Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү үстерү технологиясенең Венна боҗралары алымын куллану

(Осталык дәресе)

Алсу СӘФӘРОВА,

Казандагы күппрофильле 189 нчы «Заман» гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәзерге көндә киләчәген алдан күрә белгән, планлаштыра алган һәм шуны тормышка ашыру юлларын ачык төсмерләгән шәхес кирәк. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы үзендә җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиеш. Ул бүгенге базар икътисады шартларында югалып калмаска, тәнкыйди уйлый һәм мөстәкыйль карарлар кабул итә белергә, ярдәмләшеп эшли һәм аралаша алырга тиеш.

Максатым: аралашучан, үз фикерен әйтә белүче, критик һәм креатив фикерләүче, кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль эзли, таба алучы, максатчан шәхес тәрбияләү.

Аралашучан, үз фикерен әйтә белүче шәхес тәрбияләр өчен, беренче чиратта, аның телдән сөйләмен үстерергә кирәк, дип уйлыйм. Укучыларда коммуникатив күнекмәләрне тагы да баету, сөйләмнәрен үстерү максатыннан төрле инновацион технологияләрдән хәбәрдар булу кирәк. Хәзерге көндә мин тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясенә  игътибар бирәм.

Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе илебез мәгарифендә 1997 нче елда барлыкка килә, аның авторлары – Америка галимнәре Ч.Темпл, К.Мередит, Д.Стилл. Әлеге технологиянең төп максаты – укучының мөстәкыйль укырга мөмкинлек бирә торган интеллектуаль сәләтләрен үстерү. Критик фикерләү – интерактив, иҗади, рефлексив фикерләү ул. Әлеге фикерләү тибы:

– кешегә шәхси һәм профессиональ тормышындагы үз өстенлекләрен билгеләргә ярдәм итә;

– индивидуаль җаваплылык тоюны күздә тота;

– мәгълүмат белән индивидуаль эш дәрәҗәсен арттыра.

Критик фикерләүне үстерү технологиясенең татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә түбәндәге алымнарын кулланырга мөмкин, дип уйлыйм:

– кластерлар;

– синквейн;

– «Чыганакларны чагыштыру» таблицасы;

– фикерләр кәрзине;

– күрәзә итүләр агачы;

– дөрес/ялгыш фикерләр;

– тукталып уку;

– фишнбоун;

– Блум ромашкасы;

– Венна боҗралары һәм башкалар.

Мин Венна боҗралары, икенче төрле Эйлер-Венна диаграммасы, алымын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яратып кулланам. Әлеге алым инглиз галиме, философы Джон Венн тарафыннан  кулланылышка кертелә. 1881 елда дөнья күргән хезмәтендә урын алган. Ул – ике яисә аннан да күбрәк төшенчәләрне, күренешләрне, предметларны чагыштырырга, аларның уртак һәм аермалы якларын ачыкларга кирәк булганда кулланыла торган график ысул.

Венна боҗралары алымы белән эшләү алгоритмы:

– дәрестә чагыштырылырга тиешле ике яисә аннан да күбрәк төшенчәләр, күренешләр ачыклана;

– укучылар боҗралар ясый һәм аларны тутыра;

– билгеләнгән төшенчәләрнең, күренешләрнең уртак һәм аермалы яклары турында укучылар (парларда, төркемнәрдә) фикер алыша.

Укучыларга Венна боҗралары алымы белән эшләү ошый, дип әйтә алам. Алар билгеләнгән тема буенча аермалы һәм уртак якларны  җиңел һәм тиз табалар. Аларның һәрберсе эзләнә, мәгълүмат туплый, аның белән эшләргә, кирәклесен генә аерып алырга, төшенчәләрне, күренешләрне сайларга,  чагыштырырга, анализларга, системалаштырырга өйрәнә. Шулай ук әлеге алымның соңгы этабында укучылар үз фикерләрен тәкъдим итәләр, аны дәлиллиләр, сыйныфташлары ярдәмендә башка яңа һәм кызыклы вариантлар ишетәләр. Бу алымны куллану укучыларда иҗадилыкны, өйрәнелә торган темаларга кызыксынуны арттырды. Венна боҗралары укучының үсешенә юнәлгән, бу исә аның яңа идеяләргә ачык булуы,  үз уй-фикерләренең рефлексиясе белән билгеләнә.

Мин Венна боҗралары алымын һәр дәрескә җайлаштырырга тырышам.

Шул рәвешле, педагогик эшчәнлектә инновацион технологияләрне куллану, аерым алганда, тәнкыйди фикерләү үстерү технологиясенең Венн боҗралары алымын файдалану уңай нәтиҗәләргә ирешергә, аралашучан, үз фикерен әйтә белүче, критик һәм креатив фикерләүче, максатчан шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.