нигезләнеп өйрәтү нәтиҗәлерәк, чөнки бу очракта коммуникатив принцип беренче урында тора: тел укытканда, төп бурыч – укучыны иркен аралашырга, ул телдә дөрес итеп сөйләшергә, сөйләргә һәм язарга өйрәтү.

Рус телендә сөйләшүче укучыларны татарчага нәтиҗәле итеп өйрәтүдәге тагын бер проблема – рус мәктәпләрендә татар теле һәм татар әдәбиятын төрле программалар нигезендә аерым фән итеп укыту. Чит телне, тел һәм әдәбиятка бүлеп, төрле предметлар итеп өйрәтә торган методика юк: алар һәркайда да бер программа, бер дәреслек нигезендә бердәм, үзара бәйләнгән процесс буларак укытыла. Аерып укытканда, чит тел сөйләменә өйрәтү процессын оештыру механизмы – цикллылык югала. [6]

Цикл – текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны. Бу сан даими түгел. Ул текстның лингвистик яктан катлаулылыгына, текстның күләменә укучыларның фикерләү сәләтләре дәрәҗәсенә бәйле.

Методик әдәбиятта күрсәтелгәнчә, текстны өйрәнү өч этаптан тора: текст алды, текст этабы һәм тексттан соңгы этап. 1 нче этапта укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнергә тиешләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр лексик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ЛКФ) һәм грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ГКФ) дип аталалар. [5]

Бу очракта сөйләм теле сөйләм калыпларына нигезләнеп өйрәтелергә тиеш. Сөйләм – кешеләрнең үзара аралашу ысулы. Сөйләм калыбы, телдә булган барлык кагыйдәләргә нигезләнеп, дөрес әдәби сөйләм нормаларын өйрәтү өчен төзелә. Укыткан балаларыбыз татарча сөйләшсен дисәк, үзебезгә татар телендә сүзтезмә, җыйнак һәм җәенке җөмлә, сөйләм калыбын төзү серләренә өйрәнергә кирәк. Дөрес сөйләшсен һәм язсын өчен, укучыга сүзтезмә төзү алгоритмын, ягъни татар сүзләренең үзара бәйләнеп, ачыклаулы мөнәсәбәткә керү үзенчәлекләрен өйрәтергә кирәк. Укучы башка сүз төркеменә караган сүзләр белән бәйләнешкә кергәндә, исемнәрдә – тартым һәм килеш, сыйфатларда – сыйфат ясагыч, рәвешләрдә – рәвеш ясагыч кушымчаларны урынлы куллана белсен; сөйләмдә кайсы зат алмашлыгын куллануына карап, затланышлы фигыльнең дөрес формасын сайласын.[4]

Дөрес итеп сөйләшсен өчен, укучыда, иң беренче чиратта, фикер йөртү күнекмәсе булдырырга кирәк. Бу эш, гадәттә, берничә этаптан тора. Үрнәк өчен 1 нче сыйныфта кулланылган “Шалкан” әкиятенә нигезләнеп алып барырбыз.

1 нче этап.

Кем (нәрсә) … яшәгән?

Кто (что) … жил?

Башта укучыдан кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә торган сүзләрне әйттерик: бабай, әби, кыз, Акбай, песи, тычкан, әти, әни.

Сорауга җавап берничә вариантта булырга мөмкин. Тактага рәсемнәр эленә.

(Кем? Нәрсә?) … яшәгән?

Бабай яшәгән. Әби яшәгән. Кыз яшәгән. Акбай яшәгән. Песи яшәгән. Тычкан яшәгән.

Бала шул ук җөмлә калыбын кисәкчәләр, бәйлекләр, җыючы теркәгечләрне кулланып та әйтеп карый. Мәгънә егәренең артуын тойсын: Бабай белән Әби яшәгән. Кыз да, Акбай да яшәгән. Песи һәм Тычкан яшәгән. Һәм әти, һәм әни яшәгән.

Шул ук җөмлә калыбын бүлүче һәм каршы куючы теркәгечләрне кулланып та, сөйләүченең фикергә мөнәсәбәтен (раслауны яки инкяр итүне) белдерүче сүзләрдән файдаланып та әйттереп карыйк. Фикер каршылыгы булганда, әйтелгәннәр балаларга ничек тәэсир итәр? Сөйләм калыбы кайсы сүзләр белән тулыландырылыр? Укучы, әйтелгәннәрнең мәгънәсенә төшенеп, үз фикерен белдерергә омтылсын.

          – Әйтелгәннәр белән килешәсезме? Я бабай, я әби яшәгән. Кыз яшәгән, ә Акбай яшәмәгән. Песи яшәгән, Тычкан яшәмәгән.

Әйе, бабай яшәгән, әби яшәмәгән. Әйе, бабай да, әби дә яшәгән. Юк, әти яшәмәгән. Әти яшәгән, ләкин әни яшәгән.

Укучылар, җөмлә калыпларын кулланып, әйтелгәннәргә карата үз фикерен белдерә.

Укытучы шуны исеннән чыгармасын иде: бала сүздәге һәр авазны – дөрес итеп, логик басым төшкән бабай, әби, кыз, әти, әни сүзләрен, туганлык җылысын тоеп, сузыбрак (яратыбрак) әйтсен.

Икенче төрле очрак сөйләм калыбы җөмләдәге соңгы сүзгә сорау кушымчасы (-мы; -ме) ялганып ясала. Мондый сүзләрдә сүз басымы сорау кушымчасы алдындагы иҗеккә төшә.

бабай, әби, кыз, Акбай, песи, тычкан, әти, әни

(кем?) яшәгән+ме?

Бабай белән Әби яшәгән+ме?

Кыз да, Акбай да яшәгән+ме?

Песи һәм Тычкан яшәгән+ме?

Һәм әти, һәм әни яшәгән+ме?

Укучы сөйләм калыбын, теманың эчтәлеген ачарлык лексик материал белән тулыландырырга тиеш. Бу очракта балага, теманы ачу өчен, укытучы тарафыннан сүз сайлау, сүз туплау мөмкинлеге бирелә. Сөйләм калыбына укытучы ярдәме белән бер генә, ләкин җыелма мәгънәне белдергән сорау сүз – кайда сүзе өстәлә, шуңа җаваплар табыла:

2 нче этап.

Кем?         Кайда?     яшәгән? (яшәмәгән?)(яшәгәнме?)(яшәмәгәнме?)

Бабай        авыл+да

Әби           шәһәр+дә

Кыз           урман+да

Акбай       өй+дә

Песи

Тычкан

Әти

Әни

Балага проблемалы сорау бирелә. Моңа кадәр аның шул турыда уйлап караганы булдымы икән? Әкияттәге геройлар безнең тормышта кайларда очрыйлар соң әле? Нигә алар шундый дуслар? Алар тагын кайларда бергә яши алалар?

Укучы, уйлана-уйлана, сөйләм калыбына сүзләр җыя: фәнни кагыйдәне белмәсә дә (ул аңа кирәк тә түгел!), үзеннән-үзе аныклагычны, гомумиләштерүче сүзне, теркәгечләрне һәм кисәкчәләрне, бәйлекләрне, эндәш сүзне куя.

Бабай авылда яшәгән. Әби дә авылда яшәгән. Кыз шәһәрдә яшәмәгән. Акбай да шәһәрдә яшәмәгән. Песи өйдә яшәгән. Тычкан өйдә яшәмәгән. Әти шәһәрдә яшәгән. Әни дә шәһәрдә яшәгән.

“Кем авылда яшәгән?” – дип сораганда, бала тойгылы сорау белән җавап бирә.

Кто в деревне жил?

Кем авылда яшәгән+ме?

Бабай белән әби авылда  яшәгән+ме?

Кыз да, Акбай да авылда яшәгән+ме?

Песи һәм Тычкан өйдә яшәгән+ме?

Һәм әти, һәм әни шәһәрдә яшәгән+ме?

Бала, кайсы милләттән булса да, белгәннәрен бер үк төрле сөйли икән: охшаш мәгънәле сүзләрдән файдаланып, үзенә үзе сорау бирә һәм әлеге сорауга җавап та эзли, үзе белән үзе сөйләшә:

          – Кем авылда яшәгән?

          – Бабай авылда яшәгән.

          – Тагын кем авылда яшәгән?

          – Тагын әби авылда яшәгән.

          – Кыз да, Акбай да авылда яшәгәнме?

          – Кыз да, Акбай да авылда яшәгән.

          – Ә песи яшәгәнме?

          – Әйе, тагын песи дә, тычкан да авылда яшәгән.

Укучы, әле нәни булса да, кайбер өлкәннәр күреп бетермәгәнне дә күрә һәм һәрвакыт чагыштыра. Күп кешедән торган гаилә көчле дә, анда, кирәк булса, барысы да бергә яши һәм эшли. [1]

Диалог ул – ике (яки икедән күбрәк) кешенең кара-каршы сөйләшүе. Шунысын да онытмаска кирәк: сөйләмдә катнашу активлыгына карап, сөйләүче һәм тыңлаучы затларның урыны бик тиз һәм еш алышынырга мөмкин.

Сөйләмдә 1 нче зат – сөйләүче зат кына үзе турында, башкалар турында телдән яки язмача сөйли ала. Сөйләмдә 1 нче һәм 2 нче зат сөйләүче һәм тыңлаучы вазифаларын чиратлаштырып катнашса гына, матур эчтәлекле диалог оеша. 1 нче зат ул – сөйләүче зат кына түгел. Сөйләм барышында ул, гадәттә, 2 нче затка 3 нче зат турында яки бик үк яхшы булмаган (2 нче зат ишетергә теләгән яки ишетергә теләмәгән) хәбәрне җиткерүче. Яңалык кертелеп торылмаса, сөйләшү дәвамлы була алмый, үзеннән-үзе пассивлаша, ниһаять, туктала.

Башлангыч сыйныфларда алган белем-күнекмәләр укучының киләчәктәге белем дәрәҗәсенең төп нигезе булып тора, өлкән сыйныфларда ныгытылып торганда, һичшиксез, ныграк хәтердә кала.

Татар телендә яхшы аралашу өчен, татарның сөйләм телен өйрәнергә теләгән кешегә, ничә яшьтә булуына карамастан, чама белән 700 сүз кирәк. Ул сүзләрне, темаларга туплап, 30 калыпка берләштереп була. Һәр сөйләм калыбында укучы мәктәптә “Татар теле” дәресләрендә 11 ел дәвамында өйрәнгән лексик һәм грамматик материалның минималь өлеше кулланыла, шуны истән чыгармаска кирәк.

Файдаланылган әдәбият.

          1. Максимов Н.В. Сөйләм төзелеше нигезләре. – Мәгариф. 2011. – №1. – Б. 24–25.

          2. Максимов Н.В. Сөйләм төзелеше нигезләре. – Мәгариф. 2011. – №2. – Б. 31–33.

          3. Максимов Н.В. Словосочетания как основа обучения неродному языку. Казань: Вестник КГТУ. Т.16. №7. 2013. – С. 325328.

          4. Максимов Н.В. Сөйләмнең сыйфаты ничек? – Казан: “Школа” редакциянәшрият үзәге, 2014. – 60 б.

          5. Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы (1–11 нче сыйныфлар).

           6. Юсупов Р. Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтү мәсьәләләре. – Мәгариф. 2009. – №8. – Б. 24–27.